71. Сәгадәт Чагатайга

1947, 16 июнь

Сөекле кызым!

Мәктүбеңне алуыма шактый вакыт кичде. Җавап яза алмадым. «Чыңгыз хан»дан ун сәхифә кадәр тәрҗемә итдем. Макинәдә язарга бирдем. Һәфтә соңында, иншаллаһ, шул үрнәге күндеререм. Безнең өйдә фазла сыҗакдан куркылачак йир юк. Кояш өйнең тәмамән эченә керми, түбән каттагыдан бераз фазла тора. Кечкенә бүлмәдәге карават башына да килеп җитми. Зур бүлмәгә иртә берлә сәгать йиделәрдә бер ярым сәгать кенә карап, күзен кысып кына китә. Югарыда булганга һава җәрәяны даими бар. Шуңарга сыҗак куркусы һич юктыр. Ибраһим китде. Синең сөйләгән каш пәрдәне куйдыра алмадым. Лөзүм дә күрмим. Газ әле һаман килмәде. Әмма чалышам. Иншаллаһ, ай ахырына кадәр килер. Монда яңа хәбәрләр юк. Килгән-киткән кеше дә юк. Ләһестан мөфтисе мескин Якуб бәй […] Алманиядә калган икән. Хатыны берлә аерылган, ди. Хәзер кайдалыгы мәгълүм түгел. Камилә Ибраһим бер поляк берлә өйләнгән һәм аерылган. Италиядә икән. Инглизәгә барырга маташадыр, ди. Теге шагыйрьгә пакет күндерә алсаң, фәна булмас.

Яшьнә өйләнгән. Инде монда туй мәрасименең рәсемләре дә килеп чыккан, диделәр. Мин әле күрмәдем. Башка хәбәрләр юк. Синең килүең тәхминән нә вакытлар булачак? Хәмид Зөбәердән бер мәктүб алдым. Халык партисындагы әсәремне алачагым, дигән. Әллә кем хаста, әллә кем өйдә юк, әллә кем усырак или икән дә әлегә-әле ала алмаган. Почта берлә җибәреп тормасын. Син килгәндә генә алып килерсең. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

16 хазиран, 1947. Истанбул.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

  Фазла сыҗакдан – артык эсседән.

  Һава җәрәяны – һава агымы.

  Мәрасименең – йоласының.

  Тәхминән – чама белән, якынча.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 93.

Җавап калдыру