70. Сәгадәт Чагатайга

1947, 8 июнь

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне, күндердегең парайы алдым. Һәпсе вакытында килде. Мал сахибына айлыкны да түләдем. «Чыңгыз хан» китабы1 табылды. Аны китерделәр. Ләкин сәфәртазы табылганы юк. Ибраһим Шәмсияне илткәндә, ул сәфәртазы әле […] иде, фәлән, дигәнләр. […] артындан аны Мәрьям ханымга күндердек, дигәнләр. Мәрьям ханымга килмәгән. Ибраһимдан тагы бер мәртәбә китеп сораштырырга кушдым. Күндергән материяңдан кием текдерү хакында мөтәрәддид калдым. Тегүчеләр бер жакет чыгар, 45 сантиметр кадәр бер кадын итәклеге калыр, диделәр. Үзләре ялгыз тегү өчен 50–45 лира өстиләр. Бәгъзе бер таныдыклар бу әлбисалык түгел пардәсүлек, әлбиса каба чыгар, диләр, чалбарга һич тә ярамый, диләр. Шул төрле-төрле риваятьлә берлә бер карарга килә алмаенча торам. Теге татар шагыйренә пакет күндерүгә килгәндә, без монда төрле-төрле әсирләремезгә пакет күндерү хакында тәдбирләр алу берлә мәшгульмез. Бу шагыйрьгә, башка адресы булынган тагы берсенә Билал бәй2 күндерергә булды. Вә башкаларының да адресларын соратдык. Бәлки, дүрт кешегә бер пакет күндерә белермез. Безнең идел-ураллылар Алманиядә ул кадәр күп түгел. Мөхәммәд әфәндегә бер пакет китде. Яшьнәдән3 озын тәфсилле мәгълүмат сорадым. Аларның монда алынулары […] гына. Аз булса да, аларны хәтерләү булса да, кәефләре килер иде. Бик авыр көнләр кичерәләр. Шуңарга күрә син мөсагадә сора. Монда яңа бернәрсә юк. Шул арада «Чыңгыз хан»дан тәрҗемә үрнәге күндерермен. Әле башламадым. Өем начар түгел. Ләкин гардероб хакында әле бер тәдбир ала алмадым. Ләбиб бәй өйне алып бетерде. Инде фатирчылары берлә уграшырга гына калды. Хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
8 хазиран, 1947.

Хәмзә Таһирга бер мәктүб яздым. Вә синең мәктүбнең җавабы булса, күндер, дидем.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 «Чынгыз хан» китабы – ТР МАдагы Гаяз Исхакый фондында (2461 ф., 1 тасв., 80 эш ) әлеге китапның төрек телендәге баштагы 21 бите саклана.

2 Билал бәй – Билал Газиз.

3 Яшьнә – Касыйм Байҗынның кызы.

 

Сәфәртазы – кечкенә таз.

  Мөтәрәддид калдым – шикләндем.

  Әлбисалык – кием-салымлык.

  Пардәсүлек – плащлык, юка пальтолык.

  Әлбиса каба – тупас кием.

  Тәдбирләр – тиешле чаралар.

  Хазиран – июнь ае.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 92-93.

Җавап калдыру