1943, 3 октябрь
Сөекле кызым!
Синең ике мәктүбеңне алдым. Сау-сәламәт, зәхмәтсез кайта алуыңа сөендем. Мин дә сау-сәламәтмен. Тыныч кына торам. Ашказанымның авыруы, Аллага шөкер, азайды. Шулай итеп, бетеп китәр, насыйп булса. Синең сәламнәреңне дустлар-әхбабларга белдердем. Мадам1 берлә […] дә без өйдән чыгар-чыкмас килгәнләр икән. Хәсән ул көнне тәмамән хаста икән. Шуңарга чыга алмадым, диде. Әле күндергән акчаң килеп чыкмады. Бәлки, иртәгә килер. Син китәр-китмәс монда һавалар бозылды, суынды. Мин хәзер юрган ябынып ята башладым. Ул үзе хәфиф, үзе йылы икән. Аның берлә йылынып ятам. Хәзер генә поста килде. Синең күндергән акчаңның чакыруын китерде. Мин дә хатны бетерер-бетермәс шуны алырга барам. Яловада2, бу айның алтысыннан башлап, отельләр очсызлануны игълан итделәр. Көнләр бераз йылынса, анда барырга уйлыйм. Бакалым. Әлегә хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
3 октябрь, 1947. Бәйуглы.
Хәзер генә күндергән акчаңны алдым. Һичбер мәшәкать булмады. Постадан тагы бәсыйт.
Хуш, кызым.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.
1 Мадам – элек Г. Исхакый торган өйнең хуҗасы.
2 Ялова – Төркиянең төньяк-көнбатышында, Мәрмәр диңгезе ярында, Истанбул шәһәренә якын урнашкан административ үзәк, Госманлы империясе вакытыннан ук үзенең кайнар су чыганаклары белән билгеле булган сәламәтләндерү комплексы.
Хәфиф – җиңел.
Бәсыйт – уңайлы.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 97.