77. Сәгадәт Чагатайга

1947, 7 октябрь

Сөекле кызым!

Хәзер генә синең мәктүбеңне алдым. Без Садри1 берлә ике көн өчен генә Бөекадага2 китеп килдек. Җомга иртәсе китеп, пазар иртәсе дөндек. Мин ярым мосафир халәтдә идем. Көнләр матур булды. Шактый һава дәгиштирмәк булып чыкды. Кичләрне монда һавалар суыгайды. Мин тәрәзәне ябып ятам. Юрганым бик шәп. Үзе хәфиф, үзе йылы. Аның өчен яткан саен сиңа рәхмәт укыйм. Син исрар итмәсәң, мин әле ул юрганны тагы берничә ел «сугыш беткәнче» дип кулланмаячак идем. Мадамнар сиңа бер куту […] дә китергән булганнар. Сиңа сәлам сөйләргә кушдылар. Син китү көнендә иртә берлә искәләгә […] чыккан, имеш, бәлки дә, тугрыдыр. Аст катны бер сәүдәгәр яһүдигә бирделәр. Бер хатыны, бер баласы гына бар, имеш. Яһүдинең өй киралаганда һәрвакыт гаиләсе бик җыйнак булса да, өйгә кереп җиткәч кенә туган-тудыгы килеп чыга. Хәерлесе булсын. Бу атна утын алырга булам. Шапка да алачакмын. Минем иске шапканы шапкалар төзәтүче әрмән бу юлы кабул итмәде. Бу шапкадан кәди йавруларына оя ясагыз, ди. Мин әле ул шапканы «сугыш беткәнче» түзәр дип уйлый идем. Яловага киләчәк атна башында китәргә торам. Кайнар сулардан, иншаллаһ, истифадә итәрмен. Башка яңа хәбәрләр юк. Ашны үзем пешерәм. Мигъдәм авыртуы торып-торып чыккалый. Хәсән […] булса да китәрмен дип тора идем. Бүген Хәсән килде. Аңарга сөйләдем. Аның башка тарафындан косурлары, әлбәттә, юк түгелдер. Ләкин ашказаны авыртуы хакында мөтәхассыйслыгын син дә кабул итәрсең. Ул: «[…] ашама, кавын ашама, кыздырган ит ашама, суык нәрсә эчмә, шурпа күп аша», – диде. Менә бүген шул «табибе хазика»ның рәчәтәсе берлә шурпа пешердем. Аллага шөкер, мигъдә авыруым юк. Шулай итеп, атна-ун көн шурпа гына ашарга уйлыйм. Мин затәндә шурпа сөям. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
7 октябрь, 1947. Бәйуглы.

Теге хатын безне сөннәт туена чакырырга килгән иде. Өй тәмизләргә әле килгәне юк. Киләм дип китде. Бакалым. Өем әлегә тәмиз. Үзем һәркөн себерәм.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Садри – Садри Максуди.

2 Бөекада – Принкипо утравы. Истанбул вилаятендәге утрауларның үзәге. Мәрмәр диңгезенең төньяк-көнчыгышындагы утрауларның иң зурысы. Истанбулның иң матур җәйге йортлары, ял һәм күңел ачу урыннарының берсе.

    Һава дәгиштирмәк – һава алыштыру.

  Исрар итмәсәң – үз сүзеңдә нык тормасаң, үзеңнекен итмәсәң.

  Куту – тартма.

  Искәләгә – пристаньга.

  Киралаганда – арендалаганда, вакытлыча файдалануга алганда.

  Кәди йавруларына – песи балаларына.

  Косурлары – кимчелек, җитешсезлек.

  Мөтәхассыйслыгын – белгечлеген.

  “Табибе хазика»ның рәчәтәсе – “тәҗрибәле табиб»ның рецепты.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 97-98.

Җавап калдыру