78. Сәгадәт Чагатайга

1947, 10 октябрь

Сөекле кызым!

Әүвәлге мәктүбемдә язарга онытканмын. Төркиягә ләһестанлы тюрколог профессор Ковальский1 килде. Шул көнләрдә ул Анкарада булырга тиеш. Бәлки, синең берәр эшеңә ярар. Безгә дуст кеше. Ләһестанга дөнәчәк булганга, мин үзен күрү тәшәббесендә булынмадым. Син теләсәң, лөзүме варса, күрешә белерсең. Синең мәүкыйгың башка. Лөзүме булса, гәзитәләрдә кайда төшүе язылмаган булса, Ләһестан сәфарәтендән телефонла белешә белерсең. Аның берлә бер вапурда (экспресста Франсәдән киләләр) француз тюркологы Жан Дени2 да килде. Ул да хәзер Анкарада булыначак. Мин сау-сәламәт. Мигъдәм төзәлсен дип, һәр көн шурпа ашыйм. Шурпамны ике көнгә кадәр саклый алам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

10 октябрь, 1947.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Профессор Ковальский – Тадеуш Ян Ковальский (1889–1948), Польша тюркологы, Ягеллон университеты профессоры, Польша Фәннәр академиясе әгъзасы. Аның төп фәнни тикшеренү объекты – төрек философиясе.

2 Жан Дени – Француз тюркологы.

 

Мәүкыйгың – эш урының, позицияң.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 98-99.

Җавап калдыру