79. Сәгадәт Чагатайга

1947, 15 октябрь

Сөекле кызым!

Миндә саулык-сәламәтлек. Берничә көн уграшып, бүген утынымны ташытдым. Бик һәйбәт коры имән утыны алдым. Утынлыгымда өч […]. Мәрьям ханымнарның    […] собаларын да алырга булдым. Бәйрәмдән соң, насыйп булса, собамны да кордырачакмын. Шулай итеп, кышлык хәзерлекләрем юлга керә бара. Монда көнләр суык булмаса да, кичләр шактый сәринләшде. Яловага әле һаман бара алмадым. Аяк авыртуым-фәләне калмады. Мигъдәм әле дә, насыйп булса, төзәлүгә йөз тотды. Алай да булса, Яловага барып, 5–10 сыҗак банйо алу файдалы булачак вә аны да, иншаллаһ, япачагым. Инде сиңа башка бер мәсьәлә хакында язам. Бүген Ләбиб бәй килеп утырды. Аның икенче кызы да олгунлыкда калды. Шуңарга күрә, икесе дә тагы берләшделәр. Мидхәд мәсьәләсе үзендән-үзе чыкды. Ул да һаман Ләбиб бәйгә хатлар язып тора. Ләкин ул да шул мәсьәләгә катгыять бирер өчен үзенең Франсәгә китә белеп китмәвен көтә кебек күренә икән. Шул араларда аның ул мәсьәләсе хәл ителгән булырга кирәк. Бу эштә сиңа да бер вазифа төшә. Ул да шул арада Мидхәдне күреп, аның берлә шул эшне ачык сөйләшү вә аның шул тәшәббесендә аңарга ярдәм итешү. Ул, Ләбиб бәй берлә язышканга, мәктүбләрендә оялчанча хәрәкәт итә. Син өченче бер кеше, битараф бер шәхсыять булганга, сиңа сөйләр яисә синең аша сөйләтү аңарга да уңайрак булыр. Шул эшне мөмкин кадәр тиз кулыңа алып, бер җавап яз әле. Бу бер саваблы эш һәм дә ике тараф өчен дә, иншаллаһ, […] эш булыр. Кызларны Ләбиб бәй икесен дә французча лисан курсларына яздырган. Табигый, берәр җитди эш булса, хосусән Мидхәд Франсәгә китәчәк вә, бәрабәр алып китәчәк булса, ул курслар аңар манигъ улмаячак. Бу хосусда үзеңнең дә белгәннәрне, минем сүзләремә кушып, мәсьәләне айдынлатуга ярдәм ит әле. Монда яңа хәбәр юк. Хәсән хастаханәгә керде. Әүвәл зурраграк докторлар үзен моракабә алтына алачаклар. Лязем күрсәләр, тагы бер гамәлият ясап, калган эчәгеләрен дә кисеп атачаклар. Аллаһ ярдәмчесе булсын. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

15 октябрь, 1947. Бәйуглы.

Эшләрең бик күбәйдеме? Профессор Ковальскийны күрдеңме?

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

Собаларын – мичләрен.

  Олгунлыкда – өлгергәнлек.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 99-100.

Җавап калдыру