80. Сәгадәт Чагатайга

1947, 23 октябрь

Сөекле кызым!

Корбан бәйрәмең мөбарәк булсын!

Миндә саулык. Бәйрәм хәзерлеге итеп, өйне тәмизләтдем. Соба әле кора алмадым. Мәрьям ханым әүвәл собасын сатарга булса да, базар бәһасендән ике-өч мәртәбә кыйбатрак сатарга теләгәнгә, ала алмадым. Соба табылыр, иншаллаһ. Көнләр һаман суык дәвам итсә дә, минем өем тормаслык суык түгел. Бер атнадан бирле синдән һичбер хат-хәбәр юк. Эшләрең бик күп булгандыр дип, хәерлегә юрап утырам. Иншаллаһ, хаста дәгелсең. Минем мигъдә авыруым бетеп бетмәде. Ләкин азайды. Аягымда бернәрсә дә калмады. Мадам синең теге җефәк күлмәгеңне яңадан буятып алган. Яңа акча бирмәгән. Инде бик һәйбәт булды, диде. Ләбиб бәйнең кызы мәсьәләсе хакында бер мәктүб язган идем. Галиба, Мидхәдне күрә алмадың. Хәсән хастаханәдә. Бу арада аңарга тагы гамәлият ясарга кирәкме, түгелмене хәл итәчәкләр. Рентгенлар алып, тәхлилләр ясап яталар. Сиңа сәлам сөйләде. Профессор Ковальскийны күрдеңме? Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
23 октябрь, 1947. Бәйуглы.

Муса әфәнде хастаханәдән чыккан. Йөри башлаган. Миңа да килеп киткән. Өйдә булмаган чагым тугры килгән.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

Моракабә алтына – күзәтү астына.

  Галиба – мөгаен, ихтимал.

  Тәхлилләр – анализлар.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 100.

Җавап калдыру