81. Сәгадәт Чагатайга

1947, 29 октябрь

Сөекле кызым!

Бәйрәмдән әүвәл синең мәктүбеңне алып, саулык хәбәреңне үгрәнгән идем. Вә мин дә шул көнне синең хатыңны алудан элек бер мәктүб язып салган идем. Иншаллаһ, ул мәктүбемне алгансыңдыр. Мин бәйрәмне сау-сәламәт үткәрдем. Бик күп һәмшәһрине зиярәт итдем. Күбесе сине сорады. Сиңа сәлам язарга кушды. Барысындан да туплап, шул сәламләрне күндерәм. Хәсән хастаханәдә ята. Гамәлият ясап ясамады әле. Кисдерә алмаганлар. Бәйрәмнең өченче көне монда зур бер кайгылы көн булды. Атина янында тауга бәрелеп харап булган тайярәдә синең дә таныдыгың, Варшавалы Валя ханым, Кязыйм бәй дә үлеләр арасындадыр. Истанбулда бер трамвай торганда күрешкән идек. Зәваллы хатын. Ромадан бу яз икенче мәртәбә килгән иде. Бәлки, берәр төрле спекуляционда эшли торган булгандыр. Сугыш вакытында коҗасы миралай Җиһангир бәй (азәри) алманлар берлә эш берлеге ясап, Варшавадагы яһүди мәхәлләсенең комиссары булып, шактый акча ясаган иде, диләр иде. Бәлки, шул мазлум яһүдиләрнең «аһы» тоткандыр.  Һәмҗенесеңнең фәлякәтендән, изтыйрабындан акча казану яһүдиләр өчен шәп булса да, безнең мөселман карашындан зур әхлаксызлыкдыр. Алласы косурларын багышласын. Ике углы Касыйм бәй камырындан ясалган. Бер коҗасы (Ромада) калдылар. Аңа башка безнең мөһәндис Ибраһим (янган) бәй мәктәп аркадашы Руслан исемендәге бер шимали Кавказлы мөһәндис дә үлеләр арасындадыр. Тагы бер Кавказлы хатын да шулар кебек. Бу фәлякәт бөтен колонияйе мөтәәссир итде.

Соба әле куя алмадым. Иншаллаһ, бер-ике көндән куйдырырмын. Көнләр ягъмурлы, суык. Ләбиб мәсьәләсе хакында мәктүб көтәм. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

29 октябрь, 1947. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

  Атина – Афина.

  Зәваллы хатын – бичара хатын.

  Коҗасы – ире.

  Миралай – полковник.

  Һәмҗенесеңнең – үзең кебекнең.

  Фәлякәтендән, изтыйрабындан – кайгысыннан, газабыннан.

  Мөтәәссир итде – кайгы-хәсрәткә төшерде.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 100-101.

Җавап калдыру