82. Сәгадәт Чагатайга

1947, 2 ноябрь

Сөекле кызым!

Берсе аркылы берсе синең ике мәктүбеңне алдым. Нә язмышсың, мәгълүм улды. Муса әфәндене хастаханәдән чыгаргач, бер мәртәбә генә Садри бәйләрдә очратдым. Бик күп башка кунаклар да булганга, рәтләп сөйләшеп булмады. Үзен 4 ноябрь үземә килергә чакырдым. Садри бәйләр дә Анкарага барачагындан   бәхәс итде. Синең адресыңны сорады. Мин факультә адресын гына бирдем. Син төшенгән уйларны мин дә төшенгәнгә, шулай итдем. Үзенең дә сиңа барып төшү фикере булмаска кирәк. Отельгә төшәм, диде. Берәр кешегә төшәчәк булса, теге башкорд старшинасының могавәнәтенә төшәр. Һәр яктан ул мөнасиб булыр. Мин үзенә «юкка йөрмә» дип сөйләп карармын. Ләкин фикерендән ваз кичерә белүемә иманым юк. Кешеләр бит үзләре тугры дип уйлаган юлыннан йөри бирә. Муса әфәнде кебек гыйнадчы кеше әүвәл шулай итәчәк. Акчасы юк, дигән хәбәр дөрест булмаска кирәк. Ул хакта үзе берлә конушмадым. Ләкин конушкан кешеләргә янымдагы инглиз лираларын банка алыштырмый дип шикаять иткән. Хакыйкатән дә, инглиз парасы бик төшкәнгә, безнең банклар аны алыштырудан тыелган иделәр. Ләкин яһүдиләр эстәдегең кадәр алыштырып торалар. Табигый, очсызрак. Бусы – бу кадәр. Үзем соба кордым – һәм утын, һәм күмер яга белә торган тимер бер соба. Бөтен […] берлә 60 лирага мал булды. Хәзер теләгәндә ягып ятам. Үзем сәламәт. Әмма бик каты бер өксүрүк  тотды. Хосусән төнлә ятакка кергәч, буып-буып йөткертә. Коклюш булдымы әллә дип дә шөпәләнәм. Аркам берлә ятсам, берни юк. Ләкин йокы арасында өйрәнгәнчә чәвирилеп  ян ятам да өксүрүк берлә уянам. Хәзер яныма кайнар сөт куеп ятам. Ул бераз басдыра. Башка язардай хәбәрләр юк. Иртәгә Валя ханымның җеназасы булачак. Әлбәттә, китәчәкмен. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

2 ноябрь, 1947. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

  Могавәнәтенә – ярдәменә.

  Гыйнадчы – тискәре.

  Конушмадым – сөйләшмәдем.

  Өксүрүк – йөткерү, ютәл.

  Чәвирилеп – әйләнеп, борылып.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 101-102.

 

Җавап калдыру