83. Сәгадәт Чагатайга

1947, 8 ноябрь

Сөекле кызым!

Миндә саулык-сәламәтлек. Күндергән акчаңны алдым. Өемне шактый рәвешкә сокдым. Монда хәзер шактый суыклар, һәр көн соба ягам. Инде идәнгә бер келәм-фәлән алырга торам. Кичә йирле маллардан 12 метра Американ бәзе алдым. Ике ятак чаршавы чыкса, ике мендәр тышы текдерәчәгем. Хәсән һаман әле хастаханәдә. Гамәлият ясау-ясамауга докторлар әле карар бирә алмаганнар иде. Муса әфәнде бүген Анкарага китәчәк иде. Бәлки, киткәндер, бәлки, китмәгәндер. Китсә, сине эзләп табар. Вакытың булса, үзенә бер кайнар шурпа ашат. Ул хәзер бик мескинләнгән. Бик зәгыйфь, шайаны шәфкать бер хәлгә килгән. Бөтен гомерен ислам галәмен ислях итәм дип йөреп дә, бүген үләр алдындан ислам дөньясында утырачак бер йир таба алмау улса, үзенә ислам галәмендә мәзарлык ике метрлык бер тупрак парчасы тәэмин итә алмау бик зур фаҗигадер. Әлбәттә, үзенең дә хатасы булгандыр. Хатасыз кем бар? Ләбиб бәй килеп утырды. Мидхәдтән мәктүб алган. Ләкин бу мәктүб тагы да мөһмәлрәк, ди. (Франсәгә китүне тәэхир итделәр, дигән, бәлки, тәэхир дә итмәгәнләрдер. Аның йиренә бер мәбгусның кайн борадәре күндерә биргәнләрдер. Һәпсе бер төрек түгелме?) Вәхаләнки, болар өчен мәсьәләнең сәрахәт кәсеб итүе кирәк иде. Кызга сөйләр өчен дә, кызны хәзерләр өчен дә берәр катгый хәл ляземдер. Бу эшне уртага берсе кертеп, мәсьәләне айдынлатмаенча булмый. Ике тарафның да әминиятен казанган, ике тараф берлә ачыкдан-ачык сөйли белә торган ялгыз син барсың. Шуңарга күрә, теләр-теләмәс, бу вазифа сиңа йөкләнә, ничек дә бервакыт аерып, шул пакетны тапшырып, мәсьәләнең ачылуына ярдәм ит. Бу – изге бер эшдер. Мидхәд, бәйрәмдә хаста булдым, беркемгә дә зиярәткә бара алмадым, дип язган. Монда яңа бернәрсә дә юк. Һәркем сау-сәламәт яшәп тора. Финляндиядән мәктүб алдым. Алар мәхәллә кору берлә мәшгульләр. Әлегә шуның берлә. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

8 ноябрь, 1947. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Рәвешкә сокдым – тәртипкә керттем.

  Шайаны шәфкать – шәфкатькә лаек.

  Ислях итәм – үзгәртәм, реформа ясыйм.

  Мөһмәлрәк – буш, мәгънәсез.

  Мәбгусның кайн борадәре – депутатның ир туганы.

  Һәпсе – барысы.

  Вәхаләнки – чынлыкта.

  Сәрахәт – ачыклык.

  Айдынлатмаенча – яктыртмыйча.

  Әминиятен – ышанычын.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б.102-103.

Җавап калдыру