84. Сәгадәт Чагатайга

1947, 12 ноябрь

Сөекле кызым!

Миндә саулык. Синең мәктүбеңне алудан бер-ике сәгать кенә элек сиңа хат салган идем. Шуңарга күрә озын җавап язмаенча тордым. Мәктүбләремезнең алынуы-китүе тәртипсезләнде. Шундан котылыр өчен ике тараф өчен дә көнләр тәгаен итсәк, тагы уңгайрак булыр. Мин сиңа һәр пәршәнбә языйм, син дә ул хатны алгач, пазар көнне йә пазар иртәсе язарсың. Көтелмәгән эш чыкса, ул мәктүбләр хисапка катылмас. Менә мин бүген пәршәнбә язып утырам. Монда яңа бернәрсә дә юк. Минем йөткерүем басылды. Тәмамән бетмәде. Мигъдә авыруым да шулай. Ниндидер аш ярамый. Кай көнне килеп-килеп авырта, кай көнне бернәрсә дә булмаенча кичеп китә. Бу мәктүб берлә сиңа 10 ноябрьле «Тасвир» гәзитәсендән кисеп, бер мәкалә күндерәм. Рәшид Рәхмәтинең бер таләбәсенең бер китабы тәнкыйд ителә. Әгәр мәкаләдә язылган дөрест булса, бу малай дочәнт түгел, ибтидаи мөгаллим булырлык хакы да юк. Мин бу кадәр наданлыкка шашдым. Хәриф  вахид берлә җәмгъне  аермый. Бу дөрест булса, гаҗәеп бер эш. Затән, Рәшид Рәхмәтинең үзенең дә шул малайдан артык белдеге юк. Һавалар бераз йылынды. Алай да һәр көн бер мәртәбә собамны ягам. Садри бәйләргә барган идем. Ул да йөткерү-төчкерү берлә авырып ята. Камилә ханым, Садри бәй сиңа сәлам язарга кушдылар.

Гадиләнең мәсьәләсе һаман әле хәл ителмәгән. Муса әфәнде сине эзләп тапдымы? Юлда йөри-йөри үлеп калмаса ярый инде. Бик зәгыйфьләнгән. Мидхәд мәсьәләсен иһмаль итмә.

Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

12 ноябрь, 1947. Бәйуглы.

Мәрьям ханымлар да сәлам сөйлиләр. Вәссәлам.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

  Дочәнт – доцент.

  Ибтидаи – гади.

   Хәриф – түбән кеше.

  Вахид берлә җәмгъне – берлек белән күплекне.

  Вахид берлә җәмгъне – берлек белән күплекне.

  Иһмаль итмә – игътибарсыз калдырма.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 103-104.

Җавап калдыру