85. Сәгадәт Чагатайга

1947, 20 ноябрь

Сөекле кызым!

Синең ике мәктүбеңне дә алдым. Яздыгым кебек мондан соң мин сиңа пәршәнбә көнләре язачакмын. Син дә бушрак көнең булган йә пазар, йә пазар иртәсе язарсың. Шулай итеп, язышу нормаль бер юл алыр. Бу араларда минем кәефем начар түгел. Мигъдә авыруым азалды. Хәзер монда балык мәүсиме булганга, мин дә балык пешерәм, балык кыздырам. Газ өстенә куяр өчен ыскара алдым. Ләкин ыскара           балыгымның йә башы, йә койрыгы чи кала. Уртасы тишелеп бетә. Ләкин тәме кичми. Кефаль дигән балыкдан шурпа (уха) да пешердем. Бәлки, бигүк шәп булмагандыр. Ләкин хушыма китде. Мигъдәмә хәфиф килделәр. Синең пешергән шәфталу рәҗәлене саклый идем. Уның өсте күгәрә башлады. Ачдым, күгәргәнен алдым. Үзе бик хуш исле булганга саклыйм, дидем. Тагы өсте күгәрә башлады. Шул күгәргәнләрен алып, ашый-ашый инде каваноз яртыга төшде. Шуны сакларга телим. Әмма күгәрүенә гыйлаҗ була алмыйм. Синең мөһерләп куйган айва чүлмәге шулай тора. Аны ачканым юк. Кечкенә каванозларны ашап бетердем. Ул, иншаллаһ, бозылмый торгандыр. Үземә әле шапка алмадым. Кышкы пальтомны чәвиртергә йөрим дә шуңарга мөнасиб төсдә бер шапка алырмын дип төшенәм. Үткән ел ул шапкалар 29 лира иде. Бу ел 39 лира булганлар. Рәҗәб бәй хәзрәтләренең безгә биргән һәдиясе. Монда купон-фәләндән һичбер хәбәр ишетмәдем. Мохтарга кереп сораячагым. Бәлки, сезгә – мәэмүрләргә махсусдыр. Алай булса, синдә купон булса, үзеңә лязем булмаса, миңа костюмга ярарлык материя ал. Кышлык костюмларым бик писранды.

Бер йирдән дә хат-хәбәр юк. Мәрьям ханымлар исәнләр. Яшьнә әле монда. Визасын көтеп ята. Яңа елга кадәр китәм, ди. Мәрьям ханымның яңа тиле планларын белмим. Миңа сөйләмиләр. Төзәрнең туган көненә чакырганлар иде. Пилмән ашатдылар. Муса әфәндедән безгә дә хәбәр юк. Финляндиядән мәктүбләр алып торам. Һавалар шактый төзәлде. Бер һәфтәдән бирле собамны якканым юк. Ашны даими кебек өйдә ашыйм. Ләкин ашым күп чыгып, ике көндән артып китә. Шуны бер дә рәткә куя алмыйм. «Чыңгыз»ны тәрҗемәгә тотындым. Ул эш бушка гына булып чыкмасмы? Шунда берәр үзгәреш ясамаганлармы? […] күреп, бернәрсә язарсың.

Камилә ханымлар, Җәгъфәр углының1 ханымы сиңа сәлам язарга кушдылар. Әмин бәйләр2 анда калалармы? Хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

20 ноябрь, Бәйуглы.

Сиңа «Тасвир»дан бер мәкалә кисеп күндергән идем, алдыңмы? Ул надан малайны таныймсың?

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Җәгъфәр углы – Җафәр Сәедәхмәд (1889–1960), юрист, кырым-татар милли хәрәкәте җитәкчеләреннән.

2 Әмин бәйләр – Мәхмәд Әмин Рәсүлзадә (1884–1955). Бакуда туган. Күренекле журналист, әдәбият галиме, язучы, тәрҗемәче. Азәрбайҗанда чыккан газеталар битләрендә сәяси эчтәлекле язмаларын бастыра һәм сәяси эшчәнлектә актив катнаша. 1918 елда Милли Җөмһүрият игълан ителгәннән соң, аның Президенты була. 1920 елда Азәрбайҗан советлар кулына эләккәч, Финляндия аркылы Көнбатышка китеп, анда гомеренең соңгы көннәренәчә Азәрбайҗан Милли мәркәзе һәм «Мөсавәт» фиркасенең президенты була. «Прометей» хәрәкәтендә актив катнашып, күп кенә журнал һәм китаплар бастыра. Анкарада вафат була.

  Мәүсиме – сезоны.

  Шәфталу рәҗәлене – шәфталу вареньесын.

  Каваноз – банка.

  Гыйлаҗ була алмыйм – чара таба алмыйм.

  Чәвиртергә – үзгәртергә.

  Писранды – пычранды.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 104-105.

 

Җавап калдыру