86. Сәгадәт Чагатайга

1947, 27 ноябрь

Сөекле кызым!

Бу атна синдән мәктүб алмаганга, әллә авырып китдеңме дип, пошынып тора идем. Хәзер генә мәктүбең килеп чыкды да, мәшгулиятьдән башка бернәрсә булмаганы мәгълүм булды. Мин дә тынычландым. Миндә саулык. Ләкин үткән атна Билал бәй мине үзенең таныш бер профессорына (Сәдад бәй, Гакыйл Мохтар көрсисен алган зат) алып китеп, могаянә итдерде. Бик һәйбәтләп карады, калебемдә бернәрсә дә юк, җигәрләрем дә сап-саглам. Ләкин ашказанында әкшилик бар. Шул мигъдәне авыртдыра, диде. Ул профессорның үзендә дә гайне хасталык бар икән. Дарулар бирде. Ашау-эчүдә режим бирде. Көнлек гыйзаңны өч мәртәбәдә түгел, алты мәртәбәдә ал, диде. Сөт эч, ит ашама, диде. Боларның күбесен тотып киләм, даруын да эчәм. Ләкин итсез аш нинди булачак? Без – салам-печән ашарга алышмаган кешеләр. Мин, ит ашамасам да, чебешдән шурпа пешерәм. Дарулары тәэсирле булды. Аллага шөкер, авыруым азайды. Кай көнне һичбер килми. Һәр көнне ярым литра сөт эчәм. Теге йогырт сата торган арнавутның сөте бик һәйбәт. Ләкин сәгате-сәгате берлә ашау-эчүне генә уйлап торырга тугры килә. Макарна, пылау ярый, диде. Минемчә, башка ашлар да ярый. Бу бик ихтиятлы маташа. Алай да сүзен тотып килергә тырышам инде. Даруларын икенче мәртәбә дә алдым. Муса әфәнденең кайтуын бүген генә ишетдем. Ул […] отеленә төшкән, диделәр. Торырга урыны юк икән. Хәзер Госман Токумбит үзенә торырга чакырган. Пазар көне Һидаять1 үзен китереп куячак. Муса әфәндене син дә бер кайнар аш ашаткан булса идең, яхшы булачак иде. Хәерле булсын. Кыйсьмәт түгелмеш. Мин синең исемеңдән үзенә бал берлә май-фәлән китерермен. Иске шапкамны (ачкыч яшерә торган шапка) тәмизләтдем, калыплатдым. Хәзергә шуны киям. Бик шәп булды әле ул. Шапка бит докуз яшендә генә. Алай да, кыш кергәнче, бер шапка насыйп булса, алам. Бу ел хаҗга барган кешеләрне күреп сорашдым. Русиядән бер хаҗи да юк иде, диделәр. Булса, белә торган аңлы кешеләр. Димәк, синең һәмширәләреңдән хат-хәбәр Мисырга да килмәде. Теге малайны дочәнтлык имтиханнары чәвиргәнләр. Рәшид Рәхмәтигә бик оят булган. Үз араларында шактый дидаи кудига сәбәп булган. Ул дәрәҗәдә надан малайның, әлбәттә, дочәнт булырга хакы юкдыр. Касыйм бәйне бу арада күргәнем юк. Ләкин уның Анкарага китеп-килүе дөрест булмаска кирәк. Бәлки, һәркемдән гизли торганлардыр. Киемнәрем әле мөһаҗирчә. Бу кышны үткәрмәслек түгел. Язга мәмлү мең язлыгым да бар. Бәлки, язга комаш да бераз очсызлар. Большевик чыгып киткәч, Финляндиягә дә чакырып торалар. Бездә кием-салым күп, диләр. Мөхәммәд әфәндедән мәктүб килеп чыкды. Мин аңарга, йорт иясенә хат язып, машиналар, китаплар ни булганны ачык итдереп язуны сора, дигән идем. Хат яздым. Ләкин җавап килмәде. Бәлки, бездән акча алыр өчен генә язган булганлардыр, ди. «Чыңгыз» китабының тәрҗемәсен эшләп ятыйммы? Ул эш юкка гына чыкмасмы? Шул хакда белгәнең кадәр җавап яз әле. Үземнең кәефем, гомумән, начар түгел. Һавалар монда да суыкланды. Килеп-килеп йылы ягъмур да явып тора. Мин көненә бер мәртәбә генә собамны ягам. Әлегә шуның берлә тәмам.

Хуш, кызым. Хәсән шул арада хастаханәдән чыгачак иде. Гамәлият ясамадылар әле, чыгу-чыкмавын катгый белмим.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

27 ноябрь, 1947. Бәйуглы

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Һидаять – Һидаять Яшен – укытучы һәм журналист; 1928 елдан алып 1939 елның сентябренә кадәр Г. Исхакый җитәкчелегендәге Идел-Урал бәйсезлек комитетының Истанбулдагы вәкиле.

  Могаянә итдерде – тикшертте.

  Җигәрләрем – бавырларым.

  Әкшилик – кислота.

  Гыйзаңны – ризыгыңны.

  Арнавутның – албанның, албанияленең.

  Макарна – макарон.

  Ихтиятлы – саклык белән.

  Кыйсьмәт түгелмеш – язмыш түгел икән.

  Докуз – тугыз.

  Һәмширәләреңдән – кыз туганнарыңнан.

  Дидаи кудига – гайбәткә.

  Гизли торганлардыр – яшерәләрдер.

  Комаш – тукыма.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 105-106.

Җавап калдыру