87. Сәгадәт Чагатайга

1947, 4 декабрь

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алдым. Хасталыгыңның тиз кичүе яхшы булган. Иншаллаһ, инде чобанлар йөдәтми торгандыр. Мин искесе кебек даруларымны алуга дәвам итәм. Мигъдә авыруым азалды. Мигъдәдә аситлар күплекдән килә, имеш. Мигъдә буш калдымы, хәзер үзен-үзе хис итдерә килә. Тәһликәсе юк, диләр. Кичә Ләбибләргә чакырулы идем. Рабига ханым пәрәмәч пешергән. Рабига ханымга күрә уңышлы чыккан. Сәгадәт өйрәтде дип сөйләнде. Әмма синең пәрәмәчләр берлә Рабига ханымның пәрәмәче арасында күк берлә йир кадәре фәрык бар иде. Алай да мактап-мактап ашадык. Мәрьям ханымларга барган идем, Яшьнә һаман китә алмый. Мәрьям ханым да җибәрмәскә тели. Акчамыз юк, дип зарланалар. Касыйм бәй тарафындан: «Никадәр акча бирсәм дә җиткермиләр. Җаным чыкды. Үземә […] айда 13 лирам кала, шуны да Мәрьям алырга маташа», – ди. Октайны йөртергә бик күп акча китә булырга кирәк. Минем алачагымны да бер дә бирергә уйлары күренми. Монда яңа бернәрсә дә юк. Хәсән һаман хастаханәдә. Муса әфәнде Госман Токумбиткә Әрәнкөйә ташынды. Үзем шулай акрын гына яшәп киләм. Һавалар суык түгел. Ләкин бераз ягъмурлы. Өй бик ротубәтләнеп китә. Аз-маз ягып алам. Өем шактый җыйнак, матур. Үзем өемдән мәмнүн.

Банкадан әле хәбәр килмәде. Ай башында аларның да эшләре күп була. Бүген, кичә йә иртәгә килеп чыгар. Әмин бәйләрне күрсәң, миндән сәлам сөйлә. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

4 декабрь, 1947. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

Аситлар – кислоталар, әчелекләр.

  Фәрык – аерма.

  Ротубәтләнеп – юешләнеп, дымланып.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 107.

Җавап калдыру