88. Сәгадәт Чагатайга

1947, 11 декабрь

Сөекле кызым!

Синең күндергән акчаңны вакытында алган идем. Инде мәктүбеңне дә алдым. Ни язмышсың мәгълүм улды. Яшьнәнең эшенә катышырга минем дә зур ниятем юк. Тугры килсә, бәлки, Касыйм бәйгә аңлатырмын. Ләкин уның ул өйдә игърабда мәхәле юк. Яшьнә үзе коҗасын мактый. Мин: «Тизрәк китәргә кирәк, коҗаң анда әллә нинди алман хатынына бәйләнмәсен»,– дисәм дә, «Ул андый булса, моңганчы бәйләнгән булыр иде», – дип җавап бирде. Бәлки, чынлап да дәдикоду гынадыр. Ләкин хәзер, март аендан ул китә алмый дип сөйләнеп тора.

Монда бер дә яңа нәрсәләр юк. Һәммә белгән-таныганың сау-сәламәт яшиләр. Җәгъфәр углының хатыны Сузан ханым гына аз гына үлми калды. Балык базарында кызыл төсле кечкенә рак кебек бер хайванчык (Алманиядә […]    итеп бик ашыйлар)ны алып, берничә данә ашаган булган. Шундан зәһәрләнгән, бер һәфтә ятакда калды. Мең бәла берлә куртулды. Хәзер инде кичде. Мөхәммәд әфәнденең матбәга исән калган булырга охшый дигән хәбәре дөрест чыкмады. Өй хуҗасы хатын ул хәбәрне тасдыйк итә торган җавап язмаган. Читдән сорашып ятам, ди. Үземнең кәефем начар түгел. Ләкин ашау-эчүемнең тәртибе бик үзгәрде. Өч-дүрт сәгатьдә бер-бер нәрсә капкалыйм.

Финляндиядән мәктүбләр алам. Хәбибрахман әл-Болгари1 Тамперега мулла булып килгән. Үзен бик ваксытмасалар ярый инде. Муса әфәнде сау-сәламәт. Кышны монда үткәрәм, ди. Әлегә шулкадәр. Синең бугаз авыруың кайдан килеп чыкды. Уны берничә көн тышка чыкмаенча йылы бүлмәдә ятып бетер. Миндә дә булган иде. Һәр акшам собаны ягып, йылы өйдә ятдым. Үзендән-үзе кичде. Садри бәйдә дә бар иде. Уның одасында соба юк иде. Бер ай дәвам итде. Әле дә әле бетеп бетмәгән. Берничә көн һич чыкмаенча ят. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

11 декабрь, 1947. Бәйуглы.

Әмин бәйләрне күрсәң, миндән сәлам сөйлә. Закир Кадыйрилардан мәктүб бар иде. Җавап яздым. Үзләрен күргәнең бармы? Әхмәдең эше тагы төрле-төрле манигъларга очраган дип ишетдем. Хәерле булсын.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Хәбибрахман әл-Болгари – Хәбибрахман Шакир әл-Болгари (1903–1975), җәмәгать эшлеклесе. Көнчыгышның төрле шәһәрләрендә эшли. Һиндстан мәчетендә имам-хатиб булып тора, соңрак – Финляндиянең Тампере шәһәрендә имам-хатиб.

Игърабда мәхәле – урыны.

  Куртулды – котылды.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 107-108.

Җавап калдыру