98. Сәгадәт Чагатайга

1948, 8 март

Сөекле кызым!

Синең ике мәктүбеңне алдым. Ул банканың «Япы вә Креди»1 үзенең Анкарада шөгъбәсе булырга тиеш. Шул шөгъбәсенә биргән булса идең. Мәсариф аз чыгарде. Мин сиңа уны мәсарифы аз булсын дип сөйләгән идем. Банкадан сорашып, аларның андагы шөгъбәләренең адресын язып күндерермен әле. Мирза Баланы2 күрмәдем. Иртәгә китапны алырга барам. Шунда уны да күреп, мәсьәләне аңлатырмын. Америкадагы […] кызына адресны бирүдә зур мәгънә чыкмас. Уның мәктүбен кимсә дә алдырмас. Тугрысы, ул кызның үзенең адресын миңа биреңез дә, мин Нияз Максудига3 мәктүб языйм. Халид Зыя4 Нью-Йоркда түгел. Кечкенә бер шәһәрдә. Шуңарга күрә ул берни эшли алмас. Нияз Максуди ул хатынны, бәлки, андагы поляк татарлары берлә танышдырыр да куртарыр, бәлки, берсе берлә өйләндерер дә. Монда килүе кулай булмас.

Ләбиб бәй әле мәгълүматны туплап бетергәне юк. Габделкадыйр паша берлә Фәхретдин Кәрим дуст түгелләр икән. Ләбиб икенче бер профессорны тапкан. Аңардан мәктүб алачагым, диде. Син әле шул мәктүб йә сиңа биззат, йә пашага күндерелмәдән пашага мөрәҗәгать итми тор. Мин чәһәршәнбе көн Ләбибне күрәм. Шундан соң тулы мәгълүмат бирә белермен дип уйлыйм.

Үзем сау-сәламәт. Мигъдәм аз-маз борчый. Әмма нидән икәнлеге һаман әле билгеле түгел. Бер йирдән дә мәктүб-фәлән юк. Мадамның кызы […] гамәлият япдылар. Сукыр эчәкне чыгарганлар. Хәзер хастаханәдә. Инде савыгу юлына кергән. Сукыр эчәгесе эченә әллә нинди писликләр, вак-вак ташлар тупланган булган. Бераз иһмаль итсәләр, кыз юлчы икән. Сиңа сәлам сөйләделәр.

Муса әфәндене күрергә дип, кичә Әрәнкөйгә киткән идем. Күрә алмадым. Госмандан ташынырга йөри булырга кирәк5. Садри бәйләргә күчеп килми. Никдер? Мәгълүм түгел. Суриядән визасы килмәгән. Анкет тутырырга кушканлар. Димәк ки, озын сөрәчәк. Финляндиянең болай булуы, әлбәттә, хәленә дә тәэсир итәчәк. Алар үз хәлләре берлә мәшгуль булачаклар. Башка яңа хәбәрләр юк. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

8 март, 1948. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 «Япы вә Креди» – Казим Ташкент төрек бизнес дөньясына ярдәм итәр өчен «Хезмәттә чикләү юк» дигән өндәмәсе нигезендә «Япы Креди Банкасы» дигән банк төзи. Бу эштә Әхмәтвәли Мәңгәр дә катнаша.

2 Мирза Бала (1898–1959) – Бакуда туган. Журналистлык эшчәнлеге белән беррәттән, «Мөсавәт» партиясендә сәяси эшчәнлеген башлый. 1927 елда Истанбулга килә, Рәсүлзадәнең вафатыннан соң «Мөсавәт» партиясенең лидеры булып сайлана. Мюнхендагы Советлар берлеге фәнни-тикшеренү институтында эшли. Истанбулда вафат була.

3 Нияз Максуди – … биттәге аңлатманы карагыз.

4 Халид Зыя – Халит Зыя Сарман, Истанбулдагы татар мөһаҗире.

5 Госмандан ташынырга йөри булырга кирәк. – Муса Бигиевнең Госман Токумбит өеннән ташынырга җыенуы турында сүз бара.

 

  Мәсариф – чыгым.

  Кимсә – һичкем.

  Куртарыр – коткарыр.

  Биззат – турыдан-туры.

  Писликләр – пычраклар.

  Иһмаль итсәләр – игътибарсызлык күрсәтсәләр.

  Юлчы икән – үләчәк икән.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 118-119.

Җавап калдыру