ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ТУРЫНДА ХАТИРӘЛӘР

Атаклы татар әдибе Гаяз Исхакый белән мин беренче мәртәбә 1936 елның октябрь аенда Берлинда очрашкан идем. Ул елларда Исхакый күбрәк Польшаның башкаласы Варшауда тора, ләкин «Яңа милли юл» мәҗмугасының (ул 1929 елдан башлап 1939 елга кадәр чыккан) басып чыгару эшләре белән дә шөгыльләнгәнгә, еш кына Германиягә дә барып кайта иде. Гаяз әфәнденең мәсьүл мөхәррир булып идарә иткән бу мәҗмугасының тәртипкә салынуы, корректуралары, басу һәм таратылу эшләре аның кызы Сәгадәт Чагатай-Исхакый ханым тарафыннан йөртелә иде.

Мин 1936 елның июль аенда Берлин университетында уку нияте белән Германиягә барып чыккач, Сәгадәт ханымның Берлин-Вильмерсдорфтагы өен эзләп таптым һәм ишекләрен кактым. Ишекне аның ире Таһир Чагатай, ачып, немецча: «Битте, вас мехтен зи?»* – дип сорады. Мин, төрекчә итеп: «Аҗаба Сәгадәт ханымын эви бурасымы?» – дип сорау белән җавап биргәч, мине шундук кунак салонына чакырдылар. Сәгадәт ханым һәм аның ире, төркестанлы үзбәк Таһир әфәнде белән безнең дуслык бик күп еллар буена башта Германиядә, аннан соң Төркиядә аларның вафатына чаклы дәвам итте.

Бу беренче күрешү һәм танышудан соң, мин аларга атна саен, кайсы вакытларда атнага ике яки өч тапкыр барып, төрле мәсьәләләр турында сөйләшүдән башка, «Яңа милли юл» мәҗмугасы корректураларын укуда аларга ярдәм итәргә тырыша идем.

Көннәрдән бер көнне Гаяз әфәнде дә Берлинга килеп чыкты. Октябрь аеның урталарында кичкә таба Сәгадәт ханымнарга барганда, салонда мәһабәтле бер зат белән каршылаштым. Әлегә чаклы аның үзен күрмәгән булсам да, төрле мәҗмуга һәм китаплардагы портретлары белән таныш булганга, бу мыеклы зур кешенең Гаяз Исхакый икәнен шунда ук белеп алдым.

Аның белән бик тиз аңлаштык. Гаяз әфәнде кешеләрне, бигрәк тә татар кешеләрен бик ярата, аларны осталык белән үзенә тарта иде. Минем белән дә бик кызыксынды: «Син кемнәрдән, кайсы яктан буласың? Кайдан ничек итеп килеп чыктың? Кайда һәм нинди мәктәпләрдә укыдың?» – дип җентекләп сорады. Мин дә, аның сорауларына берәм-берәм кирәкле җавапларны биреп, үземне танытырга тырыштым.

Минем әти Гаяз әфәндене бик яхшы белә һәм: «Мин аның белән бик күп мәртәбә сөйләшеп утырдым», – дип әйтә иде. Кайсы вакытны: «Менә моны Гаяз Исхакыйдан ишеттем», – дип, кызык кына ләтыйфәләр дә сөйләп куя иде. Әтидән ишеткән шул ләтыйфәләрдән берсен 1936 елда Берлинда мин Гаяз әфәндегә сөйләгәч, ул үзе дә байтак кына көлгән иде. Гаяз әфәнде, бераз уйлап торгач, минем әтине хәтерләде: «Синең әтиең Рәшит хәзрәт кыскарак буйлы, корсаклы, сакаллы бер зат иде», – диде.

1939 елда сугыш башлангач, Гаяз әфәнде, Польшадан һәм Сәгадәт белән Таһир әфәнде Берлиннан Төркиягә киттеләр. «Яңа милли юл» мәҗмугасы да тукталды. Мин, укуны аксатмыйча бетерергә теләгәнгә, сугыш чыкты дип Берлиннан китәргә ашыкмадым. Тик «др. фил.» титулын алгач кына, Төркиягә кайттым. Үзем, Берлин университетының «Оренталишес семинар»ында татарча лектор булып эшләгәнгә, акча ягыннан да минем өчен бер читенлек юк иде.

Гаяз әфәнде Истанбул һәм Анкарада Төркия хөкүмәтенең кунагы булып яшәде. Аның милли вә әдәби хезмәтләрен күз алдында тоткан Төркия аңар гомере барынча пенсия биреп торды.

Мин аның белән соңгы тапкыр 1952 елның сентябрендә Анкарада күрештем. Бу эш шулай булды. Беркөнне төштән соң Гаяз Исхакый әфәнде белән Садри Максуди әфәнде, Анкарадагы татар мәхәлләсенең җитәкчесе Кәмал Локман әфәнде белән бергә өчесе Закир Кадыйриның өенә чәйгә килделәр. Ул вакытны Закир әфәнде хатыны – шагыйрә Сания Гыйффәт ханым белән Итлек мәхәлләсендә тора иде. Менә шунда төнге сәгать уникеләргә хәтле дәвам иткән бик күңелле бер мәҗлес булып узды. Катнашучылары бик күп түгел иде, әмма ләкин моның мәгънәсе бик зур иде. Менә 1917 елның 22 июлендә Казанда «Яшәсен Идел-Урал!» тавышлары белән игълан ителгән «Эчке Русия һәм Сибирия мөселманнары милли-мәдәни мохтарияты», Милләт Мәҗлесенең рәисе Садри Максуди (Арсал) анда иде. Менә эмиграциядә Идел-Урал хәрәкәтен дәвам иттергән Шималь төрек-татарларының зур әдибе Гаяз Исхакый (Иделле) анда иде, менә 1917 елның маенда Мәскәүдә булып узган Бөтенрусия мөселманнарының Беренче корылтаенда мәгариф проектларын төзүче Закир Кадыйри (Уран) анда иде, үткен каләме белән ялкынлы шигырьләр язучы татар шагыйрәсе Сания Гыйффәт ханым да анда иде. Каргалы авылыннан Кәмал Локман 1930 елда Франциядә укып кайткан Төркиянең беренче нефть инженеры иде. Атаклы тарихчыларыбыздан Һади Атласиның шәкерте булган мин Әхмәт Тимер дә (Яруллин) шул зур кешеләр арасына катнашкан идем.

Пәрәмәч һәм чәкчәкләр белән сыйланып чәй эчелгән шул мәҗлестә, әлбәттә инде, бик күп мәсьәләләр сөйләшелде, тикшерелеп тартышылды, үткән көннәрдәге милли эшләрдә булган хаталарның сәбәпләре һәм, дөньяның хәзерге хәле күз алдына китерелеп, «Инде моннан соң нишләргә кирәк?» дигән мәсьәләләр хакында да төрле-төрле фикерләр бәян ителде. Бигрәк тә Садри әфәнде белән Закир әфәнде арасындагы тартышулар кайсы вакыт кызуланып китсә дә, Гаяз әфәнде күбесенчә битараф булып кала, ләкин шулай да үзебезнең милли мәсьәләләр турында сүз барганда, өмид тудыра торган юлдан аерылмыйча: «Шимальдәге Идел-Урал өлкәсе һәм төрек-татар халыкларының якты киләчәге бар», – дип әйтә иде.

Атаклы татар әдибе, Идел-Урал хәрәкәтенең сәяси җитәкчесе Гаяз Исхакый әфәнде, ашказаны рагы белән чирләп, 1954 елның 22 июлендә Анкарада вафат булган һәм үзенең васыяте буенча Истанбулда «Әдернәкапе шәһитлеге»ндә Йосыф Акчураның каберенә якын бер җирдә дәфен кылынган.

Әхмәт Тимер1

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

Гаяз Исхакый турында хатирәләр. Мәкалә И. Нуруллинның кереш сүзе белән «Татарстан яшьләре» газетасының 1990 елгы 24 февраль санында басылган. Текст газетадан алынды.

1 Әхмәт Тимер – Әхмәт Рәшит улы Яруллин (1912–?), төрки һәм монгол телләре галиме. Төркиянең Анкара университеты профессоры. Анкарадагы төрки мәдәниятләрне өйрәнү институтына нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесе.

* «Әйтегезче, сезгә ни кирәк?»

Тартышылды – бәхәсләшелде.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 340-342.

 

Җавап калдыру