1912, 5 август
Хөрмәтле Фатих!
Синең хатны соң булса да алдым. Җавапларына шадландым. Инде Сәгыйддән1 генә җавап көтәргә калды. Андан соң эш тәмам бетә. План эшләнеп өлгерә. Шуны фәгалиятькә чыгарырга гына кала. Габдулланың «Шүрәле»се2 , минемчә дә, иң мәслихәте булыр. Ләкин аңарга башка тагы бер-ике кыска-кыска шигырьләре дә тәрҗемә ителергә кирәк иде. Татар әдәбиятында аның тоткан урыны бик зур булганга, русларга күрсәткәндә дә төрле ягындан әйләндеребрәк, ялтыратыбрак күрсәтәсе иде. Шуның өчен бергәләшеп, тагы бер-ике кыска шигырьләрен кертергә уйлашыңыз. Тәрҗемә хакындагы фикерләрне мин уртаклаша алмыйм. Казанда әллә никадәр студент булачак. Студент, курсистка бар. Шулар соң хәзер шундый кирәк вакытта эшкә ярамаса, алар, яман, пычагымамыни? Һәммәсен җыеңыз да, сүзне аңлатып, мәсьәләнең әһәмиятен төшендереп, эшкә кушыңыз. Бер кат тәрҗемә кылынып чыгылса, шималиен саклауны руслардан берәр кешегә йә берничәсенә биреңез. Шигырьләр хакында, минемчә, Васильев3, теге профессор Васильевның углы сезгә бик күп хезмәт итәр. Әсәрләр хакында тагы, әлбәттә, кеше табарсыз. Бер дә булмаса, Кодарсов4 берлән сөйләшеп, аңардан кеше сораңыз (Кодарсовны Габдрахман, Фуад беләләр). Ләкин мөмкин кадәр тиз кирәк. Дөньялар үзгәреп китеп, әдәбият мәсьәләләренең аңардан алдагы эшләр берлән каплану ихтималы барлыгын да онытмаңыз. Безнең өчен бит мөмкин кадәр дикъкать берлән укылып, шуңарга әһәмият бирелүе кирәк. Минемчә бит, без шул мәҗмуга берлән русларга каршы: «Ниндиләр менә бездә бар. Без дә торырга телимез, тормакчы да буламыз. Яшәргә юллар да эзлимез. Табылганларын, аллы-гөлле маяклар утыртып, киңәйтеп, турайтып, алдагы юлга чыгармакчы буламыз», – дип кычкырырга телимез. Вә шуны ишетдерергә тырышамыз. Бәлки, максадка ирешә алмамыз. Ләкин шул мәҗмуга, шөбһәсез, шул юлда салынган күперләрнең иң беренчесе, бәлки, иң ныгы булачак. Синең әсәрләреңдән кайсысындан тәрҗемә хакында мин аерым бер фикер әйтә алмыйм. Ләкин синең үз әсәрләреңне татарларның руслашкан тормышындан алынган дип, читкә кагып, ташларга теләвеңә разый түгел. […], алар – татар тормышы. Син үзең – яза торган дәвернең чын баласы, шул дәвернең психологиясен иң белә торган мөхәррире. Шуның өчен синең үзеңнең типичный әсәрләреңдән берсен ал да тәрҗемә итдер. Яисә атына бернәрсә яз! «Татар кызы»н5 мин әллә кайчан укыганга, хәзер аның хакында бер сүз дә әйтә алмыйм. Ул вакытда миндә зур бер әсәрнең конспекты хәятын калдырган иде. Үзең укып, бүтәнләрдән укытып, тагы төшенеп кара әле. Ибраһим Галимҗанның «Диңгез»ен укый алмадым. «Сөю-сәгадәт» дигән хикәясен генә укыдым6. Ул әле татарларның беренче мәҗмугаларына керү хакын казана алган кебек күренми. Тагы шуны әйтеп китәм: ул кеше хәзер русларның «елакчы» әдәбиятларының7 тоткарлыгында яши булырга кирәк. Әсәрендән өмидсезлек чыгып тора. Шәриф Камалның8 да миңа иң ярамаган йире – шул егълау тавышының бөтен тавышларны җиңеп китүе. Аның матур самими әсәрләре әллә кая әрәм була. Тап-таза киң җилкәле Фәйзулла абзыйсы үлә. Анасы берлән килешә алмаган яшь хатыны югала… Хаслы тормыш матур башланса да, ямьсез бетә, үлә, корый, кибә, оча… Менә шул «өмидсезлек» минем карашымдан татар әдәбиятына «елавык» руслардан кертелгән, татар рухына аз гына да охшамый торган, кирәкмәгән зарарлы буяу гына. Безнең тормышымызда (минем күрүемчә) мескинлек, булдыксызлык хәятның үзәге түгел. Ара-тирә очрый торган бәхетсезлек кенә. Шуның өчен, шул ноктага иң зур нокта итдереп тотып, бөтен тормышны шундан ага торган зәһәрле буяуга буярга тырышу, минемчә, зур хата. Татар халкының истикъбали карашындан җинаять! Истанбулда төрек дәрнәгендә укыган рефератымда9 мин татар әдәбиятының аерынгы бер галәмәте, аның егъламавы, ныклыгы, тазалыгы, тормышның начарларына, зәһәрләренә каршы чыгуына ышанып, күкрәкне киереп, йырлый-йырлый сугышуы дип, рефератымны бетергән идем. Шул сүзләрне мин тәмам ышанып әйткән идем. Хәзер менә шуңарга ышанам. Татар китап мәйданына чыккан бөтен әсәрләрдән шул фәйзъне ныгыта торган дәлилләр эзлим. Бик күбесендән табам. Никадәр өмидсез күренсә дә, Сәгыйднең шигырьләренең һавалылыгын төшен. Габдулланың10 арый белмәгән шигырьләрен укы. Һәммәсендән яңа пешкән арыш икмәге исе чыгып тора, һәммәсендән үзенә үзе ышану нуры балкып тора. Минем әсәрләремдән ул мәҗмугага «Алдым-бирдем», «Сөннәтче бабай», «Кияү», «Шәкерд абый»11 керә. Бәлки, тагы берәр кыска хикәя кертелер. Анысы әлегә мәгълүм түгел. Алар хәзер тәрҗемә кылынып ята һәм дә октябрь ахырларына таба бетәр дә. Эш сездә кала.
Синең аттестатка тоту мәсьәләсе, әлбәттә, үз эшең. Университетка кереп, тюркология хакында мәгълүмат җыю, әлбәттә, хәзер безнең өстә. Фарыз киңәя. Ләкин имтиханның авырлыгы, сарыф кылынган вакытның әрәмлеге төшенелсә, шуны ыргытып, слушатель булып керү генә ярамыймы икән? Уе тугры кебек күренә. Тагы шуның өстенә син бит шулай инде, мөхәррир булып китү юлына, шул юлда үлү юлына аяк баскан 12. Төрек-татар тарихы берлән маташуны бүтәнгә бирсәң, әлбәттә, эшләмәгән булмассың. Шуңарга кул селтәсәң ярамыймы? Тагы, минемчә, ул юлда хезмәт итәргә теләгән кешегә, мотлакан, Петербургка килергә кирәк. Алар синең өчен бик авыр. Мөмкин булса, шул юлга син Габидуллинларның13 берсен төртергә тырыш. Акча да бар, дәрд дә булса, әлбәттә, эш чыгар.
«Урталыкда» синең тәкъдиреңчә булса, әлбәттә, минем могарәзәләрем килми. Ләкин аны укучылар шулай син теләгәнчә аңлаячаклармы? Каһарманлары күрсәтелмәгән тарихи бер вакыйганың корбанларындан башларга ярыймы? Сөальләре җавапсыз калмыймы? Минем «Тормышмы бу?», «Фамилия сәгадәте»14 хакындагы фикерләрең кыйсъмән дөрест. Ләкин шуларда бит […] генә әһәмият бирелмәгән, бер татар шәкерденең бөтен тормышы, рухы күрсәтелергә, тәхлил ителергә тырышылган. Муаффәкъ булу-булмау – икенче мәсьәлә. Сыерга: «Сыер абызтай, иртәнге сөтнең каймагы тәмле була. Мондан соң инде безгә шул каймакны гына бир, сөт кирәкми. Ул барыбер әчи генә», – дип әйтелсә, әлбәттә, сыер, мескин, күшәүдән башка сүз таба алмас иде. Әмма мин, үземне шул сыер урынында итдереп уйлап: «Юк, абзыйлар, мин инде аз эшли алмыйм. Бирә торган сөтемне бирәм. Аны каймакка, яшел сөткә аеру замана эше, сөтендән катык ясау – оста абызтайлар эше, каймакдан май ясау – яшь киленләр эше», – дияр идем. Һәм шулаен да шулай бит. Зур бернәрсә язарга башлыйсың, кечкенә булып чыга, кечкенә генә итдереп тотынасың, кыйсемле булып куя. Шуларны урыны-урыны белән урынлаштыру өчен, сөте, каймагы аерылу өчен вакыт үтәргә кирәк.
Минем кайту мәсьәләм әлегә әле бик еракка күрә15, әлбәттә, аның хакында язып торырга да ярамый. Шул кадәресен генә әйтә алам. Миңа бит Казанда торырга ирек бирмәсләр. Икенче мәртәбә ссылкаларга барып, … иләп, йомшак башлы русларның сасысында изелеп йөрергә күңел теләми. Шуның өчен Казанда «кунак» кына булып, Петербургка китәргә ниятем бар. Хәзер безгә иң кирәкле мәсьәлә бер «журнал» ясау иде. Шуны басдыра алсак, татар тормышына да тәэсиремез артыр иде. Казаән мәшһүр журналларның да зарары кими төшәр иде. Әгәр Алла язган булса, дуст-иш мәслихәт тапса, менә мин шул уйны эшкә чыгарырга төшенәм. Габдуллага сәлам. Истанбулда «Шимали төрек әдипләрендән Гаяз Исхакый» дип, бер китап чыгарганлар16. Бәлки, укыгансың. Казанга сатарга җибәргәнләрдер. Үзем хәзер яхшы гына торам. Ләкин бу араларда җәй булып китде дә бер эш дә эшли алмадым. Инде монда көз башланды. Сентябрь ахырларында почта туктала, юл бозыла, диләр. Әлегә хуш.
Гаяз.
5 август, 1912
Татар әдәбияты хакындагы материал әдәбиятның тууы, мәсләге, кая таба юл тотуы, хәзерге хәле, өмиде хакында булырга тиеш. Һәм дә Габдулла, син, Сәгыйднең кыска-кыска тәрҗемәи хәлләре керүе тиеш.
Әлегә хуш. Пароход китә дә почтага ашыгам. Миңа Хөсәен хакындагы «Йолдыз»ны береңез җибәреңез әле17.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Фатих Әмирханга. Автографы Казан шәһәренең М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Сәгыйд – Сәгыйть Рәмиев.
2 Габдулланың «Шүрәле»се – Г. Тукайның 1907 елда язылган әсәре.
3 Васильев – ?
4 Кодарсов – ?
5 «Татар кызы» – Ф. Әмирханның 1909 елда Казанда басылган хикәясе.
6 Ибраһим Галимҗанның «Диңгез»ен укый алмадым. «Сөю-сәгадәт» дигән хикәясен генә укыдым. – Болар – Г. Ибраһимовның 1910–1912 елларда язылган хикәяләре.
7 …русларның «елакчы» әдәбиятларының… – Г. Исхакый әдәбияттагы сентиментализм агымын күздә тота булса кирәк.
8 Шәриф Камал – Шәриф Камалетдин улы Камал (Байгилдиев) (1884–1942), күренекле татар язучысы.
9 Истанбулда төрек дәрнәгендә укыган рефератымда… – Сөргеннән качып, Төркиягә килеп урнашкан Гаяз Исхакый «Төрек дәрнәге»ндә (оешмасында) доклад укый. (Аның тексты һәм аңлатмалар белән Г. Исхакый әсәрләренең 6 нчы томында танышырга мөмкин: 190 б.)
10 Габдулла – Габдулла Тукай.
11 «Алдым-бирдем», «Сөннәтче бабай», «Кияү», «Шәкерд абый» – Г. Исхакыйның драма әсәре («Алдым-бирдем», Казан, 1907) һәм хикәяләре («Сөннәтче бабай». – Казан, 1912; «Кияү». – Казан, 1912; «Шәкерт абый». – Казан, 1912).
12 …шул юлда үлү юлына аяк баскан. – Ф. Әмирхан 1907–1909 елларда «әл-Ислах» газетасының рухи-мәгънәви җитәкчесе була. 1912 елдан алып 1918 елның башына кадәр «Кояш» газетасы идарәсендә җаваплы сәркатиб, совет чорында «Кызыл Армия» газетасында очрый.
13 Габидуллиннар – ?
14 «Тормышмы бу?», «Фамилия сәгадәте» – Г. Исхакыйның 1909 елда Истанбулда («Тормышмы бу?») һәм 1911 елда Финляндиядә («Фамилия сәгадәте») язылган әсәрләре.
15 Минем кайту мәсьәләм әлегә бик еракка күрә… – Мезень шәһәреннән сөргеннән кайту мәсьәләсе күздә тотылган.
16 Истанбулда «Шимали төрек әдипләрендән Гаяз Исхакый» дип, бер китап чыгарганлар. – Автор-мөхәррире Н. Гъ., тикшеренүчеләр фикеренчә, Нәҗип Гасрый. Истанбул: «Танин» матбагасы, һиҗри белән 1326 елда басылган. Миладига күчергәндә, бу дата 1910 елга туры килә. Китапның дөньяга чыгуы 1913 елга туры килә дигән фикер дә бар.
17 Миңа Хөсәен хакындагы «Йолдыз»ны береңез җибәреңез әле. – «Йолдыз» газетасының Х. Ямашев үлеменә багышлап чыгарылган 1912 елгы 15 март саны күздә тотыла.
Полица – полиция.
Фәгалиятькә чыгарырга – тормышка ашырырга.
Истикъбали – киләчәккә төбәлгән.
Фәйзъне – белемне.
Фарыз – үтәлүе тиешле булган бурыч.
Могарәзәләрем – каршы төшүләрем.
Тәхлил ителергә – анализланырга.
Муаффәкъ – уңышлы.
Казаән – очраклы рәвештә.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 18-21.