12. Фатих Әмирханга

1912, 13 июнь

Хөрмәтле Фатих! 1

Мин сиңа бу хатны зур бер йомыш берлән язам. Максим Горький «Алдым-бирдем»2 вә башка минем берничә хикәяләремнең тәрҗемәсен җыеп, шуңарга тагы берничә татар мөхәрриренең әсәрләрен, шигырьләрен кушып, «Татар мәҗмугаи әдәбиясы» исемендә бер китап басдырырга димләп хат яза3. Мин бу эшне үз тарафымдан кабул итеп, җавап бирдем. Хәзер шуны эш итеп чыгарырга гына кала. Шуның өчен сезнең Казандагы мөхәррирләремездән сиңа, Габдулла Тукаевка4, Әстерхан Сәгыйд Рәмиевкә5 мөрәҗәгать итәргә уйладым. Син шул фикерне ничек табасың?

Беренче мәсьәлә бу: мин, син, Габдулла, Сәгыйдкә башка рус галәменә күрсәтелерлек әсәр ияләре юк дип уйлыйм. Шул фикеремдән мәҗмуганы дүрт кешенең әсәрләрендән генә төземәкче булам. Син ни фикердә? Бәлки, мин белми торган, мин читдә торып күрми калган берәр мөхәррир, шагыйрь бардыр. Булса, шул кем?

Икенче: син үзең шул мәҗмугада басдырыр өчен әсәрләреңнең иң яратканындан бер йә берничә хикәяләреңне тәрҗемә итдереп бирә аласыңмы? (Өч формадан  күп булмаска тиеш.)

Әлбәттә, гонорар дигән нәрсә булачак, ләкин алары әле тәгаен ителмәгән. Бәлки, бөтен китап үз файдамызга бирелеп, күпме килә, шулкадәр бүлешергә тугры килер.

Өченче сөаль: шагыйрьләремездән Габдулла берлән Сәгыйдне генә бүлеп алдым. Син кабул итә аламсың? Минем шул карашымда, мин белмәгән шагыйрьләргә каршы берәр җинаять юкмы? Бәлки, хакыйкатән дә зур шагыйрьләремез бардыр да, мин аларны укымаганмын, күрмәгәнмен генәдер.

Дүртенче сөаль: татар әдәбияты хакында кыска гына мәкалә язып, мөкаддимә  урынында шул китапка куярга кирәк, ди. Шуңарга материал табып буламы, син табыша аласыңмы?

Бишенче: Габдулла Тукаев кайда?6 Аңарга син, шул мәсьәләне аңлатып, хат яза аласыңмы? Мин гәзитәләрдә әллә кая китде дип укыганга, кая язарга да белми торам. Әгәр яза алсаң яз.

Менә шул сөальләргә тиз җавап бирүне, әгәр үзеңнең әсәрләрең берлә иштиракь итәргә  булсаң, тиздә тәрҗемә итдерә башлавыңны үтенәм. Материаллар булса, шуларны җыештырып, миңа җибәрергә тиеш булыр. Чөнки ул мәкаләне мин язачакмын йә яздырачакмын. Бу бетде.

«Урталык»ны укып чыкдым7. Матур башлана, ләкин «Хәят»8 аңардан «тормышлы»рак. Аңардан куәтлерәк тел берлән язылган. Хәсәнең9 әле бик уртача кеше, бара-бара, бәлки, ачылыр. Ачылыр да татар тормышының чәвирүчеләре  арасына керергә хак казаныр. Икенче, өченче җөзьэләре  чыкса, әлбәттә, җибәртерсең. «Хәят»ны тизрәк бетер.

Синеңчә, Габдулла Тукаевның нинди шигырьләре мәҗмугага керергә тиеш? Миндә аның шигырьләре хәзер берсе дә юк. Минемчә, бөтен әсәрләрдән, кирәк шигырь булсын, кирәк нәсер булсын, татар исе, татар тормышы аңкып торырга тиеш. Шуның өчен тәрҗемәләрдә Лермонтовка10, Пушкинга11 тәкълидән  язылган нәрсәләр кермәскә кирәк. Булдыра алсак, шул эшне эш итеп чыгара алсак, шактый зур хезмәт булыр иде. Шуның өчен, әлбәттә, синең тырышуың бик зур шарт. Фәкать минем шул хатымны серрәк тотып, шул хәбәрнең бик киңәймәвенә тырыш.

Үзем сәламәт торам. Тормышны шәп дип булмый. Ләкин тәмуг да түгел. Менә хәзер бер атна чамасындан бирле бездә кояш батмый12. Ике йөз дә ничәнче сәгатьдер инде бер туктамаенча, күзен алмаенча, безгә карап тора (әлбәттә, миңа акшам, ястү намазларын казага калдырырга тугры килә). Ипдәшләр бар. Читдән килгән хатлар, хәбәрләр, гәзитәләр берлән яшимез. Ләкин мин үзем татар обществоның юклыгын бик ачы итдереп татыйм. Татар агымының эчендә булмаганга, кая таба дулкын киткәнен, кая таба су үзәк салганын, нинди елгаларны ташлап, яңа юл алганын күрә алмыйм. Шул күрә алмау минем өчен, әлбәттә, нык авыр, бик уңайсыз. Бәгъзе мәсьәләләрдә артка калырга, бәгъзеләрендә алга сикерергә мәҗбүр итә. Тагы татар тормышының янында утырып тормау, әллә нинди батыклыклар , сасы рус галәмләре аша яза торган галәмеңә карап тору, әлбәттә, тормышыңның кытыршыларын югата , аның буяуларын уңдырып китерә. Казандан беркемдән дә хат алмыйм. (Гомәрләрдән генә.)13 Шуның өчен Казанны тагы бер дә белмим. Әлегә хуш.

Дуст-ишкә сәлам.

Хатны тиз яз.

Хөсәен Ямашев хакында бер «Йолдыз» чыгаргансыз, ди14. Шуның бер номерын табып, миңа җибәреп булмыймы?

Коръән тәрҗемәчеләргә синең вә синең ипдәшләреңнең вә бөтен яшьләрнең ноктаи назары  ничек? Ул мәсьәләгә әһәмият бирәләрме, әллә юкмы? Вакытың булса, иренмәсәң, җавап яз.

Гаяз.

13 июнь, 1912. Мезень15

 Адрес: Мезень, Исхаков.

Материаллар заказной бандероль берлән генә җибәрелсен. Посылка полица  кулындан үткәнгә, андый нәрсәләр күп вакыт жандарм кулына төшеп югалалар16.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Фатих Әмирханга. Автографы Казанның М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Гарәп язуында. Беренче тапкыр, И. Нуруллин тарафыннан әзерләнеп, аңлатмалар белән «Казан утлары» журналының 1991 елгы 2 нче санында басылып чыкты. Текст шуннан алынды.

1 Фатих – Фатих Мөхәммәтзариф улы Әмирханов (1886–1926), татар әдәбияты классигы.

2 «Алдым-бирдем» – Г. Исхакыйның бу драмасы 1914 елда Санкт-Петербургтагы «Заветы» журналының 6 нчы санында «Брачный договор» дигән исем белән рус телендә басыла.

3 Максим Горький … «Татар мәҗмугаи әдәбияты» исемендә бер китап бастырырга димләп хат яза. – М. Горькийның бу хаты сакланмаган. Бөек әдипнең 1910–1912 елларда җәмәгатьчелекне Русиядәге милли әдәбиятлар белән таныштыру өчен рус телендә җыентыклар чыгару уе белән яшәве, эшлекле чаралар күрүе мәгълүм. «Милләтчелек куерган безнең көннәрдә бу эш, минемчә, бик вакытлы булыр һәм бу эшкә, Русияне үз-үзе белән таныштыру эшенә, табыш алу нияте белән эш итә торган нәшрият фирмасы түгел, бәлки рус язучылары ширкәте алынса, үтә мөһим булыр иде», – дип яза ул В. В. Вересаевка (Горький М. Әсәрләр: 30 томда. – 29 т. – 249 б.). Ләкин бу эш, кызганычка каршы, ныклап тормышка ашмый. Татар әдәбияты җыентыгы да чыкмый кала.

4 Габдулла Тукаев – Габдулла Тукай (1886–1913), татар халык шагыйре.

5 Әстерхан Сәгыйд Рәмиев – Сәгыйть Лотфулла улы Рәмиев (1880–1926), күренекле шагыйрь-романтик, драматург һәм прозаик, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. 1910 елның җәендә аны Әстерханга, «Идел» газетасына секретарь итеп чакырып алалар. 1910–1914 елларда С. Рәмиев Әстерхандагы газета идарәсендә эшли. Матбугатта мәгърифәт, әдәбият-сәнгать һ. б. мәсьәләләрне күтәргән күпсанлы мәкаләләр бастыра. Әстерханда сөргендә булган азәрбайҗан революционеры, врач, драматург Н. Нәриманов, З. Солтанов һ. б. алдынгы яшьләр белән якыннан аралаша, 1914 елның мартында «Идел» газетасы ябылып, С. Рәмиев Әстерханнан сөрелә. Г. Исхакыйның әлеге хатта “Әстерхан Сәгыйд Рәмиев” дип атавы аның Әстерханда эшләгән елларына туры килгәнлектәндер дип уйларга кирәк.

6 Габдулла Тукаев кайда? – 1911–1912 елларда Тукайның үпкә авыруы көчәя. Чирек үпкәсе генә калган шагыйрь Уфа, Әстерхан, Петербург кебек шәһәрләрдә, хәле бик авырлашу сәбәпле, әнисе Мәмдүдәнең туган авылы Өчиледә дә яшәргә мәҗбүр була. Күрәсең, төпле яшәү урыны булмаганлыктан, Г. Исхакый аңа кая язарга да белмәгәндер.

7 «Урталык»ны укып чыкдым. – Фатих Әмирханның 1912 елда язылган, татар яшьләре тормышын чагылдыручы «Урталыкта» романы турында сүз бара.

8 «Хәят» – Ф. Әмирханның «Хәят» (1911) повесте. Әсәрдә мәгърифәтчелек әдәбияты өчен мәңгелек тема булган хатын-кыз хокукы мәсьәләсе күтәрелә.

9 Хәсән – Ф. Әмирханның «Урталыкта» романындагы төп герой. Әдип төссез, максатсыз мохиттә яшәгән Хәсән Арслановны алгы планга чыгара һәм урталыкта чайкалучыларны шул образ аша укучыга бәян итә.

10 Лермонтов – Михаил Юрьевич Лермонтов (1814–1841), рус классик шагыйре.

11 Пушкин – Александр Сергеевич Пушкин (1799–1837), рус классик язучысы, яңа рус әдәбиятына нигез салучы.

12 Менә хәзер бер атна чамасындан бирле бездә кояш батмый. – «Бездә» дигәндә, Г. Исхакый Архангель губернасының Мезень шәһәрчеген күздә тота.

13 (Гомәрләрдән генә). – Меньшевиклар позициясендә тора торган социал-демократ һәм Октябрь инкыйлабыннан соң эмигрант Гомәр Терегулов (1879–1938) турында сүз бара булса кирәк.

14 Хөсәен Ямашев хакында бер «Йолдыз» чыгаргансыз, ди. – «Йолдыз» газетасының Х. Ямашев үлеменә багышлап чыгарылган 1912 елгы 15 март саны күздә тотыла.

15 Мезень – Архангель губернасындагы шәһәрчек. 1908 елда качып китеп, Төркиядән урап кайткан Исхакый, 1912 елда Петербургта кулга алынып, Мезеньгә сөргенгә озатыла.

16 Әлеге соңгы ике җөмлә хатның кырыена өстәп куелган.

 

Форма – басма табак мәгънәсендә булса кирәк.

  Мөкаддимә – сүз башы, кереш сүз.

  Иштиракь итәргә – катнашырга.

  Чәвирүчеләре – үзгәртүчеләре.

  Җөзьэләре – кисәкләре, бүлекләре.

  Тәкълидән – ияреп, охшатып.

  Батыклыклар – баткаклыклар.

  Югата – югалта.

  Ноктаи назары – карашы.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 15-17.

Җавап калдыру