2. Фатих Кәримигә

1905, 9 октябрь

Гыйззәтле Фатих1 әфәнде!

Сезнең берлән минем арамда китаплар өчен нинди эш бар икән? Минем бирәчәгем бармы, күпме китабым бар, шуларны ачык мәгълүм итеп язсаңыз ла! «Хезмәт»2, Сезнең аша барган минем китапларым өчен бездә 23 р. берничә тиен акча бар, дип язганнар иде. Ул акчаны Сезгә җибәрделәрме, юкмы? Җибәрсәләр, ул акча миңа тиеш буламы, юкмы? Хаслы  бер счёт язуыңызны үтенәм. Әгәр миңа тиешле акча булса, җибәрүеңезне үтенәм.

Алкин «Казанский вестник» дигән гәзитәгә рөхсәт алды3. Татарлар арасында «Хөррият» исемле гәзитә тарала башлады4. Әллә нинди бер җәмгыять бар диләр, шуныкыдыр, ахрысы. Бу арада Казанга, университетка автономия биргәнгә, һәр көнне кебек, дүрт-биш мең кеше җыелып, митинглар ясыйлар. Казан кайный, бик рухлы. Казанда ялгыз тормыш башланды. Университет эче – тәмам Франция. Теләсә кем теләсә ни сөйли. Шул халык «Марсельеза» җырлый5, полициянең аты (исеме) да юк. Мәҗлесләр 4–5 әр сәгатькә тартыла. Тәмам хөррият!

Москва, Петербургтан бик куркынычлы хәбәрләр килә. Ләкин бүген дүртенче көн, Московский-Казанский тимер юл забастовать иткәнгә, почта юк6.

Үземездә сайәи шаһанәдә әсаеш беркәмаль . Хушыгыз!

Хәмидҗан әфәндегә, Закир әфәндегә, Шакир әфәндегә7, Хаҗиәхмәдкә бик күп сәлам. Сау булыңыз.

Гаяз.

9 октябрь (1905). Казан

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Фатих Кәримигә. Хат Татарстан Республикасы Милли архивының (алга таба – ТР МА) Ф. Кәрими фондында саклана (137 ф., 2 тасв., 20 эш). Беренче тапкыр «Фатих Кәрими: фәнни-биографик җыентык» китабында (Казан : Рухият, 2000. – 250 б.) басылган. Текст шуннан алынды.

1 Гыйззәтле Фатих – Фатих Кәрими.

2 «Хезмәт» – 1902 елда Оренбург төбәгендәге Троицк каласында ачылган китапханә һәм нәшрият.

3 Алкин «Казанский вестник» дигән гәзитәгә рөхсәт алды. – Сәедгәрәй Шаһиәхмәт улы Алкин (1867–1919) – хокук белгече, публицист, журналист. 1905 елгы инкыйлаб нәтиҗәсендә милләтләргә матбугат иреге бирелү белән С. Алкин татар телендә газета чыгару артыннан йөри башлый. Аның «Казан мөхбире» дип исемләнгән газетасының беренче саны 1905 елның 29 октябрендә дөнья күрә, 1911 елда туктала. 1905–1908 елларда С. Алкин «Казан мөхбире» газетасының нашире һәм рәсми мөхәррире була. Газета битләрендә Г. Исхакый, Ф. Кәрими, М. Гафури, Г.Коләхмәтов, Г. Камал кебек язучыларның чыгышлары басыла.

4 Татарлар арасында «Хөррият» исемле гәзитә тарала башлады. – 1905 елда кулъязма рәвешендә чыккан газета. Берничә саны гына чыгып кала.

5 Шул халык «Марсельеза» җырлый… – Француз инкыйлабы җыры. Франциянең дәүләт гимны. XIX гасырның 80–90 нчы елларында Русиядә дә эшче һәм интеллигенция арасында «Марсельеза» көенә җырлана торган инкыйлаби җыр киң тарала. Ул «Эшче Марсельеза» дигән исем ала.

6 …Московский-Казанский тимер юл забастовать иткәнгә, почта юк. – Октябрь инкыйлабы 1905 елның 7 октябрендә Казан–Мәскәү тимер юлы эшчеләренең баш күтәрүе белән башлана. Баш күтәрү берничә көнгә сузылып, башка тимер юлларга да күчә.

7 …Закир әфәндегә, Шакир әфәндегә… – Закир һәм Шакир Рәмиевләр турында сүз бара. Ф. Кәриминең Октябрьгә кадәрге тормыш юлы алтын приискалары хуҗалары Рәмиевләр белән аерылгысыз бәйле. Чит телләрне белүен истә тотып, Шакир Рәмиев аны үзе белән Европа сәяхәтенә (1899) юлдаш итеп ала. 1905 ел инкыйлабыннан соң Ф. Кәрими Шакир һәм Закир Рәмиевләр наширлегендә Оренбургта чыккан «Вакыт» газетасының баш мөхәррире булып эшли. Г. Исхакый шул дуслыкларын күздә тоткан булса кирәк.

  Пәдәреңезнең – атагызның.

  Бәк мәхзүн улдым – кайгырдым.

  Борадәрем – туганым.

  Ни япымлы – нәрсә эшләргә.

  Мөхәкъкак – шиксез.

  Хаслы – махсус.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 9-10.

Җавап калдыру