Исхакый

«Милләтебез!» диеп, янып-көеп,

Без яшәргә тиеш, без – бакый!

Дөрес юлны күрсәткәнең өчен,

Мең рәхмәтләр сиңа, Исхакый!

 

 

Инкыйразга ике гасыр алдан

Кисәткәнсең ярый…

Без – исән!

Башың ию хаҗәт микән илгә,

Ватаныңда үзең изелсәң!

 

 

Син киткәч тә, милләтебез күге

Бер каралды йә бер аязды.

Казан урамнары хәтерлиләр

Яуширмәдән килгән Гаязны.

 

 

Казан йортларына сеңеп калган

Синең аваз булып: «Азатлык!»

Инкыйразга барса туган халкың,

Яшәвең дә җирдә газап бит.

 

 

Ләкин яшәү күпкә ләззәтлерәк,

Көтеп яту түгел казасын.

Чит илләрдән торып әле һаман

Милләтеңә хатлар язасың.

 

 

Без атларга тиеш ялгышмыйча,

Туры юлда синең эз балкый!

Син яшәсәң, яшәр милләтебез,

Ышан безгә, ышан, Исхакый!

 

Рифат Сәлах

Җавап калдыру