Кем ул?

Кем ул?

Кем ул бу милләти тәрфиг идән кәс?
Кем ул телләндерән һәм вирдерән сәс?

Бәһаимдән бези тәфрикъ идән кем?
Төбендән вәхшәти тәхриф идән кем?

Бези дошманлара тәгъриф идән кем?
Бу гамькин милләти тәфрих идән кем?

Караңгыда идек, аттырды «Таң» кем?
Бези бер көлдерән, бер аглатан кем?

Кәчән көнләрне уйга алдыран кем?
Вә бер дә «Инкыйраз»ы аңдыран кем?

Әҗаниб дикъкатене җәлбидән кем?
«Татар» ләфзын «тотар»а кальбидән кем?

Беземчөн зәхмәтен там әйләйән кем?
Соңындан рәхмәтен гам әйләйән кем?


Хәзерге әдәби телдә

Кем ул?

Кем ул бу милләтне күтәргән кеше?
Кем ул аңа тел биреп, тавышын яңгыраттырган кеше?

Безгә хайван түгеллегебезне күрсәткән кем?
Вәхшәтне төбеннән бозган кем?

Дошманнарыбызга кемлегебезне күрсәткән кем?
Бу моңлы милләтне шатландырган кем?

Караңгыда идек, «Таң»ны аттырган кем?
Безне бер көлдереп, бер елаткан кем?

Узган көннәребезне уйлаткан кем?
Һәм «Инкыйраз»ны исебезгә төшергән кем?

Тирә-яктагыларның игътибарын җәлеп иткән кем?
«Татар» сүзен «тоткар»га әйләндергән кем?

Безнең өчен бөтен зәхмәтне үзенә алган кем?
Соңыннан рәхмәтен уртак иткән кем?

(“Кем ул?” «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 25 май (5 нче) санында «…» имзасы белән басылган. «4 нче дәфтәр»гә (1907; 1909) кертелгән. Журналда шигырьнең азагында «Соңы бар» дип куелган. Текст «4 нче дәфтәр»дән (1909) алынган.
Бу шигырь, Гаяз Исхакыйга багышланганы һәм аның иҗатына ифрат югары бәһа биргәнлеге сәбәпле, совет хакимияте елларында Тукайның һичбер басмасына да кертелмәгән. Бары тик СССРда үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык чоры башланганнан соң, профессор Ибраһим Нуруллин аны «Социалистик Татарстан» газетасының 1989 елгы 9 апрель санында кыскартып бастыра алды. «Кем ул?» шулай ук унбиш томлы «Гаяз Исхакый әсәрләре»нең VIII томына кертелде (Казан, 2001. 38 б.)
Шигырь милли әдәбиятыбызда Гаяз Исхакыйга карата язылган беренче мәдхия үрнәге булуы җәһәтеннән аерым игътибарга лаек. Ул «Мөридләр каберстанындан бер аваз»да күтәрелгән теманы («Дәрсе гыйбрәт вирде безгә «Инкыйраз» нам бер әсәр…) тирәнәйтеп, киңрәк яссылыкта дәвам иттерә.
«Татар» ләфзын «тотар»а кальбидән кем? («Татар» сүзен «тоткарлык» сүзенә үзгәрткән кем?) — Бу шигъри юлда Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» романындагы «татар» атамасын милләткә халыктан ераклашкан «морзалар» такты һәм шул эше белән милләткә зарар китерде дигән фикерне яктырткан.
«Таң» — Г. Исхакый редакторлыгында чыккан газета.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 

Җавап калдыру