ЛАШМАН ХЕЗМӘТЕНӘ КЕРЕРГӘ ТЕЛӘҮЧЕЛӘР

Лашман хезмәтенә алыначак кыргыз, сарт кардәшләремезнең берничә меңе земгор идарәсенә йибәрәләчәге мәгълүм булгач та, земгорның баш идарәсе миңа мөрәҗәгать итеп, мең башлары, ике йөз илле башлары күрсәтергә сораган иде. Мин дә, халыкка хезмәт итәрдәй егетләрне табар өчен, үземезнең җәмәгать хадимнәремезгә мөрәҗәгать итеп, әминиятле, шул халыкның телгадәтен белә торган егетләрне тәкъдим итәргә үтенгән идем.

Шуларның ярдәмнәре аркасында земгор дружиналарына егерме-егерме биш кадәр башчылар йибәрттем. Ләкин шул хәбәр гәзитәләргә кергәч, кирәк, хосусый исемемә, кирәк, земгор комитетына1 гаризалар, телеграмнар килде. Боларның бик күбесенә җаваплар да бирелде, ләкин бәгъзе берәүләре, җавапны көтмәенчә, үзләре Мәскәүгә килә башладылар. Земгорның дружиналарына кирәк кадәр башчылар алынып беткәнгә, бу килгән әфәнделәр вакыт, мал сарыф итеп буш кайтып китәргә мәҗбүр булдылар.

Моннан соң да чакырылмаган затлар ышанып килеп йөрмәсеннәр иде һәм дә үзләренең форсатларын югалтмасыннар иде. Чөнки земгорда вакытлы гына башчылар алу тукталды.

Гаризалар, телеграмнар йибәрелгән затларның гаризаларының алынуы хисабы буенча, эшкә яраклы булуы күзгә тотылып, кандидат ителеп языла баралар.

Бу затларның кирәкләре булгач та, йә мәктүб, йә телеграф белән дәгъвәт ителәчәкләрдер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Лашман хезмәтенә керергә теләүчеләр. «Безнең ил» газетасының 1916 елгы 18 декабрь (6 нчы) санында «Земгор . лашман эшен карау бюросының әгъзасы Мөхәммәдгаяз Исхаков» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Земгор комитеты . земство һәм шәһәр союзларының берләштерелгән комитеты; Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Россия армиясен тәэмин итүдә патша хөкүмәтенә ярдәм итү максаты белән 1915 елның июлендә оештырылган. 1918 елда Халык Комиссарлары Советы карары белән таратылган.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 300.

 

Җавап калдыру