* * *(ЛАШМАН ХЕЗМӘТЕ ХАКЫНДАГЫ ФӘРМАН…)

Лашман хезмәте хакындагы фәрманның мөселманнар өчен күңелсез вакыйгалар, хөкүмәт өчен кирәксез катылыклар тудырмавы өчен үземнең фракциямезнең эшкә дикъкать итүен тиешле табып язган идек1. Җирле мәэмүрләрнең халыкның мәгыйшәте, фикере берлән таныш булмавыннан, халык өчен зарарлы, хөкүмәт өчен кирәксез канлы вакыйгалар булуыннан куркуымызны аңлаткан идек. Безнең шөбһәмез дә дөрес чыкты. Өметемез дә бушка китмәде.

Лашман хезмәте хакындагы фәрман игълан ителгәч тә, фракциямезнең рәисе Котлымөхәммәд мирза берлән Йосыф бәк Җәгъфәрев, шул фәрманны тормышка татбикъ хакында үзләре тарафыннан лязем күргән матдәләрне күрсәтеп, баш министр Штрюмер2 җәнабларына хат яздылар. (Хатлары «Сүз»нең 74 нче номерында басылды3.)

Штрюмер җәнабларыннан берничә мәртәбә күрешеп сөйләшер өчен вакыт сорадылар. Ләкин баш министр атна-ун көн эчендә депутатларымызны кабул итәргә вакыт таба алмады. Депутатларымыз Хәрбия нәзарәтенә мөрәҗәгать иттеләр. Анда да үзләренең фикерләрен бәян иттеләр. Халык өчен уңгайсызлыклар туу ихтималы барлыгын белдерделәр. Хөкүмәт даирәләре шул сүзләргә никадәр әһәмият бирүе, әлбәттә, безгә мәгълүм түгел.

Ләкин җирле халыкның шул фәрман тирәсендә бик зур кур-куга төшүләре, һаман шул фәрман тирәсендә зур канлы вакыйгалар4 булуы хәзер беркемгә дә яшерен түгелдер. Фракция шул эшләр берлән үзеннән-үзе мәшгуль булып торганда, Төркестаннан, кыргыз5 даласыннан делегатлар килә башлады. Әстерхан кыргызларының балыкчыларыннан, Бүкәй хан илләреннән6, Урал кыргызларыннан, Урал-рус казакларыннан, Тургай кыргызларыннан, Төркестан мөселманнарыннан аерым-аерым вәкилләр килде.

Боларның һәркайсы үзләренең илләренең бу фәрманга карашларын һәм дә фәрманның ничек итеп тәгъбир ителүе кирәклелеген белдергән докладлар китерделәр. Фракция бюродан шул хакта киңәш-ярдәм сорадылар һәм андагы хәлләр берлән таныштырдылар.

Диңгез буе кыргызлары хәзерге вакыт балык тоту, балык тозлау чагы булганга, җыелуны октябрьгә кадәр кичектерүне һәм дә өйдә бер генә ире бар өйләрдән лашманга алынмауны телиләр. Урал-рус казакларының вәкилләре җәй көне мал-туар кырда йөргәндә ирләремез гаскәргә алынып беткәнгә күрә, мал-туарымызны карауны көтүчеләр кыргызлар гына булуны сәбәп күрсәтеп, көз җитеп мал-туар кырдан кермәс борын, кыргызлардан лашманга җыюны кичектерүне үтенәләр.

Төркестанлылар, хәзерге вакыт пахта эшенең иң кызу чагы, бездә ирләр эшләмәсә, хатыннарымыз эшкә өйрәнмәгәнгә, Төркестанның бөтен пахтасы һәлак булачак, җирле халыкның тормышы бөтенләй җимереләчәк, Русиянең заводлары, фабрикалары пахтасыз калачак, диләр. Шуның өчен, бердән, пахта (мамык) эше беткәнче кичектерүне сорыйлар. Икенчедән, шул фәрманны татбикъны муафигърак юлга үтенәләр. Иң ахырдан хәзерге көннәрдә Төркестанның бик күп шәһәрләрендә шул фәрман мөнәсәбәте берлән уянган шау-шуны бетерер өчен ясалган каты кысынкылыкларны бетерүне сорыйлар.

Бу вәкилләр хөкүмәт даирәләренә гаризалар җибәрделәр, нәзарәтләргә бардылар. Петроградтагы депутатлар берлән сөйләштеләр, фикерләрен аңлаштылар. Хосусән Төркестандагы фәрманның татбигы вакытындагы җирле мәэмүрнең каты мөгамәләләре Петроград даирәләренә зур тәэсир ясады. Мөселман депутатларының тырышлыгы аркасында рус депутатларыннан Некрасов, Виноградов, мөселманнардан Котлыкай мирза Тәфкилевнең имзалары берлән Верховный ставкага7 Төркестаннан лашманга җыюны кичектерүне сорап телеграмма җибәрделәр. Мондагы хөкүмәт даирәләре берлән сөйләшеп, Төркестандагы мәэмүрләрнең җирле халык берлән мөгамәләсен үзгәртү хакында мөрәҗәгатьләр ясадылар. Фракция берлән бюроның берничә җәмәгать хезмәтчеләре берлән һәм дә читтән килгән вәкилләр берлән киңәшләре булды. Төркестандагы хәл берлән тәмам танышылган Төркестанга бер-ике депутатның ярдәме лязем табылды. Мөселман фракциясе исеменнән Йосыф бәк Җәгъфәров барырга булды. Рус депутатларыннан трудовик Керенский һәм дә прогрессист Караулов бергә барырга сүз бирделәр8.

Фракция бюроның мәҗлесләрендә бу депутатларның китүләре каралганда, Дума рәисе Родзянконың9 Петроградка кайтуы мәгълүм булды. Котлыкай мирза берлән Йосыф бәк Җәгъфәрев кулларындагы материаллар берлән Родзянко җәнабларын таныш- тырдылар. Думаның рәисе мөселман депутатларына ярдәм итәргә вәгъдә итте. Үз исеменнән хөкүмәт даирәләренә мөрәҗәгать итәргә сүз бирде. Икенче көнне Петроградтагы бөтен депутатларның10 Родзянконың кабинетында шул хакта киңәшләре булды.

Котлыкай мирза берлән Йосыф бәк үзләренең иптәшләрен яңадан Төркестан хәлләре берлән таныштырдылар вә ярдәм итешергә үтенделәр. Шул арада Төркестанга генерал-губернатор иттереп генерал Куропаткинның11 тәгаен ителүе мәгълүм булды.

Родзянко һәм дә безнең депутатларымыз Куропаткин җәнабларын күреп сөйләшергә теләсәләр дә, Куропаткинның поезды бик тиз китәчәк булганга, Родзянко генерал берлән телефонда гына сөйләшә алды, вә безнең депутатларымыз Төркестанның яңа генерал губернаторы берлән күрешүне Куропаткинның утарыннан килүенә – 30 июльгә калдырырга мәҗбүр булдылар.

Ләкин Родзянко җәнабларына генерал сөйләвеннән, кирәк, депутатларымыз вә, кирәк, Төркестан вәкилләре зур өмидләнделәр. Бердән, Куропаткин җәнаблары, үзе барганчы бөтен эшен туктатып торырга кушып телеграмма җибәргәне беленде. Икенчедән, яңа генерал-губернаторның Төркестанның мәэмүрләренең иткән катылыкларыннан һич разый түгеллеге, җирле халыктан лашман алуның ысулларын Төркестанның бер файдасы өчен үзгәртүнең тиеш икәнен икърар итүе мәгълүм булды.

Шул яңа өметләр тугач, Төркестандагы вакыйгаларны барып күрү өчен депутатларның җибәрелүе лөзүмлеге үзгәртелмәсә дә,

Куропаткин белән киңәш җитешүгә кадәр кичектерелде. Хәзерендә мөселман депутатлары үзләренә төрле җирдән депутатларның теләкләрен берләштереп, Куропаткинга лашманга җыю ысулының ни тарызда булуы тиешлеген аңлатырга хәзерләнәләр.

Докладларга караганда, бу үзгәрешләр түбәндәге әсасларга бинаән ителәчәк.

Беренче – кирәк, кыргыз даласында, кирәк, Төркестанда, Кавказда, бүтән җирләрдә лашманга җыю көзгә кадәр кичектерелсен. Икенче – өй хезмәтенә кирәк булган кешеләр лашман эшеннән мәгаф булсын. Өченче . теләгән кешегә гаскәргә китәргә, теләгән кешегә үзе урынына кеше яллап җибәрергә ихтыяр булсын. Мондагы депутатлар яңа генерал-губернаторның шул теләкләрене кабул итүне бик якын күрәләр.Генерал Куропаткин Төркестанны белгән зат булганга, үзенә могавин итеп чакырган затлары үзе киң затлар булыр дип уйлаганга, Төркестанда кирәк булмаган катылыклар бетәр дип өмид итәләр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

*** (Лашман хезмәте хакындагы фәрман…). «Сүз» газетасының 1916 елгы 29 июль (75 нче) санында «Петроград, 25 июль, Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 … тиешле табып язган идек. . «Сүз» газетасының 1916 елгы 10 июль (71 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган «Лашман хезмәте» исемле мәкалә искә алына.

2 Штрюмер җәнаблары . «Мәскәү, 27 гыйнвар» исемле мәкалә искәрмәсен карагыз.

3 Хатлары «Сүз»нең 74 нче номерында басылды . Ул язма «Котлымөхәммәд мирза Тәфкилев вә Җәгъфәревтән баш министр Штрюмерга хат» дип исемләнгән.

4 Зур канлы вакыйгалар . лашман хезмәте турындагы патша фәрманы Төркестанда, хәзерге Казакъстан җирләрендә зур ризасызлык тудыра. 1916 елның 4 июлендә башланып киткән халык күтәрелеше 1917 елның башына кадәр дәвам итә. Гаскәр көчен куллану белән генә властьлар күтәрелешне бастыра алганнар.

5 Кыргыз – хәзерге вакытта казакъ исеме белән аталып йөртелә торган төрки милләт күз алдында тотыла.

6 Бүкәй хан илләре – 1801–1876 елларда яшәгән Казакъ ханлыгын Бүкәй Нургалимов дигән кеше төзегәнгә, ул Бүкәй Урдасы дип тә йөртелгән. Мәкалә язылган вакытта әлеге Урда Әстерхан губернасы составында була.

7 Верховный ставка – бу елларда Россия дәүләтенең хәрби көчләре белән идарә итә торган органы.

8 Рус депутатларыннан трудовик Керенский һәм дә прогрессист Караулов бергә барырга сүз бирделәр. . Бу урында рус сәяси эшлеклесе, 1917 елда Вакытлы хөкүмәт башлыгы Александр Федорович Керенский (1881–1970) һәм II һәм IV Дума депутаты Михаил Александрович Караулов (1878.1917) турында сүз бара.

9 Дума рәисе Родзянко – М.В.Родзянко (1859–1924) октябристлар партиясе лидерларыннан, III һәм IV Дәүләт Думаларының рәисе булган.

10 Петроградтагы бөтен депутатлар . Россия империясенең даими урыны Петроградта булган IV Дәүләт Думасы депутатлары турында сүз бара.

11 Куропаткин – патша генералы А.Н.Куропаткин (1848–1925), 1898–1904 елларда Россиянең хәрби министры, рус-япон сугышы вакытында булдыксызлыгы белән таныла.

Татбикъ – яраштыру.     

Хәрбия нәзарәтенә – Хәрби эшләр министрлыгына.

Тәгаен ителүе – билгеләнүе.

Тарызда – рәвештә, тәртиптә.

Әсасларга бинаән ителәчәк – нигезләргә таянылачак.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 272-275.

Җавап калдыру