СУГЫШ ХЕЗМӘТЕ КҮПМЕГӘ ТӨШӘ?

Ике ел инде сугыш дәвам итә. Бу ике ел эчендә адәм баласының түккән каны, күз яшенең исәбе-хисабы юк. Аны үлчәп тә бетерер хәл юк. Ватылган шәһәрләр, яндырылган авыллар, җимерелгән юлларның микъдары да әле бер Аллага гына мәгълүм.

Бөтен вату-сынуның, үлү-үтерүнең чамасын алыр өчен бик күп хезмәт җентекләү кирәк булганга, әлбәттә, хәзер катгый бер цифр бирергә мөмкин түгелдер. Ләкин сугышка тотылган чыгымнарны тәхминән билгеләргә имкян бардыр. Хөкүмәтләрнең күпме тот-каннары, ничек тотканнары, төрле дәүләтләрнең күпме бурыч алулары, әлбәттә, яшерен түгелдер.

Шул хисапларга караганда, сугыш өчен тотылган акча расходы түбәндәгечә тәхмин ителәдер. Англиянең әүвәлге көннәрдә һәр көнлек чыгыш унике миллион сум булган, 16 нчы елның башыннан бирле инглизләрнең көндәлек чыгышлары илле биш миллион сумдыр.

Русия әүвәлге айларда көндәлек расходы сигез миллион сум булган, хәзерге көннәрдәге чыгышы тәүлегенә 38 миллион сумдыр.

Французларның да расходлары, әлбәттә, көннән-көн артадыр. Гомумән, хәзергә кадәр инглизләрнең тоткан сугыш расходлары 23 миллиард сумнан ким түгелдер. Русиянең – 19 миллиард, Франциянең – 18 миллиард, калган иттифакчыларымыз Сербия, Белгия вә Японияләрнең 2 миллиард чамасыдыр. Безнең иттифакчыларның ике елда тоткан бөтен расходы 66 миллиард сумнан аз түгелдер.

Безнең дошманнарыбызның чыгышларына килсәк, анда мәнзарә бераз үзгәрә төшәдер. Германия, Австрия, Төркия, чит мәмләкәтләрдән корал кирәк-ярак сатып ала алмаганга, бөтен кирәк-яракны үзләреннән чыгарырга мәҗбүрләрдер. Шуның өчен, бер яктан, корал, кирәк-ярак табуда алар кысынкылык сизенсәләр дә, акчалары үз базарлары эчендә калырга мәҗбүр булганга, бердән, акча читкә күпләп акмыйдыр, икенчедән, чыгышлары азрак булып барадыр.

Бу көнгә кадәр Германиянең ике елда иткән чыгышы 23 миллиард сумдыр.

Австриянең иткән расходы – 12 миллиард, Төркия, Болгариянең ике миллиард сум булып, мәҗмугсы 37 миллиард сум гынадыр. Ягъни безнең иттифакчыларымызның расходына караганда бермә-бер дәрәҗәсендә аздыр.

Бу азлыкның сәбәпләре, әлбәттә, бик күптер. Моның берсе – бу мәмләкәтләрнең элгәредән сугышчы дәүләт булып, алдан хәзерлек күрүләрендәдер, икенчедән, бу мәмләкәтләрнең, халыкларының икътисадка ригая итүчән булуларында, бик үк кадерләтергә яратмауларындадыр. Һәм дә сан ягыннан да гаскәрләрнең азлыгындадыр.

Бу сугыш әле беткәне юкка, әлбәттә, расходларның артуы табигыйдер.

Бүгенге көнгә кадәр ике тарафның түккән суммасы йөз миллиард сумнан ким түгелдер. Бу йөз миллиард сумның күпмелеген белер өчен, башка цифрлар берлән чагыштыру ляземдер. Мәсәлән, бөтен җир йөзенең өстендә тимер юлларның бәһасе йөз миллион сумлыкка җитмидер.

Мәсәлән, сугышка кадәр сугышчы дәүләтләрнең бөтен бурычы, бөтен гомере буена ясаган бурычы 58 миллиард сум гына иде.

Сугышка кадәр шул сугышучы мәмләкәтләрнең барысының бергә һәр елны итә торган мәмләкәт расходы 16 миллиард сум гына иде.

Бу йөз миллиард сумны алтынга әйләндерсәк, мәнзарә тагы коточкычланадыр. Түгелгән алтынның пот хисабы гына да биш миллион потка җитәдер (кәгазь акча төшмәгән иттереп хисап йөртелде). Шуны төяр өчен вагонга салганда, һәрбер вагонга меңәр пот тутырганда да, биш мең вагон лязем буладыр.

Җан, кан хисабы, әлбәттә, әле мәгълүм түгел. Ләкин, хисапларга караганда, ике тарафта сугышчыларның саны кырык миллион кешедән ким түгелдер. Боларның аз гына дигәндә дә егерме миллионы йә яраланып, йә үлеп сугыштан зарар күргәндер. Шуларның дүрттән бересе, ягъни биш миллионы үлгәндер. Калган 15 миллионның яртысы, үзенең кулын, аягын, әгъзасын ватып, эшкә ярамаслык дәрәҗәгә килгәндер, калган сигез миллионы эш эшли алу куәтен яртылыга киметкәндер. Боларның иткән зарарларын акчага бору, әлбәттә, мөмкин түгел.

Моңгарга башка, сугыш вакытында беткән мал-туарның исәбен-хисабын һич белеп булмыйдыр. Әллә никадәр миллион хайван суелып, үлеп, һәлак булып беткәндер.

Менә сугыштан ителгән адәм баласы зарары әлегә генә шулкадәр. Киләсе елда никадәр булачагын Алла үзе генә белә1.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Сугыш хезмәте күпмегә төшә? «Сүз» газетасының 1916 елгы 24 июль (74 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Мәкаләдә сүз 1914 елның 1 августында башланып киткән Беренче бөтендөнья сугышы вакытындагы финанс чыгымнары турында бара.

1 Киләсе елда никадәр булачагын Алла үзе генә белә. – 38 дәүләт катнашкан Беренче бөтендөнья сугышы 1918 елның ноябрендә Германиянең капитуляциясе белән тәмамланды. Дүрт ел эчендә сугыш хәрәкәтләренә тартылганнарның гомуми саны – 29 миллионга, мобилизацияләнгәннәр саны – 74 миллионга җиткән; яу кырында һәлак булучылар – 10 миллион, җәрәхәтләнүчеләр – 20 миллион.

Мөшарәкәт итәчәкләр – катнашачаклар.

Гамилләре – хәрәкәткә китерүче сәбәпләр.

Йобанчы – юанучы.

Рәззакы – бу урында: ризыгы.

Балигъ-мөкәлләф – үсеп җиткән, җитешкән.

Тәхминән – чама белән, якынча.

Имкян – мөмкинлек.

Мәнзарә – күренеш.

Мәҗмугсы – барлыгы.

Ригая – игътибар.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 270-272.

Җавап калдыру