РАМАЗАН ШӘРИФ ГАЕТЕ

Инде өченче Рамазан гаетен дөньяның иң мәгъмүр мәмләкәтләре өстенә ут, тимер яуган вакытта үткәрәмез.

Инде өченче Рамазан бәйрәмен Ватанымызның бөтен халкы өстендә сугыш казасы, бәласе уйнаган вакытында кичерәмез.

Инде өченче Рамазан гаете Русиянең утыз миллионлы мөселман халкының өендә, йортында, илендә сугыш кайгысы, хәсрәте белән аһ-фәган белән янган көннәрендә каршы аламыз.

Инде өченче гаете Рамазанны бөтен ислам дөньясыннан өзелеп бетеп, ислам дөньясының хәл-әхваленнән хәбәрсез көенчә бәйрәм итәмез.

Инде өченче гаете Рамазанны бөтен ислам дөньясы өмид берлә, кайгыдан мөрәккәб бер хис белән каршы ала.

Инде ислам дөньясы – йир өстенең бөтен тарафына таралган ислам дөньясы, киләчәк гаете мөбарәкне тыныч кына фәраванлыкта күрсәк иде дип, дога белән каршы ала.

Ләкин Аурупа өстендә чыккан ут уены һаман басылмый, Аурупаның уртасында кабарган янгын һаман киңәйгәннән-киңәя бара.

Ул берсе артлы берсе ислам илләренә чаткыларын чәчә, ялкыннарын тарата бара. Русия-Австрия сугышы1 башлангач та, ике мәмләкәтнең дә мөселман гаскәрләре ватаннарын саклау байрагы астында бер-беренә һөҗүм иттеләр. Идел буе мөселманы Босна, Һәрсак мөселманына хәмлә итте2. Икесе дә күңелендәге иманына таянып, икесе дә бер булган кәгъбәсенә йөзен юнәлдереп, икесе дә «Алла!» дип кан-җан сугышына ашкынды.

Төркия нимесләр тарафыннан сугышка катышкач, ислам дөньясы тагы парча-парчага килде.

Төркия чигендә Идел буе мөселманы, Кавказ төреге үзенең мөселман кардәшенә каршы кылыч күтәрде3.

Һинд, Бәлүҗестан мөселманы4, алай-болай булып, Төркиянең мәкаме хәлифәтен инглизләр, французларга алып бирер өчен,

Дарданелл сахилләрендә утка керде. Төрек гаскәре белән баһадирлыкта, батырлыкта ярышып, Айя-Суфия җәмигысының башына күтәреләчәк тәрене асар өчен5 кан түкте, җан бирде.

Африканың гарәп мөселман гаскәре Мисырга таба кул сузарга, ике мөселман мәмләкәтен бергә кушарга тырышкан төрек гаскәренә каршы чыкты. Мисыр да, бөтен Африкадагы инглиз, француз идарәсен саклар өчен, ул үзенең мөселман кардәшенә ук атты, кылыч чапты6.

Иранның төрле кабиләләре, Иранның төрле фикер иярченнәре әле руслар, инглизләр ягына чыгып, әле төрекләр арасына кушылып, бер-берсе белән кырылышты, сугышты7. Бер-берсенең илен-йортын йимерде, канын түкте.

Бөтен ислам дөньясы, шул ике сугыша торган дәүләтләр арасында кысылып, әле ул тарафтан, әле бу тарафтан кыйналды, кысылды, изелде.

Шул ике ел дәвам иткән сугышта әллә никадәр җан, мал корбан итте, әллә никадәр гайрәт, көч сарыф итте.

Ләкин шул ике ел эчендә ислам галәменең артыннан-тарихыннан ияреп килгән бер генә кайгысы да кимемәде. Шул ике ел эчендә ислам галәменең үзен саклар өчен атларга теләгән бер генә адымына да мәйдан ачылмады.

Шул ике еллык түгелгән каннар бәрабәренә ислам галәме үзенең мең өмиденнән берсенең генә дә якынайганын күрә алмады.

Шул ике ел эчендә ислам галәме үзенең иксез-чиксез иткән корбаннарының миллионнан берсенең генә дә кабул булачак өмиден тудыра алмады.

Чөнки ислам галәме, бик аз бер истисна берлә, үзенең гаясын, үзенең идеалын аңламаенча, мәйдане мөбарәзәгә катышты.

Чөнки ислам галәме үзенең максатын булдырыр өчен, үзенең теләген тудырыр өчен тартышуга керешмәде.

Чөнки ислам галәме ике тарафтан да чакырылган өмәгә килде. Икенчеләренең дөньядан көткән максатларын-гаяләрен тутырышыр өчен сугышка катышты.

Менә инде сугыш эчендә өченче Рамазан гаетен үткәрәмез.

Шул өч гает арасында сугыш дөньясында фәүкылгадә үзгәрешләр булды, мәмләкәтләр йир өстеннән себерелде, бәгъзе милләтләрнең исемнәре генә калды. Шәһәрләр, авыллар йир белән иксан ителде. Дөнья кан исенә исерде. Шул исереклектә бөтен дөньяның ерткычлары сугышкан вә сугышмаган халыкларның канын эчәргә керештеләр. Бөтен дөньяның гакыллы башлары киләчәктәге дөньяның торышын-йөрешен рәтләргә планнар корырга керештеләр.

Сугышмый торган мәмләкәтләр бер-берсе белән могаһәдә ясаштылар. Киләчәктә дөньяда тору хакында киңәшләр ясашты, карар беркеттеләр. Сугышучыларга сыгынган кечкенә милләтләр үзләренең милли теләкләрен булдырыр өчен оештылар, берләштеләр, берсенә мохтариять кирәк икән, берсенә истикъляль кирәк икән, берсенә өлкәсен зурайтырга кирәк икән, берсенә күршесен бетерергә лязем икән!

Барысы да «Минем мәнфәгатем шул!» дип мәйданга чыкты, чыгарга тора.

Сугыша торган зур милләтләр арып мосаләхәгә утыргач, бу халыклар, үзләренең планнарын, уйларын күтәреп, солых өстәленә барырга хәзерләнәләр һәм баралар.

Арыган, көчсезләнгән зур дәүләтләрнең зәгыйфьлегеннән файдаланып, аны-моны алырга, тартырга, суырырга торалар.

Ләкин ислам галәме нишләде?

Дүрт йөз миллионлы ислам галәме нишләде, нишли? Нинди теләкләр хәзерләде, нинди планнар кора? Ул читләрнең боерыгы белән сугышка катнаштырылган ислам галәме үз ихтыяры белә солыхка катнашырга торамы, үзенең каны белән сугышның бик күп битләрен язган ислам галәме солых мәҗлесендә дә каләм белән, кара белән үзе хакында бер генә сүз язарга хәзер торамы?

Безгә каршы сугыша торган төрекләрне истисна иткәндә:

– Юк!

  • Ник?
  • Чөнки солыхны оешылган көчләр ясаячаклар. Чөнки солыхка оешкан милләтләр үзләренең тарихи юлларында [бер сүз бозылган] милләтләр генә мөшарәкәт итәчәкләр.

Чөнки солыхтан үзләренең «үзлекләрен» белгән, үзләренең үзлекләренә таба омтыла алган милләтләр генә файда чыгарачаклар. Алар гына сугышның гамилләре булган кебек, солыхның нәтиҗәләреннән алар гына файдаланачаклар.

Өмәчеләргә өмә өйрәсе генә биреләчәктер!

Хәзер инде сугыш башланганнан бирле ислам дөньясы өченче Рамазан гаетен үткәрә8.

Сугыш башланганнан бирле өченче елны ислам дөньясы үзенең мәнфәгатенә йобанчы булып тора, хәзер инде дөньяның рәззакы өләшенгән көннәрдә ислам дөньясы яисә авызын күтәреп тик тора, яисә әле бер тарафка өмәгә йөри. Ике еллык канлы мөхәрәбәләр ике еллык коточкыч вакыйгалар ислам дөньясын тирән йокысыннан уятмады.

Инде өченче елгы мохәрәбәләр, өченче елгы вакыйгалар ислам дөньясының күзен  ачсын иде.

Инде дүртенче гаетне укыганда9, ислам дөньясы балигъмөкәлләф булып, гает

намазына хәзер булсын иде.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Рамазан Шәриф гаете. «Сүз» газетасының 1916 елгы 18 июль (73 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Мәкалә Рамазан гаете . бәйрәм көнендә чыккан, әмма Г.Исхакый дөньядагы шатланырлык хәлләр турында сөйләми: Аурупа һәм Азиядә Беренче бөтендөнья сугышы бара. Аның башланганына инде өченче ел киткән.

1 Русия-Австрия сугышы – Беренче бөтендөнья сугышы кабынып китүгә беренчел сәбәп (сылтау) – 1914 елның 15 июлендә Австро-Венгрия тәхете варисы үтерелә. Германиянең басымы астында Австро-Венгрия – Сербиягә каршы, ә дүрт көннән соң Германия Россиягә каршы сугыш игълан итә. Бу зур сугыш җәмәгатьчелектә ( матбугатта) Русия-Австрия арасында барган бәрелеш рәвешендә дә аңланган.

2 Идел буе мөселманы Босна, Һәрсак мөселманына хәмлә итте. – Мөселман-славяннар яши торган Босния һәм Герцеговинаны 1878 елларда Австро-Венгрия империясе үз составына кертә. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Россия Австро-Венгрия белән дә бәрелешкәндә, билгеле инде, аның гаскәрләрендәге Россия мөселманнары да каршы як мөселманнары белән сугышырга тиеш булганнар.

3 Төркия чигендә Идел буе мөселманы, Кавказ төреге … кылыч күтәрде. – Беренче бөтендөнья сугышына Төркия Германия яклы булып катнашырга мәҗбүр була, коры җирдә Россия белән Төркия арасындагы сугыш хәрәкәтләре башлыча Кавказ артында барган.

4 Һинд, Бәлүҗестан мөселманы… – ул вакытларда Англиянең колониаль идарәсендәге Һиндстан да Төркиягә каршы сугыш хәрәкәтләренә катышырга тиеш булган. Белуджистан – хәзерге Пакыстанның бер өлкәсе. Бу елларда аның көнчыгыш өлеше – Англия кул астында, көнбатыш ягы Иран составында була.

5 Айя-Суфия җәмигысының башына күтәреләчәк тәрене асар өчен… – Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Россия үзенең күптәнге хыялын . (Петр I васыятендә үк әйтелгән) тормышка ашырырга – Дарданелл һәм Босфор бугазларын кулга төшерергә, шул исәптән Истанбулдагы әлеге атаклы мәчетне дә христиан гыйбадәтханәсе итәргә тырышты.

6 Мисыр да … мөселман кардәшенә ук атты, кылыч чапты. – 1511 елда Госманлы империясе составына керсә дә, шактый дәрәҗәдә мөстәкыйльлеген саклап килгән Мисыр 1882 елда Бөекбритания тарафыннан оккупацияләнә, ә 1914 елда аның протекторатына әверелә. Шунлыктан ул сугышка инглизләр ягыннан торып катнаша (шулай итеп, Төркиягә каршы позициядә була).

7 Иранныц төрле кабиләләре … кырылышты, сугышты. – Бу сугыш барышында Иранның төньягы – рус гаскәрләре, көньягы инглиз гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1915 елның мартында Англия белән Россиянең үзара яшерен килешү төзүләре халыкта ризасызлык тудыра, каршылык хәрәкәтләре барлыкка килә.

8 …өченче Рамазан гаетен үткәрә. – Рамазан гаете 1914 елда – 9 августка, 1915 елда 29 июльгә туры килгән.

9 Инде дүртенче гаетне укыганда… . 1917 елда Рамазан гаете 7 июльгә туры килә; кызганычка каршы, Г.Исхакыйның өмете акланмый – Беренче бөтендөнья сугышы дәвам итә әле.

Һәрсак – Герцеговина.

Хәмлә – һөҗүм.

Бәлүҗестан – өлкә исеме.

Алай-болай – полк-полк.

Мәкаме хәлифәтен – Хәлифәт җирен.

Сахилләрендә – кырыйларында.

Истисна – чыгарма.

Мәйдане мөбарәзәгә – сугыш мәйданына.

Иксан ителде – тигезләнде.

Истикъляль – бәйсезлек.

Мосаләхәгә утыргач – низагны бетергәч, килешү килгәч.

Истисна иткәндә – исәпкә алганда.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 267-270.

Җавап калдыру