ЛАШМАН ХЕЗМӘТЕ

Бу номер гәзитәмездә моңганчы солдат хезмәтенә алынудан мәгаф булып килгән инородецларны лашман хезмәтенә җыю хакында патша хәзрәтнең фәрманы галисе басыладыр. Бу фәрман буенча, Сибириянең күчмә халыклары, кыргызларның бөтенләе, Төркестанның (Хива ханлыгы, Бохара әмирлегенә башка) сарт, таҗик, төрекмән вә башка бөтен әһлиясе, Кавказ мөселманнары. һәммәсенең сугыш кирәк-ярагы өчен кырык өч яшенә кадәр дәүләт хезмәтенә алыначаклары игълан ителәдер.

Бу халык Русиядә шактый күп миллионнарга тулганга, әлбәттә, боларны җыю берьюлы гына булмас. Ләкин бу яңгы төрле дәүләт хезмәтенең иң зур йөге безнең мөселман халкына төшкәнгә, әлбәттә, иң зур дикъкать белән бу мәсьәләне без тәгъкыйб итәргә мәҗбүрмез.

Бөек Петр заманыннан бирле Идел буе мөселманнарының күбесе, гаскәргә алынмаенча, лашманга алыналар иде, ягъни алар дәүләт өчен кирәкле хезмәтләрне эшләргә мәҗбүри җыелалар иде.

Көймәләр ясар өчен алардан урманнар кистерәләр, алардан сал агыздыралар. Алардан көймәләргә төялгән гаскәр йөген, бурлак иттереп, су буйлап тарттыралар иде. Ләкин Русиядә бөтен халык өчен солдат хезмәте гам иттерелгәч, Идел буе мөселманнары, руслар вә башка халыклар белән бергә, алай (полк) хезмәтенә кертелгәннәр иде.

Кыргызлар, Төркестан мөселманнары, Кавказ мөселманнарының иң зурысы Русиягә кушылганда, махсус могаһәдәләр белән кушылганга, алар шул мокавәләләр буенча гаскәрлектән мәгаф иделәр. Бу күп халыкның мөселман мәмләкәтләре чигендә яшәүләре аркасында гаскәрлеккә алынып өйрәтелүләре дә дәүләт ноктаи нәзарыннан шөбһәле эш иттереп уйланылган иде. Хәзер менә инде сугыш озаеп киткәч, шул халыкларны лашман хезмәтенә алып, гаскәремезнең юлын җиңеләйтү лязем табылды, күрәсең.

Лашман хезмәтенә ничек алу хакында әле кагыйдәләр, кануннар, правилалар игълан ителмәгән. Шуның өчен ничек алулары, җыелган халыкны ничек эшкә йибәрүләре, ничек сайлаулар хакында бернәрсә дә мәгълүм түгел. Ничек кенә булса да, моңган-чыга кадәр казармаларда түгел, өйдә торырга да өйрәнмәгән кыргызлар өчен, үзләренең Төркестаннарыннан башка дөнья юк дип белгән сартлар өчен бик авыр булачагы табигыйдер.

Кирәк, кыргыз даласы, кирәк, Төркестанның идарәсе бик иске ысулда булганга, мондагы йирле халыкның үзенең зарын, аһын аңлата торган һичбер төрле вәсиләсе булмаганга, бу халыкны лашманга җыю да, алу да, хезмәткә йибәрү дә дәүләт өчен кирәксез, халык өчен зарарлы юлларга кертелмәве, әлбәттә, бик матлубтыр.

Лашман хезмәтен башкару эше әле нинди кулларга биреләчәге мәгълүм түгел. Ләкин хөкүмәт өчен яңгы бер эш булганга, йирле түрәләр өчен моңганчы эшләнеп, тәҗрибә күрелмәгән бер хәрәкәт булганга, йирле халык өчен башына да килмәгән бер яңгылык булганга, шул фәрманны фәгалиятькә чыгаруда йирле мәнфәгатьтә күздән ерак тотылмаска тиеш иде.

Бу ике өлкәдә нә земство, нә шәһәр идарәләре, нә башкача өлкәләр идарәләренә халык катыштырылмаганга, бу эш тә түрәләр кулына гына тапшырылуы ихтималы бик якындыр. Йирле түрәләр күп вакытта халыкның үзеннән бик ерак торганга, халыкның га- дәтен, телен белмәгәнгә, аларга гына ышанып эш итү, аларның белеме белән генә хәрәкәт итү йирле халыкның бөтен тормышы фәүкылгадә зарарлы булуы ихтималы юк түгелдер.

Йирле халыкның шул дәүләт хезмәтен «казаи илаһи» дип аңлау ихтималы бик якындыр. Шундый күңелсез эшләр килеп чыкмасын өчен, кыргыз, Төркестан, Кавказ мөселманнарына иң якын торган мөселман фракциясе һәм дә сугыштан зарарланганнарга хезмәт итәр өчен ачылган Мәүкыйть мөселман комитеты шул мәсьәләдә хезмәткә катыштырылса иде вә, шул ике мәркәземездән фикер-киңәш алынып, эшкә тотынылса иде.

Ләкин безнең түрәләр даирәсе безгә киңәш итеп килергә өйрәнмәгәнгә, бу мәсьәләдә дә чакыруны көтмәенчә, мөселман фракциясе белән комитеты бергә җыелып, мәгълүм бер карар чыгарып, үзләре хөкүмәткә мөрәҗәгать итсә яхшырак булыр иде.

Шуның өчен бу ике даирәмез шундый зур мәсьүлиятле вакытында, кирәк, дәүләт өчен, кирәк, күп миллионлы мөселманнарның рәфаһе хәле өчен катгый бер хәрәкәт ясап, мәгълүм план коруы ляземдер вә шул лашман хезмәтен тәртипкә салышканда, үз тарафыннан планнар кирәк булса, кешеләр күрсәтеп, хөкүмәткә кул сузарга тиештер.

Фракциямез, Вакытлы комитетымыз үзенең мәгълүматы, тәҗрибәсе белән берсен-берсе белми торган мөселман халкы белән түрәләр арасында васитачылык, тәрҗеманлык итмәсә, итә алмаса, ике тараф өчен дә кирәкмәгән мәшәкатьләр тууы табигый эштер.

Без фракция әгъзаларының Петроградтагылары белән Мәүкыйть комитет әгъзаларының тиздән җыелышып, лөзүме булса, мәгълүматтан файдаланырлык кешеләр чакырып, кыска гына киңәш ясавын һәм дә шул эшне җиңеләйтүдә тәшәббескә керешүен хәзерге көннең фарызы, ваҗибы дип табамыз вә шул хезмәтне көтеп каламыз.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Лашман хезмәте. «Сүз» газетасының 1916 елгы 10 июль (71 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Беренче бөтендөнья сугышының беренче елларында (1914–1915) Дала генерал-губернаторлыгыннан (хәзерге Казакъстан, Кыргызстан җирләре) һәм Төркестан генерал-губернаторлыгыннан (хәзерге Төрекмәнстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан җирләре) беркем дә, шул исәптән монда туган яки 15 яшенә җиткәнче күчеп килгән руслар да, сугышка алынмаган. Әмма 1916 елга чыккач, патша хөкүмәте моңа кадәр мобилизацияләнмәгән «инородец»ларны, нигездә, бу җирләрдә яшәүче төрек-мөселманнарны оборона төзелеше, окоп казу кебек эшләр өчен солдатка алырга кирәк дигән карар кабул итә һәм 1916 елның 25 июнендә бу турыда патша фәрманы игълан ителә.

Бу сандагы патша әмере . лашман хезмәтенә инородецларны җыю турындагы фәрманы – патша Николай II нең 1916 ел 25 июнендә чыккан указы (фәрманы) нигезендә 19–43 яшьлек инородец ирләр оборона сызыгы һәм хәрби элемтә юллары эшләренә алынырга тиеш була.

Бу мәсьәләдә мөселман фракциясенең эше, вакытлы комитет җыю эше 1916 елның 17 июлендә Россия Министрлар Советы Рәисе Б.В.Штрюмерга К.Тәфкилев һәм Й.Җәгъфәрев имзалары белән хат тапшыралар. Бераз соңрак, 1916 елның 19 ноябрендә, мөселман депутатлары инициативасы, 35 депутат имзасы белән заявление игълан ителә.

Мәгафу – гафу ителә.

Мөсаһәләләрнең – әһәмият бирмәүләрнең.

Гонсыры – токымы, халкы.

Мәгаф булып – коткарылып, азат булып.

Фәрмане галисе – монда: указы.

Тәгъкыйб итәргә – күзәтергә.

Гам – гомуми.

Могаһәдәләр – килешүләр, договорлар.

Мокавәләләр – сөйләшүләр.

Вәсиләсе – чарасы, әмәле.

Фәгалиятькә чыгаруда – эшкә ашыруда.

Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

Казаи илаһи – Аллаһыдан җибәрелгән каза.

Мәүкыйть – вакытлы.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 265-267.

Җавап калдыру