КИҢӘШ МӘҖЛЕСЕ

Кирәк, хосусый мәктүбләр, кирәк, мөхбирләрнең язуына, гәзитәләрнең хәбәрләренә караганда, Идел буе мөселманнарының күп даирәләре Уфадагы киңәш мәҗлесенә хәзерләнеп ятуы белдереләдер. Шул мәсьәлә буенча Самар губернский земствосында киңәш булган. Уфа киңәшенә кушылырга вә мөселманнарның агаруына әһәмият бирергә карар кабул ителгән.

Мөхбиремезнең язуына күрә, Саратау вилаять земствосы да, йирле зыялы мөселманнарны җыеп, шул хакта берничә киңәш мәҗлесләре ясаган вә мөселманнарны агарту хакында безнең өчен күңелле карарлар кабул иткән.

Казан, Оренбург, Уфаның шул эшенә бик зур гайрәт белән иҗтиһад итүе күптән мәгълүм. Соңгы «Тәрҗеман»ның язуына күрә, Кырым да шул киңәшкә кушылу хакында эшкә керешкән.

Димәк, бөтен Русия мөселманнары үзләренең Русиянең чын гражданы икәнлекләрен һәр йирдә бертигез хис итә башлаганнар.

Һәр йирдә шул гражданлык вазифасын тәмамы белән тотар өчен уку-укыту эшенә күршеләре рус милләте белән бергә барырга тиешлекне аңлаганнар.

Моңганчыга кадәр земстволардан куркып, моңганчыга кадәр земстволарның мөселман мәктәп-мәдрәсәләренә иткән ярдәмнәреннән чиркәнеп йөргән мөселманнар земствоның үзләренеке икәнен төшенеп йиткәннәр. Димәк, мөселманнар белән йирле земстволар даирәсендә аңлашу башланган. Рус зыялысы үзенең эшлекле күрше татар халкын агартуны үз бурычы икәнен аңлаган.

Йирле мөселманнарның зыялылары земство даирәләре белән мәгариф эшен бергә алып баруда милләтнең истикъбале икәнен сизенгән.

Бу шатлыклы факт – безнең алга китүемез өчен тугры адым булачагы кебек, Русиянең таза дәүләт булып ныгуы өчен дә бик зур хезмәт итәчәк эштер.

Шуның өчен без төрле земстволарның, соңга калып булса да, үзләренең бурычы мөселманнарны агартуда икәненә килеп йитүләрен бик шатланып каршы аламыз вә булачак Уфа киңәшмәсеннән ике арада аңлашмаулар тәмамән бетәрлек булсын иде дип көтеп каламыз.

Ул гына түгел, тарихлары, язмышлары белән бергә барырга бәйләнгән Русиянең шул зур ике гонсыры – Русиянең руслары берлән Русиянең мөселманнары арасында танышу-аңлашу беренче баскычында гына калмаса иде.

Шул земстволар тарафыннан мөселманнарның агаруга хаклары бар икәнлеге тасдыйк ителгән кебек, Русиянең зуррак даирәләрендә дә безнең милли, мәдәни хәрәкәтемезнең законлы бер хәрәкәт икәне тасдыйк ителсә икән. Безнең халкымызны укытырга, агартырга, баетырга тырышкан, иҗтиһад иткән милли даирәләремезнең каһарманча хезмәтләре Русия дәүләте өчен кирәкмәс,

Русия хөкүмәте яратмый торган бер эш кебек иттереп каралу бетерелсә икән, без, Русия мөселманнары, хәзер үземезнең милли, дини мәнфәгатьләремезне аңлау өстенә, үземезнең алдагы бурычны да тәмамы берлән түләр дәрәҗәгә җиткәнемез – исбатка мохтаҗ түгел бер хакыйкатьтер.

Без хәзер Ватанның балигъ угланнарымыз инде. Милләт хакимиятемез дә безгә карап килгән иске карашларын алыштырса, безне үлчи торган иске аршыннарын үзгәртсә, Ватан өчен дә, дәүләт өчен дә, инсаният өчен дә иң тугры адымны атлаган булачактыр.

Иншалла, шул тугры адымны атлар.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Киңәш мәҗлесе (Кирәк, хосусый мәктүбләр…). «Сүз» газетасының 1916 елгы 30 июнь (68 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Мәгафу – гафу ителә.
Мөсаһәләләрнең – әһәмият бирмәүләрнең.
Гонсыры – токымы, халкы.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 263-265.

Җавап калдыру