АУРУПА КАРАШЫНДА ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫ

Гасырымызда тормышның иң зур тамыры – хәят тартышы булганга, дөньяда ике зур мәдәниятнең төрле төстә бәрелешүе табигыйдер. Бу мәдәниятнең берсе . иске ислам мәдәнияте, икенчесе – яңгы Аурупа мәдәниятедер.

Боларның әүвәлгесе үзенең бәкасен саклар өчен тырыша- тартышадыр. Икенчесе, ягъни Аурупа мәдәнияте, иске мәдәниятнеүзенең кул астына алырга тырыша-тырмашадыр. Тормыш тартышу булганга, әлбәттә, монда искиткеч бернәрсә юктыр. Тартышуның әсасы «замана . көчленеке» дигән кагыйдәгә бина ителгәнгә, боларның бер йирдә берсенең, бер йирдә икенчесенең җиңүҗиңелүендә гаепләү була торган эш түгелдер.

Тартышуның кан тамыры капйотлык булганга, җиңгән мәдәнияткә әхлаксызлык вә вөҗдансызлык дип каршы тору – көлке генә була торган эштер. Ләкин тартышуның үзенең дә махсус кагыйдәләре, әдәпләре бардыр. Сабан туендагы көрәшү, Испаниядә үгез сугыштыру, Бохараи шәрифтә бытбылдык талаштыру да, Англиядә ат узыштыру да махсус кагыйдәләр, әдәпләр берлән тәртипләнгәндер.

Шуның өчен иске ислам мәдәнияте белән яңгы Аурупа мәдәнияте тартышканда да әхлакый гонсыр эшкә алынмаса да, мәгълүм әдәп даирәсендә эш йөртелсә, һәр ике тараф бер-беренә «минем берлән тартышучы» дип ихтирам белән караса, күңеллерәк, морадчарак булыр иде.

Мәгаттәәссеф, ислам дөньясына каршы Аурупаның бер халкы да шуны эшли алмады һәм дә хәзер дә, сугыш вакытында, ислам дөньясы, ике тарафка бүленеп, күп вакытта үзенең мәнфәгатенә каршы килеп, аурупалылар берлән бер сафта булып сугышса да, кан түгелсә дә, ноктаи нәзар үзгәрмәде, үзгәрми.

Французларның Африкадан китергән кара гарәп мөселман гаскәре нимесләргә каршы бик зур баһадирлыклар күрсәткәч, французларның утыз-кырык миллионлы Африкадагы мөселман колонияләрен шул хезмәтләре өчен нинди бүләк бирүләре хәтереңездәдер. Французлар – дөньяның хөррияте өчен бик күп кан түккән, хәзерге сугышны да «кечкенә милләтләрнең хөррияте өчен ителәчәк мохәрәбә» дип атаган французлар, әл-Җәзаир, Тунис, Фаста, хәзерге хәрби идарәләрен үзгәртеп, шул халыкларның мәдәни яшәүләренә имкян тудырырлык мәдәни мөәссәсият ясарга тиеш түгел идеме? Мәктәп-мәдрәсә, гимназия, дарелфөнүн тәэссис итеп, матбугатларына, җәмгыятьләренә хөррият биреп, мөселманнарның хезмәтләрен иң яхшы тәкъдир итү тиеш иде түгелме?

Ләкин француз милләте, француз хөкүмәте меңәр, бәлки, йөз меңәр түгелгән мөселман гарәп гаскәренең фидаилыгы бәрабәренә аларга Мәккә шәһәрендә мәсҗед бина итәргә, әллә кайда ханәкә ачарга фәрман чыгарды.

Зур сугышның бик күп мәйданнарына җәелгән әллә ничә йөз мең һинд мөселманы гаскәренә . үзләренең диндәшләре төрекләр белән Дарданеллда, Багдад, Мисырда сугыша торган нимесләрне үзләренең баһадирлыклары белән исләрен китерә торган һинд мөселман гаскәренә каршы инглиз милләте нинди мөгамәләдә булынды?

Әйе, аларга үзләренең намазларын укырга уңгайлык ясады. Аларга үзләре теләгәнчә ашарга ихтыяр бирде. Аларга үзләренең зәбихәләрен истигъмаль өчен аерым казан тәгаен ителде. Ләкин Ирландия фетнәсеннән соң, инглиз әрбабе хөкүмәте алдында

Англия колонияләренең идарәләрен үзгәртү лөзүмлеге тасдыйк ителгәч вә шул яңгы идарәне төзер өчен бөтен колониядән вәкилләр чакырырга карар бирелгәндә, алтмыш-җитмеш миллион мөселманлы инглизләрнең Африка колониясе һәм дә йөз миллион мөселманлы Һиндстан колониясе онытылыпмы калдырылды – алардан вәкил чакырылмады. Аларның хәлләре бик шәп саналдымы – аларның идарәләре ислях кизүенә куелмады. Алар инглиз милләте алдында башка колонияләре белән бер хокукта итеп тәгаен ителмәде.

Аларга үз зәбихәләрен ашарга имкян бирелде. Аларга намазларын укырга камыш намазлыклар өләшелде, аларга, үзләре теләгәнчә, бисмилла дип пешерергә махсус казан асылды. Ләкин хокук киңәйтү, мәдәни мөәссәсәләргә хөррият бирү хакында алар читтә калдырылды.

Безнең парламент әгъзаларымыз, иттифакчы дәүләтләрдә сәясәттә йөреп, әрбабе дәүләт белән күрештеләр, сөйләштеләр. Нинди исляхат лөзүмлеге хакында бер-берсе белән фикер алыштылар.

Бик күп җыеп кайткан гакыллар арасында бу затлар гайре руслар хакында да рус милләтенә «аманәт»ләр алып кайтканнар. Берсенә «Русиядә яһүдләргә мөсавәт бирелсен, югыйсә без Русиягә бурычка да бирмәмез» дигәннәр, берсенә «әрмәннәргә Әрманстан ясап бирү өчен тырышылсын», берсенә «Ләһстанның мөстәкыйль идарәле булуына иҗтиһад ителсен» дигәннәр.

Шуларның һәммәсендә дошманны җиңгән өчен лязем-фарыз табуларын сөйләгәннәр, ләкин анда да безнең хакта – Русиядәге утыз миллион мөселман хакында . сугыш сафындагы Идел буе мөселманы гаскәре генә дә төрек солтанының төрек гаскәреннән сан җәһәтеннән артык Идел буе мөселманы хакында бер сүз дә әйтмәгәннәр. Бөтен сугышучы, иттифакчы дәүләтләрнең гаскәрендәге саннары Бәләбәй өязеннән чыккан мөселман гаскәре кадәре була алмаган яһүдләр хакында бик каты сүзләр колакка тукыганнар.

Рус гаскәрендәге саннары Оренбург Каргалысыннан чыккан мөселман солдаты кадәре була алмаган әрмәннәр хакында әллә никадәр хокуклар алып бирүне үтенгәннәр, сораганнар, кушканнар.

Безнең хакта алар да бер сүз әйтмәгән, болары да безнең мәдәни, милли хокукымызның булуы хакында уйлап та карамаган.

Безгә ни кирәк булсын?

Безгә ник кирәк булсын?

Без бит мөселман!

Ул гына түгел әле, менә Голландия мөселманнары . Җавадагы мөселманнар үзара, имеш, җыелганнар да Төркиянең шәйхелисламын халегъ иткәннәр. Үзләренә генә түгел, бөтен мөселман дөньясына ярарлык шәйхелислам сайларга булганнар. Ләкин үзләре шундый кешене белә алмаганга, Амстердамга мөрәҗәгать итеп, шунда колбаса эшләүче, дуңгыз ите тозлаучы нимесләргә мөрәҗәгать итеп: «Безгә кем шәйхелислам булырга муафикъ булыр икән?» – дип сораганнар.

Бу хәбәр, әлбәттә, имеш. Хәтта имеш тә түгел, бу хәбәр – чи ялган. Ләкин шул чи ялган хәбәрләр гәзитәләрдә язылалар, укылалар, мөзакәрә ителәләр.

«Болай булмас ла, папаны тәгаен ит!» дип, «Иран шаһына бервакытта да католиклар мөрәҗәгать иткәннәре юк» дип беркемнең дә башына керми. Берсе дә уйламый, төшенми!

Ник?

Чөнки болар мөселманнар.

Чөнки мөселманнарга һәртөрле ахмаклыкларны кылу да мәгафу!

Чөнки мөселманнар – гражданский мәгънәдә сабыйлар.

Чөнки мөселманнар – дөнья кешеләре түгел, ахирәт кошлары.

Шуның өчен аларга аерым казан булса, аерым зәбех, мең мәсҗед урынына тагы мең дә беренче мәсҗед салынса, буш йөргәннәргә ханәкәләр арттырылса, аларга җитә. Алар шуның белән канәгатьләнәләр.

Чөнки алар шуның белән ахирәткә якынлашалар. Чөнки алар шуның берлән фани дөньядан ерагаялар.

Чөнки алар мөселманнар…

Чөнки алар оҗмах кошлары…

Аурупада ислам галәменә каршы ителгән бөтен мөсаһәләләрнең төбе шул әхваль рухына!

Бөтен дөньядагы мөселман хокукына каршы ителгән инсаниятсезчә мөгамәләнең сәбәбе – шул караш…

Бөтен мөселман дөньясының иң зур дошманы да, эчтән ашый торган микробы да – шул аңлашылмау…

Шуның өчен бөтен мөселман дөньясына гасырымызның йөкләткән вазифасы да, киләчәк ислам галәме алдындагы бурычны да – безнең дә йир угыллары, дөнья балалары икәнлегемезне исбат итү, сүз белән түгел, уй белән, эш белән исбат итү.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Аурупа карашында ислам дөньясы. «Сүз» газетасының 1916 елгы 26 июнь (67 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды. Мәкалә Беренче бөтендөнья сугышы барган вакытта язылган.

Бәкасен – үзгәрмичә яшәешен.

Гонсыр – элемент.

Мәгаттәәссеф – үкенечкә каршы.

Мохәрәбә – сугыш.

Ханәкә – суфиларның, дәрвишләрнең тора торган урыны.

Зәбихәләрен – корбан, мөселманча суелган итләрен.

Имкян – мөмкинлек.

Исляхат лөзүмлеге – үзгәртүләр кирәклеге.

Ләһстанның – Польшаның.

Шәйхелисламын халегъ иткәннәр – дин башлыгын төшергәннәр.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 260-263.

Җавап калдыру