БЛОК ВӘ МӨСЕЛМАННАР

Думаның мәҗлесләрендә ниндәен ляихәләр таралганны, аларның ничек хәл ителүләре хакында мөмкин кадәре гәзитәмездә мәгълүмат бирә килдек. Шул Дума хисапларын укыган затларга

Думада зур бер күпчелек тәшкил иткән «тәрәкъкыйпәрвәр блок»1, исемендә бер оешма барлыгы мәгълүм булса кирәк. Бу «тәрәкъкыйпәрвәр блок» Думадагы кадетлардан алып националистларга кадәр сузылган кебек, сәясәт мәйданында таралган алты фракцияне бергә җыя, бер көч итәргә тырыша иде. Шул оешмада һәрвакытта күпчелек булып торганга, «тәрәкъкыйпәрвәр блок» Думада ни эшләргә теләсә . шуны эшли, нинди ляихәне үткәрергә теләсә – шуны үткәрә, нинди законны ясарга каршы килсә . шуңгарга ирек бирми иде. Ул гына да түгел, Думаның сулыннан килгән бөтен ляихәләр, запросларны Думаның минбәрен дә чыгартмый иде.

Гайре рус милләтләрнең хокукларын тигезләү хакындагы трудовикларның ляихәләре, бик озакка кадәр утыз өч имза таба алмаенча, Думага кертелә алмаган иде. (Чөнки трудовиклар, с.-демократлар, мөселманнар үзләре генә утыз өчкә йитә алмыйлар.)

Сулларның берничә запрослары да шул хәлдә калган иде. Чөнки «тәрәкъкыйпәрвәр блок» әгъзалары ляихәгә һәм дә запроска үз әгъзаларының имзаларын бирмиләр иде. Уңнар сулларның теләкләренә каршы булганга, әлбәттә, алардан имза көтеп тә булмый иде.

Шуңгарга күрә Думада «тәрәкъкыйпәрвәр блок»ның падишаһлыгы хөкем сөрә иде. Алар теләгән карарлар, алар теләгәнчә маддәләр үтә, алар теләмәгән ляихәгә юл бирелми, алар теләмәгән запрос Дума минбәрен күрми иде.

Думаның фагыйль мохтары булган шул «тәрәкъкыйпәрвәр блок»ның исемендә никадәр «тәрәкъкыйпәрвәр» дигән сүз булсада, үзенең эчендәге бик күп әгъзалары карагруһларга бик якын депутатлар булганга, тәрәкъкыйпәрвәрлекне блокның флагыннан башка да күрү авыр иде.

Шул оешма ясалганда, безнең мөселман фракциясен читтә калдырганнар иде. Мөселман фракциясенең, безнең дә милли, дини ихтыяҗларымыздан иң кирәген генә үзеңезнең программаңызга кертеңез, дигән сүзләренә программага инородец мәсьәләсен кертү – блокны парчалый торган мәсьәләдер. Шуның өчен сезне, үзеңезне дә блокка булган программа даирәсендә генә (ягъни мөселман мәнфәгате хакында бер сүз кертмәенчә) кабул итә аламыз… дигәннәр иде. Һәм дә үзләренең шул сүзләрен Думаның мәҗлесләрендә дә татбикъ кылып киләләр иде.

Ул гына да түгел, мөселманнар белән элгәре бергә йөргән бик күп депутатлар мөселман тавышы белән депутат була алган (хосусән Беренче, Икенче Думаларда) кадетлар да, блокка җинаять итмәс өчен, бөтен гайре русларга, шулар арасында мөселманнарга да, арка биргәннәр иде.

Хосусән кадетларның шулай тәртә борулары, крестьян законы каралганда ап-ачык мәгълүм булды. Кадет Маклаков үзенең ляихәсендә Өченче Думада шул хакта ясалган проекттагы, яһүдләргә бу маддә гам булмасын дигән урынга, гомумән, инородецлар бу хокуктан файдалана алмаслар дип, кыргызлар, казакълар, төрекмәннәрдән мөрәккәб мөселманнарны хокуксыз иттерергә теләве вә караларның ярдәме белән шуны булдыруы үзе йитәрлек дәлил булса кирәк.

Менә хәзер шул «тәрәкъкыйпәрвәр блок» Думада тын алырга ирек бирмәгәнгәме, аның белән суллар һәм уңнар арасында тартышу башланды.

Бу ике бүлекнең, әлбәттә, алган юллары, блокның яратмауларының сәбәпләре аеры-аеры. Суллар, блок халык файдасын аз күрсәтә, тугры бармый, диләр. Уңнар, блок, астыртын иттереп барып, Русиядә парламент ысулын кертергә тели, диләр. Ләкин икесе дә блоктан разый түгел.

Менә крестьян законы каралганда, трудовиклар блокка каршы бик каты сугыш ачтылар. Блокны йиңә алмасалар да, үзләренең сүзләрен үткәрә алмасалар да, блокның бик күп гизле серләрен ачтылар.

Трудовиклар, үзләре генә Думада мөстәкыйль фракция булганда, һичбер төрле кабул итми калу ихтималы булмаган поправкалар керттеләр. (Шулар арасыннан берсе . бөтен гайре русларның, мөселманнарның да хокукын тигезләү.) Кадетлар, блок эчендә булганга, шул поправкаларның зарарына тавыш бирделәр.

Берничә карт кадетлар, рәнҗешеп, мәҗлестән чыктылар. Ул да ярар иде, крестьяннарны оҗмахка кертәмез, дип башлаган Маклаковның ляихәсенә Думадагы крестьяннар группасы «Думага сайлау вакытларында крестьяннарның хокукларын кыса торган сайлау законының 62 нче маддәсе бетерелсен» дигән төзәтүне керттеләр.

Блок аптырады. Маклаковның хәле начарланды. Блокның депутатлары бик матур сүзләр белән крестьяннарны шул хокукларын сорамаска димләделәр. Маклаков үзе барысыннан да күп тырышты. Тавышка куелса, бәлки, шул крестьяннарның теләве дә өстәл астына киткән булыр иде. Ләкин крестьяннар исемле тавыш бирүне сорадылар вә шуны Думадан кабул иттерделәр. Шуннан соң октябристлар, үзләренең партияләренең исеме чыкмасын өчен, крестьяннарга дошман дигән хәбәр таралмасын өчен, 62 нче маддәне үзгәртүне кабул иттеләр. Блок эченнән чатнады.

Соңгы мәҗлесләрнең берсендә кадет князь Мансуров (чукынган татарлардан): «10 июньдә Дума тарала дип хәбәр чыкты. Шуның өчен Дума нимес йирләрен алу хакындагы ляихәне карый алмаенча калса, мәсьүлият хөкүмәткә төшә», – диде.

Шуны гына көтеп торган кебек, уңнар тоттылар да, блок тарафыннан кабул ителгән эш программасын бозар өчен, икенче көннәрдә земстволар сайлавындагы реформаны карау урынына нимес йирләрен алу хакындагы ляихәгә, каралса иде, дигән теләү керттеләр.

Мәҗлес кич булганга, уңнар берлән суллар бергә тавыш биргәнгә һәм дә блок эченнән берничә октябрист шул якта булганга, уңнарның теләүләре кабул ителде.

Блок аптырауда калды. Шул карарны үзгәртер өчен, 16 июнь мәҗлесендә тагы төрле юллар берлән мәсьәләне тавышка куйды. Ләкин бунысында блокка кергән прогрессистлар барысы да октябристларның бәгъзесе белән тагы блокка каршы тавыш бирелде.

Блок элгәреге берлеген югалтты. Шуның аркасында элгәреге көчен – фагыйль мохтарлыгын бетерде.

Хәзер менә мәсьәлә шулай. Без мөселманнарга бу блокның файдалы булу ихтималы бик азга, Думадагы шул көчле оешманың йимерелүен үземезгә файдалы эш дип каршы аламыз һәм дә блок эченә кергән сул фракцияләр үзләренең иткән хаталарын аңлап, октябристлар, националистларга иярчәнлек итүдән кайтып, Русия халкын тигез хокуклы ясау астында чын тәрәкъкыйпәрвәр блок ясалыр дип көтеп каламыз.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Блок вә мөселманнар. «Сүз» газетасының 1916 елгы 19 июнь (65 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Шул Дума да… күпчелек тәшкил иткән «тәрәкъкыйпәрвәр блок»… – бу блокка Думадагы алты фракция кергән. Мөселманнар фракциясе әлеге блокның программасын кабул итү ягында торса да, блок мөселманнарның бу теләкләренә колак салмый. Аны оештыручылар (барыннан да бигрәк кадетлар) Думадагы күпчелекне традицион властьны алмаштыру максаты тирәсендә тупларга омтылалар. Мөселман депутатлары өчен исә хокукый, дини, милли чикләүләрне бетерү иң мөһим нәрсә булып торган. Хәер, мөселман газеталарында мөселман депутатларының блокка кермәвенә сәбәпләр итеп аларның йомшаклыгы, пассивлыгы да күрсәтелә.

Кабил түгелдер – мөмкин түгелдер.

Мөәссәсәләремезнең – оешмаларыбызның, учреждениеләребезнең.

Сәмәрәсе – нәтиҗәсе.

Әмәлемез – өметебез.

Саглям – әйбәт.

Ляихәләр – проектлар.

Фагыйль мохтары – үз белдеге белән эш итүче.

Гам – (кемгәдер) караган.

Мөрәккәб – оешкан, торган.

Гизле – яшерен.

Садыйк – тугры.

Мәйдане мөзакәрәгә – фикер алышу мәйданына.

Химаясенә – яклавына.

Тәкәллефе рәд ителәдер – ясалмалылыгы кире кагыладыр.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 257-260.

Җавап калдыру