ТАГЫ «БЮРО»

Мөселман фракциясе янында киңәшләр булып үткәнгә инде ай тулып узды. Шул ай эчендә Дума, җыелып, үзенең иң кызу урак өсте булган бюджет карау мәсьәләсенә тотынды. Инде бюджетның бик күбесе каралып үтте дә. Мөселманнарның эчке тормышларына, идарәи руханияләренә, мөселманнарның мәдәни эшләренә, шәһәр вә земстволардан ала торган ярдәмнәренә, мөселманнарның сәяси хокукларына иң зур тәэсир ясый торган дахилия нәзарәтенең сметасы каралды. Вә шуның аерым департаментларыннан чит диннәр департаментының сметасы җентекләнде. Бу департамент – соңгы елларда безнең мөселманнарның рухани тормышларына иң зур тәэсир ясый торган дивандыр.

Шул департаментның директоры Минкин1 булган чакта директор әфәнденең дустлыгы берлән Баязидовлар, Байрашовлар вә башка ресторанчылар тарафыннан «Сыйрател-мөстәкыйм» дигән союз да төзелергә булган иде.

Шул ук департаментның катышы берлән Мәскәүдәге цензор астында чыга торган «Ил» гәзитәсе ябылган иде.

Шул Минкинның тәэсире берлән, Идел буе мөселманнарының мөфтилек хакындагы фикере читтә калдырылып, үзенең якын танышы, «Сыйрател-мөстәкыйм» ясашучысы Сафа Баязидовны мөфтилек урынына куйдырган иде.

Шул департамент ничектер, нинди хак беләндер катышып, Мәскәүдәге «Нәшере мәгариф җәмгыяте»нең уставына рөхсәт бирдермәгән иде вә шуның хакында мәрхүм Әсәдуллаев мәктәбе- нең мәсьәләсе күк берлән йир арасында калдырылган иде.

Шул департамент, соңгы елларда үзенең даирәсен киңәйтә-киңәйтә, безнең мөселманнарга каршы бер «фәтваиханә», шәйхелисламлык дәрәҗәсенә генә муафикъ хәрәкәтләрдә булынган, ислам фикъһесе хакында китаплар нәшер иткән иде2, итәргә керешкән иде.

Бәлки, департаментның башка хезмәтләре дә бардыр. Бәлки, ул Русиядә утыз миллионлы мөселманнарның бөтен идарәи руханияләренең иң башы иттереп үзен куйгач, мөселманнарның бер-бер дини эшләре мөселманнар теләгәнчә, аларга файдалы иттереп тә эшләгәндер.

Мәгаттәәссеф, без аны белмимез.

Менә шул департаментның сметасы каралганда, әлбәттә, мөселман депутатлары мөселман халкының фикерен әйтми булмадылар. Ибнеәмин әфәнде шул хакта озын нотык сөйләде3. (Тәфсиле бу номерымызда бар.)

Кавказ идарәсенең сметасы каралганда, Карс, Батум вилаятьләрендә сугыш башланганнан бирле мөселманнарга никадәр авырлыклар төшүе гәзитәләрдә бик күп язылган иде. Шундагы җәберләгән мөселман халкы өчен Русия мөселманнарының бөтен почмакларыннан бик күп иганә дә йибәрелгән иде.

Думадагы мөселман фракциясенең әгъзалары, әлбәттә, бу мәсьәлә хакында да авызларын йомып калмадылар. Кавказ депутаты Йосыф бәк Җәгъфәрев4 озын бер нотык белән Кавказдагы мөселман фаҗигасенең өстеннән пәрдәсен ачты (нотыкның тәмамы «Сүз»нең 33.34 нче номерларында басылды). Мәгариф нәзарәтенең сметасы каралганда, мөселманнарның тагы авырта торган мәктәп-мәдрәсә мәсьәләләре, мөгаллим, мөгаллимәләрнең хокуклары хакында фракция тик кала алмады.

Гайса мирза Еникиев 15 марттагы Дума мәҗлесендә озын бер нотык берлән мөселманнарның Мәгариф нәзарәтеннән нинди мәдәни теләүләре барлыгын аңлатты. Мәгариф нәзарәте мөселман укытучыларга нинди хокуклар бирелергә ярдәм итүе ляземлеген сөйләде. (Бу нотык тиздән гәзитәмездә басылачактыр5.)

Моннан соң да, әлбәттә, мөселманнарга очы төртелә торган бер мәсьәлә чыкты исә сөйләнелер. Шул мәсьәләләрнең мөселманнарга сугылулары, чыбык очы төртелүләре җавапсыз калдырылмаслар.

Ләкин Думадагы мөселман фракциясенең хезмәте бу гына түгелдер. Аның алдында берничә ляихә әллә кайчаннан бирле кизү көтеп тора. Боларны эшләп, ляихә сурәтенә кертеп, Думага тәкъдим итү лязем.

Боларның берсе дә авылдагы мәктәпкә программа ясау кебек кенә эшләрлек түгел, иң күбесе . Русиядә бөтен мөселманның йә дине, йә милли, йә сәяси хокукын законландырыр өчен эшләнәчәк эшләр.

Боларны тәмамән закон булыр дәрәҗәгә йиткереп эшләп бетерергә бик күп хәзерлек, бик күп хезмәт лязем.

Мондагы кечкенә генә эшләнеп бетмәү яисә аз гына уйланып бетмәүдән килгән хаталар, бөтен мөселманнарга тәэсир итеп, әллә никадәр зарар итү ихтималы бардыр. Шуның өчен җентекләп, дикъкать берлән эшләү ляземдер, фарыздыр.

Киңәш мәҗлесе шул милли бурычны тутыруны, милләт өстенә йөкләнгән шул фарызны тутыруның хәзер вакыты икәнен, моннан да кичектерергә ярамавын кычкырып игълан итте. Бөтен аңлы мөселманнарга, милли азан тавышын ишетергә өйрәнгән мөселманнарга нида итте. Вакыт үткәрергә ярамауны, дини, милли мәсьәләләремездә «бүген, иртәгә» дип салындырып барырга ярамавын белдерде.

Һәммә мөселманның өстенә йөкләнгән бурычын төшерер өчен фракция янында бюро төзергә лязем дигәне карар чыгарды. Шуның ничек төзелүе, кирәклеге хакында махсус низамнамә эшләде.

Шул фикергә катышып, бюроны тудырышырга Казан, Троицк вәгъдә итте. Оренбургтан шул фикергә иштиракь итү хакында хәбәр алынды. Шул мәсьәләне зуррак шәһәрләргә аңлатыр өчен бюро ясауны фәгалиятькә чыгарыр өчен киңәш мәҗлесе рәисе Котлыкай мирза6 мөрәҗәгатьләр күндерде.

Иншалла, һәммәсе урынлы-урынында мөзакәрә ителә торгандыр. Үткән номерымызда Мәскәү мөселманнарының бюрога әгъза җибәрергә карарлары басылды7.

Иншалла, үзләренең милли, дини вазифаларын үти белүчеләр Мәскәү мөселманнары гына булып калмас.

Иншалла, Мәскәү мөселманнарының шул аңлы хәрәкәтләре бик күп йиргә үрнәк булыр, иярченнәр табар.

Троицкиларда да, әлбәттә, шул уйны фәгалиятькә чыгару юлында эшләнә торгандыр.

Казан да, үзенең Казанлыгын күрсәтү өчен, үз ихтыяры берлән барган күңелле әгъзасы берлән генә канәгатьләнми торгандыр. Ул да хәрәкәт итә торгандыр. Оренбург та үз вазифасының башындадыр.

«Вакыт» гәзитәсендә ике номердан бирле языла торган киңәш мәҗлесе хакындагы кирәксез казынулар Оренбургның үзенең бурычын үти алмавын каплар өчен ясаган маневрасы түгелдер.

Әстерханы, Семисы, Сибириясе, Төркестаны, Кавказы, әлбәттә, шул мәсьәләдәге бурычын үти торгандыр.

Иншалла, шулайдыр. Без шулай хөсне зан итәмез. Ләкин шул әфәнделәрдән, шул шәһәрләрнең аңлыларыннан тагы бернәрсә көтәмез. Ул да: Ашыга төшү, үзләренең бюрога итәчәк ярдәмнәрен фәгалиятькә чыгаруны тизрәк эшләү.

Вакыт әһәмиятле. Дума мәҗлесләренең иң кызу чаклары. Фракциямезнең эшенең иң күп вакыты. Мөселман эшләренең рус галәменә Дума минбәренә чыгарылуы өчен иң мәслихәт чагы.

Шуның өчен бюроның бер көн элек төзелеп бетүе әллә никадәр уйланылмаган файдалар китерәчәктер.

Шуңгарга күрә ашыгу лязем.

Эшне сузылдыра-сузылдыра әле дә бик күп форсатлар качырдык. Бик күп хаталар ителде. Бер генә мәртәбә ашыктырыйк әле.

Ашыктырыңыз әле!

                 __________________________

Җәмәгать эшләре эшләгәндә бездә эшләнү һәрвакыт ике дәвергә бүленә. Берсе – шул фикернең мәйданга куелу дәвере. Икенчесе – шул фикерне фәгалиятькә чыгару дәвере.

Фикер мәйданга куелганда, саф булгангамы, халкымызның бөтен пакь кыйсеме күтәреп ала да шуны сөйли, яза, халык арасында тарата. Фикер көннән-көн киңәеп китеп, үзенә арка таяначак тарафдарлар таба. Эшләнә-эшләнә теория ягыннан ышкылана, пычкылана, тормышка, татбикъка ярарлык хәлгә куела.

Татарның табигате практик эш яратучы булганга, ул аңладымы: «Кая, шуны эшлик, ни кирәк соң? Матди көчме, мәгънәви көчме, сәяси куәтме?» – дип сөаль бирә. Шул сөальләрдә мөзакәрә мәйданына куела да тудырылачак көчнең түбәләре, нигезләре үлчәнә, ташлары, такталары, тимер-томырлары хисаптан чыгарыла. Шуннан соң, күңелдән генә шул кирәк-ярак хәзер булгач та, «Йә инде, эшлик!» дигән фикер керә. Җәмәгать эше үзенең икенчесе баскычына баса, ясалуның икенче дәверенә керә.

Эш шунда җиттеме, шул икенче адымның капкасы кагылдымы, моңгача бергә хәрәкәт иткән күп даирәләр пыр киләләр. «Тукта әле, без уйлыйк!» дигән фикердә яңгыдан туктыйлар. Искедән эшләнеп килгән ганганәмез булмаганга, һәр даирә үзенчә төшенә.

Һәр төркем халык үз үлчәве берлән үлчи. Иң кызганычы шул: һәрбер кыйсем халык шул эшнең башыннан алып ахырына кадәр үз уе, үз фикере берлән генә эшләнүенә исрар итә. Шул үз рецептының суы гына азрак булса да, вазгыятенә карап, йә битарафлык игълан итә яисә шул фикернең дошманы киселә. Мәгаттәәссеф, икесендә дә ачыктан-ачык хәрәкәт итеп, үзе ни уйлаган – шуны язмаенча, үзе ничек файдалы тапкан . шуны сөйләмәенчә сәясәт уйната, итәк асты сәясәтен йөртә.

Үзеннән чыкмаган фикерне ямьсезләтер өчен шул вакытта нәрсә куркыныч итеп күрсәтергә мөмкин булса, шуңгарга сарыла.

Элгәрерәк шул куркыныч ителеп динсезлек йөртелә иде. Хәзер инде ул искерде. Аңгарга төрелгән даирәләрнең үзләренең кара йөзләре халык алдында тәмам ачылды.

Хәзер халык алдында әйтеп аңлатырлык бер гаеп күтәрелде.

Һәрнәрсә мәйданга, һәммә эш ачык эшләнә, матбугат бар, әфкяре гомумия бар. Тегеләр аптырамадылар. Искедән казынып, тагы иске булса да, бер корал чыгардылар.

Ул да – интрига.

Ләкин аны идарә итәр өчен осталык кирәк. Алар шуны тәдкыйкатка тотындылар. «Гакыллы баш» булып «бик һәйбәт эш, ләкин ашыгычрак булмас микән? Уйлана төшергә кирәк, обмозговать итәргә кирәк.

Җиде үлчә, бер кис, дигәннәр. Һәйбәт, ләкин, минемчә, менә монысы артыграк, монысы кимрәк, монысы кызылрак, фәлән…» дип, үзләренең фикерләрен, хәйлә тозакларын да яшерделәр. Җөзьият юлына кереп хәрәкәт итә башладылар.

Мөфтилек мәсьәләсендә шулай булды.

Бюро мәсьәләсе шулай булырга тора. Аның янында да итәк асты сәясәте йөртелә, оста интрига эшләнә. Хосусән мөселманнарның зур урыннары булган бер-ике шәһәрдә бу интрига бөтен көче-куәте берлән, Дума таралып киткәнче бюрога әгъза йибәртмәс өчен, беренче, икенче, өченче үлчәү берлән шөгыльләнә, әфкяре гомумияне шөгыльләндерә.

Җиденче үлчәүгә кадәр ерак әле. Алла боерса, бәлки, барып та җитә алмамыз, шулай итеп эш юлда калыр…

Бюро мәсьәләсе хәзер менә шул дәвердә.

Безнең халкымызның тугрыдан-тугры уйлый торган, әллә нинди җөзьият хәйләләренә өйрәнмәгән башы шунда хәйлә бар, бунда ау бар икәнен күрми. Үзенең беркатлылыгы, үзенең саф дәрунлыгы берлән алдана. Үзе аңламаенча, «файда итәм» дип, җәмәгать эшенә зарар итә вә шул иезуит тозакларыннан арынып чыгарлык көч күрсәтә алмаенча буталып кала. Форсат кача, вакыт үтә.

Җәмәгать эше халыкның иң зур күпчелеге теләмәгән төстә нәтиҗә бирә.

Мөфтилек мәсьәләсендә ресторан, вагон кухняларында эшләнгән сәясәткә әфкяре гомумиямез мәгълүб булды.

Хәзер бюро мәсьәләсе дә француз кухнясының гүзәл рецептлары алдында чуалып аптырап ята…

Күзне бераз ачыбрак карап, үзенең шәхси мәнфәгатьләре ноктасыннан гына карый торган хәрифләрнең карталарын ачарга вакыт түгелме?

Шуларның тозаклары арасыннан ычкынып, җәмәгать эшен җәмәгать фикере берлән эшләргә вакыт түгелме?

Бюро мәсьәләсе янында никадәр итәк асты сәясәте йөртелсен, ләкин бюро безгә лязем. Бюроның бу тарызда ясалуына кәефе киткән кешеләр булса булсын, аны ясау . бу көнге көннең бурычы. Бу бурычны бу көн үтәмәсәк, иртәгә вакыт үтә. Милли, дини, мәдәни эшләремезнең хәле тагы мөшкелләшә.

Зуррак шәһәрләрнең аңлырак кыйсемнәре, шул мәсьәләдә халыкны кырыкка ярдыручыларның максатларын аңлаңыз әле!

Үзеңезнең сафлыгыңызны, мөселманлыгыңызны әллә кемнәрнең мәнфәгате шәхсияләренә корал иттермәңез әле!

Шуны белеңез: бюро ясау мәсьәләсе хәзер бөтен халыкның мәдәни, милли, дини мәнфәгатьләрен саклар өчен бер генә юл булганга, татарның истигъдады булса, ул мәйданга чыкмаенча калмаячактыр.

Бер шәһәрнең, ике шәһәрнең аршынын кулына тотып, үлчәп торган булып форсат качыруыннан гына эш бозылмаячактыр.

Татар дөньясы киң.

Татар зур.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Тагы «бюро» (Мөселман фракциясе…). «Сүз» газетасының 1916 елгы 18 һәм 30 март (35 һәм 39 нчы) саннарында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Шул департаментның директоры Минкин – Россия империясенең Эчке эшләр министрлыгының чит диннәр буенча рухани эшләр департаменты җитәкчесе турында сүз бара.

2 Шул департамент … мөселманнарга каршы бер «фәтваиханә», шәйхелисламлык дәрәҗәсенә генә муафикъ хәрәкәтләрдә булынган, ислам фикъһесе хакында китаплар нәшер иткән иде. – Бу урында Г.Исхакый әлеге департаментның үзенә карамаган эшләр белән шөгыльләнүен тәнкыйтьли, департаментның дини күрсәтмәләр бирүенә каршы төшә, ислам дине эшлеклеләре үзләре хәл итәргә тиешлегенә басым ясый булса кирәк.

3 Ибнеәмин әфәнде шул хакта озын нотык сөйләде… – Әлеге нотык «Сүз» газетасының 1916 елгы 18 март санында басылган.

4 Кавказ депутаты Йосыф бәк Җәгъфәрев – аның нотыгы «Сүз» газетасының 1916 елгы 13 март (33 нче), 16 март (34 нче) саннарында басылган.

5 Бу нотык тиздән гәзитәмездә басылачактыр. – Гайса Еникеев нотыгы «Сүз» газетасының 1916 елгы 26 март ( 38 нче) санында басылган.

6 Котлыкай мирза – Котлымөхәммәд Тәфкилев.

7 Мәскәү мөселманнарының бюрога әгъза җибәрергә карарлары басылды. – «Сүз» газетасының 1916 елгы 16 март (34 нче) санындагы «Мәскәү» мөселманнарыннан фракциягә ярдәмгә вәкил җибәрү» исемле хәбәрдә Мәскәү имамы Габдулла әфәнде, Гариф Бурнашев һәм башкаларның уртак фикергә килүләре, Думадагы мөселман фракциясе янында бюро ясавын хуплап, аңа Мәскәүдән әгъза итеп Әхмәдбәк Салиховны җибәрергә, аның хәятын (бюро әгъзасы буларак эшчәнлеген матди яктан) тәэмин итү мәсьәләсен дә хәл итәргә карар биргәннәре әйтелә.

Ишрак намазы – иртәнге намаз.

Нәфел гыйбадәтләр – фарыз булмаган, өстәмә намазлар.

Диван – дәүләт органы.

Ислам фикъһесе – ислам диненең хокукый мәсьәләләре турындагы белем.

Ляихә – проект.

Нида итте – белдерде, белдерү ясады.

Низамнамә – кагыйдәләр (положение).

Фәгалиятькә чыгарыр – тормышка ашырыр.

Күңелле әгъзасы – ирекле әгъзасы.

Семисы – Семипалатинск.

Хөсне зан итәмез – яхшы уйда (фикердә) торабыз.

Исрар итә – ышана.

Тәдкыйкатка – нечкәләп тикшерүгә.

Җөзьият – әһәмиятсез, вак нәрсәләр.

Дәрунлыгы – күңеллелеге.

Мәгълүб булды – җиңелде.

Тарызда – рәвештә.

Истигъдады – булдыклылыгы, сәләтлелеге.

Асла тәгаллекы – һич тә бәйләнеше.

Бер такым – бертөрле.

Гөстадан – оятсызланып, әдәпсезлек белән.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 189-195.

Җавап калдыру