МӨФТИЛЕК ТИРӘСЕНДӘ

«Дин вә мәгыйшәт» безнең Казан мөхбиремезнең «Йолдыз» шагыйре Садыйк мулла Иманколыйның Одессага Духовное собрание тарафыннан 450 сум мәгаш берлән гаскәри имамлыкка җибәрелүе хакындагы хәбәрен тәмамән күчерә дә1, үзеннән «Садыйк мулла Одессага хәрби мулла түгел, мәхәллә имамы итеп тәгаен ителгән» дип тәфсир итә.

Мөхбирнең «Депутатларымыз шул «Мөфти Баязидов булып калсын!» дигән Казан имамнары вә могтәбәр картларының гаризаларын караганда, шул маддәне хәтердән чыгармасыннар иде» дигән җөмләләре хакында мантыйк йөртеп, [«Дин вә мәгыйшәт»], «Сүз» берлән моназарә кылышып, хуш, бәс… депутат хәзрәти хәтерләрендә тоттылар!.. Ни булды вә яхуд ни булачак… Болай булганда безнең Оренбург имамнарын, Оренбург губернаторының да губернатор булып калуын депутатларымызга хат язып үтенеп куйсыннар. Депутатлар да губернаторның, бер урынга исправникның тәгаен кылуын хәтердә тотсыннар» дип, көлү берлән сүзен тәмам итә.

Иске мәҗүсләр, яңгы мөртәтләр берлән эш иткән «Дин вә мәгыйшәт» тирәсенә Русиянең Идел буенда мөселманнар, чын мөселманнар барлыгы вә аларның ун мең мәхәллә тәшкил итүе мәҗһүл булырга кирәк. Шулай булмаганда ун мең мәхәллә, җиде- сигез миллион мөселманның дини башын губернатор, исправник, урядник берлән чагыштырып, аларны бер дәрәҗәгә куеп йөртмәсләр иде.

Әнә шул чын мөселманнарның фикеренчә, ун мең мөселманның рухани башы урядник та, стражник та, исправник та түгел.

Аның кылычы да юк, аның җилкәсенә тегелгән путаллы йолдызлары, тасмалар да юк. Хезмәте өчен алган, муенына таккан кресты дә юк. Шуның өчен бу чын мөселманнар, бу халык: «Ун мәхәлләнең дин башы булачак мөфти халыкның үз арасыннан, үзе сайлаган мөфтисе булырга кирәк. Аның тәгаене Бәләбәйгә исправник йибәрелүе кебек юлда йөртелмәскә кирәк», – ди.

Бөтен дөньядагы халык тарафыннан теләсә генә нинди динне тотсыннар, бөтен тарихи заманнарда эшләгән бәни бәшәрнең хөрмәт итә торган иҗтимагый кануны бар. Ул да – һәр дин халкы үзенең дин эшләрен идарә итәр өчен имамнарын үзләре сайласыннар дигән кагыйдәдер.

Менә бу кагыйдәгә дөньяның дүрт почмагына христиан, ислам, мәҗүс мәмләкәтләрендә шул кагыйдәне бозмыйлар, ихтирам итәләр.

Ислам мәмләкәтләренең иң шәүкәтле вакытларында, иң көчле чакларында христиан вә яһүдләрнең дин эшләрен эшләргә тәмам хөррият бирелде, дин башлыкларын үзләренә сайларга тәмамән тапшырылды.

Бабаларымыз татарлар үзләренә табигъ иткән русларның2 диннәренә һич тукынмадылар. Диннәргә тәмам хөррият бирделәр, попларын, архиерейларын, патриархларын сайлауларны үз ихтыярына тапшырдылар.

Бу көнге көндә Төркиядә греклар, әрмәннәр шул мохтариять берлән файдаланалар.

Бу көнге көндә безнең Русиядә иң түбән дәрәҗәдә йөртелә торган яһүдләрнең шул хакларын беркем дә гасыб итми. Ул гына да түгел, бу көнге көндә бөтен саннары сигез меңнән артмаган, җыенысын җыйсак, Казанның Яңгы бистәсе мөселманы кадәр була алмаган караимнәр шул хактан файдаланалар. Үзләренең монах башларын үзләре сайлыйлар.

Исламияттә мәхәллә тәшкиләтендә, бөтен дини, дөньяви оешуларда шура әсас ителгән.

Исламияттә имам тәгаен итүдә пәйгамбәрләремез Мөхәммәдгам, үзеннән соң булачак хәлифәсен дә үзе тәгаен итеп калдырмаенча, шураи өммәткә тапшырган.

Ислам галәмендә рухани башын сайлау . исламиятнең рухи әсасыдыр.

Хәзерге заман да шул юлдан барырга тиештер.

Русиянең законнары да исламиятнең шул әсасына хөрмәт итеп, бөтен руханиларны сайлау ысулына куйган иде. Хәзерге заманда да имамнар сайлау – мәхәлләнең хакыдыр. Ике йөз йортлы бер авылның башында тора торган имамны тәгаен итү шунда стражник җибәрү юлы берлән эшләмәгәндә, ун мең мәхәлләнең башына куелган кешенең дә чын мөфти, чын рухани башы булыр өчен исправник җибәрелү ысулы берлән әллә нинди бер чиновникка яраудан, бер миссионер берлән бер фикердә булудан, мөселманнарның тәрәкъкыйсенә дошманлыктан, русларның карагруһлары белән бер уйда булудан гына килгән имтияз берлән эшләнмәскә кирәк, диләр.

Мөфти дигән зат мөселманнарның үз араларыннан сайланган, үз күпчелекләре мәслихәт тапкан зат булырга тиеш, диләр.

Боларча, шул идарәи рухания башындагы мөфти, ул мөфти ул идарәи руханиянең башы, мөселманнарның дини, мәдәни омтылуларының бер әгъзасы мөфти, сәяси һичбер фикернең коралы булмаенча, Идел буендагы мөселманнарның ак-пакь теләкләренең гәүдәләнгән символыдыр.

Шуның өчен бу кыйсем халык, үзенең мөфтисенә дин башы дип караганга, әхлакый кагыйдәләрнең бик күбен тутырган затны шул урында күрергә тели.

Шуның өчен ул мөселманнар хакында ялган донослар ясап имтияз казанган, Русия мөселманнарының тәрәкъкыйләренә киртә салуны үзенә карьера иткән писләрне шул урынга лиякатьсез таба.

Шуның өчен бу халык, зур жалунияләргә кызыктырып, сатлык муллаларны үз тарафына аударыр өчен әле зур жалуния берлән Одессага җибәрүен, әле «Петроградка, имам итәм» дип командировать итүләрен, әле «фронтка күндерәм», әле «ахунлык бирәм» дип собраниедән элгәреге Ирандагы кебек, «рөтбә сату» биржасы ясауга җирәнеп карыйлар.

Аракы, дуңгыз ите сатарга өйрәнгән буфетчының бабасыннан калган дини, милли байлыкларын сату – рус базарына сату дип сыкранып карыйлар.

Менә шул ноктада без «Дин вә мәгыйшәт» тирәсеннән аерыламыз. Шушы күңелле, без үземез генә, бер кечкенә генә халык түгел, Идел буе мөселманнарының бөтен пакь кыйсеме, бөтен сатылмый торган, сатылып тамагын туйдырырга теләмәгән, дини фәхешне кәсеп итмәгән бөтен затлар аерыламыз.

Сез: «Мөфти – исправник кебек полиция чиновнигы», – дисез. Без: «Мөфти – дин башлыгы», – димез. Сез, үз фикереңезне тоттырыр өчен, «мөфти . полиция чиновнигы» дигән әсасны йирләштерер өчен сагыяләр ясап, шул фикернең каршылары берлән тартышасыз.

Үзеңезнең тарафдарыңызны арттырыр өчен ахунлык, военный муллалык өләшәсез.

Без, үз фикеремезне аңлатыр өчен, бөтен Русия халыкларының вәкилләре җыелган Думага мөрәҗәгать итәмез. Шул бөек мәмләкәт диванында закон эшләнеп, «мөселманнар-ның мөфтисе үз араларыннан сайланган мөселман булсын» дигән теләвемезне закон иттереп чыгартырга тырышамыз.

Халык җиңәрме, шәйтан җиңәрме? Анысы – Алладан…

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мөфтилек тирәсендә. «Сүз» газетасының 1916 елгы 20 март (36 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 «Дин вә мәгыйшәт» безнең Казан мөхбиремезнең … хәбәрен тәмамән күчерә дә … – әлеге журналның 1916 елгы 10 нчы (11 март) санындагы бу хәбәр «Сүз» газетасыннан (1916 ел, 2 март, 28 нче сан) күчереп бастырылган. Аның тексты:

«Садыйк мулла Иманколый

Мөхбиремез яза: сөйләнгән сүзләргә караганда, Казанның могтәбәр имамы. «Йолдыз»ның шагыйре дә» булган Садыйк мулла кайсы фронткадыр гаскәри имам тәгъйин ителгән. 450 сум мәгашлек биреләчәктер. Садыйк мулла шул көннәрдә Казаннан Одессага китәчәк икән. Менә шул эшләр – Казан имамнарыннан әгъзалар җыеп депутатларга йибәргән хатларның башлыча сәбәбедер, диенеләдер.

Шуның өчен депутатларымыз шул «Баязидов мөфти булып калсын» дигән Казан имамнары вә могтәбәр картларының гаризаларын караганда, шул маддәне хәтердән чыгармасыннар иде. Мәһди («Сүз», №28)».

Хәбәргә өстәмә рәвешендә журнал мондый аңлатманы бирүне дә кирәк тапкан:

«Безнең сөйләгән сүзләргә генә түгел, һич шөбһәсез белүемезгә күрә, Садыйк хәзрәт Одессага мәхәллә имамы ителеп тәгъйин кылынган. Гаскәри имам булып та тәгъйин кылына икән, бик яхшы, нур галә нур. Азган-тузган, диннән бизгән социалист шайтаннар тәгъйин кылынмаганы . муҗибе шөкран бер эштер. Фәкать Казан имамнарының депутатларга «Баязидов мөфти булып калсын» дип хат язганлыклары безгә мәгълүм түгел, һәм Казан хәзрәтләре депутатларга ул тарика мөрәҗәгать кылуларына күңел бер дә ышанасы килми. Ихтимал, алар, Тәфкилевнең Дума мөнбәреннән ваклануын күреп, «андаен вак эшләр илә маташмаңыз, хосусән шәхси интересларга бирелмәңез» дип язган булсалар, мөмкин. Әгәр дә ул эш дөрест булса, Казан имамнарының ул эшләре ниһаять дәрәҗә дөньядан хәбәрсезлекләренә, вә ниһаять дәрәҗә садәдиллекләренә, вә ниһая дәрәҗә тагы да әллә нилекләренә шаһиде гадел булачактыр. Бинаән галәйһи аларның ул эшләре үзләренә дә йөз аклыгы түгелдер.

Чөнки мөфти хәзрәтнең мөфти булып калуы, депутатлар эше, язган хатлары (әлбәттә, дөрест булса) һичбер мөнәсәбәтсез көлке генә бер эш булып каладыр. Алар ул гаризаларын Казанның Мещанский старостасына биргән булсалар, ни файда чыгар иде? Депутатларга биргән гаризаларының хөкеме дә, шуннан ким булмаса, бер дә артык түгелдер.

Инде «Сүз»нең бармак янавына яхуд бу эштә ике тиенлек әһәмияткә малик булмаган депутатларга биргән тәгълиматына килсәк, бөтенләй бер наданлык, бөтенләй бер адәм көлкеседер. Имеш, хөкүмәт тарафыннан тәгъйин вә падишаһымыз хәзрәтләре тарафыннан тасдыйк иделмеш бер хөкүмәт мәэмүренең урынында калдырылуыны үтенеп садәдилан тарафыннан [язылган, бирелгән] мөнәсәбәтсез гаризаларны караганда, ул эшкә мөнәсәбәтләре булмаган депутатлар мөфти хәзрәтенең әһлиятле, лиякатьле, мөтәдәйин галим бер затны бер урынга тәгъйин кылуыны артык җаһиллек, ахмаклык булырмы? Хуш, депутат хәзрәте хәтерләрендә тоттылар! Ни булды вә яхуд булачак? Болай булганда безнең Оренбург имамнары Оренбург губернаторларының да губернатор булып калуын депутатларымызга хат язып үтенеп куйсыннар, депутатлар да губернаторның бер урынга исправник тәгъйин кылуыны хәтерләрендә тотсыннар».

2 …татарлар үзләренә табигъ иткән русларның … – сүз ХIII–XV гасырларда рус кенәзлекләренең Алтын Урдага буйсынып яшәүләре турында бара.

Мәгаш – хезмәт хакы.

Мәҗүсләр – потка табынучылар.

Мәҗһүл – билгесез.

Табигъ иткән – буйсынган.

Мохтариять – мөстәкыйльлек.

Гасыб итми – тартып алмый.

Шура әсас ителгән – совет, киңәш нигез итеп алынган.

Мөхәммәд гам – Мөхәммәд галәйһиссәлам.

Имтияз – өстенлек.

Лиякатьсез – лаексыз.

Собрание – Оренбург диния нәзарәте.

Рөтбә – дәрәҗә.

Нур галә нур – нур өстенә нур.

Муҗибе шөкран– шөкер итә торган.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 195-198.

Җавап калдыру