(* * * ГӘЗИТӘМЕЗНЕҢ МӘКТҮБЛӘР КЫЙСЕМЕНДӘ…)

Гәзитәмезнең мәктүбләр кыйсемендә Фатыйма ханым Шакулова җәнабларының каләм тимәенчә китмәслек мәктүбе бар.

Мәктүб халкымыз арасында төпләнеп җитмәгән яңгы бер агымга кагылганга, фикер йөртүне лязем таптым.

Аурупаның фикер тарихында тәрәкъкыйпәрвәргә каршы консерваторлар-мөхафәзәкярләр дигән бер фирка барлыгы мәгълүм.

Тәрәкъкыйпәрвәрләр фиркасен тәнәзыге бәка гамиле казып чыгарган кебек, мөхафәзәкярләр фиркасен дә тәрәкъкыйпәрвәрләрнең искелекне җимерүләреннән курку хисе казып чыгаргандыр. Болар арасында гасырларча тартышу дәвам иткәндер.

Хосусән Англиядәге тәрәкъкыйпәрвәрләр белән мөхафәзәкярләрнең тартышулары бик күптәннәндер. Бу ике фирканең эш күрәчәк мәйданнары инглиз халкын ачыктан-ачык тартышуларга өйрәткәнгә, боларның һәммәсеннән дә ап-ачык хисап сорап, ап- ачык иттереп программаларын сөйләштергәндер, язгандыр. Хаттел-хәрәкәтләренең маякларын утырттыргандыр.

Эшлекле инглиз милләтенең консерваторларының, бәлки, максатлары иске инглиз хәятын бары-югы берлән саклау, бигрәк борын хәзрәтләренең имтиязларын мөхафәзә итү булса да, халыкка ярар өчен болар бик күп ислях маддәләре керткәннәрдер.

Инглиз консерваторларының бу көнге программалары, безнең сул кадетларымыздан бик күп маддәдә сул булган кебек, аларның хаттел-хәрәкәтләре дә Русиядәге мәгънә берлән бик сулдыр. Боларның тартышу ысуллары да безнең Русиядә чын руслар (рус консерваторлары) партиясе тарафыннан кабул ителгән полиция көченә таянуга бөтенләй башкадыр. Болар ачыктан-ачык хәрәкәт итәләр, сайлау вакытларында парламентта үз фикерләрен үткәрергә тырышалар. Үзләре арасыннан министрлар чыгарып, үз фиркаләренең программасын татбикъка маташалар. Болар арасында донос, сагыя, авантюрлык кебек ялганнар партиянең коралы иттерелеп кабул ителмәгән, бәлки, билгакес, болар арасында да шул золымнар мөртәт, мәнфүр сыйфатлардыр. Әгъзаларының иң күбесе консерваторлык байрагы берлән үзенең имтиязын сакларга, үзенең сайлау вакытындагы хокукының күплеген кулга тотарга тырышучы бароннар булса да, болар арасында консерваторлыкның Англия өчен иң тугры юл икәнлегенә ышанганнары да бик күптер.

Анда эш шулай. Һәр мәсьәлә ап-ачык итеп мәйданга куела. Шул мәсьәлә ап-ачык итеп мәҗлесләрдә сөйләнә, гәзитәләрдә языла. Теләгән кеше шул хакта дәрес укый, китап тарата. Халык яратса, кабул итә, яратмаса, бу кешенең яисә бу гөруһның зәхмәте бушка чыгып кала.

Анда хөкүмәт эчке тартышуга, фикер, фәлсәфә, идея тартышуына дорфача катышмый. Үтерү, кыйнау, вату, сындыру булмадымы, аның эше юк, рәхим ит, нинди партия корасың, кор.

Шуның өчен Англиядә «бу кызылрак», «бу яшелрәк» дип барып әйтә торган бер даирә юк. Шул сүзне тыңлап, «ә ник ул ахмак алай иткән» дип килеп бәйләнүче юк. Инглиз мәэмүре бер кеше хакында яисә гөруһ халык хакында «ул яшел» дигән кәгазьне алса яисә «кызыл» дигән хәбәрне алса, ул кәгазьне чүпкә ташлый. Чөнки ул зур халык арасында яшел дә, кызыл да, сары да, кара да төсләрне сөючеләр булу табигатьнең яратылышыннан килгән бер хасият дип ышана.

Безнең Русиядә халык бөтенләй башкача. Шуның өчен Хикмәтнең «Сүз»дәге мәкаләсе Русиянең хәле-әхвале күзгә тотылып язылган. Татарның милләте мәкхүмә булуы, татарның мәдәни хәрәкәтләренә рус халкының күзе өйрәнеп йитмәгәнлеге дикъ- катькә алынып каләм йөртелгән. Менә шул ноктадан караганда, безнең тәрәкъкыйпәрвәрләрнең дошманнары хакында «алар мөхафәзәкярләр, аларның иманнары бар» дип буламы?

Аларның шул фикерен татарның күпчелеге өчен файдалы дип ышанганга, чын калебтән эшлиләр дип уйларга мөмкинме? Әллә болар чыннан карагруһлармы?

Мондый сөальләргә җавап биргәндә, иң тугры юл – шул халыкның эшләгән эшенә карау, шуннан чыккан нәтиҗәне күз алдына китерү, шул халыкның үзенең максатына ирешер өчен тоткан юлын тикшерү, үзенең дошманнары берлән тартышырга истигъмаль иткән коралын күздән кичерүдер.

Менә шул үлчәү берлән хәзер безнең тәрәкъкыйпәрвәрлеккә дошман даирәләргә барыйк.

Аларның беренче хәрәкәтләре ни булды?

Бөтен яңгылыкны, бөтен фәнни әдәбиятны, матбугатны хәрам итеп игълан итү булды. Ләкин боларның хәрам диюләре фәкать академически бер хәрәкәт кенә түгел. Халыкны шул яңгылыкка һөҗүм иттерер өчен иде. Һәм дә Русиянең бөтен почмагында шул һөҗүм булды.

Икенче хәрәкәтләре: халыкның үз тарафларына авып йитмәгәнен күргәч, хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп, полиция көче берлән тәрәкъкыйпәрвәрләрне бетерү булды.

Бу юлда аларның «шәригатькә сыймый» дигән сүзләре колакка алынмаганга, болар ялган доноска тотындылар. Бу юлда указы алынган имамнар, мәктәптән куылган мөгаллимнәр, мөгаллимәләрнең исәбе-хисабы юк. Бу донослар, бу сагыяләрнең һәммәсе ялганча ителеп һәм дә бөтен мөселманга начар исем ягар өчен эшләнде. Аларның бервакытлары донос кораллары «патша хәзрәтен тәхкыйрь итте» булды. Соңрак ул искерде, түрәләр буңар илтифат итми башладылар.

Соңыннан «Иттихаде исламчы» дигән яңгы донос табып алдылар. Хәзер «пантюркизм» доносы башлады. Ишми ишан ялган донос белән әллә никадәр имамның указын алдырды. Бубилар мәсьәләсендә мөхакәмәгә барып, ялган шәһадәт белән «бөтен

Русия мөселманнарында иттихаде ислам фикере бар» дигән уйны хөкүмәт даирәләрендә урынлаштырырга тырышты.

Буби кебек зур бер гыйлем йортын тар-мар китерергә сәбәп булды.

Казанның «Мәдрәсәи Мөхәммәдия»сенең хәле шул юлдан барды.

Авыллар, шәһәрләрдәге ябылулар, тентүләр – һәммәсе бер ялган доноска барып төртелде.

Мөселманнарның төрле почмакларында төрле донос оялары корылды. Шуларны берләштерер өчен бер кнопка төртү берлән Уфасы, Түнтәре. Мөфтилек, фәләнлек…

Бу көнге арестлар…

Хәзерге донослар…

Менә боларны күз алдыннан үткәрү генә дә саф кешегә «юк, боларда ислам аңлаганча иман да юк, боларда игътикад та юк, болар мөселман дөньясына кергән мясниклар, Русия мөселманнарының йөрәген, бавырын, эчен, башын сату өчен мөселман ите кибете ачкан мясниклар, шуны оптом да сата, кисәкләп-кисәкләп тә сата!» дигән нәтиҗәне тудырадыр.

Шуның өчен «Сүз»дәге мәкалә Англиягә каратып язылса, никадәр хата булачак булса, безгә караганда шулкадәр дөрестер. Бездә тәрәкъкыйпәрвәрлеккә каршы тору . хәятка каршы торудыр.

Бездә тәрәкъкыйпәрвәрлеккә каршы тору – татарның мәктәбе, мәдрәсәсе булуына, татарның идарәи руханиясе үз кулында булуына, татарның әдәбияты, матбугаты булуына, татарның хатыны-кызы кеше булуына каршы булган хәрәкәттер.

Бу карагруһлык кына түгелдер, Англия кебек адәмнең хокукына игътибар ителгән мәмләкәтләрдә җәза ителә торган җинаятьтер, халыкка каршы, мәмләкәткә каршы җинаятьтер.

Безнең хәятта әле мөхафәзәкярләр чыгарлык дию пәрие адымнары белән алга китү юктыр.

Шуның өчен «мөхафәзәкяр» дигән даирәләр булса, ул үзеннәнүзе килеп чыккан булмаенча, читләргә тәкълидтән ясалган бер маймыллык кынадыр.

Бәгъзе бер даирәләрдә тәрәкъкыйпәрвәр булдың исә, мәктәп карау, мөгаллим, мөгаллимәгә вазифа бирү, матбугатка иштиракь итү кебек бурычлар туганга, тәрәкъкыйпәрвәрлекнең оешуы дәверендәге матди чыгышларына ярдәм итәр өчен налог түләү лязем булганга, «мин тәрәкъкыйпәрвәр түгел, мин мөхафәзәкяр» диючеләр булды. Ләкин болар мөселман мөхафәзәкяренең программасының үзәге булуы тиешле булган зәкят, гошерне дә катгыяны инкяр итәләр вә шул мәсьәләдә кысылсалар, муллаларны сүгәргә тотыналар.

Болар мөхафәзәкярләр түгел, болар төя кошлары, безнең татарның үз эченнән чыккан, үзенең милли төя кошлары, үзенең «гакыллы башлары».

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

*** (Гәзитәмезнең мәктүбләр кыйсемендә…). «Сүз» газетасының 1916 елгы 1 апрель (40 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Г.Исхакыйны бу репликаны язуга Фатыйма Шакулованың газетаның шул ук санында урнаштырылган «Хатага дикъкать» исемле мәктүбе этәргән. Әлеге хат исә үз нәүбәтендә «Хикмәт» имзалы берәүнең (Петроградтан) «Сүз» газетасының 1916 елгы 9 март (31 нче) санында урнаштырылган «Ислам вә мәгарифчеләр» дигән мәкаләсен уку тәэсирендә язылган.

«Хикмәт» мәкаләсендә сүз 1914 елда бер төркем кешеләрнең «Сыйрател мөстәкыйм» исемле союз оештырырга йөрүләре искә төшерелә, ләкин, аныңча, «милли матбугатымыз, бөтен җәмәгать хадимнәремез каһәрләп, ләгънәтләр укып, аның бөтен әшәкелекләрен халык алдында ачып бирделәр, бөтен серләрен фаш итеп, зарарлы якларын күрсәтеп аңлаттылар. Шуның белән элекке козгыннар оясы пыр тузды». Ахыр чиктә карагруһлар мәнфәгатен алга тоткан бу «ислам вә мәгарифчеләр» элгәреге «Сыйрател-мөстәкыймче»ләр союзы низагысында «дәрес алып, […] сәясәт берлән халык эченә керү өчен, […] «Ислам» байрагын күтәрергә булдылар», – ди ул. «Хикмәт», боларның яшьләр арасыннан «арка таяначак бер гөруһ халык эзләргә» тотынуларын, хәйләле эш йөртүләрен әйтеп, «эшнең төбе, нигезе . мөселман халкына зарар итү, милли мәдәниятебезнең нигезен җимерү булачактыр» дип белдерә. Мәкалә «мөселманнарның милли, аңлылары милли намусларын сатмаганнары «Сыйрателмөстәкыйм»не ничек каршы алса, аның баласын да шулай каршы алырга тиеш»леген искәртеп тәмамлана.

Түбәндә Фатыйма Шакулова мәктүбен исә тулысынча китерәбез:

«31 нче номер «Сүз»дә «Ислам вә мәгарифчеләр» дигән фельетонда халыкны ике кыйсемгә аерып, берсенә . тәрәкъкыйпәрвәрләр, икенчесенә карагруһлар исемен бирә. Ләкин бу соңгы исем бирүе яңлыш һәм бондый яңлышны матбугатта тикшермәенчә вә пешерелмәенчә калдыру тиеш түгел. Чөнки тәрәкъкыйпәрвәрләргә каршы мөхафәзәкәрләр (яклау) була. Һәм бу ике кыйсем – икәве дә игътикадлы кешеләр. Адәмдә игътикад мөхтәрәм хәл һәм аларны карагруһлар дип әйтеп булмый. Карагруһларда игътикад булу ихтималы юк.

Хикмәт ага әйтә:

«Русия татарларының тәрәкъкыйпәрвәрләр яшь буыны хәят байрагын кулына тотып мәдәният дөньясына аяк басканга әле гасырларча вакыт үткәне юк. Аның тарихы бик кыска, ул дөньяга килүе берлән, хәят байрагын күрсәтүе берлән татар эчендә тәназыгы бәка мәйданга килде. Бу көрәшү, бу тартышуда халык табигый сурәттә икегә аерылып китте. Берсе «мәгърифәт, мәдәният, хәят» диде.

Шуның өчен тырышырга тотынды. Китапка, әдәбиятка ябышты. Ысуле җәдидне уйлап чыгарды. Шуны бөтен милләткә кабул иттерергә тырышты. Болар тәрәкъкыйпәрвәрләр иде. Икенче кыйсем «искелек, кабер-ахирәткә башка һәммәсе дә хәрам, дөнья кяферләр өчен генә яратылган» дип фәтва чыгарды.

Бу кыйсем карагруһлар кыйсеме иде, ди. Яңлыш шунда: кешеләр кабергә ышана, ахирәт көненә, кемнең хәрамы бар, искесе бар, димәк, аның игътикады бар. Игътикадлы кешеләрдән карагруһ булу ихтималы булмаган шикелле үк, карагруһларда игътикад булу ихтималы юк».

Г.Исхакый фикеренчә, татарларда әле консерваторлар (Англиядәге мәгънәсендә) дип исемләнерлек агым формалашмаган.

Тәнәзыге бәка гамиле – яшәү өчен көрәш факторы.

Имтиязларын мөхафәзә итү – өстенлекләрен саклау.

Татбикъка – яраштыруга.

Мәнфүр – нәфрәт ителгән.

Зәхмәт – эш, хезмәт.

Мәэмүр – чиновник.

Милләте мәкхүмә – изелгән милләт.

Истигъмаль иткән – кулланган.

Тәхкыйрь итте – хурлады.

Иттихаде исламчы – панисламист.

Игътикад – ышану.

Садәдиллекләренә – беркатлылык, эчкерсезлекләренә.

Шаһиде гадел – гадел шаһит.

Бинаән галәйһи – шуңа күрә.

Тасдыйк иделмеш – расланмыш.

* Журналда: имамнарын.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 198-201.

Җавап калдыру