ТАГЫ «СЫЙРАТЕЛ-МӨСТӘКЫЙМ»

«Сыйрател-мөстәкыймче»ләр тарафыннан «Ислам вә мәгариф» дигән орган чыгарырга хәзерләнү тагы әфкяре гомумияне галәянга китерә. Ни дип аңлыларымыз шуны суык канлылык берлән генә каршы алмыйлар.

– Чыга икән, чыга шул. «Ислам вә мәгариф» исемендә булып чыгамы? Әллә «Сыйрател-мөстәкыйм» исемендә килеп утырамы? Әллә бер дә уйланмаган яңгы бер исемдә мәйданга киләме?

Әллә иске «Нур» гына җанландырыламы?..

Монда нинди искиткечлек бар?

Менә башка гәзитәләр, журналлар чыга бит, ник соң шуның янында тавыш күтәрелми?

«Тәрҗеман» гәзитәсе 33 ел чыгып килә, «Вакыт» 10 ел чыкты, яңгы гәзитәләрдән «Тормыш» былтыр гына чыкты, «Сүз» быел гына мәйданга килде, боларның берсе дә бит мондый шау-шу куптармаган иде.

Ник соң «Сыйрател-мөстәкыйм» генә, «Ислам вә мәгариф» кенә шулкадәр тавыш чыгара?

– Сезнең гәзитә чыгарырга, үз фикерегезне таратырга хакыңыз булган шикелле үк, сез әллә Сафа мулланың1, Фатих Байрашовның2, Хаҗи Теләшинең3 фикерләрен таратыр өчен үз органнарын чыгарырга хакларын инкяр итми торгансыз?

«Вакыт» гәзитәсенең үз фикерен таратыр өчен борадәран Кәримовларның наширлекләренә, «Тормыш»ның Гыйбадулла Госмановның һиммәтенә таянып баруында бит сез бер гаеп тә күрмисездер. Хаҗи Теләшинең үз фикердәшләреннән матди ярдәм алуына, Фатих Байрашовларның үз юмарт дустларына кулларын сузуларына ник ул кадәр кыек карыйсыз дигән сөальләр килә түгелме?

Шул ук сөальләрне Фатих Байрашовның бөтен татар матбугатына, татар әфкяре гомумиясенә бирү ихтималы бар түгелме?

Аннан соң ни дип әллә нинди Гыйсьмәтиләр, Нәүрузилар «Ислам вә мәгариф»кә кергәннәр, керәләр икән4, дип шау-шу чыгарасыз? Һәрвакыт гәзитә идарәләренә бер кешенең керүе, чыгуы табигый түгелме? Галиәсгар Гафури «Кояш»ка кергән иде5. Галимҗан Ибраһимов «Аң»га кергән иде6. Хәзер кайсысы чыкты, кайсысы яза.

Шуннан бит беркем дә бер мәсьәлә ясамаган иде. Ник соң хәзер генә тавышланасыз?

Аннан соң Муса әфәнде «Әманәт» матбагасында «Ислам вә мәгариф»не басарга рөхсәт биргән икән яисә бирмәгән дип, нинди мәсьәлә тудырасыз? Муса әфәнденең матбагасы булса, ул үзенә файдалы эш бирсәләр алыр, файдасыз булса алмас түгелме? Харитонов матбагасында «Алла бер» дигән исламны тәхкыйрь иткән брошюра басылуга протест ясамадыгыз бит!» дияргә хаклары бар түгелме?

Тагы иң соңыннан болар һәммәсе бит «гаептән хәбәр бирү». Бәлки, Байрашовның чыгарачак гәзитәсе бик файдалы орган булыр. Бәлки, аңгарга матди ярдәм итә торган даирәләр фәкать мөселманны сөюдән генә яшерен мөселман булып, руслар күрмәгәндә истинҗа кылырга яратуыннан гына бирә торгандыр.

Бәлки, шул гәзитәгә керергә разый булган кешеләр бик яхшы ният берлән «сыйрател-мөстәкыймче»ләрне үзләрен алдап, шул эштән мөселманга файда итәр өчен хәйлә генә эшли торганнардыр!

Болар әле беленеп йитмәгән, фактлар әле кулда юк. Алай кызуланырга ярамый… Арттырып җибәрәсез, димәсләрме?

Шул фикер бик күп кешегә дөрес тә, гакыллы да, төпле дә кебек тоелмасмы?

Тоелыр…

Менә безне галәянга китергән нәрсә дә шул нокта да! Әфкяре гомумиямезнең аңлы кыйсемен куркыткан маддә дә шул.

Көтик әле, фактлар булганча сабыр итик әле, дидетерлек итеп «Сыйрател-мөстәкыйм»нең эшен куя белүдә…

Менә шул әхвале рухиядә икеләнүне тудырыр өчен әлегә кадәр паграк кешеләрне мөхәррирлеккә чакыралар, шул әле яхшы булмасмы дигән өмидне тудырыр өчен алар үзләренең «Нур» матбагалары була торып, Муса әфәнденең «Иманәт»ендә басты- рырга маташалар.

Матбага, матбугат дигән сүзләрне урта халык аерып бетермәгәннән файдаланып, «Муса әфәнделәр чыгаралар» фикерне тудырыр өчен, бик зур матди корбаннар ясап та, «Иманәт»кә керергә тырышалар.

Үзләре, килеп чыккач та, «Сыйрател-мөстәкыйм» союзы чыккандагы кебек, халык бердән сугып измәсен өчен, халык арасына – үзләренә, эчтән дошман булган мөселман халкы арасына күз буявы маневрлары эшләп, халыкның хәрәкәтен төрлеләндерергә, андагы берлекне бетерергә тырышалар.

Менә шул мәсьәләне күреп торган кешеләр, шуларның оста маневрларына корбан булмас өчен, халыкның күзен ачарга тиешме?

Әллә ул: «Тукта әле, әле дә факт булсын», – дип торсынмы? Бер кешене үтерергә дип, ул эчәчәк самавырга агу салып торган җинаятьчене күргән кеше: «Әй, әфәнде, сине үтерергә дип агу салалар!» – дип кычкырырга тиешме?

Әллә ул: «Әле бит факт кулда юк, ул әфәнде чәйне эчсен әле. Бәлки, агу ул кадәр күп тә түгелдер. Бәлки, тәэсир итмәс… Аннан бит әле белеп булмый: ул әфәнде үлсә дә, ахирәт йорты аның өчен, бәлки, күңеллерәк булыр», – дип уйланып торырга кирәкме? Моңгарга төрлечә җавап бирергә мөмкин булса да, тормышта моның әүвәлгесен «яхшы эшләде» диләр. Икенчесен «шул җинаятьтә иштиракь итте» дип мөхакәмәгә тарталар.

Озакка бармыйк. Мөфтилек мәсьәләсендә бәгъзе бер милли даирәләремез: «Әле ашыгырга юк, уйлашырга кирәк, төшенергә кирәк, әле бит мөселманга зарарлы кеше мөфти ителә дигән сүз – сүз генә, факт түгел», – диделәр. Вә шул хакта мөфтилек мәсьәләсендә әфкяре гомумиямездәге берлекне бетерделәр.

Нәтиҗә ни булды?

Күз алдымызда.

Шуның өчен «Ислам вә мәгариф»нең тууы хәбәрен халкымыз тәһлекәле бер дошман тууы дип каршы алуы табигыйдер вә шулай каршы алырга тиештер. Чөнки «Сыйрател-мөстәкыйм»нең соңгы итәк асты һөҗүменә мәгъруз булган милли ноктамыз . иң газиз, иң кадерле телемез, милли телемездер.

Чөнки «Ислам вә мәгариф»нең ирешергә теләгән максаты – әфкяре гомумияне сугарып тора торган пакь милли матбугат чишмәседер. Аның артына яшергән зәһәре . шул чишмәне агулар өчен хәзерләнгән агусыдыр.

Бәлки, боларга мәгънәви ярдәмдә булына торган әфәнделәрнең дә үзләренчә яхшы ниятләре бардыр. Бәлки, шул пычрак эшкә алар авыр ният берлә керә торганнардыр.

Ләкин боларның бу хәрәкәтләре нәтиҗәи игътибары белән дуңгыз итен бисмилла әйтеп кабул гына булачактыр.

Тирә-янындагы шуның хәрамлыгыннан шөбһәләре бар мөселманнарны алдар өчен әйтелгән бисмилла булып калачактыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Тагы «Сыйрател-мөстәкыйм». «Сүз» газетасының 1916 елгы 11 март (32 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Фатих Байрашов 1915 елда «Ислам һәм мәгариф» дигән газета чыгаруны планлаштырган.

1 Сафа мулла – Мөхәммәдсафа Баязидов.

2 Фатих Байрашов – «Мөселман фракциясендә өченче киңәш мәҗлесе» исемле мәкаләгә язылган искәрмәне карагыз.

3 Хаҗи Теләши – Мөхәммәт Хаҗи Теләши (1868/1870–1929, журналист һәм публицист; Нальчик тикшеренүчесе Р.Х.Хашхожева бу псевдонимның кабарда язучысы Кази-Бек (Юрий) Ахметуковныкы дип язды) – Парижда рус телендә чыгарылган «Мусульманин» журналының нашире һәм Петербургта чыгарылган «В мире мусульманства» газетасы редакторы («ниндидер бер кара аферист шәхес икәне мәгълүм булу белән журналны укымадылар». – И.Рәмиев). Бу басмаларны ул Столыпин биргән 15 мең сум акчага чыгарган, патша полициясе белән хезмәттәшлек иткән.

4 …әллә нинди Гыйсьмәтиләр, Нәүрузилар «Ислам вә мәгариф»кә кергәннәр, керәләр… – Сүз журналист, сәясәтче бу елларда Петроградта яшәгән Габдулла Гыйсьмәти (1883–1938) турында бара.

5 Галиәсгар Гафури «Кояш»ка кергән иде. – Язучы, публицист һәм журналист Галиәсгар Гафури-Чыгтай 1915 елда «Кояш» газетасында эшли.

6 Галимҗан Ибраһимов «Аң»га кергән иде. – Галимҗан Ибраһимов «Аң» журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып 1913 елның 18 октябреннән 1914 елның 13 февраленә кадәр эшли.

Галәянга – ярсуга.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 181-183.

Җавап калдыру