Бу елгы уку елы фәүкылгадә авырлыклар эчендә башланадыр. Мөгаллимнәремезнең бик күбесе гаскәри хезмәткә алынганга, бик күп мәктәпләремез мөгаллимсездер. Мөгаллимнәремез йитешерлек дәрәҗәдә булмаганга, алар да мөгаллимнәр урынын тутырырлык түгелдер.
Аның өстенә мөгаллим вә мөгаллимәләрнең мәгаше һаман әле әүвәлге елларның тормышына каратып куелганга, хәзерге кыйммәтчелек заманында көн кичерергә йитәрлек түгелдер. Шуның өчен мәктәп тирәсенә яңгы мөгаллимнәр җыю түгел, искеләрне – мәктәп исе белән чыныгып беткән мөгаллимнәрне тотып тору да фәүкылгадә авырдыр. Шуның өстенә әле тагы китабы, кәгазе, карандашы, каләме дә йитмәгән кебек, дәрес китапларымыз да азлык итәчәктер.
Сугыш башланганнан бирле кәгазь дүрт йөз процент кыйммәтләнгәч, матбага эшчесенең саны җитмеш биш-сиксән процент азаю бәрабәренә хакы йөз илле процент үскәч, татар китабы дөньясы тәмамы белән эшеннән тукталды. Елына меңгә кадәр яңгы төрле китаплар нәшер итә торган Идел буе китап базары, 15нче елдагы кебек, күп булса ун-унбиш китап мәйданга куя алды. Елына өч-дүрт йөз төрле мәктәп китаплары бастыра торган Идел буе матбугаты 16 нчы елның эчендә бик күп булса биш-ун яңгы китап бастыра алды.
Шуның өчен, дәрес башланыр-башланмас, китап ачлыгы күзгә ташланачактыр, бу елгы уку елында үзенең каты хөкеме астында шул татар мәктәбен кысып киләчәктер.
Мәктәпнең, бер тарафтан, мөгаллимгә ачлыгы, икенче тарафтан, китапка туймавы мәктәпләрнең эчке тормышына, балаларымызның тәрбиясенә бик зур тәэсир ясаячактыр.
Балаларымызның тәрбиясе бу елгы ел эчендә элгәрегегә караганда күп ким булачактыр. Алган мәгълүматлары элгәрегегә караганда бик күп мәртәбә аз булачактыр. Ул гына да түгел, китап базарында әүвәлдәгечә ярарлык, фән, тәрбия ягыннан бик үк начар табылмаган китаплар бик тиз алынып беткәнгә, ун ел эчендә начарлыклары катгый булып, мәктәптән сөрелгән ташландык китаплар мәктәпкә барып керәчәктер. Мәктәпнең тәдриҗи сурәттә эчке ягыннан үсеп барган бер вакытында мәктәпне артка таба чигәчәктер. Менә бу фәүкылгадә авырлыклар бетмәсә, уку елында үзенең авыр хөкеме астында берничә йөз мең татар баласын изәчәктер.
Нишлисең, сугыш вакыты, фәүкылгадә сугыш вакыты, безнең мәктәпләрнең дә болай начар баруы фәүкылгадәлек эчендәге бер фәүкылгадә генәдер дип үзеңне-үзең җуатырга, әлбәттә, мөмкин.
Ләкин бу фәүкылгадәлекнең сәбәбе сугыштан түгелдер. Безнең халкымызның, безнең аңлы дигән кыйсемемезнең үзенең киләчәген аңламавында, үзенең газиз баласының кадерен, кыйммәтен белмәвендәдер.
Безнең бөтен тарихымыз эчендәге фаҗигамез булса, ул да – балаларымызның гаилә эчендәге кыйммәте юклыгы, балаларымызга киләчәкнең агалары дип карый белмәвемездер. Хосусән баласына әһәмият бирмәү . сәүдәгәр сыйныфында искиткеч дәрәҗәдә таралган бер авырудыр. Сәүдәгәр сыйныфы үзе белән бергә углын кибеткә алып чыгарлык дәрәҗәгә йиткәнчә, кызы, тәрәзә төбенә утырып, үзеннән-үзе, мөстәкыйлән сагыз чәйнәрлек, гайбәт сатарлык булганча, берәр мәктәпкә йибәреп укытадыр. Баланың күз алдыннан китеп торуына бераз дикъкать итәдер. Ләкин шунда баланың ни дәрәҗәдә укытылуын, баланың нинди тәрбия алуын, нинди юлга таба борылуын хәтеренә китереп тә карамыйдыр.
Укыймы? Укый. Ни укый? Ничек тәрбия ителә? Нинди тормышка хәзерләнә? Аның анда эше юк. Фәкать артык расход чыкмасын…
Анысы да саранлыгыннан да түгел. Ләкин ул баласын укытуны эш дип карамаганга, аның сәүдәгәр башы андый-мондый «юк-бар эшкә» акча түгәргә, әрәм итәргә яратмый, шуның өчен иң бай гаиләләрдә – фамилиясенең сәгадәте өчен унар меңен кызганмаган өйләрдә дә иң газиз бер баланың тәрбиясенә сарыф ителәчәк сума абыстайның бер мәртәбә кунак мәҗлесенә тоткан расходы кадәре була алмыйдыр. Абыстайның бер мәртәбә «күңел ачкан» вакытында ычкындырган акчасына йитә алмыйдыр.
Шуның өчен дә безнең сәүдәгәр сыйныфындагы байлык, бездәге тиҗарәт йортлары, бу көн бар, иртәгә юк булып, баба-дан – балага, атадан анага калу кебек озын гомерлелек катгыян юктыр.
Шуның өчен бездә сәүдәгәр сыйныфы, баерак кыйсем бүлегемез халкына хезмәт итә торган нә мулла, нә мөдәррис, нә мөгаллим, нә мөгаллимә, нә тәрәкъкыйпәрвәр бер хезмәтче мәйданга китерә алмагандыр. Бала тәрбиясенең кыйммәтле сәүдәгәр алдында зиярәт тирәсе тотудан да түбән булганда мәктәп-мәдрәсәнең җаны булган, милли тәрбиянең нигезе булган китап базарына ул бер тиенлек тәэсир ясый алмагандыр. Китап базарына сатучы-алучы, табыш эзләүче булып керерлек сәүдәгәрлек тойгысы югары күтәрелмәгән, милли бер хезмәтне бергәләп эшләшим дип аяк басарга үзенең милли бурычын аңларлык балигъ булмаганга, китап базары баштан алып ахырына кадәр ярлы шәкертләр кулында калгандыр, ярлы шәкертләрнең тырышуы, тырмашуы белән тәрәкъкый итә алгандыр, ярлы шәкертләрнең гайрәте, энергиясе аркасында фәүкылгадә авырлыклар, фәүкылгадә кысынкылыклар белән олуг юлга чыгарга хәзерләнгәндер.
Сугыш ун ел кичеккән булса, бәлки, безнең китап базарымыз хәзерге кәгазь кысынкылыгын, эшче юклыгын бик салкын канлылык белән генә каршы алган булыр иде. Ул, бәлки, татар баласын, татар мәктәбен китапсыз калдырмас дәрәҗәдә ныгыткан да булыр иде.
Ләкин бу көн ул аны эшли алмады. Бу көн китап базарының шәкерт капиталы ун, унбиш миллион халыкның мәгънәви азыгын хәзерләп торырга йитмәде, йитмәячәк.
Инде ни булачак?
Китап базарында – кытлык, мәктәп эшемездә – артка чигенү… Сугыш дәвам итсә, китапларымыз беткән кебек, журналларымыз, гәзитәләремезнең дә берәм-сәрәм ябылуы, югалуы мәгълүм. Хәзер милли хәрәкәтемезнең кергән юлы шул. Шуннан тагы ничек килеп чыгачакмыз? Керсә чыга алмаслык шул тар тыкрыктан кем өстерәп чыгарачак?…
– Аны Алла белә.
Ләкин катгый иттереп әйтеп була: бу юлы милли кризисны хәл итәр өчен ярлы шәкертнең капиталы гына, гайрәте генә йитмәячәктер.
Милләтнең икътисадән нык сыйныфы, сәүдәгәре табыш итүдә фәүкылгадә шул елларда үзенең милли бурычын аңласа, үзенең газиз баласының кадере кесәсендәге каралып, майланып беткән керле маркалардан ким түгел икәнен сизсә генә, китап базарына кулын сузса гына, мәсьәлә хәл ителәчәктер. Шул вакытта гына татарның мәгънәви азыгы кирәк вакытында хәзер булып торачактыр. Шул вакытта гына мәмләкәтнең эчендәге, тышындагы кечкенә-кечкенә үзгәрүләр татар баласының тәрбиясез, мәктәбе китапсыз калуына тәэсир итмәячәктер.
Шуның өчен шул сабактан дәрес алып, сәүдәгәр галәме, татарның аңлы дигән байлары үзенең бала-чагасының киләчәктә ни татар, ни рус булып йөрүен күрәсе килмәсә, үзенең бала-чагасының тәрбиясезлегеннән килгән авырлыкларының һәрбер ыңгыра- шуындагы ләгънәтләре ләхетенә кадәр барып торуын теләмәсә, ул үзенең аталык бурычын үтәргә тиештер.
Шул аталар бергәләп берләшеп үзләренең балаларының укуы өчен, мәгълүм юлда тәрбияле булуы өчен китап базарындагы акчасызлыкны бетерергә тиештер.
Теләсә, табыш итү әсасында, теләсә, мәгънәви азык хәзерләп, киләчәк буын алдында рәхмәт ишетү, дога алу нигезендә булсын, көчле бер китап организациясе, бер нәшере китап ширкәте ясау ляземдер, фарыздыр. Мәсҗед салудан мең мәртәбә артык, руза тотудан, намаз укудан йөз, мең мәртәбә артык саваплы фарыздыр.
Шуның өчен уку елы башланганда, матбугатымызның ун елы тулган бер елында Идел буеның кайсы гына бер йирендә булса да, шундый бер милли организациянең тууын үземезнең эчемездән, үземезнең хәләл малымыздан тууын яһүдләрнең Мәсихен көткәннән көчле бер хис белән көтәмез.
Шул булганда гына, милли тәрбиямез юлга куелачак дип ышанганга, шул милли бурыч эшләнелмәгәндә, Идел буе татарын руслардан алып калу мөмкин түгел дип иман китергәнгә, курку белән өмидтән мөрәккәб бер хис белән көтәмез.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Уку елы керде. «Сүз» газетасының 1916 елгы 4 сентябрь (83 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Мәгаше – хезмәт хакы.
Тәдриҗи – эзлекле.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 294-297.