«НӘШЕРЕ КОРЪӘН ШИРКӘТЕ»

Габделлатыйф хаҗи Хәкимовның Харитонов матбагасын алуы Уфаның һиммәтле байлары тарафыннан оештырылган «Нәшере Коръән ширкәте»нең мәйданга килүенең беренче адымы кебек тәфсир ителгән иде1. Ләкин шул гомуммилләт өчен әһәмиятле зур бер эштә гомуммилләтнең барысының мөкатдәс булган

Коръән вә башка шәргый китапларны нәшер өчен эшләнгән шул эш итәк асты гына йөртелеп, аңлашылмаган бер мәсьәлә булып калган иде.

Кирәк, мәгънәви яктан вә, кирәк, матди яктан, сату-алу җәһәтеннән шулкадәр киң эшнең китап галәмендә бибәһрә бер Коръән сәүдәгәре белән бетерелүе вә шул эштә капраллык таягы «Сабах» ширкәтенә бирелүе исне китәргән иде2.

Ләкин соңгы вакытларда алынган хосусый мәктүбләргә караганда, мәсьәлә бөтенләй башкача, имеш. Казанда Харитонов матбагасын алучы һәм дә шул эшне «Сабах»ларга тапшыручы Уфаның Садри Нәзиров, Сабирҗан Шәмигулов вә башка байлар тарафыннан җыелган Казан сәрмәясенә эшләнгән эш булмаенча, Хәкимов фирмасының хосусый бер эше генә, имеш. Ләкин монда да әле һаман «имеш»тән котылып булмый. Ләкин шул имешләр бөтен Русия мөселман галәме өчен кирәкмәгән аңлашылмауларны тудыралар. Шул мәсьәлә хакында шөбһә уяталар. Татар матбугатында һаман шул мәсьәлә хакында аерымачык фикер бәян итүдән туктатып торалар.

Матбугатымыздан «Вакыт», «Тормыш», «Кояш» бу мәсьәләнең аңлашылмаган бер уен икәнен язып үттеләр. «Йолдыз» зур бер милли оешма кебек тәлкыйн итте. «Дин вә мәгыйшәт» Сафа Баязидовның яңгы бер кармагы кебек иттереп бәянда булынды3.

Ни генә булса булсын, аңлашылмау бетмәде вә шул изге эшнең башына куелган гизлелек бөтен эшкә шөбһәле бер буяу бирүдән саклый алмады.

Русия мөселманнарының Коръән вә башка мөкатдәс китапларны нәшер итү хакында башлары ватылганлыгы күбемездә мәгълүм. Мәкәрҗәнең беренче съездында4 дин китапларының милләтнең монополиясенә алынуы яшьләр тарафыннан тәкъдим ителгән бер мәсьәлә иде. Аннан соң да әллә никадәр сөйләнгән, язылган бер эш иде. Хосусән Казанда әлеге Харитонов матбагасында басылган Коръәннәрдә, Казанның мөтәгассыйб муллаларыннан Сафа мулланың мәгънәви мәсьүлияте астында чыгарылган Коръәннәрдә Казан яшьләре тарафыннан тәхрифләр табылгач5, бу мәсьәлә бик кызып киткән иде. Шул вакытта әллә никадәр планнар корылганның соңында гомуммилләт тарафыннан

Коръәнне сату-алу базарыннан чыгару, аны капйот сәүдәгәренең сату малы итүдән алу мәсьәләсендә фикердә иттифак хасил булган иде. Ләкин бездә бер мәсьәләне аңлап бетү белән эшләп чыгару арасында берничә ел вакыт үтү кирәк булганга, Коръән

Шәрифне инхисарга алу да шулай торып калган иде. Харитонов үзенең яңлыш Коръәннәрен сата биргән, башка көтепханәләр үзләреннән тагы яңлыш Коръәннәр баса биргәннәр иде.

Шул чуалчык дәвам итеп килгәндә, Уфа зыялыларының юл күрсәтүе буенча Уфаның байлары шул изге эшкә акча бирергә булдылар, булдылар гына түгел, бер ике-өч көн эчендә бер-ике йөз мең сум сума да җыеп алдылар. Хәзер инде шул эшне юлга кую гына калды. Акча биргән затларның һәммәсе дә шул сумаларын лиллаһ бирүләрен сөйләделәр. Шул сума белән ниятләрен

Коръәне газим нәшерен кирәкле юлга кую гына икәнен аңлаттылар. Максатлары хәзерге үзләренең кызыл мал, ашлык, йомырка, чүпрәк сатулары кебек, Коръән сатуын, алуын да бер тиҗарәт итеп алырга теләмәүләрен ап-ачык сөйләделәр. Шуның өчен уфалыларның шул юмартлыгы гомум тарафтан рәхмәт әйтелеп кабул ителде. Һичбер төрле могарәзә эшләмәенчә, эшнең эш булуы гына көтелде.

Ләкин бездә бик күп эшемездә булган кебек, монда да әллә нәрсә булуы да хактыр. Гомумән, әллә ни туды. Ләкин кирәгенчә уйланып, төшенеп түгел, әллә кемнең әллә нинди алдавы, әллә кемнең әллә нинди алдануы белән чуалчык эш булды да чыкты.

Моңгардан чыгачак нәтиҗә дә шуның өчен бик томанлы күренми хәле юктыр. Моңгардан чыгачак нәтиҗә дә, бөтен халыкның теләгәне кебек, Коръән басу, сату эшендә чуалчыкны бетерәчәк түгелдер. Чөнки яңгы «Сабах», Хәкимов фирмасының

Коръән нәшер итәргә хакы булган кебек, шундый ук мөселман фирмасы Кәримовның вә Хөсәенов вирасәтенең, Кадыйровның да, галим Максудовның да, шул ук Харитоновның да ихтыяры үз кулларында калды. Аларга каршы «сез басмаңыз» дигән бер канун эшләнмәгән кебек, аларга каршы «басмаңыз» дигән мәгънәви бер көч тә куелмады, куела алмыйдыр. Соң, ни генә булды?

Коръән нәшер эшенә тагы яңгы Хәкимов дигән бер кеше генә кереште. Шуның өчен Коръән вә мөкатдәс китапларны басу, тарату эше һаман әле милли, дини юлда ителмәде. Хәкимовның юмартлыгы мәгълүм булып калса да, аның акчасын милли, дини юлга сарыф итүдә мәгълүм бер планы булмаенча, күп вакытта үз балтасын үзе утырган ботакны кисәргә сарыф иттереп торуы гына беленеп калды. Коръәнне нәшер итүне милләтнең инхисарына алу мәсьәләсе һаман ачык көенчә калды, мәсьәләне баштан башларга булып калды.

Ләкин шунда тагы яңгы бер сөаль туды. Ул да Уфаның һиммәтле байларыннан Садри әфәнде Нәзиров, Сабирҗан әфәнде Шәмигулов вә башкаларның Коръән нәшере ширкәте ясар өчен биргән сумалары кайда калачак? Вә алар хәзер кем кулында? Шул сумалар халыкның милли, дини теләге булган Коръән эшен инхисарга алу өчен биреләчәкме, юкмы?

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

«Нәшере Коръән ширкәте». «Сүз» газетасының 1916 елгы 31август (82 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 …беренче адымы кебек тәфсир ителгән иде. – Бу урында Г.Исхакый «Яшь көчләрнең бурычы» мәкаләсенә ишарәли.

2 …бибәһрә бер Коръән сәүдәгәре белән бетерелүе вә шул эштә капраллык таягы «Сабах» ширкәтенә бирелүе исне китәргән иде. – Ис китәрүнең сәбәбе Кәбир Бәкернең «Коръән табгы вә ислам матбагасы» исемле язмасында («Вакыт», 1916, 19 август, 2079 нчы сан) ачыла. Ул анда: «Уфа байлары […] милләтнең иң зур ихтыяҗларыннан бере Коръән табгы вә дини китаплар нәшер итү өчен Духовный Собрание хозурында гомуми бер матбага тәэсис итү дип карар бирделәр. Габделлатыйф хаҗи, зур бер микъдарда иганә кылып, ошбу эшнең мәйданга килүенә өмид тә тудырган иде. Менә шул арада халис тиҗарәт уе белән генә матбага тотып килгән «сабахчы»ларның бу эшкә катышып, Харитонов матбагасыны үз матбагаларына кушулары, халис изге бер ният белән генә башланган бу эшнең барышын икенче бер тарафка суырып, милләтне зур бер вакыфтан мәхрүм итмәдеме?» дип яза, Габделлатыйф хаҗи биргән акчаның хосусый нәшриятка тапшырылу ихтималына каршы чыга. К.Бәкер уенча, «Бөек ислам матбагасы» исеме белән тәэсис ителгән Хәкимов вә «сабахчы»лар матбагасының нинди әсасларга корылганлыгы хәзергә ачык мәгълүм түгел. Эш башына куелган кешеләрнең бөтен гомере матбага хезмәтендә үтеп тә, сәнгатьчә имтияз кәсеб итәрлек җитди бер эш күрсәткәне беленмәде, шунлыктан хәзерге бу яңа матбагага яңа өмидләр баглап булмыйдыр. Билгакес, Харитонов мәйданнан китү илә Казандагы мөселман матбагаларының бөтен рәкабәтләре бер-беренә аяк чалудан гыйбарәт булып, сәнагать вә нәфасәт ягы үз-үзеннән сүнәргә мөмкин, чөнки бездә рәкабәт шул юлдан чыгалмый».

3 «Дин вә мәгыйшәт» Сафа Баязидовның яңгы бер кармагы кебек иттереп бәянда булынды. – Бу турыда журналның 1916 елгы 31 нче санындагы «Бөек эш вә мөһим тәшәббес» (имзасыз) һәм 33 нче санындагы «Габделлатыйф хаҗи» (авторы – Һатиф) исемле мәкаләләрдә әйтелә.

4 Мәкәрҗәнең беренче съездында… – «Иттифакы мөслимин» («Мөселманнар иттифакы») партиясенең I съезды Мәкәрҗә ярминкәсе вакытында 1905 елның 15 августында үткәрелә.

5 Коръәннәрдә Казан яшьләре тарафыннан тәхрифләр табылгач… – И.Н.Харитонов матбагасында Коръән хаталы басылуына беренче булып Фатих Әмирхан игътибар итә һәм «Кояш» газетасының 1913 елгы 14 ноябрь (264 нче) санында «Коръән бозу» исемле мәкалә бастыра. Казан татар вакытлы матбуга тында бу турыда берничә тапкыр язылган.

 

Шәргый – шәригатькә бәйләнешле.

Бибәһрә – белемсез.

Тәлкыйн итте – аңлатты.

Гизлелек – яшеренлек.

Тәхрифләр – сүзләрне, хәрефләрне үзгәртүләр; хаталар.

Инхисарга – монополиягә.

Лиллаһ – Алла хакы өчен.

Тиҗарәт – сәүдә.

Могарәзә – каршылык, низаглашу.

Вирасәтенең – монда: бергәлегенең.

Халис – чын, саф.

Рәкабәтләре – ярышлары (конкуренция).

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 292-294.

Җавап калдыру