ЯШЬ КӨЧЛӘРНЕҢ БУРЫЧЫ

Казан гәзитәләре фәүкылгадә бер зур милли хәбәр китерделәр. Уфаның һиммәтле байларыннан Габделлатыйф хаҗи Хәкимов, Казандагы Харитонов матбагасын йөз мең сумга сатып алып, шул матбаганы «Өмид» берлән берләштереп, дини китаплар нәшер итәр өчен бер ширкәт мәйданга китергән1.

Габделлатыйф хаҗи Уфа «Җәмгыяте хәйрия»сенә күптән түгел генә йөз мең сум иганә иткән заттыр. Габделлатыйф хаҗи – Уфадагы үз мәхәлләсенең мәсҗеден, мәдрәсәсен бина иткән, бу көнге көндә үз хәраҗаты берлән тәрбия итә торган заттыр.

Габделлатыйф хаҗи – Русиядә булган һәртөрле изгелек мөәссәсәләренә ярдәм итә килгән, үзе ышанган урыннарга малын кызганмый торган юмарт бер карт байдыр. Моның юмартлыгы белән бик күп йирдә мәктәп-мәдрәсә тәрбия ителде. Бик күп йирдә яңгы мәсҗедләр салынды, бик күп йирдә иске мәсҗедләр төзәтелде.

Габделлатыйф хаҗиның юмартлыгыннан, аның үзе ышанган һәр эшкә акчасын кызганмавыннан файдаланып, бик күп фасикъ муллалар аның акчасына донос кантурлары да ачтылар, халкына хезмәт итә торган яхшы муллаларны, оста мөгаллимнәрне төрмәгә яптырттылар, Себергә йибәрттеләр. Бик күп балаларның гөнаһсыз яшьләрен түктерделәр. Бик күп гаиләгә Габделлатыйф хаҗиның акчасы берлән гомергә онытылмаслык золымнар ясадылар.

Бу көнге көндә Идел буе мөселманнарының бәүлисләр шайкасы Габделлатыйф хаҗи акчасына гөнаһсыз милләт хезмәтчеләрен төрмәләрдә черетәләр. Ләкин бу начар эшләр дә Алла тарафыннан да гафу ителмәячәк. Бу золымнарда Габделлатыйф хаҗиның акчасы ялган шаһитлар ялларга, доносчылар ашатырга сарыф ителсә дә, Габделлатыйф хаҗи бу һиммәтен чын иманыннан эшләп килде. Янындагы иблис ялчыларын чын дин хезмәтчесе дип белеп, аларга матди ярдәмнән кулын тартмады.

Менә хәзер шул Габделлатыйф хаҗи, «дин, дин» дип сөйләп кенә эш бетмәгәнне белгәнгә, акчасын кызганмаенча, йөз мең сум сарыф итеп, дини китаплар нәшер итәр өчен матбага ала.

Шулай итеп, хезмәт итү лязем, фарыз дип ышанганга, газиз малын да кызганмый. Мең сум, ун мең сум, йөз мең сумнан тукталып тормый.

Ник? Чөнки аның ышанган эшен эшләү тиешлегенә иманы камил.

Чөнки аның аңлаган юлында изгелек итәргә ихласы там. Ләкин шул карт хаҗи бабайның шулкадәр һиммәт итүендә, мохите бик тар бер бабаның шулкадәр баһадирлык итүендә гыйлем, фазыйль ягыннан аңгардан бик күп дәрәҗәдә өстә торган яшьләргә гыйбрәт алачак бер нокта юкмы?

Бар – Ул да хаҗи бабаның үзе ышанган, үзенчә динлелек дип белгән һәрбер эшен эшләвендәдер.

Тәрбия, уку ягыннан хаҗи бабадан бик күп дәрәҗә югары торган яшьләр сыйныфын аерган нокта да менә шулдыр. Хаҗи баба ышандымы, иман иттеме . эшли, акча кызганмый, малдан тормый.

Яшьләр ышандымы, бернәрсәнең җәмәгать өчен кирәклеген белдеме, аңладымы . шуның белән тәмам итә, шул үз теләгәнен булдырыр өчен кыл кыймылдатмый. Бөтен милли, дини теләге мәйданга чыгарлык булса, өч тиен бакыр акча сарыф итми. Ул гына түгел, шул юлда хезмәт итә торганнарны ямьсез күрсәтер өчен гайбәт сата, һәрбер төрле чын хезмәтченең эшеннән әллә ниләр казынып, чокчынып гаеп эзли, яшь буын арасында җәмәгать эшләренә битарафлык фикерен урынлаштыра, хулиганлык тарата.

Шуның аркасында үзенең зыялылыгына бик ышанып йөргән ак якалылар арасында да чын җәмәгать хезмәтен карт, дорфа байлар гына итә, җәмәгать эшләрендә мохите тар, аңы аз байлар гына беренчелек шәрәфен казана.

Тегеләр… тегеләр тик тора… яисә әллә кайдан бер ахмак килеп, моның шөһрәте өчен акчасын сарыф кылганын көтеп ята…

Идел буе татарлары арасында кичерә торган дәверемез үзгәрү, алышыну дәвере булганга, безнең мәдәни ихтыяҗларымыз Коръән бастыру белән генә бетмидер.

Егерменче гасырда мөселман булып торыр өчен Коръәннең бик дөрест иттереп, яхшы кәгазьгә басылуы, матур төптә төпләнүе генә кифая итмидер. Хәят бик төрлеләнгәнгә, мөселманлыкны саклау өчен мәктәбе, мәдрәсәсе, мәсҗеде, җәмгыяте, әдәбияты, матбугаты, музыкасы, театрына да ихтыяҗ шулкадәр үк зурдыр.

Бер карт бай үзенең бинаи исламиятнең баганасы дип ышанганын үз мәсърафына эшлидер. Мәктәпнең кирәклегенә, Коръәннең дөрест басылуы дәрәҗәсендә икәнен аңлаганнар, матбаганың кирәклелеге Коръәннең катыргысының пөхтә булуыннан әһәмиятлерәк икәнен аңлаганнар, әдәбият, музыканың милли тәрбия өчен һава белән су кебек лязем икәнен аңлаганнар нишлиләр?

Алар да шул хаҗи бабадан гыйбрәт алалармы? Алар да шул юлда – үзләре ышанган юлда бер хәрәкәт эшли алалармы? Аларның байлары – саннары йөзләп түгел, меңләп саналачак байлары – шул юлда бер эш эшлиләрме?

Казанда, мәсәлән, милли әдәбиятны тәрәкъкый иттерер өчен идеяле бер ширкәт ясалдымы? Башка бер шәһәрдә матбугатны милли юлдан тугры иттереп алып барырлык бер оешма мәйданга китерелдеме?

Идел буеның күп шәһәрләренең берсендә генә булса да милли театрымызга нигез салынырлык бер генә матди хәрәкәт эшләнелдеме?

Юк! Ул гына да түгел, башланган бер идеягә торгызылган эшләр йимерелделәр, харап булдылар, матди көч юклыгыннан чәчәк ата алмаенча корыдылар, беттеләр.

Татар балаларының милли тәрбиядә булуы тиешлеге хакында беркемнең дә шөбһәсе юктыр. Шул ният белән чыгарылган матур «Тәрбиятел-әтфаль», «Ак юл» журналлары акчасызлык юлында корбан булдылар2. Мөгаллимнәр вә мөгаллимәләрнең фән, тәрбия юлын күрсәтүгә ихтыяҗларында бит беркемнең дә шөбһәсе юктыр. Шул бурычны үтәр өчен фән, тәрбия журналларыннан «Мөгаллим», «Мәктәп» берсе артыннан берсе үлде, харап булды3, култыклаячак көчләр булмаганга, бик кечкенә генә матди ярдәмнәр дә булмаганга баттылар, югалдылар.

Ул гына да түгел, бу көнге көндә милли тәрбиямез өчен иң кирәкле нәрсә мәктәп, дәрес китапларымыз икәнендә сүз булу ихтималы юктыр бит. Менә хәзерге көндә шул фәндә тәхассыс иткән, исмасам, егерме мөгаллимнең генә әллә никадәр яхшы китаплары наширләре юкка, үзләренең акчалары юкка басылмаенча яталар.

Иң ахырдан, татар әдәбиятын мәйданга китерүдә исемнәре танылган мөхәррирләрнең язган бер әсәрләре белән милли байлыкның кирпечен салулары* тасдыйк ителгән әдәбиләремезнең генә әсәрләре басылыр өчен, исмасам, бернәрсә тудырылганмы?

Юк.

Ник?

Әллә боларның тарафдарлары азмы? Әллә әдәбиятның кирәклеген аңлаучылар юкмы? Әллә матбугатның су кебек лязем икәнен белүчеләр йитәрлек түгелме? Әллә мәктәп-мәдрәсәнең, матбугатның лөзүмен аңлаучыларның саны бик кыскамы?

Хәер!

Ник соң?

Буларның берсенең дә иманы – үзенең ышанган матбугатына, әдәбиятына, мәктәбенә иманы Габделлатыйф хаҗиның Коръән катыргысына иткән иманы кадәр юктыр.

Чөнки буларның берсенең дә сөйләгән сүзе эчтән кайнап чыккан хакыйкать түгел, модага иярүдән килгән балалык кына.

Ләкин балалык та үз вакытында үтәргә тиештер. Егетлек яшенә йиткәч тә, балигълыктан чыга алмаган гөруһлар һичбер вакыт егет була алмаячаклардыр. Егет була белмәгән кешеләрнең вакыты йиткәннең соңында карт була белмәве дә мәгълүмдер.

Шуның өчен, шул зур вакыйгадан гыйбрәт алып, безнең аңлы дигән сыйныфымыз да бераз хәрәкәткә килергә тиештер. Ул да сүз берлән түгел, иман берлән эшкә керешергә тиештер.

Хосусый эшне эшләүдә матди көч беренче дәрәҗә булганны бик белгән бу затлар җәмәгать эшләрендә дә матди көчләрне сарыф итә башларга, үзләренең теләкләрен мәйданга чыгарыр өчен, матди көчләрне бергә җыеп, милли бер ширкәт мәйданга китерү тиештер.

Безнең игътикадымызча, бу көнге көндә иң беренче кирәк булган ширкәт – үземезнең милли әдәбиятымыз, үземезнең фәнни әдәбиятымыз, үземезнең чын матбугатымызны алып бару өчен төзеләчәк ширкәттер.

Хәзер халыкның кулында акча барда шундый бер милли ширкәт тәэсис итү бик йиңгел булачактыр. Ләкин берничә шарты бар.

Аларның беренчесе – акчалы кешеләрнең акчасына табынмаулары. Икенчесе –зыялы дигән затларның, әллә кемнәрнең бирүен көтеп тормаенча, иң әүвәл үзеннән башлаулары. Өченчесе – кылны кырыкка ярып, бик гакыллы булган булып маташа-маташа форсатны качырмаулары.

Менә хәзер, мал куәте белән милләтенә хезмәт итәргә теләгән яшь көчләр, кизү сезнеке! Милләтеңезнең истикъбаленә иманыңыз булса, балаңыз-чагаңызны шул милләт иттереп күрәсеңез килсә, шул юлда өстеңезгә төшкән бурычны үтәргә тиешсез.

Үзеңезнең алдыңызда үзеңезнең шәрәфеңез булса, үзеңезнең балаңыз-чагаңыз алдында үзеңезнең бурычыңызны аңлый алсаңыз, шул милли адымны эшләргә тиештерсез.

Бу көнгә кадәр килдек, матбугатымыз берничә каһарманнарның йилкәсендә өстерәлеп бара алды, әдәбиятымыз җаныннан газиз берничә әгъзасын корбан итеп кечкенә-кечкенә адымнар ясый алды.

Ләкин каһарманнар дәвере һәр милләттә бер генә була. Ул хәзер үтте. Үтмәсә – үтә. Бөтен милләт өстенә төшкән һәрбер милли фарзе кифаяне эшләп, милләт өстеннән фарызны төшерүче кимеде, кими бара, бетәчәк.

Ләкин фарыз бетми. Милли фарыз, милли ихтыяҗ арта гына бара. Бу көн эшләнмәсә, иртәгә тагы зурая, иртәгә эшләнмәсә, кәффарәте тагы олуглаячактыр, вә милли яшәешемез авырайганнан-авырая барачактыр. Никадәр гакыллы башлы булып, әллә кемнәр эшләгәнне көтсәңез дә, форсат качырудан башка файда чыкмаячактыр.

Дини китаплар нәшер итүдә бурычын үти белгән карт Латыйф хаҗи сезнең өстеңезгә милли фарыз булган йөкне төшерер өчен килмәячәктер.

II

Элгәреге заманда бабаларымызның үзләренең милләтләрен саклар өчен тоткан юллары бер генә булган. Ул да – милләте хакимә берлән мөмкин кадәр аз мөнәсәбәттә булыну. Шуның өчен ул заманның алдагылары, голямасы күршеләремез русларның бөтен тормышын хәрам итеп игълан иткәннәр.

Русларның зәбихәсе хәрам, рус белән никях, русларның ашамак-эчмәке хәрам, русларның телләре, көйләре хәрам, русларның гадәтләре, йолалары хәрам, русларның кием-салымы, бүрке, папкасы, каләнсуәи мәҗүсисе хәрам. Алар белән алыш-биреш итү, алар белән мөгамәлә итү, хәләл даирәдә булса да, куркынычтан хали түгел.

Менә шул юллар белән иске бабайлар үземезнең хәятымызны үз хәятымыз даирәсеннән чыгармаска тырышканнар. Читләрдән килә торган һәртөрле мәдәни, гыйльми, дини, гадәти хәрәкәтләрнең һәммәсен дингә хилаф дип сеңештергәннәр. Шуның аркасында безнең Русиянең эчендә калган бер уч Идел буе татарларын руслашудан саклап алып кала алганнар. Бабаларымызның бу хәрәкәте ул вакытта иң табигый бер хәрәкәт булган. Милләтне саклар өчен, тәназыгы бәка өчен ул вакытта ялгыз шул юл гына тугры булган.

Шул хәрамнар аркасында бабайларымыз гаиләмезгә рус хатыны керүдән саклый алганнар. Гаиләмезне тәмам милли иттереп калдыра алганнар. Шул хәрамнар аркасында бабайларымыз үземезнең йоламыз, гадәтемезне саклый алганнар. Тормышымызны русларның көе, музыкасы, гадәте, йоласының тәэсиреннән азат итә алганнар. Шул хәрамнар хакында халкымызның рухына «чын тормыш – безнең тормыш, башкаларның тормышы – хәрам тормыш» дигән казыяне сугып, үзенең тормышына, хәятына каршы зур бер мәхәббәт баглата алганнар.

Ул вакытларда бабайларның шул калканнары тәмамы берлән читтән килә торган үзлекне бетерүгә каршы тора алган, ул замананың кыска гакыллы миссионерларының дорфача христиан итәргә тырышуларына каршы кальга була белгән.

Ләкин ул вакытта безнең халкымызның тормышы тәдафегый хәлендә булган. Ул үзенең иленә кергән дә керпе кебек бөгәрләнгән дә яткан. Читтән ни генә килсен, ул сөтме, балмы, дегетме, катыкмы . зәһәре белән агу дигән дә куйган, һичберсеннән авызына алмаган.

Ләкин вакыт үткән саен, замана үзгәргән. Русиянең хокукый тормышында үзгәрешләр булган кебек, аның сәүдәсендә, гыйлем-һөнәрендә әллә никадәр яңгылык пәйда булган. Безнең халык та, табигый уларак, шул зур агымга каршы тора алмаган.

Аның сәүдәгәре сәүдәгә керешкән. Рус белән, яһүд белән, башкалар белән мөгамәләгә тотынган. Аның сүзен дә, көен дә ишеткән. Холкын, тормышын да күргән. Кием-салымын да күздән кичергән.

Озын-озак мөнәсәбәттән соң теге бабаларның «русның һәрнәрсәсе – хәрам» дигән казыясы да йимерелгән, татар тормышында Аурупа мәдәниятенә каршы корылган шул крепость ватылгач та, Аурупа мәдәнияте татар тормышының эченә йимерелеп керә. Аның әдәбияты, аның музыкасы, аның йоласы, гадәте, аның киеме-салымы татар тормышын каплый. Иске бабайларның гадәте буенча, бәгъзе бер кешеләремез «хәрам, хәрам» дип кычкырса да, буа ерылгач, суга каршы «рөхсәт юк» дигән бу әмерләрнең тавышка башка һичбер нәтиҗәсе булмый.

Хәзер бу көнге көндә моннан илле ел элгәре татар дөньясы – ислам диненнән күбәи тимер кигән татар дөньясы тәмамы белән үзгәргән. Аның йоласы, гадәте элгәреге саф татар йоласы түгел, аның киеме-салымы Алтай тауларыннан алып чыккан печемдә түгел, аның тормышының үзәге, элгәреге кебек, күршеләренең басып китүеннән курку түгел, аның утырган йире дә, элгәреге кебек, Идел буе татар иле генә түгел, ул бөтен Русиягә җәелгән, җәелә.

Русиянең шәһәрләренә, авылларына кәсеп өчен китә, тарала. Аның әхвале рухиясе дә башка, ул хәзер рус хәятына каршы «бу – хәрам» дигән үлчәүне югалткан. Элгәреге бабайлар заманасындагы бик күп хәрам булган нәрсәләр хәзер аның тормышына кереп киткән, «кирәкле» булып киткән. Ул алар белән хәзер тартыша да алмый, чыгарып ыргыта да алмый, дөресте – шул ыргытуны кирәк тә тапмый.

Ул хәзер русның тормышыннан ул кадәр җирәнми, рус хатыны дип, күзне йомып китми, рус зәбихәсе хәрам дип ашамаенча тормый, рус белән алыш-биреш итү шөбһәле дип үзенең табышын югалтмый, югалта алмый.

Чөнки тормыш аны мәҗбүри иттереп сарбысыз булырга куша. Шуның өчен аның үзлеге, аның миллияте элгәреге дин калканы белән генә саклана алмый. Аның үзлеге, элгәреге кебек, йола, гадәттә руска иярмәү белән генә мөхафәзә ителә алмый.

Ул хәзер «иярмәү»не булдыра алмый, иң тугрысы, булдырырга тиеш тә тапмый. Ул хәзер элгәреге кебек дорфа миссионерның килеп, үзен христиан итүеннән курыкмый. Анлык кына аның үзенә ышанычы бар. Анлык кына үзенең хокукын саклый белерлегенә аның иманы бар. Ләкин аның миллияте, аның үзлеге һаман читтән һөҗүмгә мәгъруз.

Ул хәзер иленнән чыккан. Аның иң фәгъгал бүлеге шәһәрләрдә яши, сәүдәсен, һөнәрен үзенә башка халыклар белән эшли. Шуларның телен өйрәнә, гадәтен белә. Алар белән төрле мөгамәләдә була. Ашавында, эчүендә, киемендә, салымында ул гомум модага табигъ. Ул монда Алтай тауларыннан чыкмый, Петербургта, Мәскәүдә чыга.

Эш эшләп бетердеме, ул тын җыяр өчен урамга чыкса, анда аны кинематограф каршы ала. Ул зур көзгеле залда музыка астында үзенең утыз тиененә күңел җуата, театр, музыкасы аның арыган нервларын хәл җыйдыра! Ләкин «Тәфкилев», «Сакмар» уйнап түгел, «Во саду-ли, в огороде» көйләп! Ул, аз гына үсә төшеп, зуррак сәүдәгәр булса, рәхим ит, аның ихтыярында рус театрлары, рус опералары, рус концертлары. Менә болар барысы да, акрын гына моның эченә сеңә-сеңә, элгәреге татар баласының үзлеген читкә куа бара. Аның миллиятен чит мәдәният эчендә тоз кебек эретә бара.

Бу да әле бер хәл. Бу кыйсем халык үзләре мәдрәсәсен, мәктәбен, мулла-мөдәррисен күргәнгә, аларның эчләренә үзлелек ныгытылган. Аларның тәмамән миллиятләрен югалтудан страховать иткән. Ләкин яшь буынның хәле ничек? Болар балалары ничек?

Архангельда, Тверьда, Киевта, Харьковта, Владивостокта, Харбинда, Костромада яши торган бу татарларның балаларының хәле ничек?

Балалык вакытларын болар үзләре кебек яшьтәш рус балалары Вася, Маня, Федя белән үткәрергә мәҗбүрләр. Шул Вася, Федялар арасында азлык хасил иткәнгә, уенда, гадәттә, алардан үрнәк алырга мәҗбүрләр. Мәктәп вакыты йитеп укый башласалар, тагы Вася, Паша, Федя өчен хәзерләнгән мәктәпләргә китми хәлләре бармы?

Юк!

Соңгы елларда ибтидаи мәктәпләремез артса да, игъдади тәрбия өчен рус гимназияләренә керми хәл юк бит.

Шул балаларның авызлары ачылып, әдәбият укый башласа, рус телендәге йөз еллар эшләнгән рус әдәбияты белән татар әдәбиятын чагыштырып карамый хәле бармы?

Зур рус милләтенең күп еллар эшләнгән әдәбияты алдында татарның кечкенә, яшь әдәбияты тез чүкми хәле бармы?

Музыкага китсә, әллә никадәр дөньяга мәшһүр композиторлары эшләгән рус музыкасы белән безнең милли кубызымызның черелдәве ярышуны күтәрәчәкме?

Һич!

Шуның өчен бу балаларның үскән вакытларында үзләренең тәкаммелләре өчен читтән фән, гыйлем, тәрбия алган чакларында бөтен мәгънәви азыклары чит халыкның азыгы булачактыр вә шул татар балаларында милли ныклыкны саклый торган һичбер көч калмаячактыр .

Шуның өчен бу көнге килешемездә барсак, тормышымызның үзгәрешенә каршы үземезнең үзлегемезне саклый торган яңгы коралларга ябышмасак, егерме биш-утыз ел үткәннән соң, безнең хәлемез ни булачактыр?

Без, бераз татарча сөйли белә торган паспортларымызга «Әхмәтҗан Мөхәммәтҗан углы», «Әсма Миңлешәриф кызы» дип язылган кешеләр булып, атамыз, анамыз үлгәндә мулладан ясин «прочитать» иттерә торган рәсми мөселманнар, рухан башыннан алып ахырына кадәр руслар, марҗалар булып калачакмыз.

Без ул вакытта яисә Касыйм татарлары кебек әллә ниндәен иске фикерләрдә мөтәгассыйб булып, милли эшләрдә тәмам рус булып, үзлегемезнең тамырына балта чабучан милли кяферләр булачакмыз.

Яисә Литва татарлары кебек буен бөтиле, шәмаил шәрифле, теле юк, әдәбияты юк, музыкасы юк, гадәте-йоласы юк байгышлар булып калачакмыз.

Ләкин шул хәлдән чыгар өчен, киләчәк егерме биш-утыз ел эчендә бөтен Идел буе мөселманнары арасында Ильминский да уйлый алмаган шул миллиятсезлек, руслашу падишаһлык сөрмәсен өчен юллар бармы соң?

Бар!

Ул да – хәзерге көннән үк яшь буынымызны милли зәррә белән зирәһләү, ул да – балаларымызны миллиятнең бөтен төрлеләре белән ашлау!

Ләкин безнең өчен Коръәнне дөрест иттереп бастырып, шәп иттереп төпләтү генә йитәчәк түгелдер.

Аның өчен милләтнең аңлылары, киләчәктәге шул куркынычны күреп, бу көннән үз вазифасын үти башларга тиештер. Бу көннән яшь буын өчен милли азык хәзерләтергә тиештер.

Аның өчен ни лязем?..

III

Аның өчен ни ляземме?

Үзлегемезне саклар өчен, үземезнең аерым бер милләт булып яшәвемезне саклар өчен ни ляземме?

Үземезнең күрше милләтләр арасында эреп бетеп, бөтен барлыгымызны, бөтен мәдәниятемезне, бөтен байлыгымызны читләрне үстерер өчен тирес, чүп булудан саклар өчен ни ляземме?

Моның җавабы бик кыска.

Без көчле булырга тиеш. Чит милләтләрнең көчләре тарафыннан йотылмаслык дәрәҗәдә, милли авызларына сыймаслык дәрәҗәдә зур булырга тиеш.

Чит халыкларның тешләре арасында кысылып, изелер дәрәҗәдә тешсез, тырнаксыз булмаска, күрше халыкларның мигъдәләренә керү белән каймак кебек эреп китәр дәрәҗәдә йомшак, зәгыйфь булмаска тиеш.

Әгәр без шулай көчле була алсак, безнең бер милләт булып торуымыз хәл ителгән! Әгәр без үзлегемезне саклар дәрәҗәдә көчлелек күрсәтә алмасак, безнең башка халыкларның үсүләре өчен тирес булуымыз катгый!

Замана – көчленеке!

Хәят хакы, кирәк, аерым кешеләрдә булсын, кирәк, иҗтимагый сыйныфларда булсын, кирәк, аерым милләтләрдә булсын – көчленеке.

Бу – табигатьнең кануны!

Ләкин бер милли оешма ни белән вә ни дәрәҗәдә көчле була беләчәк?

Моның өчен биреләчәк җавап та бик кыска һәм катгый. Бер адәмнең таза, көчле, нык булуы өчен аның бөтен әгъзалары исән булып, аңар ашамак-эчмәк, пакь һава саф булуы өстенә, ул адәмнең әгъзаларының бөтен хәрәкәте киләчәген саклар өчен хезмәт итүе кирәк, ягъни ул бу көнге көндә мохитеннән алган көчне иртәгә, өченче көнгә тормышын дәвам иттерер өчен кирәкле эшләрне эшләргә боруы, бар көчен шул юлда татбикъ итүе кирәк.

Шуның кебек үк бер милләтнең дә бер милләт булып, аерым бер мәдәни оешма булып, үзенең телен, үзенең гадәтен, йоласын, үзенең динен саклар өчен лязем булган шартлары да шул милләтнең бөтен әгъзаларының үзенең бәкасе өчен кирәкле булган хезмәтләрне итүен . милләтнең башы шул фикер хакында уйларга тиеш. Милләтнең кулы шул хакта лязем күрелгән эшләрне татбикъка таба борылырга тиеш. Милләтнең аягы, гәүдәсе шул башның борган тарафына хәрәкәт итәргә, адым атларга тиеш. Милләтнең үрчү куәте, халыкның саны артуга гына түгел, халыкның ганганәсе, милли әхвале рухиясенең өзелмәенчә атадан – бабага, бабадан балага бирелүенең тәсбих теземе булырга тиештер.

Ләкин бу «тиешләр» һәммәсе дә нәзарият бит! Моның татбикы ни тарызда?

Моның татбикымы? Аның өчен иң әүвәл милли хәятымыздагы иҗтимагый гонсырларымызның кайсысы киләчәк өчен кирәкле, милли бәкамыз өчен кайсысы лязем икәнен тәгаен итү шарттыр.

Бу гонсырларны хәзерге кебек «карт» [һәм] «яшь» истиляхлары белән бүлгәндә дә бик зур яңлышмаячакмыз. Киләчәк тормыш, моннан егерме-утыз ел, илле ел соңгы тормыш кемнәр өчен кирәк?

Бу көнге көндә гүр якасына аяк баскан картлар өчен моның кайгысы – хәсрәт түгел, рәхәте шатлык түгел икәне мәгълүмдер.

Киләчәктә бетү, руслашуга да кемнәр мәгъруз? Бу көнге көннең картлары, ир урталары түгел, хәзерге көннең яшьләре, балалары, киләчәк буындыр. Шуның өчен шул киләчәк хәзерлеген корганда, уйлаганда, хәзерге картларның уйлары, фикерләре, аларның искедән калган мөстәхас фикерләре белән катгыян хисаплашмаска тиештер. Бөтен нигезне – киләчәк өчен корылачак нигезне яшьләргә каратып, киләчәк буынның баласына каратып эшләргә тиештер. Шуның өчен зиярәт тирәсен тотуларын мөхтәрәм картларга калдырып, яшьләр, балаларның истикъбале белән мәшгуль булырга, аларны руслаштырудан, бетүдән саклар өчен юллар табарга тиештер.

Моның өчен иң беренче шарт – мәктәпләремезнең милли булуы түгелме? Шөбһәсез, шулайдыр. Ләкин бу көнге көндә ибтидаи мәктәпләремездә «милли» дигән сүз никадәр истигъмаль ителсә дә, эч ягыннан болар бик зәгыйфь, моның төбенә куелган тәрбия һичбер төрле рәтләнеп эшләнмәгән, мәктәпләрнең нигезләренә чын милли тәрбия берләштерелмәгән.

Моның сәбәпләре, әлбәттә, күп. Мөгаллим-мөгаллимәнең лөзүме кадәре мәгълүматы йитмәве, мәктәп китапларымызның бик начар булып, мәгълүм бер мәсләккә хезмәт итәр өчен эшләнгән булмаулары. Шул кимчелекләр аркасындадыр, мәктәп күргән балаларымыз мәгълүм бер милли тәрбияне алып чыга алмыйлар.

Мәктәптән чыккач, мәгълүм милли юлдан барырлык итеп йибәрелә алмыйлар. Шуның өчен милли бинаны төзүдә беренче лязем булган нәрсә – мәктәпләремезнең мәгънәви көчләрен зурайту, юксәләтүдер.

Бу – беренче.

Икенче – мәктәптә вакытында баланың алганы никадәр күп кебек күренсә дә, алар бик сай мәгълүматлы булалар. Тәрбия хосусында мәктәпләр никадәр яхшы булса да, алар гына юлга төшерә алмыйлар. Шуның өчен, мәктәпләрдән дәрт алып чыккан балаларның омтылуларын тудырыр өчен, аларның мәктәп тышындагы тәрбияләрен мәгълүм юлдан алып бару ляземдер. Шуның өчен яшь буынның уку китапларына дикъкать итү ляземдер. Милли хәятның төрле мәсьәләләре хакында баланың башындагы сөальләргә милли рухта җавап табар өчен милли әдәбият иң ышанычлы иптәштер. Шуның өчен яшь буынга үзенең телендә язылган әдәбият та аның күңеле омтылган бөтен мәсьәләләргә җавап та бар дәрәҗәдә бай булырга тиештер. Аның күңелен җуатыр, башындагы, йөрәгендәге дәртләрен таратыр өчен милли музыкасы яисә кулына алып уйнаган көе аның саф хисләрен былчыратмас дәрәҗәдә эшләнгән булырга кирәктер.

Аның эче пошыпмы, мәйдандагы бер-бер иҗтимагыймы, гаиләвиме мәсьәләне хәл итәргә юл эзләпме барган театрында аның алган хиссияте, тәмамы белән миллияткә манчылган булу өстенә, сәнгать җәһәтеннән дә чын театр булырга тиештер.

Шуның өстенә яшь буынның һәр көн иртә белән хәбәрләр, вакыйгалар хакында укый торган гәзитәсе, фәнни мәсьәләләр хакында моталәга итә торган журналы, китаплары ана телендә булуы һәм дә эченең байлыгы ягыннан күршеләренекеннән ким булмавы шарттыр.

Менә шул мәгънәви көчне милли иттереп организовать итә белсәк, менә шул яшь буын өчен бөтен мәгънәви кирәкләр ана телендә табылырлык булса, күршеләр эчендә эрүгә вә киләчәктә бер милләт булып яшәүдән мәхрүм булуга каршы зур бер кальга корылган буладыр.

Ләкин сүздә йиңгел бу эшләрне билфигыль эшләү фәүкылгадә бер гайрәткә мохтаҗдыр. Ул да – татарның бөтен мәгънәви көчләрен берләштереп, аларның бөтен куәтләреннән, талантларыннан мөмкин кадәр күп иттереп милли байлык тудыруга истигъмаль итү, аларны остача иттереп эксплуатировать итүдер.

Моның өчен хәзерге көндә мәктәп-мәдрәсәләремез дәрес китаплары яза алырлык әһле тәрбияне бергә оештырып, мәгълүм программада дәрес китаплары хәзерләтүдер.

Моның өчен әдәбиятымызның үсүенә хезмәт итүе күздә тотылган бөтен әдипләремезнең хәятларын мөмкин кадәр зур милли әсәрләр мәйданга китерердәй юлга борудыр. Моның өчен милли матбугатымызның күрше яһүд, рус, әрмән матбугатыннан мәгънәви яктан фәкыйрь булмасын өчен, әһле гыйлем, әһле фәнни матбугат мәйданына чакырыр дәрәҗәдә матди җәһәттән ныкландырудыр. Боларның барысы да матди көчкә мохтаҗдыр, һәм дә хәзерге көндә төрле йиргә таралган татарның мәгънәви көчләре шул кизүдәге мәсьәләләрне хәл итәр дәрәҗәдә хәзерлеге булганда, бөтен терәлү матди көчтә генәдер. Ул матди көч, һичбер халыкта да күктән иңмәгәнгә, читтән китерелмәгәнгә, халыкның үз эченнән табылырга тиештер. Бәхетле халыкларда күп вакытта бай бер сыйныф шуны эшлидер. Безнең кебек йолкыш милләтләрдә шул зур милли бурычны тутырыр өчен иманыннан башка каләме генә яисә авызы гына бар, йирсез-сусыз пролетариат эшли, көрәшә. Матди көч йитмәү аркасында әллә никадәр гайрәт сарыф ителеп, әллә никадәр кыйммәте юк затлар югалтып кына дәвам итә аладыр. Фәкать үләр-үлмәс дәрәҗәдә генә дәвам итә аладыр вә алгандыр.

Ләкин моның соңында шул дәрәҗәдә дәвам итсә, бу көчләр халыкны руслашудан сакларлык калкан хәзерли алмаячактыр. Бу кечкенә генә көч киләчәк буынның милли рухын туйдырырлык милли-мәгънәви азык йиткереп тора алмаячактыр.

Шуның өчен хәзерге көндә шул ихтыяҗны аңлаган даирәләр шуның чарасына төшенергә тиештер. Моның эчендә иң фарыз булган нәрсә – бу көчләрнең терәлеп тора торган матди манигъларны бетерүдер. Икенчедән, яңгы көчләр хәзерләр өчен өмидле яшьләрне хәзерләүдер. Боларны фәгалиятькә чыгарыр өчен, милләт тарафыннан әминият казанган кешеләрнең идарәсенә бирер өчен милли бер фонд та хәзерләүдер. Шул милли фондтан үземезнең матбугатымыз, әдәбиятымыз, театрымыз, музыкамыз ярдәм алырга тиештер. Шул милли фондтан рус мәктәпләрендә укучыларыбызны милли даирәдә тәрбия ителәчәк юлга сарыф ителергә тиештер. Татбикатькә килгәндә, иң беренче милли фондтан зур бер нәшере китап ширкәте ясап, мәктәп, китап, әдәбият, театр, музыкамызны үз кулына алырга тырышырга тиештер.

Икенчедән, шул кирәкле тарызда нәшер иткән китапларны мөмкин кадәр бөтен авыл почмакларына кадәр таратырга тиештер. Менә шул эшләнә алса, егерме-утыз ел эчендә Идел буе татары суда батмый, утта янмый торган, кая барса да эреми-нитми торган бер милли оешма була беләчәктер. Шул бурычны эшли алмасак, киләчәктәге буынның руслашуына бу көннән разыйлык имзасы аткан буламыз. Ләкин бездә сәүдәгәрләр, байлар арасында шул фикерне аңлаганнар йитәрлек бармы? Бөтен Идел буенда шундый бер ширкәт ясарлык йөз, йөз егерме мең сумлык акча табып буламы?

Аңлаган яшьләр арасында тарих буенча онытылмаячак шул милли хезмәттә беренче урында торырга теләүчеләр бармы?

Монысын киләчәк күрсәтер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Яшь көчләрнең бурычы. «Сүз» газетасының 1916 елгы 14, 19 һәм 23 август (78, 79 һәм 80 нче) саннарында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Г.Исхакый язмасы һәм «Тормыш» газетасының 1916 елгы 10 август (499 нчы) санындагы «Уфада кызлар мәдрәсәсе» исемле хәбәр Г.Гаделморад имзалы берәүне «Дин вә мәгыйшәт» журналында «Тормыш» вә «Сүз» гәзитәләренә» дигән күләмле мәкалә белән чыгыш ясарга этәргән (1916 ел, 32, 33, 35 нче саннар).

Аның соңгы (35 нче) санында сүз Г.Исхакый мәкаләсе турында бара. Автор, татарның киләчәге мәсьәләсен Г.Исхакый «дәһшәтле мәсьәлә итеп табуын», «бөтен татар зыялыларына җитди бер сөаль ташлавын» әйтеп, Исхакый мәкаләсеннән II өлешенең «Шуның өчен бу бабаларның үскән…» дип башланган соңын аз гына үзгәртүләр белән тулысынча күчереп бастыра һәм мәкаләсен түбәндәгечә дәвам итә:

«Гаяз бу сөальне бик җиңел итеп кенә ташламый, ул үзе сүзе башында борынгы голямаларның «динсезләр берлән аралашмагыз, тар кием кимәгез, фәләнчә уку хәрам, дуңгыз ите хәрам, фәләнчә йөрү мәкъруһ, музыка дөрест түгел» кеби сүзләр илә иң әүвәл зыялыларның канын кыздыра. Шуннан соң милли кяферләр дип аларга мәзкүр сөальне кадый. Бу сөальгә җавап бирү, әлбәттә, безнең кеби фикере кара, халык, дин-диянәт дип, Гаяз таифәсе артыннан йитәрлек дәрәҗәдә түгел, артта калган таифәләргә лязем түгел. Шуның өчен бу сөальгә Гаяз мәсьәләсенә җавап бирүне түбәндәге таифәләргә хәвалә кыйлам (дикъкать идәрсез!).

Ике сүзнең берендә ят тел катыштырып сөйли торган, кирәк-кирәкмәс фәннәр укып, романнар карап (?), тәүсигы мәгълүмат хәйләсе илә яшәгән (үз зәгымларынча) зыялылар, эшкә иренеп, иленнән бизеп, милләтнең азаккы копейкасын да үз кесәләренә калдырмаенча, корсак туйдыру фикеренә кереп, милләтне хур вә мәсхәрә кыйла торган нәсел вә нәсәб заегъ итәргә сәбәп булган театр вә концерт биреп йөрүче татар артистлары, каты якалар куеп, кулларына капельмейстер кеби нечкә вә юан таяк тотып, үзләренең нә милләттән икәнене түшләренә карап беленми, озын мыеклы-сакалын атнасына ике мәртәбә кыра торган мөгаллимнәр бөтен дөньяга һәртөрле бидгать ишага кыйлып яза.

Тугры килгән урында очраган халыкка татлыландырып сүз сөйләүче тел бистәсе, хатыннарга һәр нәүгъ хөрриятне бирә вә аларны җитәкли, имамнарны «муллалар» дип язып, эшсезлек илә гаеп кыла торган, үзләрен бөтен дөньядагы милләттәшләргә дәрес бирүче санаган вә бәгъзеләре гәзитәләре саен мөфти хакында халык арасына ифтиракка сәбәп булган төрле хәбәрләр язып, үзләре мөфти була алмый калган ачуын алучы гәзитә мөхәррирләре, мөгаллимәләрне, уку яшендәге кызларны һәр нәүгъ дәсисә илә тәдсис итеп, артларыннан телохранитель булып йөрүче татар начальниклары, өйләрендә ят милләттән гувернантка, кухарка тота торган суфи мәхәллә картлары, очраган кешегә сәлам бирергә дә саранлык кыйла торган, кирәкле урынга иганә сораганда, вакытым юк әле, дип кенә җавап бирүче, кызларны рояль-пианино вә әллә нәрсәләр уйнарга өйрәтүче яһүди хатынына сәгатенә ике сум биреп, хәлфә вә мулласына килгәндә, бер сум да бирергә авырсынучы байлар, әүвәлге вакытта бишбилле казакидан, мәсҗедкә барганда чалмадан йөреп, хәзерендә ул сыйфатын җуеп, европейский тар вә юка костюм киеп, ботинкалардан гына йөри торган сәүдәгәрләр, граммофон мөсабәкасе ясый торган, хатыннарын томанныйларга, базарларга, якын станцияләргә вә вокзалларга йөртүче, мәхәлләсен аздыра торган яшь имамнар, мәктәп-мәдрәсәләрен төрле программаларга авыштырып, төрле йирдән мөгаллимнәр китереп тә һаман да эш чыкмаенча, шәкертләре берәм-берәм сызган, тәрәкъкый итә торган мәдрәсәдә шәкертләре калмагач, (от нечего делать) сызганып кызлар мәдрәсәсе ачып, шунда мөдир булырга, яхуд пәрдә артында гына булса да, имтихан кылырга фикерләүче имамнар, мөгаллимнәрне төрле шәһәрләрдән, чит мәмләкәтләрдән игъланнар илә җәлеп итүче вә һәр сәнәдә моктәдир мөгаллимнәр хезмәте аркасында галидән ибтидаигә төшкән, ярты миллион суммага хуҗа мөдир вә мөтәвәллиләр, мәхәллә халкы арбасына утырып, мәдрәсәләрен сыйныфлап мөгаллимнәргә тапшырып, зур шәкертләрдән колак каккан мөдәрисләр, йә, авыл йә шәһәр халкы тормы- шын тәнкыйть итеп, үзе намаз укымый, дин тотмый, рузасыз гомер кичерүче мөхбирләр, хатыннар ихтилятыннан, хәрәкәт вә сәкәнатларындан ләззәт алучы тәрәкъкыйпәрвәр татарлар, җәмгысы нә бер Алласын, пәйгамбәрен зикер итми торган, дин юлында булган ишан вә муллаларга дошман булган, фәхеш вә отыштан башы чыкмый торган шарлатаннар! Пәйгамбәр сөннәтенә, сәләф юлына аркылы төшеп, исем вә шөһрәт таратуга хезмәт итүче, мәсҗедләренә хатыннар кертүче хатынпәрәстләр, җае килсә, дин вә вөҗданын бер тиенгә сатарга хәзер булган, халыктан көлү өчен көлке журналлары чыгарган адәм хурлары, халык акчасыны исраф итәр өчен намәшруг юллар ихдас идәргә тәэсис иделеп тә, бар акчаны бетерүче «Җәмгыяте исламия» дип аталган җәмгыять әгъзалары, мохитенә карап, мәсләк алыштырган остазлар юлыннан чыккан ишан вә мөридләр, Гаязның идәреб, мәбһүт уларак гарыз иткән сөаленә – аның өчен нә лязем? Нә җавап бирсен инде?

 […] хәзерге хәлемезне назар игътибарә алып, барыш-килеш, алмашыну, милли кяферлек мәсьәләләре мөляхәзә итәргә, чарасына керешергә тиештер. Сүзегез бетәсендәге язылган нәрсәдән дә азрак гыйбрәтләнергә кирәккә, шул мәсләкне тәрвиҗ вә тәкъвия итүче баш мөәссис Гаяз бу көнге көн кидешләрнең уңгайсызга таба барганын сизә вә төзәтергә ни лязем икәнен халыкка гарыз кыла.

Фәгътәбиру йа ули-л- әбсар».

1 Уфаның һиммәтле байларыннан Габделлатыйф хаҗи Хәкимов … бер ширкәт мәйданга китергән. – 1916 елда И.Н.Харитонов типографиясе бертуган Әхмәдуллиннарның «Өмид» типографиясе белән берләшә һәм «Сабах» фирмасы каршында эшләвен дәвам итә.

2 «Тәрбиятел-әтфаль», «Ак юл» журналлары акчасызлык юлында корбан булдылар. – «Тәрбиятел-әтфаль» журналы 1907 елның гыйнвар – март айларында Мәскәүдә Заһид Шамил наширлегендә һәм редакторлыгында чыккан (сәркатибе – Фатих Әмирхан). «Ак юл» журналы 1913 елдан 1916 елның гыйнварынача Казанда Фәхрелислам Агиев наширлегендә һәм редакторлыгында чыккан.

3 «Мөгаллим», «Мәктәп» берсе артыннан берсе үлде, харап булды… – «Мөгаллим» журналы 1913–1914 елларда Оренбургта Хәсән Гали наширлегендә һәм редакторлыгында чыккан. «Мәктәп» журналы 1913–1914 елларда Казанда Шиһаб Әхмәров редакторлыгында чыккан (нашире . «Сабах» ширкәте).

Дүн түбән – шактый дәрәҗәдә түбән.

Вәйля – ни үкенеч.

Хәраҗаты – чыгымы.

Бәүлисләр – доносчылар (полиция ?).

Там – бөтен, тулы.

Фазыйль – галимлелек.

Кифая итмидер – җитмидер.

Бинаи исламиятнең – исламият бинасының.

* Шул сәтырларны язучының унлап әдәби әсәре язылганнарына биш-алты ел үтсә дә, басылмый торалар. – Г.Исхакый искәр.

Тәхассыс иткән – белемле булган.

Исмасам –ичмасам.

Игътикадымызча – ышануыбызча.

Фарзе кифаяне – тиешле эшне.

Кәффарәте – гөнаһтан арыну өмете кылынган яки кылынырга тиешле эше.

Милләте хакимә – хаким милләт.

Каләнсуәи мәҗүсисе – мәҗүсиләрдән килә торган очлы бүреге.

Хали – азат.

Тәназыгы бәка – яшәү өчен көрәш.

Казыяне – кагыйдәне, фикерне.

Тәдафегый хәлендә – саклану, һөҗүмне кире кайтару хәлендә.

Күбәи тимер – тимердән эшләнгән сугышчы киеме.

Печемдә – кисемдә.

Сарбысыз булырга – тартынып тормаска.

Мөхафәзә ителә – саклана.

Мәгъруз – дучар ителә.

Фәгъгал – бик эшчән.

Табигъ– ияргән, буйсынган.

Игъдади – хәзерләү (гә караган).

Тәкаммелләре – камилләшүләре.

Рухан – рухи яктан.

Мөтәгассыйб – фанатик.

Буен – муен.

Зәррә – бөртек; монда «башлангыч» мәгънәсендә.

Зирәһләү – саклау.

Мигъдәләренә – ашказаннарына.

Татбикъ итүе – куллануы.

Бәкасе – яшәеше.

Ганганәсе – традициясе.

Нәзарият – теория.

Гонсырларымызның – элементларыбызның.

Мәгъруз – дучар.

Мөстәхас – ташка әйләнгән.

Юксәләтүдер – монда: югары дәрәҗәгә күтәрүдер, камилләштерүдер.

Моталәга итә – укыта, фикер йөртә.

Билфигыль – чынлыкта.

Манигъларны – киртә, каршылыкларны.

Татбикатькә – практикага, гамәлгә ашыруга.

Нәшере китап – китап бастыру.

Хәвалә кыйлам – тапшырам.

Тәүсигы мәгълүмат – мәгълүмат тарату, арттыру.

Зәгымларынча – уенча.

Заегъ – әрәм, файдасыз.

Бидгать ишага кыйлып – яңа эшләр таратырга тырышып.

Ифтиракка – аерылышуга.

Нәүгъ дәсисә илә тәдсис итеп – төрле хәйлә белән алдалап.

Граммофон мөсабәкасе ясый – граммафонлы (булуда) ярыш.

Томанныйларга – кинематографларга (тавышсыз дәвере).

Моктәдир – сәләтле, булдыклы.

Галидән ибтидаигә төшкән – югары белемнән башлангычка төшкән.

Дин тотмый – журналда: дин тотмый дип.

Хатыннар ихтилятыннан – хатыннар (белән ?) аралашудан.

Сәкәнатларындан – хәрәкәтсезлегеннән.

Сәләф – борынгылар (ата-бабалар).

Намәшруг – шәригатькә сыймаган.

Ихдас идәргә – уйлап чыгарырга.

Мәбһүт уларак – гаҗәпләнеп.

Тәрвиҗ вә тәкъвия итүче – таратучы, алга җибәрүче һәм ныгытучы,

куәтләндерүче.

Мөәссис – нигезләүче (нигезләп сүз әйтүче).

Гарыз кыла – җиткерә.

Фәгътәбиру… – гыйбрәт алыгыз, йә, күзләре булганнар.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 279-291.

Җавап калдыру