УФА КИҢӘШ МӘҖЛЕСЕ

Гәзитәләрдә язылуына күрә, киңәш мәҗлесендә кузгатылачак мәсьәләләр хакында зуррак шәһәрләрдә мөзакәрә йөргәнлеге мәгълүмдер. Хосусый мәктүбләргә караганда, әһле тәрбия дә, киңәшкә хәзерләнеп, материал хәзерләп яталар. Уфа земствосының гайре руслар арасында мәгариф тарату шөгъбәсенең мөдире Гомәр әфәнде Терегулов җәнабларының дә киңәштә кузгатылачак мәсьәләләрнең бик күбесе хакында докладлар хәзерләве языладыр1.

Оренбург земствосының мөселманны агарту хадимнәренең дә докладлар хәзерләү, материаллар туплаулары күптән билгеледер.

Киңәш мәҗлесендә рәсми хезмәтче булып хәзер булачак бу затларымызның докладлары, мәгърузатлары, әлбәттә, бик мәгънәле булачактыр.

Хосусән Уфа земствосында гайре русларны агарту эшен өч ел эчендә бик югары дәрәҗәдә күтәргән, ике елда туксан алты кадәр мөселман китапханәсе ачтыра алган Гомәр әфәнденең тәҗрибәдән алган мәгълүматы бик файдалы булачактыр.

Ләкин болар никадәр файдалы булса да, боларда шул хосуста тәҗрибәгә таянылган мәгълүмат күп булса да, алар гына мәсьәләне хәл итәчәк түгелләрдер, бәлки, мәктәп, тәрбия мәсьәләсен киңәш мәҗлесенең алдында ачып куячаклар гынадыр.

Шуның өчен чакырылган затлар һәммәсе дә киңәштә хәл итәчәк мәсьәләләрнең әһәмиятен аңлап, мотлакан, хәзерләнергә тиештер. «Тегеләр эшләр әле, тегеләр хәзерләр әле» дип, буш кул берлән барудан өстә булырга, хосусән гыйлем, тәрбия вә педагогия мөтәхассыйслары, тәҗрибәле мөгаллим, мөгаллимәләр, бу маддә хакында төшенеп, фәнни докладлар хәзерләргә тиештер.

Безнеңчә, киңәш мәҗлесендә хәл ителәчәк мәсьәлә – милли хәятымызның иң зур бер мәсьәләседер.

Хәзерге заманда милли хәят белән тору мәктәп-мәдрәсә тәрбиясенең милли рухта булуына багланганлыгы исбатка мохтаҗ түгел бер хакыйкатьтер. Мәктәбе, халкының рухы, тәрбиясе, милли даирәсе булмаган, баласы-чагасы милли рухы белән сугарылмаган халыкларның читтән килә торган куәтле мәдәнияттә эреп китүләре дә ап-ачык күренгән эштер.

Шуның өчен безгә, безнең буынга хәзер бик авыр бер бурыч йөкләтеләдер. Ул да, эшләнеп, ислях ителеп килә торган мәктәпләремезне, зурларымызны ачуны-агартуны хәл-әхвальгә муафикъ, замананың теләвенә яраклы итеп куеп, үземезнең киләчәктә бер милләт булып яшәвемез гаясенә ирештерә торган юлга салудыр.

Бу юлда безнең матбугатымыз, җәмәгать хезмәтләремез, хосусән мөгаллим-мөгаллимәләремез, мәктәп-мәдрәсә караучы әрбабе һиммәтемез бик зур хезмәтләр сарыф иттеләр. Ләкин боларның һәммәсе дә, аерым йирдә аерымча барып, бер юлга куелмаган иде. Төрле шәһәрдә төрле юллардан кителеп, алгы юлга барысы бергә барып чыга алмаган иде. Соңгы елларда программаның төрлелеге, фәүкылгадә көчле булуы һәр йирдә сизелә иде.

Мәктәпләрнең икътисади ягының тәэмин ителмәгән булуы бик күп мөгаллимнәрне сөйгән урыннарыннан читкә китәргә, үзләре тудырган мәктәпләрне ташларга мәҗбүр итә иде.

Хәзер земстволар, үзләренең вазифаларын аңлап, мөселман халкын агарту юлына кергәч тә, мәктәпнең һәм дә халыкны агартуның икътисади ягына нык нигез куелды. Земстволар халыкны агартуның мәсърафын, хезмәтчеләренең саннарын тәэмин иттеләр. Ләкин земство әрбабы үзе мәктәпләрнең программасы хакында вә шул эшнең ничек эшләнүе хакында тәҗрибәсе, мәгълүматы булмаганга аптырап калды вә шул эштә бергәләп эшләр өчен мөселман халкының игътибарлыларына мөрәҗәгать итте. «Мәктәпләреңезне һәм дә халык агартуны нинди юлдан алып барырга телисез? Фикереңезне аңлатыгыз», – диде. Без хәзер менә шул сөальгә җавап алдында торамыз. Бу сөальне безгә земство әрбабы гына бирми, безгә бу сөальне тормыш үзе куя. Бу сөальнең тугры хәл кылынуына безнең мәктәбемез, безнең кыйраәтханәләремезнең истикъбале баглы. Бу мәсьәләне тугры юлга куя белүемезгә безнең бер милләт булып яшәешемез баглы. Шуның өчен бу мәсьәлә . хәзерге вакытта бөтен иҗтимагый мәсьәләләремезнең иң мөһимедер.

Моннан киләчәк файда санап бетерә алмаслык булган кебек, үземез теләгәнчә хәл итә алмасак, үземез теләгәнчә хәл итәрлек көч күрсәтә алмасак, моннан киләчәк зарар[ны] да үлчәүне кабил түгелдер. Моның тормышымызга итәчәк тәэсире хәзерге бөтен мөәссәсәләремезнең тәэсиреннән зурдыр.

Бу киңәш мәҗлесендә кабул ителәчәк карарлар үземез теләгәнчә чыкса, шул карар тормышка татбикъ ителсә, моның сәмәрәсе идарәи рухания исляхыннан яисә фракция янына көчле бюро ясаудан ун мәртәбә, йөз мәртәбә артык булачактыр.

Чөнки монда милли хәятның нигезе салынадыр. Чөнки монда гасырлар буена китәчәк милли бинаның рухы корыладыр.

Чөнки монда хәзерге гасырда һава кебек, су кебек кирәкле мәгарифнең чишмәсе ачыладыр.

Чөнки монда халкымыз арасында еллардан бирле чуалып агып йөргән әмәлемез, саглям бер сәясәтемез бер юлга куеладыр.

Әһәмиятен аңлап, җитди хәзерләнә алсак, өстемезгә төшкән бурычны үти алган буламыз.

Ваклык күрсәтеп, бар көчемезне җыя алмаенча, кирәгенчә карар ясый алмасак, киләчәк буын алдында җинаять ясаган буламыз.

Вакыт йитте, мәсьәлә әһәмиятле.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Уфа киңәш мәҗлесе. «Сүз» газетасының 1916 елгы 12 июнь (63 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Гомәр әфәнде Терегуловның … докладлар хәзерләве языладыр. – Меньшевик, 1913–1917 елларда Уфа губернасы земствосының мәгариф бүлегендә мөселманнар бүлекчәсе мөдире, педагог Гомәр Терегулов (1883.1938) турында сүз бара; 1919 елдан соң эмиграциядә яши.

Татбикъ ителсә – яраклаштырылса.

Мәгърузатлары – проектлары.

Әрбабе һиммәтемез – булдыклы кешеләребез.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 255-257.

Җавап калдыру