ФРАКЦИЯ ЯНЫНДАГЫ «БЮРО» МӨНӘСӘБӘТЕ БЕРЛӘН

Фракция янында булган киңәш мәҗлесенең беравыздан бюро ясарга, мотлакан, лязем табуы һәммә гәзитәләр тарафыннан язылып үтте. Бу фикергә Идел буе матбугаты һәммәсе дә беравыздан лязем дип каршы алган шикелле, Кырымның «Тәрҗеман»ы, Кавказның «Ачык сүз»е1 дә шул фикерне тәкрарлады. Боларның һәммәсе дә үзенең укучыларына «Мөселман фракциясе алдында мәсьәләләр бик мөһим, андагы депутатлар шул милли, дини вазифаларны үзләре генә үтәрләр дип көтеп тору хаксыз. Аларга шул милли бурычны үтәшер өчен матди, мәгънәви ярдәм лязем. Ул да – «бюро тәэсис берлән була» дигән фикерне аңлатырга

тырыштылар.

«Вакыт» гәзитәсе мөхәррирләре арасында киңәшкә чакырылган ике зат булып та, берсе дә килә алмаса да, алар да шул фикердә, шул матбугат берлән бергә булдылар. Киңәш вакытында «Вакыт»ның бер номерында «Оренбурглар бара алмадылар инде, гафу ителсен. Ләкин Оренбург үз өстенә төшкән вазифасын тәмамы берлән үтәячәктер» диелгән иде.

Мин хәзер фракция янындагы бюроны төзүдә Оренбургның шул вазифасын ничек үтәвен белмим. Шул сүзләрне язган «Вакыт» рәфикымыз шул мәсьәләдә никадәр ярдәм итүеннән хәбәрем юк. Иншалла, бу сүзләр матурлык өчен генә язылмагандыр. Иншалла, Оренбург мөселманнары үзләренең дини, милли вазифаларын үтәүдә башкалар эшләгәнне алыр өчен кулларын сузып тормый торганнардыр. Моңганчы һәрвакыт милли, дини мәсьәләләремездә алдан йөргән Оренбург зыялылары да үзләренең урыннарын белә торганнардыр дип хис зан итәм.

Ләкин «Вакыт» рәфикымызның 8 мартта чыккан номерасындагы «Фракция янында бюро тәшкиле» дигән мәкалә2 ни өчен язылганын белмәенчә аптырап калам. Идарәдән язылган бу мәкалә иң әүвәл бюро ясауның лөзүме хакында ихтиляф юклы-гын әйтеп үтүдә киңәш мәҗлесендәге фракциянең платформа мәсьәләсене мөзакәрә итүгә килеп төртелә вә шул хактагы платформа дигән сүзне программа сүзе берлән чуалтып, түбәндәгечә фикер йөртә: «Фракция янында шул киңәш мәҗлесе ун елдан бирле дәвам итеп хак хәят казанган Русия мөселманнарының берничә съездлары тарафыннан кабул ителгән «Иттифак» программасының3 уң стенасын урынында калдырып, сул стенасын алып ташларга карар биргән, бу исә мөселман халкының дикъкатен җәлеп итсә кирәк. Бу хәлнең мөселман әфкяре гомумиясе тарафыннан кабул күрелүе бинаән галәйһи, фракция янында бюро тәшкиленә вә халык илә фракция арасында берлек артуга хезмәт итүе шөбһәледер».

Иң әүвәл киңәштә булган бер кеше сыйфаты берлән һәм дә киңәштә шул платформа мәсьәләсен мөзакәрәгә куючыларның берсе булуым4 игътибары берлән шул аңлашылмауны җавапсыз калдыра алмыйм.

Бөтен гәзитәләрнең хисабына караганда, киңәш мәҗлесендә һичбер төрле программа мәсьәләсе күтәрелмәгәне, хосусән «Мөселман иттифакы» программасы тикшерелмәгәне, үзгәртелмәгәне мәгълүмдер. Бу мәсьәләне минем кадәр үк, әлбәттә, «Вакыт» рәфикымыз белергә тиештер.

Мәсьәләдә фәкать платформа . хаттел-хәрәкәтне тәгаенләү хакында гына сүз булды. Киңәш мәҗлесендәге бөтен хазирун бердән: «Бу мәҗлес «Мөселман иттифакы»ның программасын карамый, бу фәкать Думадагы мөселман депутатларның хаттел- хәрәкәтләренең уңнан, сулдан чикләрен генә күрсәтергә тырыша», – диде.

Бу фикер бөтен хазирун тарафыннан платформаны карау иттереп кабул ителде. «Мөселман иттифакы»ның программасыныңуң стенасы да, сул стенасы да булса, урта стенасы да, идәне дә, түшәме дә (булса) – һәммәсе дә элгәреге халәтендә калдырылды.

Киңәш мәҗлесе уң тарафтан килә торган һөҗүмне күзгә алып, шул якка элгәреге, моннан ун ел элек кагылган мәшрутиять баганасын – соңгы елларда бик какшаган, хәтта ауган мәшрутиять баганасын утыртты.

Русия мөселманнарының эчләрен пошыра, шөбһә калдырачак монда ни бар ди. Шул мәшрутиять сызыгы сызылгач, мәшрутиять байрагы күтәргән «Мөселман иттифакы»н сөючеләрнең ни дип кәефе китәдер, ди.

Билгакес, шул сызык сызылгач, «Мөселман иттифакы»ның эченә таба уңнан ага торган пычрак хәрәкәтләргә генә буа корылды. Итәк асты хәрәкәтләре берлән мөселманнарга зарар итә торган даирәләргә, үземезнең карагруһларымызга: «Алар бездән түгел, «Мөселман иттифакы»ннан читтә», . дигән сүз генә ачык иттереп әйтелде. «Дин вә мәгыйшәтче»ләр5, Ишми ишаннар6, Байрашовлар

«Мөселман иттифакы» берлән буталып йөри алмаудан мөселман өчен файдага башка һичнәрсә булмаячак дип ышанылып шулай эшләнелде.

Сулдан стенаны алып ташлау дигән фикер дә хата. Мин, докладчы булып, үз тарафымнан уңнан һәм сулдан чик сызылуы тәкъдим иткән идем. Ләкин мәҗлес бер тавыш берлән генә түгел, бөтенләй бергә ул тарафтан куркыныч юк дип мөзакәрә итмәде, ул якка сызык та сызылмады.

Иң әүвәл: платформаның сул тарафында чик сызыгы бар идеме? Юк иде. Беренче, Икенче Думаның мөселман трудовиклары, шул чикне үтеп, мөселман фракциясенә керәләр иде.

Өченче Думада социалист Ибраһим бәк Хәйдәревкә7: «Шул сызыкны үтмә», . диелмәгән иде.

Дүртенче Думада сәяси радикал Ибнеәмин әфәндегә8: «Читкә чык», – дигән боерык бирелмәгән иде.

Өченче Думада Ибраһим Хәйдәревнең мөселман фракциясе платформасында эшләвеннән мөселманнарга файдадан башка ни зарар булды? Ибнеәмин әфәнденең Дүртенче Думада мөселман фракциясенең платформасында торуыннан нинди уңгайсызлык туды?

Чыккан нәтиҗә: аз гына көч кырыкка бүленмәенчә берләште, бергә хәрәкәт итте. Шулай булса, сулдан чик куймауда ни зарар булачак?

Оренбург мөселманнары, хосусән «Вакыт» гәзитәсе шуның каййиреннән куркыначак? Белмим.

Оренбург депутаты Гайса мирза Еникиевнең сул якта чик беткәнне күреп, табган суллыгы берлән социал демократ булырга ашкынуыннан куркылса, шуның өчен «Вакыт» рәфикымызның бюроны тудырыр хәзерге мәсьәләләрнең иң әһәмиятлесе булган бер чакта язган мәкаләсендә кылны кырыкка ярып ятуын вакытсыз бер хәрәкәт дип табамыз.

Әгәр бу фикер Оренбург мөселманнарының уе булса, «намаз укыр идем дә, тәсбихым юк шул» дигән осталык кына дип кабул итәмез.

Иншалла, безнең бу юшичәләремез һәммәсе хата булыр да, «Вакыт» рәфикымыз элгәреге әйткән сүзендә сәбатлы калыр. Оренбург мөселманнары үзләренең унъеллык ганганәләре буенча барып, бюрога кеше җибәрерләр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Фракция янындагы «бюро» мөнәсәбәте берлән. «Сүз» газетасының 1916 елгы 13 март (33 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Кавказның «Ачык сүз»е – Мөсаүвәт партиясенең лидеры, күренекле азәрбайҗан сәяси эшлеклесе, әдәбият галиме, язучы, тәрҗемәче Мәмәд Әмин Рәсүлзадә (1884–1955) 1915 елда чыгара башлаган «Ачык сүз» газетасы турында сүз бара.

2 «Вакыт» рәфикымызның … «Фракция янында бюро тәшкиле» дигән мәкалә «Вакыт» газетасының 1916 ел, 8 март (1996 нчы) санында имзасыз басылган.

3 «Иттифак» программасы – «Иттифакы мөслимин» («Мөселман иттифакы») партиясенең программасы, 1905 елның көзендә Рәшид Ибраһимов, Галимәрдан Тупчыбашев, Әхмәт Агаевлар тарафыннан язылып, партиянең 1906 елның 16–21 августында булган өченче съездында беркадәр үзгәртелеп кабул ителә.

4 …платформа мәсьәләсен мөзакәрәгә куючыларның берсе булуым… – Гаяз Исхакый бу съезд утырышларында берничә мәртәбә чыгыш ясый, аерым алганда 20 августтагы утырышта «Программ маддәләрне берәр-берәр мөзакәрә кылаек, тәнкыйть кылаек, соңра, яраса, кабул итәрмез» дип сөйләгән.

5 «Дин вә мәгыйшәт»челәр – Оренбургта 1906–1918 елларда чыккан журналда (нашире – Мөхәммәтвәли Хөсәенов) чыгыш ясаучылар, журнал тоткан позицияне яклаучылар.

6 Ишми ишаннар – Ишмөхәммәд Динмөхәммәдев (1849–1919), дин эшлеклесе; демократик татар зыялылары тарафыннан еш кына тәнкыйть ителгән.

7 Өченче Думада социалист Ибраһим бәк Хәйдәрев – Кавказдан, Дагъстаннан сайланган депутат, Думада башта социал-демократлар фракциясендә булсада, 1909 елда мөселманнар фракциясенә кушыла.

Иштиракь итте – катнашты.

Мөхакәмәгә – хөкемгә.

Тәһлекәле – куркынычлы.

Мәгъруз – дучар.

Тәэсис – төзү, оештыру.

Рәфикымыз – иптәш, юлдашыбыз.

Хис зан итәм – хис итәм.

Ихтиляф – бердәмлек.

Бинаән галәйһи – шуңа күрә.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 112-116.

Җавап калдыру