Земгор комитетының вәкилләре белән эшкә алынган сарт, кыргыз кардәшләремезнең торышларын-йөрешләрен карап кайттык. Земгорның әгъзаларыннан инсаниятчә мөгамәләләрен күреп шатланып калдык.
Безнең үтенүемез буенча, кыргыз, сартларга һәр йирдә аерым ашханәләр ясадылар, аларның гадәтләренә муафикъ иттереп ашау-эчүләренә әһәмият бирергә булдылар. Аларның гыйбадәте динияләренә һичбер төрле манигъ булмаячакларына вәгъдә бирделәр.
Булган бүлекләрнең һәммәсендә имамнар тәгаен иттердек һәм дә җомга бәйрәмен итәргә рөхсәт бирдердек.
Кыргыз, сарт кардәшләремез рухан тынычланып калдылар. Ләкин дини гадәтләрне үтәр өчен кирәкле булган китап, Коръән һәм дә тәһарәт өчен комганнар юктыр. Земгор даирәсендә боларны алыр өчен махсус акча да юктыр. Шуның өчен хәйрият ияләре шул гарип мөселманнарны хәтерләренә алып, китап, Коръән, намазлык, комган йибәрсәләр, мохтаҗларга тапшырылачактыр.
Әйбер йибәрү өчен адрес:
Москва, Никольская, д. 17. Иногородческое бюро.
Садретдин Максудов, Мөхәммәдгаяз Исхаков.
Башка гәзитәләрнең дә басуын үтенәмез.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Хәйрият әһленең дикъкатенә. «Безнең ил» газетасының 1916 елгы 18 декабрь (6 нчы) санында «Садретдин Максудов, Мөхәммәдгаяз Исхаков» имзалары белән басылган. Текст шуннан алынды.
Дәгъвәт ителәчәкләрдер – чакырылачаклардыр.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 300.