МИЛЛӘТЕБЕЗГӘ БҮЛӘК – ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ПОРТАЛЫ

Гаяз Исхакый… Бу бөек шәхеснең исемендә күпме көч, күпме дәрт, күпме хис, үз халкына күпме мәхәббәт һәм ышаныч!

Бүген 30 август – бөтен татар дөньясы, алай гына да түгел, 300 миллионлык төрки дөнья, шулай ук якын һәм ерак күршеләребез дә, татар мәдәнияте белән танышкан барлык кешеләр татар халкының олугъ юбилейларын – ТАССРның 100, Татарстан Республикасының Дәүләт Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 30 еллыкларын билгеләп үтә, бәйрәм итә! Халкыбызның матур гадәте илә, бәйрәмгә бүләксез килү дөрес түгел. Ә быелгы олы юбилейлар чорында, шиксез, милләтебез аеруча зур бүләкләр көтәдер… Ни өчен? Соңгы елларда шактый күп чигенүләр булды, әйтик татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды, татар мәктәпләре саны кимеде… Әлеге һәм бик күп башка чигенүләрне милләтебез бик авыр кабул итте, күңелләр рәнҗеде. Тик шулай да, халкыбызның үз киләчәгенә карата өмете, дөньяларның яхшыга үзгәрәчәгенә ышанычы юкка чыкмады. Бүгенге катлаулы шартларда, татарлык барәбәренә башкарылган һәр эш, һәр адым икеләтә шатлану, сөенү хисләрен уята.

Татарстан Республикасының Дәүләт Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 30 еллык юбилеен бәйрәм итү көнендә милләт атасы Гаяз Исхакыйның порталы ачылуы бер дә юкка түгел. Бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакый, аның тормыш юлы, көрәше һәм иҗаты татар тарихында шактый зур роль уйнады. Милли идеолог буларак Гаяз Исхакый милләтне яшәтү һәм үстерү өчен көрәшне идеологик яктан тэәмин итүгә аеруча игътибар бирә. Милли идеяны ул татарны милләт буларак саклап калуда һәм үстерүдә төп идеологик чыганак дип саный. Көрәшче әдип бу идея ярдәмендә төрле җирләргә таралган татарны берләштерергә һәм шул нигездә гасырлар дәвамында инкыйразга дучар булып килгән милләтебезне әлеге афәттән коткарып калырга мөмкин дигән карашыннан чыгып эш итә. Гаяз Исхакый – татар милләтендә феномен ул. Бар гомерен фәкать татар милләтенә хезмәт итүгә багышланган бу шәхес безгә бай мирасын калдырды. Әдәби өлкә белән бергә ул татар журналистикасы өлкәсенең үсешенә сәбәпче булды. Билгеле булганча, ХХ Гасыр башындагы ыгы-зыгы – мөһаҗирлектәге татар матбугаты дигән төшенчә барлыкка китерде. Аның башында нәкъ Гаяз Исхакый торды.Туган телнең, мәдәниятнең саклануында һәм үсешендә, милли мәктәпләр беррәттән, вакытлы матбугатның, басма сүзнең гаять зур роль уйнавы бәхәссез хакыйкать. Шуны күздә тотып, Гаяз Исхакый мөһаҗирлектәге татарлар өчен төрле газета-журналлар чыгарырга тырышкан. Исхакый чыгарган газета-журналларның эчтәлеге, рухы төрле-төрле. Мәсәлән “Яңа милли юл”, “Милли байрак” та сәяси як, Идел-Урал идеясе көчле. Ә инде икенче газеталарда икътисад һәм башка өлкәгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә. Әмма нәрсә генә булмасын ул газета-журналларда аерымлыкка караганда уртаклык, якынлык көчле. Ул татар милләтенең язмышын үзәккә куюдан, халкыбызның бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртудан гыйбарәт. Исхакыйның газета-журналлар буенча актив эшчәнлеге бүгенге көн журналистларына үрнәк була ала. Манчжуриядә Гаяз әфәнденең «Милли байрак» газетасын гына искә алыйк. Бу басма 1935 елның 1 ноябреннән Мукдән каласында нәшер ителә башлый. Газетаның барлыгы 440 саны дөнья күрә. Газета Финляндиядә, Германиядә, Төркиядә, Япониядә, Кытайда, Мисырда, Согуд Гарәбстанында һәм башка илләрдә таралган. Бүгенге көндә дистәләгән чит илләрдә таралучы бер генә татар газета яки журналы да юк. Чит илләрдәге татар матбугаты – рухи мирасыбызның хәләл бер өлеше. Ул мәдәният һәм әдәби процессны тулыландырып кына калмый, ә халкыбызның рухи тарихын, үткән катлаулы юлын, башка илләр һәм милләтләр белән багланышларын киңрәк, тагын да тулырак, ачыграк итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Анда бүгенге көндә аваздаш яклар да күп. Шуңа күрә мөһаҗирлектә язма истәлекләрне өйрәнү, аларны хәзерге укучыларга җиткерү – татар журналистикасы алдында торган бурычларның берсе. Исхакый үзе дә оста публицист, аның камил теле, тирәнтен фикерләве, вакыйгаларны алдан күреп анализлавы, фаразлый белү сәләтенә искиткеч.

Иң мөһиме шул, социализм шартларында, безнең матбугатыбыз күп кенә милли сыйфатларын югалтты, шактый дәрәҗәдә яңа системага дан җырлаучы матбугатка әверелде. Бу дәвердәге Исхакый эшчәлеге, иҗаты белән үткәннән килә торган милли йөзне саклап кала алды.

Гаяз Исхакый порталының ачылуы – милләтебез өчен бик мөһим эш. Бу сайт әдипнең иҗаты, тормыш юлы белән танышудан тыш, ул яшәгән чорның рухын тоярга да, үз кыйблабызны табырга да мөмкинлек бирәчәк.

Гаяз әфәнде милләтебезне үстерүдә, дөньяга танытуда, рухи яктан байлыгын арттыруда, татар әдәбияты һәм публицистикасының сыйфатын үстерүдә гаять зур өлеш кертте. Бүгенге көндә аның эшләре, заманында әйтелгән фикерләре вә сүзләре шактый актуаль булып тора. Шуңа да, без XXI гасырда яшәүче татарлар, Гаяз Исхакыйның эшчәнлеген, әсәрләрен, гомумән мирасын сакларга һәм халкыбызның киң даирәләренә таныту өстендә эш башкарырга тиешбез, дип уйлыйм. Юлбашчыбыз үзенең бөтен аңлы гомерен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга, аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшүгә багышлаган. Гаяз Исхакый вафаты алдыннан язылган мәгънәви васыятендә дә милли идея нигезендә дөньяга сибелгән милләттәшләрен берләштерү белән үстерүне киләчәк буыннарга иң мөһим милли бурыч итеп калдыра. Бу бурычны гамәлгә ашыру хәзер, ХХI гасыр башында бөтентатар эшенә әверелде. Һичшиксез, Гаяз Исхакый иҗаты, көрәше һәм хыяллары безнең өчен рухи көч чыганагы булып тора.

Исхакый юлын дәвам итеп, миллионлаган милләттәшләребезне аның мирасы, үлмәс әсәрләре, идея, хыяллары һәм хисләре белән таныштыру максатыннан булдырылды әлеге портал. Бүген бәйрәм. Тарихи яктан әһәмияте искитикеч зур юбилейларыбызны билгеләп үтәбез. Халкыбызны чын күңелдән котлап, без, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге оешмасы бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйга багышланган порталны милләтебезгә бүләк итәбез!

Әлеге сайтта Гаяз Исхакыйның 43 әдәби әсәре, 300ләп публицистик мәкаләләре, истәлекләр, хатлар, фото-видеоязмалар, аудиокитаплар урнаштырылган. Татар теле белән беррәттән кайбер әсәрләренең тәрҗемәләрен төрек һәм рус телләрендә дә укып булачак. Алга таба инглизчәгә дә тәрҗемә итә алырбыз, дип өметләнәбез. Исхакый порталын ешрак яңартып торырга, әле бастырылмаган язмаларны урнаштырырга тырышачакбыз. Алга таба порталны тагын да кызыклырак, тагын да эчтәлеклерәк эшләргә ниятлибез. Иң мөһиме, әлеге сайт Гаяз Исхакый иҗатын, тормыш юлын өйрәнүдә файдалы, татарларның милли үзаңнарын ныгыту һәм үстерү эшендә үз өлешен кертсен иде. Хәерле сәгатьтә!

Сүз уңаеннан, барлык милләттәшләремне һәм республикабызда яшәүчеләрне ТАССРның 100, Татарстан Республикасының Дәүләт Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 30 еллык юбилейлары белән чын күңелдән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә исәнлек-саулык, иминлек, тыныч вә матур тормышлар бирсен иде! Әмин!

Гаяз Исхакый порталының
баш мөхәррире –

«Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе,
«Төрки караш» газетасының
нәшире һәм баш мөхәррире,
Гаяз Исхакый мирасын саклау
һәм үстерү үзәге президенты –
Наил НӘБИУЛЛИН

Җавап калдыру