ИКЕНЧЕ АДЫМ

Карс мөселманнарына ярдәм эше икенче бер адым атлады. Ул да Карс мөселманнарына ярдәм итәр өчен, Баку «Җәмгыяте хәйрия»сенең тырышуы буенча, Кавказның «Гомумярдәм җәмгыяте»нә ике мөселман вәкиленең кабул ителүе. Икенчесе . Карс мөселманнарына матди вә тыйбби ярдәм өчен аерым һәйәт җибәрергә рөхсәт бирелүедер (гәзитәмездәге хәбәрләр кыйсемендә)1. Бу рөхсәт аркасында ярдәм мәсьәләсе мәгълүм бер интизамга куелачактыр. Вә ярдәм итү үземезнең мөселманнарның кулына тапшырылачактыр.

Баку мөселманнарына үзләре карап ярдәм итәргә, үзләре кирәкле тапкан урынга тотарга ирек бирелде. Хәзер бурычымыз – шул изге эшне мөмкин кадәр тулы, мөмкин кадәр киң иттереп эшләү, булдыра алдыгымыз чикле бөтен мохтаҗлыкларны бетерергә тырышудыр. Өе җимерелгән, ватылган, ашамагы-эчмәге таланган, караучы ирсез, сакчы атасыз калган тол хатыннар, ятим балалар арасында авыруның төрле-төрлеләренең күплеге табигыйдер. Болар арасында йогышлы чирләрдән дә тиф кебекләренең булуы бик мөмкиндер. Шуның өчен анда бер тыйбби һәйәт күндерергә тырышу бик муафикъ, бик мәслихәттер. Мәскәүдәге Карс мөселманнарына ярдәм итә торган даирәләргә Баку «Җәмгыяте хәйрия»сенең рәисеннән, медиклардан никадәр студент, курсистка бара алуы хакында сорап телеграм алынды. Алты студент барачаклары белдерелеп җавап күндерелде вә берничә курсистканың да, һәйәт тәшкил итеп бетсә, барырга разый булачаклары мәгълүм булды. Димәк, шул тыйбби һәйәт, иң дөресте, санитарный отрядның хәзерләнү юлына керешелде. Иншалла, Урта Русия мөселманнарының матди вә мәгънәви ярдәмнәре аркасында Бакуның шул карсларга ярдәм һәйәте шул эшне булдырып мәйданга чыгарыр. Бу рөхсәт алынгач, тагы яңгы бер вазифа, халкымызның тагы бер бурычы арта. Ул да шунда атасыз-анасыз калган балалар-чагаларны мөселман иттереп тәрбия итәргә, үстерергә юл эзләү.

Бу мәсьәлә . акча берлән фәкыйрьләргә ярдәмнән тагы зуррак, тагы әһәмиятлерәк мәсьәләдер. Шундагы балаларның тәрбиясез калуы вә күп вакытта мөселман түгел кулларга алынуы гәзитәмездә берничә мәртәбә язылган кебек, бу номерымызда да «Икъ бал» гәзитәсеннән күчерелеп бер мәктүб басыладыр2. Шуларның җыенысыннан алынган бер мәгълүмат, шулар тирәсендә туган бер тойгы булса, ул да шундагы меңләп-меңләп ятим мөселман балаларымызның чит кулларга китүенең ачылыгы, шул мескиннәрнең аталары-аналары, йортлары, йирләреннән аерылуга башка, милләтләре, диннәреннән дә чыгарга мәҗбүр булуларыдыр. Тәрбия итүчеләре, караучылары юкка шундагы сестраларның вә төрле йомшак күңелле рус итәргә яратучыларның кулларына сы-

гынуларыдыр.

Менә шул авыр мәнзарәләрне бетерер өчен, шул мескин мөселман балаларын мөселман рухында тәрбия итеп, мөселманча үстерер өчен, без моннан элгәреге бер номерымызда шуларның саны хисабын белер өчен, шунда бер һәйәт җибәрелүне мәслихәт күргән идек. Шул һәйәт җибәрүне Петроградтагы бөтен җәмгыятьләрнең комитетыннан көткән идек. Шул һәйәт андагы ихтыяҗны белгәннең соңында андагы ятимнәрнең саны гадиден чамалаганның соңында монда бер карарга килеп, шуларның ярдәмнәрен кулга алырмыз дигән идек. Хәзерге көндә шул һәйәтне җибәрү Баку «Җәмгыяте хәйрия»сенең кулына алынганга, безнең ул вакыттагы теләгемезнең бер кыйсеме үтәлгән була. Ләкин без һаман әле шул Баку һәйәтенең эше зуррак булсын өчен, аның йирле түрәләр алдында мәгънәви бәһасе кыйммәтлерәк булсын өчен, берничә депутатның да шул һәйәт арасында булуын лязем дип беләмез. Бу фикерне әллә кайчаннан бирле алга сугып, мәкаләләремездә язып килсәк тә вә шул фикерне булдыруны без Петроградтагы комитеттан көтсәк тә, хәзер дә Баку җәмгыяте рәсми эшкә тоты- на алгач, шул вазифаны үтәүне аңгардан да көтәмез. Петербургтагы комитеттан да, шул бакулыларга ярдәм итәр өчен, фракциямез берлә сөйләшеп мөзакәрәгә керүне бик урынлы, вакытлы табамыз. Хәзерге көндә Карс мөселманнарына ярдәмнең баскычы Бакудагы җәмгыятьнең җибәрә торган һәйәтенә матди вә мәгънәви ярдәм итү, Петроградтагы комитет шул бакулылар берлән бик якында торып, аларның эшләрен үзенең эше иттереп ярдәм кулын сузудыр. Фракциямез, шул Бакудагы комитетның чакыруын да көтмәенчә, үз тарафыннан берничә депутат җибәрергә хәзерлеген белдерү вә шуңгарга кешеләр хәзерләүдер. Әгәр тырышып-тырмашып хәзер шул һәйәтне андагы мәэмүр алдына кыйммәте мәгънәвиясе булырлык иттереп җибәрә алсак, бердән, шундагы ихтыяҗның ни дәрәҗәдә икәнен үлчәп кайта алыр идек. Икенчедән, бәлки, шундагы хөкүмәт мәэмүрләрен борчып тора торган мөселман авылларының таланмаганын саклар өчен гаскәрләр берлән каравыллар куеп торуның сәбәпләрен аңлата алыр идек. Шуның аркасында кирәкмәгән шул мәшәкатьне хөкүмәт мәэмүрләре өстеннән төшереп, аларга ярдәм дә итә алыр идек. Бу вазифаны үти алсак, халкымыз өстендә яңгы бер бурыч йөкләнәдер. Ул да – шундагы ятим балаларны тәрбия итү. Буңа кадәр булдыра алган кадәре Баку мөселманнары шул вазифаны азлап-азлап үтәп киләләр иде. Ләкин ятим бик күп булганга, аларның куллары да җитеп йитмәгәнгә, күбесе анда-монда әвәрә булып кала иде.

Хәзер дә шулай булмасын өчен ике генә юл бар: берсе . шуларны тәрбиягә итәрлек приютлар, ятимханәләр ачу, икенчесе – гаилә-гаилә шуларны бүлеп алу. Ятимханәләр ачу безнең мөселманда әле бик яңгы булганга, андагы ихтыяҗга җитәрлек ятимханәләр булдырыр өчен бик күп акча кирәк булганга, без хәзер шул балаларны гаиләләргә таратуны мәслихәт вә уңгай табамыз.

Кавказда, Идел буенда аз дигәндә дүрт-биш миллион мөселман гаиләсе бар. Боларга, әлбәттә, биш-ун мең ятимне генә йирләштерү авыр бер мәсьәлә түгелдер. Шуның өчен хәзер дә гәзитәләр аркылы кешенең күпме бала ала беләчәге, кемнең кыз баланы, кемнең ир баланы алырга нияте барлыгы беленсә вә шулар бергә җыелса, балаларны йирләштерү дә бик зур бер уңгайлык булган булыр иде. Шул мөселман балаларыннан берәрне яисә берничәне тәрбия итәргә яисә үзенә бала итәргә теләүчеләр табылса, без шуларны гәзитәмездә игълан итә барыр идек вә һәм дә шуларның исемнәрен, фамилияләрен, адресларын Баку «Җәмгыяте хәйриясе»нә җибәреп торыр идек*. Балаларга киленсә, монда ятим калган балаларның иң күбесе лаз (рус гәзитәләре анчаз дип йөртәләр) балалары, ягъни грузиннан мөселман булган халыкларның балалары вә бер кыйсеме саф төрек балаларыдыр. Андагы төрекләр, лазлар табигатьләре, тәрбияләре буенча шул тирә халкының иң алдагылары хисап ителәләр. Болар – намус, пакьлек өчен җаннарын аямый торган, эшлекле, тырыш пакь мөселманнардыр. Кыяфәтләре, төсләре берлән дә дөньяның беренче дәрәҗәдә матур, эре халыкларыннан танылалар. Тәрбиядә уңгайсызлыктан куркылмасын өчен, ахырдан балаларның аталары-аналары табылып кайтарылганда уңгайсызлык тумасын өчен шуны да әйтергә кирәк: бу халыкның һәммәсе сөнни мәзһәбендә булганга, безнең Идел буе мөселман нары өчен монда да авырлык булмаячактыр.

Бу көнге гәзитәмездәге кебек вакыйгалар күбәймәсен өчен, Идел буе мөселманнарының саф күңелләре шул ятимнәрнең күз яшьләрен сөртергә, шул өшегән, каткан ятим балаларның күңелләрен ислам тәрбиясе берлән елытырга ашыгу тиештер.

Бу – безнең милли, дини бурычымыздыр. Бу – безнең ватанымыз алдындагы вазифамыздыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Тыйбби – медицина (ягыннан).

Интизамга – тәртипкә.

Гадид – микъдар.

Кыйммәте мәгънәвиясе – мәгънәви кыйммәте.
* Тәрбиягә алачак кешеләрнең кая торулары, нинди тәрбия итәргә көчләре

җитүләре, баланы үз баласы итәргә теләмәвеме, әллә тәрбияләп, үстереп бирергә

генә разыйлармы, бала итмәсә, нинди һөнәр, нинди гыйлем өйрәтә белерлеке

хакында арттырмаенча, киметмәенчә язылсын вә адресы ап-ачык иттереп

белдерелсен иде. – Г.Исхакый искәр.

 

Икенче адым. «Ил» газетасының 1915 елгы 11 март (84 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Гәзитәмездәге хәбәрләр кыйсемендә. – Газетаның «Дахили хәбәрләр» өлешендә «Ил» газетасы исеменнән «Хосусый сурәттә алган мәгълүматымызга күрә, Баку мөселман «Җәмгыяте хәйрия»се Карс областенда сугыштан зарарланган мөселманнарга ярдәм өчен үзеннән махсус бер һәйәт йибәрәчәк. Бу һәйәттә мөселман докторлар да булып, алар һәйәтнең сәхия җәһәтен идарә итәчәктер…» диелгән.

2 …«Икъбал» гәзитәсеннән күчерелеп бер мәктүб басыладыр. – 1913 елның мартыннан 1915 елның апреленә кадәр Бакуда чыккан бу газетада әлеге мәктүб «Сугыштан зарарланган мөселманнар» исеме белән урнаштырылган.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 46-49.

 

Җавап калдыру