ГАБДУЛЛА КАРИЕВ

 

Бүген Казанда мәшһүр артистымыз Габдулла Кариевның бенефисы булачактыр. Габдулла Кариев, сигез елдан бирле кышын җәен белмәенчә, көзен-язын аермаенча, театрымызда эшләп килгәнгә арыган. Ул татарның амбар өчен ясалган бинасында театр сәхнәсе куйдырыр өчен маташа-маташа суык тидергән, хас-таланган, тамагын бетергән. Докторлар аңгарга шактый озак хәл җыярга кушалар, шактый күп вакытта да сәхнәдә уйнамаска мәслихәт итәләр.

Ул бүген үзенең тудырган сәхнәсендә, үзенең юктан бар иткән «Сәйяр» труппасының уртасында, Казан шәһәрендә саубуллаша. Габдулла Кариевның талантын үстергәндә бик күп ярдәм иткән, Габдулла Кариевның татар дөньясында беренче труппасын тудыруга мохит биргән Казан, Габдулла Кариевка сәхнәне калдырып китәрлек авыру бүләк иткән Казан, бүген үзенең зурлыгы, кечкенәлеге, елысы, суыгы берлән аның алдында башын иеп тора.

Бүген Казан үзенең гаебен Кариевның шәхесе алдында гына түгел, зур бер милли көчемезгә каршы ителгән милли гаебен икърар итеп гафу тели. Ләкин Кариевның шул хәлендә сигез ел бер-буйдан туктамаенча, ачлыкны, мохтаҗлыкны искә алмаенча, шималь буйларыннан җәяүләп йөреп, татар театрын тудырырга иткән хезмәтләрендә арка таяначак көчләр таба алмауда, арыганда җитәкләячәк, сөяленәчәк милли көчләр булмауда бер Казан гына гаеплеме? Юк, бу гаеп . бөтен татар дөньясының гаебе, бу гаеп – бөтен татар дөньясының үзенең тудырган җәүһәрләрен тәкъдир итә белмәүнең фаҗигасе.

Әллә кайдан чыккан бер шәкерт Алла тарафыннан биргән бер көч берлән театр ясыйм дип эшкә керешә. Артист юк, театр юк, аңлаучы юк. Иң авыры – шуларны булдырырга кирәк булган матди барлык та юк. Юк кына түгел, аның кирәклеген аңлаучы да юк. Аңларга тиеш булган сыйныф – укыганнарымыз, зыялыларымыз – бик олугланган булып, «безнең татардан берни булмый» дигән булып көлемсерәп карыйлар. Мөмкин кадәр зарар итәргә, театрның дәрәҗәсен киметергә тырышалар. Габдулла шул «юклар» арасында калмый, ул шуларга каршы «бар, бар, менә татар бар, менә мин бар» дип кычкыра вә, шул юклыкларын каплар өчен, бетмәс-төкәнмәс гайрәт берлән театр тудырырга керешә. Габдулланың шул «мин бар» дигән азанын ишетеп, аның янына театр тудырырга теләүче әхлаклы егетләр, каһарман кызлар җыелалар. Алар, үзләренең декорацияләрен, үзләренең гримнәрен букчаларына төяп, җәяүләп, татар дөньясы юлына китәләр, сәергә чыгалар, «Сәйяр» труппа ясыйлар. Мең бәла берлән шәһәрләремездә театрлар куялар. Бәла берлән рөхсәт алалар, донос ясамасыннар өчен, муллаларга, куштаннарга барып ялыналар, ялваралар. Билетләрен йөреп-йөреп үзләре саталар. Габдулла шулар арасында иң күп эшли. Ул рөхсәткә үзе йөри. Йирле куштаннар берлән сәясәтне үзе йөртә. Репетицияләрдә үзе иң авыр рольне үзе ала. Шулай иттереп, уеннар уйныйлар гына түгел, көннән-көн уйнауларын тәрәкъкый иттерәләр. Боларның мәшәкатьләрендә, боларның эштән чыгып эшләгән чакларында сәерче яисә дошман ук булып торган татар бае, татар зыялысы «күңел ачар» өчен боларны карарга, йөрергә тәнәззел итә башлый. Ул аларны Мәкәрҗәдә самокатта куюларына бераз кашын-күзен җимерә. Ләкин шуны тотар өчен дә шул артистларның көндезен кинематограф күрсәтеп, идәннәрен үзләре юып, Нижний русларыннан җыйган акчасы берлән шул бай балаларына сәдакадан татар театры уйнаганын уйлый да алмый. Аңгарга каршы кул да суза алмый. Габдулла үзенең артистлары берлән тырыша-тырмаша үзеннән-үзе тудырырга маташа. Арый, туктый, йөди, йончый, эшне ташламый… Ул авырый, хәзер иптәшләре, дустлары көчләнеп аны хәл җыярга җибәрәләр, сигез елда шул дәрәҗәгә китергән татар театрын тәмам театр иттереп бетерер өчен хәл җыярга җибәрәләр.

Аны Казан озата. Казан гына түгел, бөтен татар дөньясы озата. Тиз кайтсын да башлаган эшне тәмамласын, диеп озаталар.

 Габдулланың татар театрына иткән хезмәте безгә «Сәйяр» труппа ясап бирү генә түгелдер. Кырык корамадан бер труппа ясау никадәр авыр булса да, монда Габдулланың иткән хезмәте бик зур булса да, иң зур милли хезмәте безнең театрымызга милли рухны бирүдә вә милли типлар ясаудадыр. Аның ясаган типлары моңганчыга кадәр татар дөньясында һичбер күрелгәне юкка аларга кыйммәт бирүдән без гаҗизмыз.

Без Габдулла әфәнденең тизлек берлән савыгып, үзе сөйгән театрның башына яңгыдан кайтуын көтәмез. Үсеп килә торган театрымызда Габдулла Кариевның тагы яңгы-яңгы типлар тудырырга көч бирүен Алладан сорыймыз.

Сау булыңыз, Габдулла әфәнде.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Тәнәззел итә – түбәнчелек итә.

Габдулла Кариев. «Ил» газетасының 1915 елгы 13 март (85 нче) санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынды.

Газета чыккан көн (13 март) Казанның Зур театры бинасында Габдулла Кариевның бенефисы булып, сәхнәдә Фатих Сәйфи-Казанлының «Ямьсез тормыш» драмасы (3 пәрдәле) һәм Галиәсгар Камалның «Бүләк өчен» комедиясе уйнала. Соңгы вакытларда тамак авыруы көчәеп китүе сәбәпле, театрда артист булып уйнавы кыенлашып киткән Габдулла Кариев Саттар ролендә чыгыш ясаган. Бу турыда Шәһит Әхмәдиев: «…Чын мәһарәт белән уйнады, тик тавышының карлыгуы, шуның аркасында артистның газаплануы гына кызганыч рәвештә тәэсир итте», – дип язган («Йолдыз», 1915, 15 март). Шул көнне «Ил» газетасында «Ил» идарәсе» исеменнән:

«Габдулла әфәнде!

Сезнең артистлык талантыңызны, милли театрга иткән онытылмас хезмәтләреңезне тәкъдир итеп, Сезне бу көнге көнеңез белән тәбрик итәмез вә Сезнеңкүп елларга сәламәт булуыңызны телимез!» дигән котлавы да басылган (86 нчы санда).

Габдулла Кариев Кырымга дәваланырга 21 мартта китә, аннан кайткач, «Сәйяр» труппасын җитәкләүне, режиссерлык һәм артистлык эшчәнлеген дәвам иттерде.

«Артист Габдулла Кари» исемле истәлек язмасында Гаяз Исхакый: «1915 елның башлары иде. Г.Кариның авырып китүе һәм бугаз чахуткасын алуы хәбәре йөри иде. Габдулла берлә язышкан мәктүбләребездә аның дәвалануына ихтыяҗ зурлыгы, Кырымга китәргә кирәк булуы, ләкин акча юклыгы тотып торуы мәгълүм булып кала иде. Мин дә Кырымга китәргә димлим, акча табуда берәр төрле ярдәм итешүнең чараларын эзләүне белдерә идем», – дип язды ( Габдулла Кариев. «Яңа милли юл», 1936 ел, 12 нче сан). Габдулла Кариев 21 мартта Кырымга китә. («Йолдыз» газетасы 22 март санында «Аңарда туберкулез авыруы тапканнар һәм Кырымга барырга киңәш иткәннәр» дип язган.)

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 49-50.

 

Җавап калдыру