ӨЧ МӘСЬӘЛӘ

Сугыш аркасында килеп чыккан кизүдә ике мәсьәләмез бар иде. Боларның берсе . Петроградтагы җәмгыятьләр съездының карары1 берлән бөтен Русия мөселманнарының шанына муафикъ сугыш сафына күчмә хастаханә җибәрү. Икенчесе . Карс вилаятендә көчләнелгән мөселманнарга ярдәм эшен рәткә кую иде. Бу көнге көндә шуларга тагы бер яңгы мәсьәлә килеп кушылды. Ул да – Кырымдагы кардәшләремезнең хатын-кызларының төрек тәбәгасы булып киткән мөһаҗир Кырым татарларына кияүгә чыкканнарының хәле. Беренче мәсьәлә хөкүмәт тарафыннан рөхсәт бирелгәч тә, Петроградта вакытлы мөселман комитеты тәэсис итеп эшкә кереште. Ягъни һәртөрле кирәкле, яраклы кәгазьләрне хәзерләп, үзенә акча берлән ярдәм итәчәк җәмгыятьләргә мөрәҗәгать итте, идарәи руханияләремез аша мәсҗедләрдә акча туплату юлына керде. Йирле комитетлар ясарга чакырып бәяннамәләр җибәрде. Хәзер һәр йирдә халык шул мәсьәлә тирәсендә сөйләнә, уйлана.

 Съездны ясаттырган сәбәпләрнең берсе безнең Русия мөселманының ватан юлында итә торган иксез-чиксез ярдәмен бергә укмаштырып, бернәрсә иттереп, рус халкына вә хөкүмәтемезгә күрсәтү иде. Шуның өчен шул изге эшкә ислам төсе бирәсемез килү, аерым бер байрак астында эшләргә теләвемез дә табигый иде вә шул гомумхалыкның теләвен съездда кабул итеп «ля иллаһә иллә аллаһ вә Мөхәммәд Рәсүлуллаһ» дип язылган айлы байракны галәмәт иттереп кабул иткән иде. Русиянең төрле ягындагы мөселман халкы да шул күчмә хастаханә мөселман исеменнән була дип ярдәмгә хәзерләнә иде. Хәзер әле менә устав тасдыйк ителсә дә, төрле җәмгыятьләрдән вә башка мөселман даирәләреннән акча сорау башланса да, шул күчмә хастаханәнең мөселман кыяфәтендә булуы хакында бернәрсә дә мәгълүм түгел. Вакытлы комитет матбугатка съездның кабул иткән карарыннан бәгъзе маддәләрен хөкүмәтнең үзгәрткәнен сөйләсә дә (мәсәлән, Кавказда сугыштан зарар күргәннәргә ярдәм), шул ук эшнең ничек эшләнүе, элгәреге кебек күчмә хастаханәме ясалуы, әллә башкача бер эш эшләнүеме һәм дә аерым бер мөселман байрагы астындамы, әллә башка бер төрлеме икәнен ачык әйтә алмый. Комитетның игъланында: «Съезд кабул иткән хосусый галәмәткә рөхсәт алу берлән мәшгульдер», – дигәнгә башка бернәрсә юктыр. Шуның өчен вакытлы комитетның ясап чыгарырга теләгәне шул эшне Русия мөселманнарының съездлары кабул иткән рәвештәме, түгелме икәнен белмимез. Халык арасында «бу мәсьәләдә төп фикердән бик күп читкә кителгән, вакытлы комитет аерым мөселман галәмәте кабул итүдән ваз кичеп, Кызыл Тәре җәмгыяте астына керергә булган» дигән хәбәрләр йөри. Болар, иншалла, дөрест түгелдер. Вакытлы комитет съездның карарын үзгәртергә хакы булмаганга, андый әсаста үзгәреш булса, әлбәттә, кирәк, матбугат аша вә кирәк, аерым бәяннар аша белдермәенчә булмас иде. Менә шул мәсьәлә, хәзер шундый томаннар берлән капланып торганга, халыкта һаман төрле фикер уятып, нишләргә белдермәенчә, аптыратып тотадыр. Шул эшнең эш булып чыгуы өчен вә шул эштә мөмкин кадәр күп җәмгыятьләр вә җәмәгать хезмәтендәге даирәләр катнашсын өчен вакытлы комитет шул мәсьәләне ачарга тиештер вә йирле «Җәмгыяте хәйрия»ләр алдында вә мөселман дөньясы алдында шул мөгаммәне бетерергә тиештер. Без вакытлы комитетның шул хакта ап-ачык бәянын көтеп торган кебек, бик күп шәһәрләрдәге җәмгыятьләр дә шуны көтеп, шөгъбәләр ачуның шуңгарга баглап кичектерүендә шөбһәмез юктыр. Шуның өчен, эш тиз эшләнсен өчен, җәмгыять эше җәмәгать белән җәмәгать теләгәнчә булсын өчен, йөзек яшереп уйнамаенча апачык сөйләргә, әйтергә тиештер.

Икенче мәсьәлә: Карс мөселманнарына ярдәм үз юлында шактый гына күңелле бара. Вакытлы комитетның уставыннан хөкүмәт бу маддәне төшереп калдырганга вә вакытлы комитет тугрыдан тугры катыша алмавы мәгълүм булды вә ярдәм эше Баку «Җәмгыяте хәйрия»се янында тәэсис ителгән шөгъбәгә тупланды. Хәзердә бөтен Русиядән агып килә торган ярдәмнәр шунда таба юлланыладыр. Бакулылар, шул эшне мөмкин кадәр теләгәнчәрәк итәр өчен үзләре тарафыннан һәйәт җибәрергә рөхсәт алдылар вә Кавказның миллият аермаенча качучыларга ярдәм җәмгыятенә ике мөселман вәкил кабул иттерә алдылар. Хәзер Баку «Җәмгыяте хәйрия»се шунда җибәреләчәк һәйәт янында санитарный бер отряд җибәрүне оештыру берлән мәшгульдер. Баку «Җәмгыяте хәйрия»се рәисенең Мәскәү укучыларына телеграмын вә укучыларның барырга разый булуларыны гәзитәмездә язган идек2. Шул мәсьәлә хәзер менә Петроград укучылары алдында мөзакәрә ителгәнен вә анда барырга разыйларның күплеген мәгалмәмнүниять белдек. Башка шәһәрләрдә, әлбәттә, шул мәсьәлә мәйданга куелгандыр. Аннан да шул мәсьәләдә укучыларымыз бигрәк табибә, талибәләремез кулларыннан килгән кадәр ярдәмгә хәзерләрдер. Бу эштә укучыларымызның ярдәм кулларыны сузулары, үзләренең туганнарыны шундый мохтаҗ вакытларында хәтерләреннән чыгармаулары – милли вә мәдәни бурычлары булган кебек, ватаннары вә бөтен инсаният алдындагы да вазифаларыдыр. Иншалла, безнең укучыларымыз шул мәдәнилек имтиханында, әгъла дәрәҗәдә булмаса да, яхшы дәрәҗәсен тота алырлар, иншалла.

Матди ярдәмгә килгәндә, мондый эшләр бик күңелле бара. Русиянең бөтен тарафында ярдәм җыярга рөхсәтләр алына, бөтен шәһәрләрдә театрлар, концертлар, әдәбият кичәләре ясала. Бөтен авыллардан ярдәм туплана, бөтен көчләремез, куәтләремез бергәләшеп-берләшеп шул ятимнәргә, шул мескиннәргә шәфкатьле кулын суза.

Казандагы мөселман театры шулар файдасына ике мең сигез йөз сум бирде3.

Оренбургта махсус комитет ясалды, эшкә дә кереште вә кыска гына мөддәттә биш мең сум иганә җыйды. Уфа театрыннан бер мең сум ярдәм алынды.

 Петроградта 27 мартта зур бер вечер ясалачак. Кружок берлән махсус бер көндә ярдәм җыяр өчен һәм дә шул мөселманнарның хәлләренә күрсәтерлек лекцияләр укытырлык өчен рөхсәт алырга тәшәббес ителә (хосусый мәгълүматымызга караганда, рөхсәт бирелүе бик якын икән). Димәк, анда да зур-зур хәрәкәтләр эшләнә. Анда да шул ихтыяҗга җитешергә тырышылына.

Безнең Мәскәүнең генә хәле үзенә муафикъ дәрәҗәдә булмады. Карс мөселманнары мәсьәләсе чыккач, берничә мәртәбәләр мөзакәрәләр булды.

Кружок берлән җыйналу фикере булып та, махсус бер көндә халыкны мәсҗедләргә чакырып иганә җыю фикере алга атылды, вә аннан соң берәр театр ясап ярдәмгә җитешергә дә карар бирелде. Карар бирелде… Әмма… шул карарны эшләп бирергә күктән фәрештәләр төшмәде… Чит шәһәрләрдән кешеләр килеп эшләп бирмәде. Шуның өчен шул «карар» карардан үтмәде. «Җәмгыяте хәйрия» рөхсәт алыр өчен идарә әгъзасыннан берсенә тапшырды. Ул да прошениесене бирде дә шуның берлән бөтен эше бетте. Театр ясыймыз, дип йөрүче даирәләр дә сөйләделәр-сөйләделәр дә әллә кая югалдылар.

Шул эшләр тәмам беттеме? Әллә йоклап кына ятамы? Анысы безгә мәгълүм түгел. Шулай да Мәскәү «Җәмгыяте хәйрия»се шул мәсьәләдә, ичмасам, Мишә заводындагы мөселманнардан да артта калмаса иде! дип догада буламыз.

Өченче мәсьәлә: Кырым татарларының хатыннары мәсьәләсе. Кырымда бервакытны муллаларның аздыруы берлән бик күп кырымлылар Төркиягә һиҗрәт иткәннәр. Аларның йирләрен бушлай алыр өчен, шундагы төрле гакыллы башлар шул һиҗрәткә бик күп ярдәм иткәннәр. Ләкин күчкән кырымлылар, һава ярамаганнан бик тиз авырый башлагач, өйләренә борылып кайтканнар, йир беткән, йорт сатылган булса да, мәшәкатьләнә, маташа торгач, тагы оя корганнар.

Ләкин кайткан вакытта болар үзләре берлә бергә төрек тәзкирәсе (паспорты да) алып кайтканнар. Бу паспорт берлән һичбер төрле эшләре булмаган. Бөтен низагларын рус мәхкәмәләрендә күргәннәр. Көчләнүләрендә Русия мәэмүрләренә мөрәҗәгать иткәннәр.

Шуларның балалары, җитеп өйләнергә вакыт җиткәч, шундагы күрше-фәләннән кызлар алганнар. Кыз бирүче ага да, кыз алучы кода да: «Тукта, без бит икемез – ике мәмләкәт кешесе, Әхмәт – төрек тәбәгасы, Фатыйма – Русия тәбәгасы, монда без хокук, дәүләт законына гаид бер мәсьәлә дә тудырмыймызмы?» – дия уйламаганнар, уйлый да алмаганнар. Аларга шул Әхмәт һаман шул күрше Әхмәт булып калган, Фатыйма һаман күрше Фатыйма.

Төркия сугышы башлангач, яңгы мәнзарә туган. Фатыйманың агасын сугышка алып киткәннәр. Алар ватанны сакларга хөдүдләргә җибәрелгәннәр. Фатыйманың ирен, күрше Әхмәтне, «син – төрек» дип, Кырымнан сөргәннәр. Фатыйма аптырауда калган. Тагы үзенең әтисе, әнисе, кардәше, кабиләсе янына сыгынган, менә тагы яңгы әмер: төрек тәбәгасы хатыннарын Кырымнан сөрергә. Фатыйма инде нишли? Ул тел белми. Ул Кырымда гына яшәгән… Ул эш белми…

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Шанына муафикъ – дәрәҗәсенә, санына туры китереп.

Бәяннамәләр – мөрәҗәгатьләр.

Галәмәт – билге; монда: ислам билгесе.

Мөгаммәне – табышмакны.

Шөгъбәләр – бүлекләр.

Мәгалмәмнүниять – шатланып.

Талибәләремез – укучы кыз балаларыбыз.

Әгъла – бик яхшы.

Кружок – түгәрәк (сәяси).

Тәзкирәсе – шәхес таныклыгы.

Хөдүдләргә – чикләргә.

Өч мәсьәлә. «Ил» газетасының 1915 елгы 18 март (87 нче) санында «Гаяз» имзасы белән, кыскартылып (якынча 22 юллык бер өлеше ак калдырылып) басылган. Текст шуннан алынды.

1 Боларның берсе Петроградтагы җәмгыятьләр съездының карары … – Бөтенроссия мөселман җәмгыятьләре съезды 1914 елның 6–10 декабрьләрендә булып, аның мөһим бер карары «Кавказ чигендә Төркия белән сугышып ята торган гаскәремезнең яралыларыны багар өчен күчмә хастаханә җибәрү»дән гыйбарәт була.

2 Баку «Җәмгыяте хәйрия»се рәисенең Мәскәү укучыларына телеграмын… язган идек. – Газетаның 11 март (84 нче) санында Мирза Әсәдуллаевның «төрле шәһәрләрдәге тыйб факультетында укучы мөселман студентларга мөрәҗәгать иткән кебек, Мәскәү дарелфөнүнендә укучы студентлар түгәрәгенә дә мөрәҗәгать иткән. Мәскәү дарелфөнүненең тыйб факультетыннан 6 мөселман студенты Карс мөселманнарына ярдәмгә барырга риза булган»лыгы языла.

3 Казандагы мөселман театры … сум бирде. – Бу ярдәмне «Сәйяр» труппасы ясаган булса кирәк.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 51-54.

 

 

Җавап калдыру