ТУКАЙ МӘРХҮМ

Озакламаенча мәрхүм Габдулла Тукайның вафатына ике ел туладыр. Үткән елны шул көнне бөтен Идел буеның мәктәбе-мәдрәсәсе зур бер матәм көне ясады. Үткән ел шул көнне Идел буеның бөтен аңлысы, зыялысы үзенең тойгысын, төшенчәсен сөйләп-җырлап бирүче бер әгъзасының юклыгын, үзенең уен-фикерен шигъри бер җепкә тезеп бирүче милли шагыйренең арасыннан киткәнлеген бик нык хис итте. Ул да шул көнне матәм тотты. Ул да шул көнне зур бер милли кайгы көне икәнен сизенде, пошынды, кайгырды. Идел буе дөньясының хәзрәте, мулласы да, бик озакка кадәр бөтен милли эшләрен гөнаһ дип карый торган имамы да, бөтен изгелекләр, бөтен олуглыклар искедә генә булган, бөтен зур кешеләр кадимдә генә яшәгән дип игътикад иткән мөдәррисләре дә шәһәрнең мәктәпләрендә, мәдрәсәләрендә, китапханәләрендә падишаһлык сөргән Тукай алдында, авылының мөгаллиме, мөгаллимәсе, шәкерте алдында гына түгел, авылның урамына да тәэсир иткән Тукай алдында башын имәенчә булдыра алмады. Ул да Тукай мәрхүмнең рухына дога кылды. Ул да Тукай мәрхүмгә багышлап мәчетләрдә хәтем әйтте.

Бу ел да, әлбәттә, шулай булачактыр. Бу елда да авылында, шәһәрендә, мәктәбендә, мәдрәсәсендә Тукай кичәләре ясалачактыр. Бу ел да шул мәрхүм шагыйрьнең тәрҗемәи хәлләре, иткән хезмәтләре саналачактыр. Бу ел да аның менгән урынының зурлыгы, биеклеге күрсәтеләчәктер. Бу шулай булырга тиештер. Шулай булачактыр.

Бер быел гына түгел, еллар, ун еллар, йөз еллар шулай барачактыр, шулай китәчәктер. Бу – табигыйдер, бу – мантыйкыйдыр. Бу – Тукайның олуглыгына, иткән хезмәтенең зурлыгына мөнасибтыр. Көннең-көнендә матур милли бер шигырь багышлый торган сигез еллык хәятында1 күрмәгән кадерне, ихтирамны Тукай мәрхүм үзенең мәрхүм булуы берлән бердән алды2. Авыр тартышлы тормышта – төчесеннән битәр ачысы күп, матурыннан битәр ямьсезе күп тормышта ирешә алмаган дәрәҗәгә Тукай бердән иреште. Аның дусты-дошманы, аның барлыгына сукыр күз берлән караучы милләте бердән күзләнде. Милли тормышындагы шул зур зыягның сәбәпчесе үзе икәнен хис итеп, үзенең вөҗдан тавышын басар өчен: «Яшә, Тукай, яшә, Тукай!» – дип кычкырырга кереште.

Тукайның мәктәп, китап аша бөтен Идел буеның тамырына җәелә торган, җәелгән шигырьләре, милли моңнары шул кычкырыш-бакырыш берлән иң тупас колакларга да ишетелде. Көннән-көн Тукай мәрхүмнең тәэсире тирәнәя барган кебек, көннән-көн Тукай мәрхүмнең милли рухы бөтен татар яшьләренең җанын, рухын ашлый барган кебек, көн үткән саен аның кыйммәте дә күтәреләчәктер. Аның татар милләтенә хезмәте, әйтеп калдырган байлыгы меңнәр, йөзәр меңнәр мәртәбә артачактыр. Аның су чишмәсенең төптән бәреп чыга торган тамыры өзелсә дә, аның су буйларымызда җырлап агуы бетәчәк түгелдер. Аның төптән килми, артмый торган шигырь хәзинәсе алган саен кимеми торган, алган саен саклана торган милли зәмзәм коесына әвереләчәктер. Шул зәмзәм коесының тирәсендә бик күп еллар, йөз елларга кадәр сусаганлыкларын бастырырга теләүчеләр булачаклар. Суга теләнергә, пакьләнергә теләгәннәр пакь су табачаклар. Авырулы күзенә сөртү нияте берлән килгәннәр күз авыруыннан дару табачаклар. Үзләрен-үзләре ничек олыгайтырга, шөһрәт чыгарырга юл тапмаенча йөри торган, үз урынын таба алмаган дан сөючеләр дә ул зәмзәм коесын былчыратып, шөһрәт чыгарган гаребкә иткән хезмәтен иттерәчәкләрдер.

Тукайның зурлыгы алдында бөтен кечкенәләр, бөтен ваклар мыж киләчәкләр. Бөтен хәшәрәтләр, аның төрле тарафында төрле төстә җыелып, «Без Тукай берлән икәү» дигән хассиятьне калдырыр өчен әллә никадәр маташачаклар. Берсе: «Шәкертем Тукайга әйттем», – дип йөриячәк. Берсе: «Без Тукай дус берлән кочаклашып, табигатьне карап ләззәтләнә идек». Берсе: «Мин, Тукай килгәч, син бит, Габдулла, миннән азрак сабак укымадың, менә минем фәлән мәкаләмне укы әле, фәлән китабымны моталәга ит әле, дип әйттем», – дип мактаначактыр. Бу – табигый бер эштер. Авыл сабан туенда батыр калган егетнең кодасы-кодачасы күбәйгән кебек, тормыш тартышында да шундый ихтирамны ал ган кешенең дусты, хәлфәсе, туганы, җан дусты күбәячәге дә билгеледер. Тукай да шулай булачактыр. Аның хакында дөрес-ялган әллә никадәр сүз сөйләнеләчәк. Әллә никадәр юллар язылачактыр. Ләкин шул сүзләр, шул язулар арасында көнче кешеләргә язык булырлык бик күп материал табылса да, шуларның начар тәэсире мәктәбемезгә керергә тиеш түгелдер вә сыйныф балаларымызның күңелендәге матур, пакь шагыйрь Тукай дигән идеалны былчыратмаска, керләтмәскә тиештер. Бу вазифа бөтенләй мөгаллимәләр вә мөгаллимнәрнең өстенә йөкләнелгән милли бурыч булганга, алар шул мәсьәләдә бик сак булырга тиештер. Тукайның вафатына ике ел тулу берлән ясалачак мәктәпләрдәге Тукай кичәләрендә балаларның күңелләрендә иң матур хис уяндыра торган, иң пакь бизәкләр берлән бизи торган сүзләр, шигырьләр укылырга тиештер.

Тукай безнең яңгы, мәдәни, милли тормышымызның иң зур нигезе булганга, аның тазалыгы, аның пакьлеге баланың күңелендә бик нык утырырга тиештер. Аның олуглыгы, аның бөеклеге безнең милләтемезнең бөеклеге, олуглыгы белән мөнасиб булганга, ул үзенең олуглыгы кадәр пәрдәсен ачарга тиештер. Шуны булдыру, шуларны эшләп баланың күңеленә сеңдерү – мөгаллимәләр вә мөгаллимнәрнең бурычыдыр. Милли -мәдәни вазифадыр.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Игътикад иткән – ышанган, инанган.

Хәтем – Коръән уку.

Зыягның – юкка чыгуның.

Тукай мәрхүм. «Ил» газетасының 1915 елгы 27 март (89 нчы – соңгы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды. (Һәнүз Мәхмүтов тарафыннан әзерләнгән тексты «Мирас» журналының 1996 елгы 4 нче санына да урнаштырылган иде.)

«Дин вә мәгыйшәт» журналы (1915 ел, №13, 3 апрель) «Ил» гәзите начар мәсләк тәгъкыйб иткәне өчен Мәскәү градоначальнигы тарафыннан туктатылганын яза. «Гәзитәчелек эшендә 25 ел» дигән мәкаләсендә Г.Исхакый «Кавказның вәли гомумисе граф Воронцов-Дашков дахилия министрына «Ил» өстеннән зарланып кәгазь күндерде. Министр Мәскәү шәһәре башлыгына «Ил» хакында тәдбир алырга кушты һәм 1915 елның 27 мартында 89 нчы номердан «Ил» гәзите туктатылды» дип яза.

1 …сигез еллык хәятында… . монда сүз Тукайның әдәби иҗат гомере якынча сигез ел дәвам итүе турында бара. Аның «Мужик йокысы» исемле беренче басма шигыре (тәрҗемә) «Фикер» газетасының 1915 елның 26 ноябрь санында укучыларга тәкъдим ителгән.

2 …кадерне, ихтирамны Тукай мәрхүм үзенең мәрхүм булуы берлән бердән алды. – Бу урында Тукай исән чагында кадер-хөрмәтне алмаган икән дип аңлашылмасын. Чынында ул вафатына кадәр үк олы шагыйрь булып танылды, аның иҗаты Г.Камал, Ф.Әмирханнар тарафыннан югары бәяләнде, шигырьләре, китаплары мәктәп-мәдрәсәләргә үтеп керде. 1910 елда Г.Ибраһимов: «Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле һәм галибәле рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗә ки, татар шагыйре диелүгәчә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була», – ит дип язды.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 54-56.

 

Җавап калдыру