РУСИЯ МӨСЕЛМАННАРЫ*

Без, Русиянең күп кабиләле мөселманнары, үзенең уннан тугыз составында бер төрки-татар кабиләсенә керүче һәм аңлашылмый торган тарихи сәбәпләр нәтиҗәсендә Татар бугазыннан алып Мурманга кадәр булган империянең бөтен чиксез киңлекләренә таралган мөселманнар, гаҗәп хәлдә.

Әмма мәрхәмәтсез тәкъдир бездә милли үзаң тәрбияләде һәм, шунысы гаҗәп, гасырлар дәвамында чиктән тыш нык үзсаклау көчен үстерде. Шуңа күрә мәдәнияте безнекеннән югарырак дәрәҗәдә булган халык арасында яшибезме, әллә мәдәни үсеше түбәнрәк дәрәҗәдәге кабиләләр белән бәйләнештә булабызмы, хисләр белдерүдә һәм кабул итүдәге психологик үзенчәлекләрне һәм фикер йөртүдәге үзгәлекләрне саклап, һәр җирдә һәм һәркайда үзебезгә тугрылыклы булып калабыз. Музыка сәнгатебез, җырларыбыз Иран шигъриятенең күпгасырлык кысрыклавына бирешмәде. Туган телебез мөселман дөньясында мәдәни һәм дини яктан зур әһәмияткә ия булган, бай гарәп теле алдында да артка чигенмәде. Үзләштерүче славян мәдәнияте йогынтысы астында да үз холкыбыз үзгәрешсез калды. Күзгә күренми торган, әмма каты рәвештә гасырлар дәвамында барган халыкларның көрәшендә без җиңелмәс булдык: көрәш безне бердәм ясады, бердәмлек киләчәккә өмет тудырды, иҗади башлангычка азык бирде. ХХ гасырга аяк басканда, без җыйнак милли-мәдәни берәмлек буларак чыгыш ясыйбыз, ә гасыр башының каршылыклы җәмгыяви омтылышлар мәйданында исә тирән милли үзаң һәм барлык матди һәм әхлакый атрибутларга ия булган милләт буларак калкып чыктык.

Искереп беткән укыту ысулы белән эшләүче мәктәпләребезне башлангыч дөньяви училищеларга, схоластик мәдрәсәләребезне рухани семинарияләргә һәм укытучылар институтларына үзгәртеп, соңгы унбиш елда педагогия өлкәсендә эшләргә туры килгән реформалар чын мәгънәсендә тарихи батырлык булып торалар. Сыйфат һәм сан ягыннан үсеш алган һәм күпчелек Аурупа халыкларындагы кебек әһәмияткә ия булган беллетристик һәм фәнни-педагогик әдәбият өлкәсендәге казанышларыбыз милли иҗади эшләрнең мөһимлесе булып тора.

Милли театр оештыру, милли типлар эшләү, зур талантлар тәрбияләү, музыка сәнгатен милли опера дәрәҗәсенә үстерү милли-мәдәни иҗат эшенең өстәмә чагылышы булып тора. Әлеге эшне башкаруда гаять зур киеренкелектәге көч таләп ителүен, читтән бернинди дә, һәм матди, һәм рухи ярдәм булмавын искә алсак, яңа башлангычларны булдыру өчен иске ныклы нигезләрне җимерергә туры килүен, бюрократиянең һәлакәткә китерүче салкын кулы белән кадими руханиларыбызның берлектә даими эш итүен игътибарга алсак, җитди, эндәшмәүчән, карусыз төрки-татар халкының эчке дөньясында нинди бетмәс-төкәнмәс көчләрнең яшеренеп ятуы билгеле булыр. Бу мәдәни эш хәзер дә башкарыла һәм элеккечә киеренкелек белән алып барыла. Мөселман массаларының тормышы ару-талусыз, икеләнүсез, эчке каршылыктан башка көчле ташкын булып ага, һәм аның юлындагы бар нәрсә шулкадәр яңа, тормышчан һәм гүзәл. Үз тарихында берничә тапкырлар кабатланганча, рус җәмгыяте әйләнә-тирәсендә барган хәлләргә игътибар бирми калдырды, дәүләт эшләрендә җитди катнашучы булган күпгасырлык күршесендәге эчке үзгәрешләрне абайламый калды. Кызганычка каршы, бу вакытка кадәр мөселманнар турындагы иске күзаллаулар кулланышта, хәзергәчә безне Екатерина патшаның иске аршыны белән үлчәүдән, кулланылыштан чыккан ассигнацияләр белән бәяләүдән туктамадылар. Көтелмәгән зур аңлашылмаучылык, каршылыкларга китереп чыгарырга сәләтле, кыйммәтләребезгә булган үтә гаделсез мөнәсәбәт, безнең фикеребезчә, рус матбугатының безгә карата нормаль булмаган, зәгыйфь игътибар күрсәтүендә күмелеп ята. Безнең белән башлыча миссионерлар һәм Көнчыгыш белгечләре кызыксына. Аларның беренчеләре профессияләре белән бәйлелектән безнең нәрсә эшләвебезгә һәм иҗат итүебезгә объектив мөнәсәбәт белдерә алмыйлар, махсус миссионер һәм уң тарафлы матбугат битләрендә безнең яшәешебезне чагылдырып, үзләренең объектив вөҗданнары мөмкинлек биргән дәрәҗәдә хакыйкатьтән ераклашалар. Археологик фикер йөртергә генә сәләтле икенчеләре мәдәни иҗат уңышларына 300 елдан да иртәрәк лаеклы дәрәҗәдә бәя бирә алмый, ә объектив критерияле, нормаль фикер йөртүче (акыллы) рус интеллигенциясе беркайчан да безгә килмәде, дуслык та, дошманлык та белдермәде. Үз халкы эчендә эш белән күмелгән аз санлы зыялыларыбыз исә рус җәмгыятенә беренче булып килә алмый иде. Бер яктан, төрки-мөселман дәшмәүне алдан ук уйлап, кулай күрә иде, икенче яктан, тышкы сәбәпләр басымы астында. Әмма хәзер рус җәмгыяте фикере каршына чиратка милли проблемалар куелганда, мөселман интеллигенциясе үз халкының төп өлеше буларак, читтән карап торучы булып кала алмый һәм үзенең зәгыйфь көчләрен туплап, рус җәмгыятен төрки-мөселманнарның милли-мәдәни омтылышлары һәм өметләре белән таныштыруда кулдан килгән кадәр катнашырга, шулай ук үзара аңлашу, килешү һәм ихтирам нигезендә Империянең төрле халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләр үстерүдә булышлык күрсәтергә тиеш.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Моталәга – уку.

Мөсагыйд зәмин – уңайлы җирлек, нигез.

* Татарчага Г.Ханнанова тәрҗемәсе.

Русия мөселманнары. «Национальные проблемы» журналының 1915 елгы 1 нче (май) санында «Мухаммед-Гаяз Исхаков» имзасы белән (рус телендә) басылган. Текст шуннан татарчага тәрҗемә итеп алынды.

Журналның тиздән басылып чыгачагы турында «Ил» газетасының 1915 елгы 15 март (86 нчы) санында «Национальные проблемы» исеме белән түбәндәге хәбәр урнаштырылган:

«Национальные проблемы» («Милли мәсьәләләр») исемендә Мәскәүдә рус телендә бер журнал чыгарырга хәзерләде. Журналның максаты – Русиядә яши торган төрле милләтләрнең милли вә мәдәни тормышлары берлән рус матбугат галәмен таныштыру, Русиядә төрле милләтләрнең мәдәни, милли мәсьәләләрен хәл итәргә мөсагыйд зәмин хәзерләүдер.

Журналда мөмкин кадәр Русиядәге бөтен милләтләр катыштырылырга карар бирелгән. Моңа кадәр поляклар, яһүдиләр, белоруслар, малоруслар үзләренә аерым баблар алып барырга разый булганнар. Грузиннар, әрмәннәр берлән дә мөзакәрәләр бара икән.

Мөселманнарны да арага катнаштырыр өчен Мәскәүнең матбугат әһеле берлән дә мөзакәрәләр булып үтте.

Мәскәү мөселман зыялылары берничә мәҗлестә мәсьәләне төрле яктан мөзакәрә иткәннең соңында катнашырга карар бирделәр. Вә шул эшне алып барыр өчен Русия мөселман халкының төрле ботагыннан вәкилләр сайлап язучылар түгәрәге ясадылар. Шул түгәрәк, шул милли мәсьәләне алып баруда үзенең генә көче җитә алмаганын хисаплап, русча яза алырлык мөхәррирләремезгә, җәмәгать хадимнәребезгә мөрәҗәгать итәргә карар бирде.

«Милли мәсьәләләр» журналы апрельнең әүвәлге яртысында чыгачактыр».

Бу хәбәр «Ил» газетасыннан алынганы күрсәтелеп, «Кояш» газетасының 1915 елгы 18 март (657 нче) санында да («Дахили хәбәрләр» бүлегендә) басылган.

Түбәндә мәкаләнең русчасы (оригиналы) китерелә:

«Мусульмане России!

Странное положение занимаем мы, мусульмане многоплеменной России, на девять десятых своего состава принадлежащие к одному тюрко-татарскому племени и непонятными историческими причинами разбросанные по всему необъятному простору Империи от Татарского пролива до Мурмана.

Неблагосклонная к нам судьба воспитала, однако, в нас национальное самосознание и, что удивительнее всего, на пространстве веков развивала в нас неимоверной крепости силу самосохранения. Благодаря этому живем ли мы среди народа, культура которого стоит выше нашей, входим ли в соприкосновение с племенами, стоящими на более низкой ступени культурного развития, везде и всюду мы остаемся верными себе, сохраняя отличительные черты своего национально-культурного характера с его своеобразными методами мышления и своенравными психологическими особенностями восприятия и выражения своих чувств. Наша музыка, наша песня выдержали многовековой натиск иранской поэзии, наш язык никогда не капитулировал перед богатым, красивым арабским языком, несмотря на громадное культурное и религиозное значение последнего в мусульманском мире, наш характер остался неизменным под влиянием эластично ассимилирующего славянского творчества. Из незаметной, но упорной вековой борьбы народов мы вышли непобежденными: борьба сковала нас в одно целое, сплоченность рождала веру в будущее, она же питала творческое созидательное начало, и на пороге XX века мы выступаем как компактная национально-культурная единица, а на арене общественных разрушительно-созидательных стремлений начала века явились уже как нация, со всеми моральными и материальными атрибутами таковой и с глубоким национальным самосознанием.

Те реформы, какие пришлось нам совершить в течение последних пятнадцати лет в области педагогики, преобразуя наши мектебе с допотопными методами обучения в начальные светские училища, схоластические медресе в духовные семинарии и учительские институты, являются поистине историческим подвигом. Наши успехи в области литературы, как беллетристической, так и научно-педагогической, возросшей количественно и качественно и приобретшей такое же значение в жизни нации, как и у большинства европейских народов, являются не менее важным национальным творческим делом.

Создание национального театра, выработка национальных типов, воспитание крупных артистических талантов, развитие музыки, до национальной оперы включительно, являются дополнительным проявлением национально-культурной созидательной работы. Если принять во внимание, что при том громадном напряжении сил, которое потребовалось при этой работе, не было ни малейшей поддержки извне, ни материальной, ни моральной, если принять во внимание, что для создания новых начал пришлось разрушить старые крепкие основы, чтохолодно-мертвящая бюрократическая рука неизменно действовала в союзе с нашим ретроградным духовенством, то станет ясно, какие неисчерпаемые силы таились в недрах всегда молчаливого, серьезного тюрко-татарского народа.

Эта культурная работа совершается и сейчас и ведется так же интенсивно, как и прежде. Без устали, без колебаний, без внутренней реакции жизнь мусульманских масс течет могучим потоком, и все на пути его так ново, жизненно, красиво. Русское общество, как это не раз случалось в его истории, проглядело то, что совершается вокруг него, проглядело ту внутреннюю перемену, какая произошла у его векового соседа, у его самого крупного соучастника государственной жизни. К сожалению, и по сей час в ходу старые представления о мусульманах, до сих пор еще не перестали мерить нас старым екатерининским аршином, расценивать вышедшими из употребления ассигнациями. Глубоко несправедливое отношение к нашим ценностям, способное вызвать неожиданные крупные недоразумения, покоится, по нашему мнению, на тех ненормальных проявлениях внимания к нам, какими дарит нас русская печать: нами преимущественно интересуются миссионеры и востоковеды; но первые из них по своей профессии не могут относиться объективно ко всему, что мы делаем и что творим, и потому, отражая нашу жизнь на страницах специальной миссионерской и правой печати, отдаляются от истины на расстояние их объективной совести. Вторая категория, способная мыслить только археологически, не может оценить по достоинству результатов культурного творчества ранее чем через 300 лет, а русская интеллигенция, нормально мыслящая, с объективными мерилами, никогда к нам не приходила, не проявляла к нам ни дружбы, ни вражды. Наша же малочисленная интеллигенция, поглощенная работой среди своего народа, не могла первая прийти к русскому обществу. Она предпочитала молчать, отчасти преднамеренно, отчасти под давлением внешних причин; но теперь, когда перед русской общественной мыслью ставятся на очередь национальные проблемы, мусульманская интеллигенция, как органическая часть своего народа, не может остаться посторонним зрителем и, мобилизовав свои слабые силы, должна принять посильное участие в ознакомлении русского общества со своими национально-культурными чаяниями и стремлениями, а также способствовать развитию добрососедских отношений между различными народностями Империи на почве взаимного понимания и взаимного уважения».

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 56-58.

 

 

Җавап калдыру