МӨФТИЛЕК МӘСЬӘЛӘСЕ ӘТРАФЫНДА

Соңгы вакытларда рус һәм мөселман матбугатында яңгы гына Оренбург мөфтилегенә тәгаен ителгән Баязидов хакында һәм аның тәгаен ителүенә мөселманнарның карашы тугрысында бик күп хәбәрләр чыгып тора. Күптән түгел генә «Уфимская жизнь» гәзи-тәсендә Сабир мулла Хәсәновның1 бер мәктүбе басылып чыкты. Ул: «Могтәдил мөселманнар яңа мөфтилекнең куелуына шатланалар, тәрәкъкыйпәрвәрләр генә моннан разый түгел», – ди. Халкымызның сәгадәтен алга баруда дип белдегемнән, мин дә үземне шул тәрәкъкыйпәрвәрләр җөмләсеннән санамый хәлем юк. Минем болай саналырга хакым барлыгына мулла Хәсәнов та бәхәс итмәс дип уйлыйм. Шуның өчен мин шул тәрәкъкыйпәрвәрләр исеменнән сөйләүне үз өстемә алырга батырчылык кылам һәм Хәсәнов белән башка «могтәдил» мөселманнарга әйтәмен ки, без Баязидовның мөфтилеккә тәгаен ителүенә шатланмыймыз гына түгел, бик нык кайгырамыз. «Могтәдил» мөселманнарның шатлануына Баязидовның нинди иҗтимагый сыйфатлары сәбәп булгандыр, мин анысын белмим. Ләкин безнең кайгыруымызга сәбәп булган нәрсәләр бик билгеле, аларны яшерергә мин тиешле дип уйламыйм.

Мөфтилек башында торучының халык арасында йитәрлек игътибарлы, нөфүзле, иҗтимагый абруе саф һәм үзенә ышаныч казана алырлык булуы тиеш дигән әсаска каршы килүче, шаять, булмаса кирәк.

Хәятның мәгънәви көчкә генә бирелә торган якларын идарә кылырга чакырылган кеше . мөфтилек башлыгы, халык аңарга ышанмаган вакытта һәм ул, үзе халык белән мәгънәви мөнәсәбәттә булынмаганда, үз өстенә салынган вазифаны камилли алмый.

Баязидовның мөфтилеккә куелуына шул югарыда сөйләнгән әсаслар ноктаи нәзарыннан караган вакытта, безнең кайгыруымызның сәбәбе тәмам аңлашылачактыр. Баязидов Русия мөселманнары арасында һичбер игътибарлы кеше түгел. Соңгы ун ел эчендә мөселманнарның шулкадәр киң мәдәни вә иҗтимагый хәрәкәтләре, һәммәсе аны бер якта калдырып китүе моңа зур дәлилдер.

Ул бу эшләрдә бөтенләй бер як читтә калды. Бу хәрәкәт дәверендә дөньяга килгән мөәссәсәләр, мөселманнар тарафыннан ясалган төрле съездлар, киңәш мәҗлесләре, комитетлар, мәгариф җәмгыятьләре, хәйрат мөәссәсәләре вә башкалар үзләренең йи тәкчеләре арасында түгел, хәтта гади әгъзалары арасында да Баязидовны күрмәделәр.

Мәдәни көче аз булган халыкның мәдәни хәрәкәтләренең башында Аурупа тәрбиясе күргән шундый кешенең күренмәве йә аның бик басынкылыгыннан яки аның тәмам игътибары юклыгыннан гына булырга мөмкин. Бу эштә, тәәссефкә каршы, икенче тәфсиргә генә муафәкать итәргә тугры килә, чөнки аның юашлыгы хакында сөйләшергә мөмкин түгел. Үзенең билгеле юлына халыкны тартуга вә юлбашчылык кылырга тырышканлыгын татар телендә гаксы әл-хәрәкәтче . кирегә сөрә торган «Нур» гәзитәсен чыгару белән ачык күрсәтте2. Шулай ук «Сыйрателмөстәкыйм» исемле бер партия тәэсис итеп3, мөселманнар арасында «чын руслар союзы»на охшашлы бер иттифак ясарга ты-рышуы белән үзенең мәсләген ачык итеп мәйданга куйды. Бу ике эшне вөҗүдкә чыгарырга маташуы мөселманнар тарафыннан каршылыктан башка һичнәрсәгә очрамыйча сүнеп калган икән, анысын Баязидовның юашлыгыннан күреп булмый. Баязидовның игътибары юклыгының төбен мөселманнарның артык нәзбереклегеннән күрмичә, ялгыз Баязидовның иҗтимагый симасыннан гына эзләргә кирәк. Аның кем икәнлеге түбәндәге фактлардан ачык күренә. Мәсәлән, Мәхкәмәи шәргыянең4 сөальләренә җавап биргәндә, ул иң артта калган руханилар фикерен яклап, ачыктан- ачыкка мөселман мәктәп-мәдрәсәләренә фән кертүгә каршы фикер бәян итте. Инородец исеме белән йөртелә торган халыкларга, шул җөмләдән үзенең диндәшләре булган мөселманнарга да һәртөрле кысулар чыктыгы хәлдә, һичбер тартынмыйча, иң гаксы әл-хәрәкәтче бюрократлар белән һәрвакытта якын мөнәсәбәттә булынды. Шундый танышлыклар вә шундый мөнәсәбәтләр, әлбәттә, кешегә вазифалар йөкли. Баязидов әфәндегә дә белгән мәгълүматларын биргәләргә тугры килә иде. Мөселманнар белән булган мөнәсәбәте аркасында ул мәгълүматларны алу аңгар авыр түгел иде. Моның нәтиҗәсендә күбрәк вакытта гаепсез көйгә ук хосусый затлар, хәтта матбугат органнары җәзаландылар.

Оренбург мөфтилегенең башы итеп Баязидовның куелуына минем чыннан кайгыруымның сәбәбен аңлау өчен шул сөйләгәннәр йитсә кирәк. Хәсәнов кул астындагы «могтәдил» мөселманнарның бу чаклы ашыгып күрсәткән шатлыклары, йомшак кына әйткәндә, гаҗәп бер эштер. Мөселманнар гына түгел, аларның чын дустлары булган башка милләт әһелләре дә, югарыда сөйләнгән хәлләрне белгәннән соң, бу шатлыкка кушыла алмаслар дип уйлыйм.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Әтрафында – тарафларында.

Могтәдил – уртача карашлы.

Нөфүзле – абруйлы.

Хәйрат мөәссәсәләре – хәйрия оешмалары.

Тәфсиргә – монда: аңлатмага.

Муафәкать итәргә – ышанырга, таянырга, яраклашырга.

 

Мөфтилек мәсьәләсе әтрафында. «Кояш» газетасының 1915 елгы 19 август (777 нче) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1915 елның 12 июнендә Диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәдъяр Солтанов (1827–1915) вафат булып, аның урынына яңа мөфти кую мәсьәләсе туа. Татар вакытлы матбугаты битләрендә бу турыда төрле-төрле фикерләр әйтелә. Мәсәлән, «Дин вә мәгыйшәт» журналында имам вә мөдәррис Мөхәммәтгали Диния нәзарәтендә күп еллар казыйлык вазифасын башкарган, күпләргә мәгълүм Гыйният казыйны (Капкаевны) мактап яза, шул кеше мөфти була калса, мөселманнар өчен файдалы эшләр эшләячәген әйтә. Аныңча, бу урынга ахун Сафа Баязидов та (1887–1937(?) лаек. Журнал редакциясе исә икесен дә яхшы кешеләргә чыгара, ләкин мөфти куюның хөкүмәт вазифасы булуына басым ясый.

Фатих Әмирхан да «Кояш» газетасында мөфти сайлау мәсьәләсенә кагылышлы өч мәкалә бастыра. Ул аларда үз кандидатурасын яклауны үтенеп авторга мөрәҗәгать иткән, «Вакыт» газетасының 14 июль санындагы «Мин мөфти булырга тиеш!» исемле мәкалә авторы Камил Мотыйгыйны Сафа Баязидов һәм Кронштадтның хәрби ахуны Алтынбаевлардан югарырак куя.

Әмма патша хөкүмәте үзенчә эшли: 27 июльдә игълан ителгән фәрман белән Сафа Баязидовны мөфти итеп билгели. Бу хәбәр килү белән, бер төркем Казан зыялылары Думадагы мөселман фракциясенә, кайбер сәяси партияләрнең җитәкчеләренә протест телеграммасы җибәрәләр. Аңа кул куючылар арасында Фатих Әмирхан, аның энесе Ибраһим, Гафур Коләхмәтев, Шәһит Әхмәдиевләр дә булган.

1917 елгы Февраль инкыйлабы булгач, Сафа Баязидов мөфтилектән төшерелә.

Гаяз Исхакыйның бу «Мөфтилек мәсьәләсе әтрафында» исемле мәкаләсе «Йолдыз» газетасының 1915 елгы 21 август (1495 нче) санында кабат басылып, текст алдыннан «Мөфтилек әтрафында» дигән язма да китерелгән. Аның тексты:

«Уфаның 3 нче мәхәлләсендә имам Сабир мулла Хәсәнов Баязидовның мөфтилеккә тәгаен кылыну мөнәсәбәте илә «Уфимская жизнь» гәзитәсендә түбәндәге мәкаләне бастырган:

«Оренбург мөфтисе Мөхәммәдъяр Солтановның вафатыннан соң аның урынына куелачак мөфти хакында мөселманнарның фикерләре икегә аерылды, руханиларның күбрәге илә могтәдил мәсләктәге мөселманнар, мөфти руханидан булырга тиеш, закон (11 том, 1417 матдә) буенча мөфти мөселманнарның рухани башлыклары санала, диләр. Икенче бер кыйсем . үзләрен тәрәкъкыйпәрвәр санап йөргән мөселманнар моның хилафына киттеләр. Алар мөфтинең дөньяви мәгълүмат алган кешеләр арасыннан тәгаен кылыну фикеренә керделәр. Гәзитәләрдә Петроград агентствосы тарафыннан Петроград ахунды Мөхәммәтсафа Баязидовны мөфти тәгаен ителү хәбәре белдерелде. Бу хактагы указ «Правительственный вестник»та да игълан кылынды. Мәсьәлә закон буенча хәл кылынган була, шулай булса, хәзер бу хакта мөзакәрә бетәргә тиеш. Ягъни бу яки теге кеше мөфти булсын фикерләре булырга тиеш түгел иде. Фәкать, тәсадеф ки, «Тормыш» газетасы үзенең бишенче августта чыккан 294 нче номерында яза: «Уфа мөселманнары Баязидовның мөфти тәгаен ителүеннән риза түгелләр, Уфа мөселманнары исеменнән Петроградка мөселман фракциясе илә кадетлар исеменә Уфа мөселманнарының Баязидовның мөфти тәгаен ителүенә нәразыйлыкларын Дахилия министрына белдерергә үтенеп телеграм йибәрелде, ләкин аларга Уфа мөселманнары исеменнән андый телеграм йибәрергә кем вәкаләт биргән? Кем соң ул Уфа мөселманнарының әксариятен тәшкил итүчеләр? Берсе дә мәгълүм түгел.

Минемчә, Уфа мөселманнарының күбесе хөкүмәтнең Сафа Баязидовны мөфти тәгаен итүен муафикъ күрделәр. Аның исеменә тәбрик телеграмнары йибәреп, үзләренең мәмнүниятьләрен изһар кылдылар. Уфадагы мөселман руханилар да, билә истисна, бар да хөкүмәтнең бу эшен муафикъ күрделәр. Аерым-аерым һәм бергәләшеп тәбрик телеграмм йибәрделәр.

Уфада өченче мәхәлләдә имам С.Хәсәнов».

Гаяз әфәнде мәкаләсе

«Мөхәррир Гаяз әфәнде Исхакый мәзкүр «Уф.ж.» гәзитәсенә һәм пайтәхет гәзитәләренә ушбу мәкаләне йибәргән. Бу мәкалә Уфа гәзитәсендә басылып та чыккан инде. Гаяз әфәнде яза…»

1 Сабир мулла Хәсәнов (1866–1917дән соң) – Уфада имам-хатиб һәм мөдәррис, II Дәүләт Думасы депутаты.

2 «Нур» гәзитәсен чыгару белән ачык күрсәтте. – Атасы Гатаулла Баязидов вафат булгач та (1911–1914 елларда), Сафа Баязидов газетаның нашир һәм редакторы вазифасын үтәүне дәвам итә, әмма газета консерватив позициягә күчә.

3 «Сыйрател-мөстәкыйм» исемле бер партия тәэсис итеп… – 1914 елда Петроградта уставын патша хөкүмәтенең Эчке эшләр министры раслаган бу җәмгыятькә (союзга) алдынгы татар яшьләре протест белдереп чыгалар. Шуның нәтиҗәсе буларак, патша департаментының провокациясе фаш ителә.

4 Мәхкәмәи шәргыя – Диния нәзарәте турында сүз бара.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 49-50.

Җавап калдыру