БЕР ИЗАХ

Язмышның золымыннан котылып, үзе теләгән ак-пакь дөньяга тырышып йөргәндә, Гыйффәт туташ үзенең туган авылы, кардәш-кабиләсе берлән тулган Әҗедә – һәрвакытта дүрт-биш йөз ак якалы ирләре, корсетның төрле-төрле модаларын белгән ике-өч йөз ханымнары булган Әҗедә һичбер төрле ярдәмче таба алмаенча, үзенә паспорт алышыр өчен дә волостька барышучы иптәшкә дә аптырап йөргәндә вә янындагы иптәше, ярдәмчесе Сәлимә туташ чит кеше булып, Әҗенең бөтен халкының шул милли җинаять алдында сәерче булып карап торган чагында коралсыз калганга, биш меңле мөселман эчендә ялгыз калган Гыйффәт туташ, юридически ярдәм сорап, «Вакыт» гәзитәсендә юристымызга мөрәҗәгать итте, һәм гайн заманда ук хатлар, телеграммалар белән бәгъзе юристларымыз вә ярдәмче булырдай затларымыз чакырылдылар да, Алланың ярдәме берлән, биш мең мөселманнарның сәерче булып торган җинаятенә каршы русларның саф күңелләре чыдамады, князь Гагаринның ярдәме аркасында татар хатын дөньясындагы беренче шагыйрәмезгә игътибар бирелеп, аның каләменнән, муеныннан чылбыр алынды. Халыкны күрә торган судебный следовательләрнең инсафы берлән ике туташымызга караклыктагы ифтира, бөһтан, ялганлыгы беленеп, «икәүләп урлау» хакындагы судебный эшләре бетерелде.

Гыйффәт туташка паспорт бирелеп, ул укыр өчен, үзен киң дөньяга ачык күз берлән чыгарга хәзерләр өчен Мәскәүгә килде.

 Мәскәүнең аңлылары тәкъдирнең язмышыннан золым күргән беренче шагыйрәмез Гыйффәт туташка дустлык кулларын суздылар. Аны урнаштырдылар. Аның тормышын тәэмин итәр өчен эш, көч таптылар. Хәзер, Аллага шөкер, Гыйффәт туташ үзен аңлаган дустлары арасында үзен-үзе яктырту, мәгълүмат тутыру юлында тырышып ята. Бөтен кирәк-ярагында хәзер ярдәм итешергә дуст-ише хәзер. Аның өеннән чыкканда матди хәле начар булса да, кирәк, шигырьләреннән килгән гонорар берлән, кирәк, дуст- ишнең җитәкче булуы аркасында табылган хосусый дәресләр белән бер дәрәҗәдә хәяты тәэмин ителде вә, аны кызганып, авылларда унбиш-егерме тиенләп җыелган сәдакаларга, әлхәмделилля, ихтыяҗ бетте вә, бетмәсә дә, Гыйффәт туташ авыл мөәзиннәренә рәкыйб булып, ул юлда сәдака җыюны кабул итәрлек дәрәҗәдә вак түгел, шуның өчен «Гыйффәт туташка ярдәм» дип, ун-унбиш тиен сәдакалар җыеп, гәзитә битләрендә шагыйрәмезнең исемен өстерәтеп йөртмәүләрен бик үтенәмез.

Моңгарчы килгән акчаларның һәммәсен Гыйффәт туташ җибәргән кешеләренә кире кайтара барды. Моннан соң да аны шундый кирәкмәгән хезмәттән коткару өчен шул борчуны бетерүне үтенәмез.

Үземнән шуны да әйтим: бер халыкның арасыннан бер шагыйрь, бер рәссам, бер артист, бер музыкант, бер галим чыкса, вә шул кеше хәл-әхваленең китеше берлән матди вә мәгънәви ярдәмгә мохтаҗ булса, шөбһәсез, милләт, милләтнең аңлылары аңгарга ярдәмгә йитешергә тиештер, фарыздыр.

Ләкин андый ярдәмнәр һичбер вакыт нечкә күңелле бер рәссамны хурландыру, ваксыту юлында булмаска тиештер.

Шагыйрьнең, мөхәррирнең, рәссамның, артистның фидияче мөәзин түгел икәнен аңларга вакыт йитте.

Яңгы чыккан һәрбер төрле милли байлыкларны иске үлчәүләр берлән үлчәп булмаганны, иске сәдака, савап чирләре белән яңгы милли байлык тудыручыларны чамалау аларны тәхкыйрь, мыскыл итү икәнен аңларга вакыт итте.

Шуның өчен язмышның кидешеннән әллә никадәр золым күргән Гыйффәт туташны милләтнең аңлылары рәнҗетмәүләре, сәдакалар белән аның баскан шагыйрьләр көрсисене ваксытмаулары, Гыйффәт туташның шәхесенә хөрмәттә, татар әдәбиятына хөрмәттә бурычларыдыр, үтәргә тиеш бурычлардыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Бер изах. «Кояш» газетасының 1915 елгы 13 октябрь (819 нчы) санында «Мөхәммәтгаяз әл-Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1917 елга кадәрге татар поэзиясе үсешенә сизелерлек өлеш керткән, «Гыйффәт туташ» псевдонимы белән китап-жыентыклар, татар вакытлы матбугаты битләрендә (мәсәлән, «Ил», «Сүз» газеталарында) шигырьләр бастырган Заһидә Бурнашева (1895.1977, совет чорында җәмәгать эшлеклесе) тумышы белән хәзерге Рязань өлкәсендәге Әҗе авылыннан. «Вакыт» газетасының 1915 елгы 6 сентябрь санында аның «Мәрхәмәт намена бер үтенеч»е (идарәгә мәктүбе) басылып чыга. Анда, аерым алганда, Бөтен татар дөньясын каплап алган аңсызлык, наданлыклардан хасил булган тәгассыб вә кара көч белән тартышырга көрәштегем вакыттан игътибарән мин бик авыр дәверләр кичерә килдем. [.] Яшерен имза илән матбугатка чыккан шигырь кисәкләрем аларга мәгълүм булгач, мин анам тарафыннан тәмам өйгә ябылдым. [.] Минем бар нәрсәләрем бикләнде, китапханәмдәге китапларым яндырылды. Ахырда [.] йортларын ташлап чыгарга мәҗбүр булдым. Читкә укырга барырга волостной старшина паспорт бирми. Үземнең рәнҗетелгән йөрәгемне, мазлуманә түгелгән яшьләремне матбугат аркылы милләткә аңлатып, үзенең хаксызга җәберләнгән вәуку юлында бу кадәр газаплар, җәһәннәм күргән бер кызын химаягә милләтне чакырам» диелә. Г.Исхакыйның бу изахы шушы хат белән танышу уңае белән язылган. Татар вакытлы матбугаты битләрендә Заһидә Бурнашеваны яклаган башка мәкаләләр дә күренә. «Бу фаҗига Әҗе авылындагы Бурнашларның гаилә фаҗигасе генә түгел, бәлки бөтен Шәркый Аурупага вә Азиягә таралган татарларның милләт фаҗигаседер» дип яза, мәсәлән, Борһан Шәрәф («Вакыт», 1915, 11 сентябрь).

Гыйффәт туташ хаты уңае белән «Йолдыз» газетасының 1915 елгы 23 сентябрь (1517 нче) санында басылган язма исә 14 имзалы (Мөхәммәдзаһид Шамил, Исмәгыйль Леманов, Мәрьям Базаревская, Галимҗан Шәрәф, Мәрьям Ягъкубова, Солтанбәк Мәмлиев, Госман Тукумбәтов, Кәрим Сәгыйди, Лотфи Исхакый, Габдулла Гыйсьмәти, Мостафа Чокаев, Мәхфүзә Максудова, Какаҗан Бирдиев, Ч.Еникиев). Бу язмада, аерым алганда, болай диелә:

«Гыйффәт туташ башыннан үткән бәлаләрендә юлдашлык вә аңа бөтен куәте берлә ярдәм иткән гали кызлар мәктәбе мөгәллимәләреннән Сәлимә туташ Ягъкубованың Петроградка кайтуыннан соң, безгә күңелемезне парчалаган бу вакыйганең һәммә тәфсилләре берлә танышырга мөмкин булды.

Җәйне Әҗедә үткәргән Сәлимә туташ Гыйффәт туташның укуга тырышуы вә шигырьләр язуы өчен ана һәм атасыннан күргән бәлаләрене, алган ифтира вә бөһтаннарыны вә бөтен Әҗенең кара халкы тарафыннан күтәргән хаксыз тәхкыйрьләрене бер-бер сөйләде. Әҗенең яшь вә карт зыялы вә зыялы исемендә йөрүчеләренә тел вә фигыльләре берлә аларга ярдәм итәргә теләүләре, бары укырга теләгән өчен генә анасы йортыны ташларга мәҗбүрә кызга сыенып торырга бер бүлмә дә бирергә теләмәгәнлекләре күренде.

Бертуктаусыз яктылык вә югарыга омтылган шагыйранә күңеленең кара көчкә бирелеп, аның тырнагында калмаганыны без аңлыймыз, шагыйрәмезнең бу көчтән котылу юлындагы батырлыгы алдында тез чүгәмез вә аны бөтен күңелемез илә алкышлыймыз.

Шуның белән бергә кара көч бердәнбер татар шагыйрәсенең каләмене сындырырга теләгәндә, татар дөньясы өстендә ялтырап күтәрелмәктә булган якты йолдызны кара көч сүндерергә теләп һөҗүм иткәндә, ярдәм кулларыны үзләре белеп сузмау гына түгел, Гыйффәт туташны вә аның берлә бергә мең төрле ифтира вә ялганлар күтәргән вә намусларына кадәр һич хаксыз тәхкыйрь ителгән Сәлимә туташны алларына бик кечкенә үтенеч берлә килгәч тә кайтарып йибәрүләре вә ярдәмсез калдырулары өчен, эшне берникадәр дә аңламаган Әҗе зыялыларына вә үзләрене зыялыга санап йөрүчеләренә, шулар арасында укучыларга ярдәм җәмгыяте әгъзаларына да дулкынланган күңелемезнең иң тирән ноктасыннан наразыйлык вә нәфрәт белән итәмез.

Гыйффәт туташ башына тугры килгән вә матбугатка чыккан бу вакыйга – милләтемезнең тәрәкъкыят юлында үзләре лябед булган бер мәсьәләне уртага салу. Бу мәсьәлә, инде күптән хәл ителергә вә, нинди юл берлә генә булмасын, гыйлем алуның нә милләткә, нә дингә, вә нә дә ватанга һичбер вакытта зарар итмәгәнен вә итмәячәген күптән аңларга тиеш иде. Югарыдагы вакыйга мөнәсәбәте берлә шул хәлне аңламаган вә аңларга теләмәгән һәммә ата-ана вә кардәшләргә дә милли истикъбалемез наменә нәфрәт белән әйтеп, кара көчкә каршы сугыш ачканнарга, нинди юл берлә генә булса да гыйлемгә омтылуларга вә анларга ярдәм итүчеләргә хөрмәт вә тәшәккер изһар итәмез».

Симасыннан – йөзеннән
Изах – аңлату, ачыклау
Гайн – шул ук.
Ифтира – яла ягу.
Бөһтан – ялган сүз.
Рәкыйб – көндәш.
Агентство – телеграф агентствосы турында сүз бара.
Әксариятен – күпчелеген.
Мәмнүниятьләрен изһар кылдылар – ризалыкларын, шатлыкларын белдерделәр.
Ифтира – яла ягу.
Тәхкыйрь ителгән – мыскыл ителгән.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 60-62.

 

Җавап калдыру