«ЙОЛДЫЗ» ЮБИЛЕЙСЫ

«Йолдыз»* гәзитәсенә ун тулды. 16 гыйнварда шул бәйрәмне «Йолдыз» идарәсе махсус номер1 чыгарып укучылары белән бүлеште. Шул номерда «Йолдыз»ның мөхәррирләре үзләренең иткән хезмәтләре хакында, хисапмы диим, бер нәрсә бирде. Кайберсе шул көндә «Йолдыз» һәйәте тәхририясен, хосусән Һади әфәндене, бөтен милләт исеменнән булмаса да, күпчелек исеменнән тәбрик тә итте.

«Йолдыз»ның ай хакындагы мөхәррирләреннән Садыйк хәзрәт әл-Иманколый җәнаблары шулкадәр тәэсирләнде булырга кирәк, ул, үзенең «Каванинел-җимаг»** китабындагы мөтәхассыйслыгын да онытып җибәреп, «Йолдыз»га багышлап шигырь дә язды.2 Шуның берлән, әлбәттә, шул хәзрәт таланты ни дәрәҗә киң икәнлеген күрсәтеп, дустларын сөендергән кебек, «Йолдыз»ның шигырь, әдәбиятка да ни дәрәҗәдә хезмәт иткәнен, сәнаиге нәфисәне никадәр нечкә, назик аңлавын эш берлән күрсәтте. Ләкин шу-нысы гаҗәп, «Йолдыз»ның язучылары үзләре хакында язган мәкаләләрендә «Йолдыз», ун ел могтәдил милли мәсләктә дәвам итеп, Русия мөселманнары эчендә җиде-сигез мең укучы тапты» дисәләр дә, «Йолдыз»да язучы мөхәррирләрнең исемнәрен санаганда, Ру-сиядә бөтен әһле каләмне зикер итеп, шул цифрны 220 гә җиткерсәләр дә, шул бәйрәм номерында Һади әфәнде, борадәре Садри әфәнде, борадәре Сәләхетдин әфәнде, «Йолдыз» язучыларыннан Ибраһимколый, Шәһит Әхмәдиев, Хөҗҗәтел-Хәким Мәхмүдов, мөгаллим Фатих Сәйфи әфәнделәрнең каләмнәреннән башка бернәрсә дә күренмәде вә җиде-сигез мең укучы тарафыннан вәкяләтәнме, үзеннән генәме, Чистайның бер приказчигы берлән Әҗенең карагруһысыннан Шәриф мулла, беркемгә дә мәгълүм түгел Госманов һәм Гатиев[тан] башка кеше табылмады***. Татарның милли хезмәтләрен тәкъдир итә белүче аңлыларыбызның хатасымы диик, аңлап эшләгән эшләреме диик, күзгә ташланырлык беркем тарафыннан («Вакыт» берлән «Тәрҗеман»нан башка)3 бер тәбрик, бер котлау җибәрелмәде. Гыйльми, әдәби бер төркем тарафыннан һичбер төрле тәкъдир ителгәне күрсәтелмәде. Ул гына түгел, каләм юлында хезмәт иткән мөхәррирләр тарафыннан җылы сүз, дустча әйткән бер фикер, иптәшчә бер кул кысу очрамады. Бу иттифакый тугры килгән хата гына булдымы? Әллә милләтнең аңлы кыйсеме шул ун ел яшәгән «Йолдыз»ның яшәвендә, үсүендә сөенерлек бер нокта тапмадымы? Әллә халыкның алдан бара торган бер бүлеге «Йолдыз»ны – мәгълүм «Йолдыз» ны ун елга кадәр яшәтергә җитәрлек тирә-юньнең шулкадәр озак арчыла белмәвенә эче пошты да, кайгырды да матәм тоттымы?

Унъеллык бәйрәмен беренче мәртәбә итә торган Идел буе матбугатының беренче юбилейсындагы шул суыклык, шөбһәсез, тәхлил итмәенчә кителәчәк бер вакыйга түгелдер. Имеш, бер кеше (мәсәлән, Һади әфәнде) биш-алты яшьтән гәзитә чыгару уе берлән мәшгуль булсын (Һади әфәнде үз мәкаләсендә шулай ди).

Имеш, бер кеше бала вакытыннан ук илһам берлән «Йолдыз» дигән исемне байрак итеп алсын да, шул байракны тормышының мәдрәсәсеннән, ысуле җәдиденнән, мөдәррислегеннән, экстренныйлыгыннан өстерәп чыгарып, билфигыль «Йолдыз» итсен, имеш тә, шуны сәяси, иҗтимагый, икътисади авырлыклардан курыкмаенча, ун ел бербуйдан, «суллык» мода булганда да, мөдәббиранә алып барып, миллиятне мөдафәгада фидаи булсын, имеш тә, шул фикергә иштиракь итүче, шул байракны бергә күтәрешеп баручы ике йөз дә егерме мөхәррир язучы җыйсын, имеш тә, җиде-сигез меңлек бер кавемга минбәр булып, шул халыкны тугры «милли» юлдан өстерәп барсын, имеш тә, туктап бәйрәм итәргә уйлагач, тагы шул Ибраһимколый, тагы Садыйк Иманколый, тагы агай-эне берлән генә калсын, имеш!

Бу урында, Һади әфәнде урынында, чынлап та үзенең мәсләге, үзенең идеалы өчен генә яши торган бер кеше булса, аның шул озын тартышудан соңгы бәйрәме шул хәлдә үтсә, ул кеше үзенең иткән хезмәте, бетергән гайрәте һичбер төрле мәгънәви файдага китмәгәнен күрсә, шөбһәсез, шул идея банкротлыгын күтәрә алмас иде, шөбһәсез, ул кеше янып-көеп үләр иде. Яки аһ-ваһ итеп, йөткереп бетәр иде.

Ләкин Һади әфәнде җәнабларының ул хәлдә түгеллеге хакында укучыларны тәэмин итә алганга, шул күңелсезлекнең сәбәбен башка тарафыннан эзләү түгелме? Минемчә, лязем. Укучыларга, әфкяре гомумиягә шул суыклыкның сәбәбен белү лязем.

Әле «Йолдыз»ның бәйрәме . «Йолдыз»ның унъеллык «милли хезмәте»нең бәйрәме шулай үтте, шулай үтәргә тиеш булганга, шулай үтте. Чөнки «Йолдыз» ун ел яшәсә дә, ун ел эчендә бик күп кәгазьләрне каралап чыгарса да, бик күп фикерләрне бутап-бутап маташса да, «Йолдыз» үзенә дуслар, үзенә мәсләктәшләр таба алмады. Чөнки «Йолдыз» үзе дустлык карасына манылып язмаенча, осталык, яра вә каралары берлән языла, мөдарә каләме берлән төзәтелә иде.

Чөнки «Йолдыз»дан ап-пак нур сибелмәенчә, күзнең эчен пошыра торган пәри утлары гына тарала иде. Мәсләктәшләр җыя алмады. «Йолдызчы» ясый алмады. Чөнки «Йолдыз»ның мәсләге юк иде, «Йолдыз»ның алган юлы, туры дип ышанган фикере, бо-лай итәргә ярамый, дип яратмаган уе юк иде.

Ул боларның һәммәсеннән дә «мөдәббиранә» кичә иде. Шуның өчен татар тормышы алдына таң яктысы туарга торганда, «Йолдыз»ның мәсләктәшләре дә, исемнәрен саклап, «мөдәббиранә» «Йолдыз»ның бәйрәменә катышмадылар. Шуның өчен «Йолдыз»ны укучылар «Йолдыз»ның милли хезмәтен, могтәдил мәсләген сөючеләр дә Һади әфәндедә өйрәнгән «сөясәтчә» белмәмешкә салынып калдылар. Шуның берлән бу халык лисане халь берлән «Йолдыз»ның бүгенге унъеллык юбилейсы бәйрәме түгел, «Йолдыз»ның җеназасы икәнен күрсәттеләр.

Соң, чынлап та, «Йолдыз» шулай каршы алынырга тиеш идеме?

«Йолдыз» соң гәзитә буларак нәрсә?

Иң әүвәл гәзитә дигән нәрсә безнең кебек матбугаты яңгы туган чакта, мотлакан, бер фикер, бер мәсләкнең нашире булырга тиеш; мотлакан, зурмы, кечкенәме, бер гөруһ, бер төркем халыкның тәрҗемане әфкяре булырга тиеш.

Мотлакан, мәгълүм бер фикерне алып бару да билгеләнгән эзе булырга хаттел-хәрәкәте тәгаен әйтелгән булырга тиеш.

Мотлакан, гәзитәнең кайдан чыгарга ярамавы хакында җиңнәренә баганалар . мораль, мәсләк баганалары утыртылган булырга тиеш.

Һади әфәнде, үзенең әйтүенә караганда, ул кечкенә чактан ук «гәзитәләрне вәкаигы яумия языла торган урактан гыйбарәт икәнен» аңлаган икән.

Шуның өчен «Йолдыз»га әллә ничә мәртәбә рөхсәт сорауларында ул шул «вәкаигы яумия»нең рапортын татарча язарга дип рөхсәт сораган вә шул рөхсәтне ала алгач, шул «вәкаигы яумия»не язып чыгара башлаган. Һади әфәнденең бәйрәм номерындагы дустлары, ишләре, шәкертләренең сүзенә караганда, шул рапортта сүзләрен әдәби татар телендә һәм дә дөрес имля берлән яза килгән.

Гәзитәгә, шулай итеп, тормышның протоколы дип карагач, табигый, Һади әфәнде, шул мәсьәләләрне язганда, аның дөрестлегенә әһәмият бирергә кирәк иде түгелме? Ләкин Һади әфәнде, кечкенә вакытында «кушуч» берлән «йушкы»ның төбен эзләгәндә үк әтисеннән куркып калганга, әллә кемнәрнең кәефе китмәсен өчен анда сыгылып, монда бөгелеп язып килгән.

«Йолдыз»га кергән бөтен мөхәррирләрне шул эскәнҗә астыннан үткәргән. «Йолдыз» янына килгән һәрбер кешенең «үзлеген» бетереп, аны «Йолдыз»ның агымында борылып-борылып ага торган йомычка ясаган вә шуның аркасында «Йолдыз»да һәйәте тәхририя дигән әсасны бөтенләй бетереп, кечкенә Һадичыклар, Мөтәһадилар тудырган вә шуның аркасында гәзитәнең мәгънә үсүен мәңгегә кисеп куйган.

Гәзитәнең кайдан үтәргә ярамый, кайдан кичәргә ярамый дигән кагыйдәләре булмаганга, ул унъеллык дәвамында, гәзитәнең мөхәррирләре әйткәнчә, махсус имлясын алып баруга башка бер эз, бер якты юл калдыра алмаган. Менә чын гәзитә булыр өчен кирәкле шартларның берсе дә табылмаганга, «Йолдыз», үзенчә аерым бер тормыш белән яшәп ун ел гомер үткәргән, шул вакыттагы Русиядәге реакциядән файдаланып, шул вакыттагы татар арасындагы башбаштаклыктан файдаланып, халыкның аңламавына, наданлыгына таянып, ул ун ел дәвам иткән. Ләкин гәзитә булып түгел, әллә нәрсә булып, «вәкаигы яумия» булып, «чуалчыкаты сәясия», тагы белмим ни булып торганлыгын, ләкин шул торуы өчен, шул осталыклар, шул мәсләксезлекләр генә җитмәгәнгә, гәзитә дигән нәрсәне алып барырга зур бер матди көч кирәк булганга, «Йолдыз» шул якны ничек хасил итә алган?

«Йолдыз»ның дәвамын кем тәэмин иткән? Шөбһәсез, монда без Һади әфәнденең бик оста сәүдәгәр, бик гакыллы мәнфәгатьпарәсен күреп, хәйран калмый хәлебез юктыр.

Һади әфәнде, мәдрәсә шәкерте генә булса да4, бик күп сәүдәгәрләр аңлап җитә алмаган «базар»ның әхвале рухиясен аңлый, үзенең «товары» «Йолдыз»ның ниндирәк даирәләрдә үтә алачагын эзли. Билгеле, төн никадәр караңгы булса, «Йолдыз» шулкадәр ялтырый кебек күренәчәк. Шуның өчен Һади әфәнденең иң кара, иң караңгы бүлекләремезгә таба күзен боруы табигый түгелме? Шуның өчен Һади әфәнде авылның кара якларына, авылның Сәет Баттал, Салсал хикәясе5 укып тәрбия алган мөәзиннәренә күзен сала. Шуларның теләкләренә теләк иттереп, шуларның Салсал хикәясендәге өйрәнгән фикер агышына якын тарызда язарга тотына. Сәет Батталдагы кебек, шаккатырулар берлән мөәзиннәрне кызыктыра… Сәет Батталдагы кебек күз ачып күз йомганчы Англиягә барып килеп, Америка берлән Англия мөнәсәбәтен хәл итә.

Салсалдагы кебек гөруһ-гөруһ кяферләрне мөселман итә. Сәет Батталдагы кебек өч көн эчендә гарәпчәне белә торган, дүрт көн эчендә Мопассанны аңлый торган дәрес китаплары хакында тәгърифләр яза, шул мөәзин янына надан мулласын да катыштырыр өчен программаны киңәйтеп ай вә гошер зәкятләрен кертә.

Мөәзиннәр, надан муллалар, иске фикерле сатучыларга элгәреге уйлары, элгәреге төшенчәләренә башка яңа бер авырлык сукмас өчен, аларны куркытмас өчен, һичбер мәсьәләне ачык иттереп куймый; бер мөштәринең яисә бер гөруһ укучының кәефе китмәс өчен, бер фикерне дә катгый иттереп әйтми. Үзенең сакланачак мәсләк колгасы юкка, каршы тотачак иман калканы юкка, ул бер фикер өчен дә кызуланып тартышмый, кычкырышмый; тисәләр, бәрелсәләр дә, «безнең урамга килерсең әле» дип мыгыр-мыгыр итә дә читкә китә. Ләкин ялгыш бер туры килгәндә, мотлакан, аягының гына бер очын чалырга дип көпчәккә таяк тыгарга булып китә. Кечкенә вакыттагы куркып калуы хөрриятен бетергәнгә, укучылары арасында кәефе китүче булмасын дигән каулгә* табыну ихтыярын алганга, ул аяк чалганда да кешедән чалдырырга маташа. Үзенә туры килсә, тагы ялгыш икән кебек кенә кылана.

Шулай иттереп, «Йолдыз» үзе куркак, үзе мораи, үзе икейөзле, үзе чуалчык булып, яңа замананың диюләр хикәясе кебек бернәрсә булып яши. Фидия өчен кычкырыша, талаша, зәкят, гошер өчен донос ясаша торган, иске дә түгел, яңа да түгел, аңлы да түгел, аңламый да түгел бер бүлек халыкның тәрҗемане әфкяре була да, шуның морале, шуның күз карашы берлән төзәленеп тора. Шуның «вәкаигы яумия»сен яза да тора. Ләкин шунсын инкяр итәргә ярамый, шуларны махсус бер имляда язып тора6.

Чын гәзитә укый алмаган бер сыйныфны, шөбһәсез, кызыктырып укырга өйрәтә. Шөбһәсез, шул кыйсем халыкка яңа бер уй бирмәсә дә, бер фикер чаткысыны, тугры бер хакыйкатьнең авырлыгын салмаса да, үз тирә-юнендәге чуалып йөри торган фәлсәфәсене, сәясәтне җәмәгать башмагы кебек әйләндереп йөретә.

Гомумән караганда, «Йолдыз» татар арасында бер кыйсем халыкны укырга өйрәтеп, гәзитәнең гомумләшүенә хезмәт итеп файда китерә. Гәзитә укудан читтә калачак бер бүлек халыкны гәзитә дөньясына өстерәп кертеп, бөтен татар матбугатының укучысының даирәсен киңәйтә.

Ләкин мәгънәви яктан караганда, «Йолдыз» татарның милли фикеренең алга баруында, табигый юлыннан алга баруында бик зур җинаять ясагандыр. Иң әүвәл «Йолдыз» ап-ачык ителеп әйтеләчәк хакыйкатьләрне имеш-мимешләр берлән бутап, ачык сүзгә мохтаҗ укучысының мантыйкын бутагандыр. Икенчедән, «Йолдыз»ның бу хата, бу туры дип алып бара торган юлы юкка, аның бүген хатарак булуы ихтималы бар дигәне, иртәгә дөрес булу ихтималы имеш берлән бетерелгәнгә, гомумән, укучылары ара- сында ялган берлән дөрест, хата берлән ялгыш арасындагы чикнең бетүенә сәбәп булгандыр.

Өченчедән, ун ел бербуйдан «Йолдыз»ның бөтен язуларында мәсләксезлек, милли, сәяси, иҗтимагый моральләрне аяк астына таптау өстерәлеп килгәнгә, «Йолдыз» мәсләксезлекне мәсләк итә торган милли хулиганлыкның тууына мәгънәви ата булгандыр. Үзенең вак гайбәте, вак интригасы, вак доносы, вак фәлсәфәсе, вак яхшылыгы берлән шул милли хулиганнарның үсүенә сөт, җим биреп, ана булгандыр.

Дүртенчедән, «Йолдыз» иң законлы эшләрдә хөкүмәтнең һичбер төрле даирәсе тарафыннан кысылырга уйлатылмаган мәсьәләләрдә бик ерактан күргән булып, болай да куркак халыкны куркытырга, «законный микән, фәлән микән» дип котын очырырга өйрәткәндер вә, шул зәһәрне тамчы-тамчы тамыза-тамыза, укучылардагы гражданлык хисен тавык йөрәклегенә кадәр иңдерергә сәбәп булгандыр.

Менә шул шөбһәсез зарарлы эшләрне «Йолдыз» көпә-көндез ап-ачык иттереп эшли алгандыр.

Менә шул зәһәрләрне «Йолдыз» тирә-юнендәге әллә никадәр гәзитәләр, журналларның тәнкыйде арасында эшли алгандыр. Әфкяре гомумиянең ак, пакь кыйсеменең каршы торуына карамаенча, шул мәсләксезлек җимешен үстергәндер, тараткандыр. Шуның өчен «Йолдыз»ның ун ел тулу мөнәсәбәте берлән ясаган бәйрәмендә халык өчен дә шатланырлык зур бер нокта бардыр. Әүвәлдә, «Йолдыз»га башка татар гәзитәләре юк вакытта, хөкүмәтемез тарафыннан рөхсәт бирелмәенчә торып, аның зәһәреннән шул вакытта безне саклап калуыдыр.

Шул вакытта, аңгарга каршы бер сүз әйтергә мөмкин булмаган чакта, безнең бөтен халкымызның фикере агышына зәһәр җибәрергә Һади әфәндегә монополия бирелмәведер. Бу шатлык милли көчләр өчен, киләчәккә өмидләре бар көчләре өчен, татар тормышының соңгы ун елыннан үткәргән вакыйгаларының иң сөенеләчәге, иң зурысылыгында минем шөбһәм юктыр. Шуның өчен бүгенге көндә мин дә бәйрәм итеп, «Йолдыз»ның ун гына ел яшәгәненә шатлыгымны изһар итеп, татарның иҗтимагый вә сәяси, милли тормышыннан шундый органнарны яшәтә торган гамәлләрнең тиздән бетүен Алладан сорап калам.

«Йолдыз» гәзитәсенең татар матбугаты юк вакытта рөхсәте бирелмәве хата икәнен хөкүмәт даирәләре хәзер аңладылар булырга кирәк. «Йолдыз» таралуына җиңеллек итәр өчен карагруһ гәзитәләренә генә бирелә торган почтадагы очсыз тарифаны* татар гәзитәләреннән фәкать Һади әфәнденең «Йолдыз»ына гына биреләдер. Вә шуның хакында «Йолдыз»ның матди тарифы хөкүмәт тарафыннан ясалган зур бер ярдәмгә таянып барадыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

«Йолдыз» юбилейсы. «Сүз» газетасының 1916 елгы 20 гыйнвар (12 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Мәкалә шул ук имза белән һәм үзгәртелмичә «Дин вә мәгыйшәт» журналының 1916 елгы 5 нче санында да басыла һәм идарә (редакция) исеменнән түбәндәге искәрмә бирелә:

«Мәдәният гасырында мондаен вәхшәтләр булмаска тиешле иде. Бер кеше, яхшымы, яманмы, үз хисабында яхшы дип милләткә күрсәткән хезмәтенең 10 нчы елында бәйрәмен ясый, мәдәният дөньясында боңа иштиракь итмәгән кеше зара- рына да сүз сөйләмәскә тиешле иде.

Гәзитәдә тәнкыйть ителәчәк урыннар бар икән, аны башка бер вакытка, башка бер мөнәсәбәт илә тәнкыйть итәргә тиешледер. Юкса, хосусый берәүнең шатлык көнен бу рәвештә былчырату мәдәният галәмендә бер хезмәт түгел, язучының үзен вәхшиләр зөмрәсендә күрсәтәчәк бер эштер. Дөрест, андаен эшләргә бәйрәмнәр ясау үзе ноктаи шәргътән караганда тиешле түгел. Шуның өчен гомуми матбугатның милләткә иткән җинаятьләрене күрсәтүдә зарар юктыр».

1 16 гыйнварда … махсус номер… – чынында, «Сүз» газетасының бу (1591 нче) саны 1916 елның 15 гыйнварында чыккан һәм ул «Йолдыз» газетасының нәшер ителә башлавына ун ел тулуга багышланган.

2 Садыйк хәзрәт әл-Иманколыйый җәнаблары … «Йолдыз»га багышлап шигырь дә язды. –Шагыйрь С.Иманколыйның (1870–1932) «Йолдыз»га» исемле шигыре бу газетаның 15 гыйнвар (1591 нче) санында басылган.

3 «Вакыт» берлән «Тәрҗеман»нан башка… – «Вакыт» газетасының 1916 елгы 5 гыйнвар (1955), 8 гыйнвар (1957), 9 гыйнвар (1958) саннарындагы «Дахили хәбәрләр» бүлегендә искә алуларны, «Тәрҗеман» газетасының 1916 елгы 9 гыйнвар (6 нчы) санында «Х.С.»имзасы астында «Шималь төрекләре матбугаты илә ун сәнәлеге хатирәсенә япылмыш яуме махсус мөнәсәбәте илә» исемле баш мәкаләне, «Сүз» газетасыннан килгән котлау телеграммасы, 10 гыйнвар (7 нче) санында «Милли мәгыйшәт» рубрикасында Йолдыз»ның 10 сәнәлеге» исеме астында кыска гына хәбәрне, 15 гыйнвар (11 нче) санында ««Йолдыз»ның ун сәнәлек яуме махсусы» исемле имзасыз мәкаләне моңа мисаллар итеп күрсәтергә мөмкин.

4 Һади әфәнде, мәдрәсә шәкерте генә булса да… – Һади Максудины татар вакытлы матбугат битләрендә кайчак әнә шулай кимсетеп телгә алганнар.

5 Сәет Баттал, Салсал хикәясе… – биредә госманлы төрекләренең румнарга каршы сугышларын тасвирлаган «Сәет Баттал Газый» әсәре (авторы мәгълүм түгел, VIII гасыр халык иҗаты әсәре дип фараз ителә); баш герое Сәет Баттал халык арасында хәйләкәрлек символы булып киткән. Дин хакына сугышларда катнашкан легендар геройның тормышы һәм каһарманлыклары тасвирлана. «Кыйссаи Салсал» – татар шагыйре Мәүлекәй Юмачиковның (1840–1910) дини сугышлар турында борынгы халык әкиятләренә нигезләнеп язылган китабы. Салсал – фантастик образ, халык арасында гадәттән тыш батырлык символы булып йөри.

6 … шуларны махсус бер имляда язып тора. – Гарәп алфавитындагы татар язуында өч кенә сузык аваз хәрефе (а, у, и) булу дөрес укуны кыенлаштырганга, Һади Максуди тагы өч сузык аваз билгеләре (о,ө,ә) өсти һәм шуны Уфадагы гыйльми мәҗлестә рәсми рәвештә кабул иттерүгә ирешә. Бу хәрефләрне ул, беренче буларак, «Йолдыз» газетасы имлясына кертә.

* Һади әфәнде Максудиның тәгълиме гомумиядәге хезмәте «Йолдыз» берлә мөнәсәбәте юкка, ул кадерле хезмәтне «Йолдыз» берлә бутап йөртмәдек. – Г.Исхакый искәр.

** Бәлки, бу китапның исеме «Ысулел-җимаг»дыр. Шул ялгышым өчен

мөхәрриреннән гафу үтенәм. – Г.Исхакый искәр.

*** «Йолдыз»ның 16 нчы гыйнвар номерында тагы берничә исем кушылганы

мәгълүм булды. – Г.Исхакый искәр.

Һәйәте тәхририя – редакция.

Мөтәхассыйслыгын –  белгечлеген.

Сәнаиге нәфисәне –  матур сәнгатьне.

Могтәдил –  уртача.

Борадәре –  ир туганы.

Вәкяләтәнме –  вәкил буларакмы.

Тәхлил итмәенчә –  чишелмичә.

Мөдәббиранә –  саклык белән.

Мөдафәгада –  саклауда.

Мөдарә –  ялган дуслык.

Лисане халь берлән –  үз-үзен тотышлары белән.

Мотлакан –  һичнәрсәгә карамастан.

Вәкаигы яумия –  көндәлек вакыйгалар.

Әхвале рухиясен –  рухи торышын.

Тәгърифләр –  аңлату, белдерүләр.

Гошер –  уңышның уннан бер күләмендә дини салым.

Мөштәринең –  сатып алучының.

Мораи – яхшылыкны кешегә күрсәтү өчен генә эшләүче.

Фидия –  үлгән кешенең гөнаһысын йолып алу өчен бирелгән мал, йолым.

Изһар итеп –  күрсәтеп.

Зөмрәсендә – төркемендә.

Ноктаи шәргътән – шәригать ноктасыннан.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 126-132.

 

 

 

Җавап калдыру