МӘДӘНИ ЭШЛӘРЕМЕЗ

Гәзитәләрнең язуына караганда, Оренбург вилаять земство-сы, Уфа вилаять земствосына мөрәҗәгать итеп, земстводан ярдәм ала беләчәк. Мөселман мәктәпләренең программасын тикшерер өчен, махсус бер программа ясар өчен бер киңәш мәҗлесе ясауны башларга үтенгән. Уфа земствосы, бу эшне әле карап бетермәгән булса да, шул тәшәббесне үз өстенә алачак икән.

Мөселманнарның ибтидаи мәктәп эшләре һәр йирдә бик чуалчык булганга, әлбәттә, бу мәҗлескә башка губерна мөселманнары да чакырылырга тиештер.

Шунда эшләнгән программа бөтен Идел буе мөселманнарына ярарлык булып чыксын өчен, халык шуны үз теләге дип карасын өчен, әлбәттә, мәктәп эшләрендә ихтисасы булган мөгаллимнәремез, педагогларымыз чакырылырга тиештер. Аларның тавышларына зур әһәмият бирелеп, ибтидаи тәгълимнең нигезе тазайиргә куелырга тиештер.

Ләкин бу сүзләр сөйләнеп йөри торган төче хыяллардан үтсен өчен, уку-укыту, мәктәп ясау эшләренең мөтәхассыйслары докладлар хәзерләргә, кирәге булса, гомумҗыелышка кадәр кечкенә бер киңәш мәҗлесе ясап алырга тиештер.

Ибтидаи тәгълим мәсьәләмез хәзерге көндә баһадирча тырышып укытучы мөгаллим, мөгаллимәләрнең иҗтиһады, мәхәлләдәге бер-ике тәрәкъкыйпәрвәр мөселманнарның һиммәтенә генә багланып тору баскычыннан үтәргә тора. Тормышның кушуы аны үсәргә, нигезен ныграк йиргә салырга мәҗбүр итә. Шуның өчен мәктәп хәзер иттифакый тугры килгән мөгаллимнең иттифакый китүе берлән үзгәрә торган программасын да әсаслы бер юлга куярга тиештер. Шуның өчен мәктәпнең Әхмәтҗан абзыйның кәефе өчен үзгәрми торган, мулла абзыйның мәслихәт тапмавы берлән арттырылмый-киметелми торган төпле программасы булырга тиештер.

Программаны ясау, бездә гадәт булган кебек, дәрес тәртипләрен, китап исемнәрен, укыту вакытларын язып чыгу гына түгелдер. Программа төзү дигән нәрсә . киләчәктә мәктәпнең тәрбиясе, укытылуы, рухы нинди юлдан барырлыгы хакында Коръән аятьләре кебек катгый кагыйдәләр астына бөтен мәктәп эшен сугудыр. Шуның өчен бу программа эше – милләтемезнең киләчәгенең рухы, җаныдыр. Шул программаны кирәгенчә эшләп бетерү . мәктәп эшемезнең яртысыдыр. Шуңгарга күрә, кирәк, Уфа земствосының, кирәк, Оренбург земстволарының шул эшкә дикъкать итүләренә бик сөенеп карап, бөтен гыйльми көчемез берлән шул эшне яшәрлек, үсәрлек итәргә тырышу ляземдер, форсаттыр. Гомумән, земстволарның безнең мәктәпләремезгә, кыйраәтханәләремезгә бирә килгән ярдәмнәрен тотуда бик саклык берлән мөгамәлә кылып, земство алдында шул кечкенә генә сумаларның сәмәрәсе бик зур икәнен эш берлән күрсәтү киләчәгемез өчен бик тиештер. Шул даирәләрдәге ышануны казану халкымызны агартудагы өмидемезнең без теләгәнчә чыгуына хәерле фал булачактыр.

Оренбург вилаять земский собраниесенең карамагына бик күп докладлар арасында губернаның мөселманнары арасында мәгариф тарату хакындагы берничә доклад та бардыр.

Бу докладлар, иншалла, безгә файдалы рәвештә хәл ителәчәктер. Ләкин Оренбург губернаторы Орск земствосының мөселманнарны агартуга дигән унсигез меңнән өч мәктәпне генә тасдыйк итүе, үзенең мәҗлесне ачкандагы нотыгында Чиләбе земствосы-ның чиркәү школларына акча бирмәвенә разый түгеллеген вә мөселман мәктәпләренә акча бирүне кирәкле тапмаенча күрсәтеп сөйләгән сүзләре Оренбург земствосындагы мөселман мәгарифен шактый уңгайсыз хәлгә куядыр.

Оренбург вилаятендәге мөселманнар, хәзерге көндә губерна халкының өчтән бер өлеше булган кебек, мәгариф ягыннан иң мохтаҗ булган халыктыр. Боларның мәктәпләре, хәзинәдән ярдәм алмаганга, үземезнең идарәи руханиямез тарафыннан да вә башка җәмгыятьләремез тарафыннан да ярдәм ала алмыйдыр. Болар һәммәсе дә шундагы фәкыйрь халыкның тырмашуы берлән генә барадыр. Шуның өчен мондагы мөселманнарның үзләреннән земский сбор дип җыелып алына торган сумадан йөз дә икесенең генә үз мәктәпләрен алып баруга тотуны күрәселәре килүе табигый булырга тиеш иде вә шул хаклы ярдәмне һәм дә наданлыктан сусаган мөселманнарга берәр тамчы гына тамызыла торган шул ярдәмне беркем дә артык күрмәскә тиеш иде. Ләкин губернатор җәнаблары ни өчендер шул эшләргә сәясәт катыштырып, чеп-чи мәдәни эшкә сәяси рәң бирәдер. Мөселман мәктәбе берлән чиркәү школасыны бер-берсенә рәкыйб итеп куядыр.

Без үз мәктәпләремезне моңганчыга кадәр һичбер төрле сәяси партиянең коралы итмәдек вә шул мәктәпләрдән гыйлем агаруга башка һичбер төрле сәяси фикер таратмадык вә киләчәктә дә таратмаячакмыз. Чөнки без сәясәт берлән агару-агартуны, мәктәпне бутап йөрткән халыкларның сәясәтләре бәрбад, мәктәпләре пәришан икәнен күргәнемез бар вә киләчәктә дә шулай булачагына ышанырлык фәнни тәрбиядән мәгълүматымыз бардыр. Шуның өчен Оренбург земствосының халкын агарту юлындагы хезмәтенә «бусы – мөселман», «бусы – түгел» дип аерма куелмавын бик ихлас берлән көтәмез. Хосусән аталары сугыш сафларында да баһадирча сугышып яткан башкорт балаларының мөселман булганлыклары өчен генә укудан мәхрүм иттерелүе ватан файдасы ягыннан да кирәкле бер эш түгелдер.

Шул көннәрдә Оренбургта Әхмәт бай мәрхүм вәкыфының мөтәвәллиләренең еллык мәҗлесләре була1. Бу мәҗлестә Әхмәтбай мәрхүмнең васыятен тутыруны өстләренә алган мөселманнар үзләренең үткән елда шул эш тугрысында нишләгәнлекләре хакында хисап бирәләр. Киләчәк ел өчен нишләячәкләре хакында планнарын тасдыйк итәләр.

Әле гәзитәләрдә, кирәк, хисаплары, кирәк, эшләячәк эшләре язылып чыкмаганга, цифрларга таянып сүз сөйләү бик авырдыр.

Ләкин цифрсыз гына, моннан, ерактан карап кына бәгъзе бер фикерләр йөртергә ярамас кебек күренми.

Мәрхүм Әхмәт байның вәкыфы буенча «Хөсәения» мәдрәсәсе тәрбия ителә2. Анда ике йөз-өч йөз шәкерт дәрес ала иде.

Мәдрәсәнең куелуындагы низам вә интизам булмаудан, мөдәррис әфәнденең эш башында торырлыгы булмавыннан егерме ел дәвам иткән бу мәдрәсәдән чыккан затларның саны Уфаның Сабирҗан әфәнде Шәмигуловның магазиныннан чыккан артистларымыздан3 бик күп ким булса да, бала-чагага аң кергәнчә укырлык бер йир булып тора иде.

Ләкин былтыргы елда мәдрәсә тәмамән ябылды. Әлбәттә, үзеннән-үзе генә түгел. Зур-зур сәбәпләр берлән ябылды. Ләкин ябылды, ачылуы хакында бер эш эшләндеме-юкмы – анысы безгә мәгълүм түгел, ләкин ачылмады.

Менә шул матдәсендә мәрхүм Әхмәт байның рухы шатланырлык эш, әлбәттә, булмады.

Әхмәт байның вәкыфыннан алтмыш авылдагы ибтидаи мәктәпләрнең мөгаллимнәренә мәгаш бирелеп килә иде. Шул мәгашне алып, алтмыш мөселман мәхәлләсендә алтмыш мөгаллим аз дигәндә өч мең гөнаһсыз мөселман баласын укытып, күңелен нурландырып килә иде.

Олуг бәйрәм көннәрендә шул өч мең гөнаһсыз балалар мәрхүм Әхмәт байның рухының тынычлыгына дога кылалар иде. Үткән ел, менә бу ел шул мөгаллимнәр вазифаларын ала алмадылар. Үткән ел да, бу ел да шул өч мең мөселман баласы укытуның савабы Әхмәт байга бара алмады.

Әлбәттә, моның сәбәпләре бардыр. Әллә кая йорт сатылмагандыр… Әллә кемнән акча алынмагандыр… Бәлки, башка эш эшләнмәгәндер, анысын мин белмим. Ләкин алтмыш мөгаллимнең вазифасы ике ел бирелмәде. Өчәр меңләп балалар ике ел укытыл мады, мин шуны беләм.

Бу җыелышта мөтәвәллиләр киләчәктәге хәлләр хакында уйлаячаклар һәм дә яңгы әгъзалар сайлаячаклар, имеш. Алары – үз эшләре. Ләкин киләчәктә дә шулай барачак булса, мөтәвәллиләрнең яңгысын сайлап торуның лөзүме бармы? Шулар гына эшне алып бара алмыймы?

Әхмәт бай дигәч, Мәхмүт бай да искә төшми хәле юк. Мәрхүм ул да агасы кебек үк гыйлем юлына кереп китмәгән булса да, шуның өчен зур бер мәдрәсә салдырып, шуны ышанычлы мөдәррис кулына тапшыра алмаса да, ул да бик зур вәкыф калдырган иде. Ул да шул тирәдәге, хосусән Каргалыдагы мөселман мәдрәсәләренең хәлләрен хәтеренә төшереп, аларны карарга Швейцариянең бер кантоны кадәр бер утарны вәкыф иткән иде. Ул мәсьәләгә инде өч-дүрт ел вакыт үтсә дә, әле ул вәкыф тасдыйк иттерелеп беткәне юк иде. Мәхмүт бай мәрхүмнең мирасыннан угыллары файдалансалар да, үзенең рухы әле файдалана алганы юк иде, вә шул соңаю Оренбург, Каргалы мөселманнары арасында төрле-төрле хәбәрләр дә чыгарган иде. Хәзер шул вәкыфны тасдыйк иттерү юлына керелгәнен мәгалмәмнүниять хәбәр алдык.

Шундый уңган елда, сәүдә эшенең шулкадәр кызу елында ата-ларының рухын тынычландырыр өчен вакыт табуларына балаларына рәхмәт укымаслык түгелдер. Иншалла, озакламаенча шул вәкыф та, тасдыйк ителеп, бөтен эшкә керешергә мөмкин булыр. Ләкин бу тасдыйкның да бик озак сузылмавы, әлбәттә, мәрхүм бай балаларының үзләренең теләге булганга, әһле матбугатның да күңелен тынычландырачак бер эш булганга, тиздән бетүен көтәмез вә Мәхмүт байга гөрләп савап баруны балалары ашыктырыр дип ышанамыз.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мәдәни эшләремез. «Сүз» газетасының 1916 елгы 22 гыйнвар (13 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Шул көннәрдә … мөтәвәллиләренең еллык мәҗлесләре була. – Оренбург сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Хөсәенов (Әхмәт бай, 1837–1906) үлгәндә «Русия мөселманнары файдасы өчен» ярты миллион сумлык вәкыф калдыра, васыятьнамәсендә исә аның нинди эшләргә тотылачагын санап чыгып, аны бүлү өчен җаваплы кешеләрне (мөтәвәллиләрне) атый. Алар, һәр елда җыелышлар уздырып, иганәләрне кемнәргә бирү турында карар чыгара торган булганнар.

Хәер, Г.Исхакыйның бу язмасы чыкканчы ук мөтәвәллиләрнең еллык мәҗлесе булган да инде. Бу «Вакыт» газетасының 1916 елгы 22 гыйнвар санында басылган түбәндәге хәбәр белән раслана:

«18–19 гыйнварда мөтәвәллиләр мәҗлесе булып, 1915 елның гомуми хисабы каралды. 1916 елның сметасы тасдыйк ителде. Соңра аның 1916 ел өчен правление әгъзалары сайланды. Рәислеккә Закиров, рәис могавинлегенә Харис Фәйзуллин, хәзинәдарлыкка Габделхәмит Хөсәенов, секретарьлеккә Камил Кәримов вә махсус хезмәтсез ике әгъзалыкка Нигъмәтулла хәзрәт Тимушев илә Хөсәен хаҗи Хөсәенов сайландылар. Правлениедә алты кеше, отчет газетада басылачак».

Бу җыелышта мөселманнар арасында мәгариф тарату мәсьәләләре хакында киңәшер өчен мөтәхәссыйслар һәм мөселман зыялылары, учительләр чакырып киңәш мәҗлесе ясарга тиеш табыла.

2 …«Хөсәения» мәдрәсәсе тәрбия ителә. – Оренбургтагы бу мәдрәсәне бертуган Әхмәт (1837–1906), Мәхмүт (1839–1910) һәм Гани (Гани бай, 1839/1840–1902) Хөсәеновлар 1889 елда ачканнар. Аларның мәгърифәтчелек өлкәсендә башкарган эшләренең иң мөһиме «Хөсәения» мәдрәсәсе белән бәйле. Мәсәлән, аны тәртиптә тоту, ут, су кертү, шәкертләрне киендерү, тукландыру, хәлфәләргә хезмәт хакы түләү һәм торак белән тәэмин итүгә 1915 елда гына да 24 мең сум сарыф ителгән.

3 … Сабирҗан әфәнде Шәмигуловның магазиныннан чыккан артистларымыздан. – бу урында артист һәм режиссер Гыйлаҗ Казанскийның (Ибраһимов, 1891–1938) сәхнә эшчәнлеген башлаганчы Сабирҗан Шәмигуловның кибетләрендә приказчик булып йөргәненә ишарә ясала булса кирәк.

* Гәзитә җибәрүнең тарифы абүнә бәһасеннән 18 процент хисап ителә. Җиңел тарифа эләккән гәзитәләргә бу түләү шуңарга караганда 100 процент чамасы түбән йөртелә. – Г.Исхакый искәр.

Ихтисасы – белгечлеге.

Сәмәрәсе – нәтиҗәсе.

Хәзинәдән – казнадан, дәүләттән.

Рәң – төс.

Бәрбад – юкка чыгарылган, пыран-заран килгән.

Пәришан – һәлакәткә төшкән.

Низам вә интизам – кагыйдә буенча эш итү.

Мәгаш – хезмәт хакы.

Мәгалмәмнүниять – шатланып.

Мөхәхәссыйлар – белгечләр.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 132-135.

 

Җавап калдыру